Чәчмә әсәр
10 декабрь 2025, 04:20

Фəнзəлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” Хикəя (3)

Бер үк кенə бəндəлəргə зыян китермим, дөньяларга авырлык салмыйм дип яшəргə тырышкан, фанилыкта үзенə күптəн тиеш рəхəтлеклəрне кыенсынып кына кулланган карчык шул рəвешле йоклап киткəн җиреннəн бакыйлыкка күчте. Авыртыну-сызлануларсыз, уфтанусыз калдырып китте дөньяны. Бу кадəр җиңел үлем миңа тиеш идеме, бик артык хөрмəт булмасмы, дип икелəнергə, кыенсынырга өлгерми дə калды.

Фəнзəлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” Хикəя (3)Фəнзəлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” Хикəя (3)
Фəнзəлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” Хикəя (3)

(Ахыры.)

...Кыяфəтеннəн, бигрəк тə үз
дөньясына биклəнеп, борынгыча-
рак яшəвеннəн бик карт кебек тоел-
ган карчыкның, инде “тегендə”
барырга җыенып беткəч, кабат
тернəклəнеп китүенə авылдашла-
ры да аптырады. Бу хəлдəн соң аны
бертөрле изгерəк затка тиңли баш-
ладылар.
Авылда болай да хəзер хəер
бирердəй кеше калмаган иде.
Дөрес, хəер-сəдаканы мəчеткə
илтсəң дə була. Тик кемнəрнеңдер
күз күргəн кешегə биреп, аның
сөенгəнен күрəсе килə. Хəер-
сəдака – акча бирү генə түгел, хəл
белешү, бер-береңнең көн
итмешеннəн хəбəрдар булу да ул.
Сөйлəшеп, аралашып утырулар
бүген һəммəсенə дə кирəк икəн ич.
Дəваханəдəн кайткач, хəл белергə
дип, башта үз тиңнəре капка юлын
япмады, аннан яшьрəклəр килə
башлады. Акрынлап аны хəер иясе-
нə əйлəндереп куйдылар.
Монысыннан кыенсынды карчык.
– Миңа дөрес булмас, хəер
ятимнəргə тиеш. Минем бит улла-
рым бар. Аннан, искечə укуым да
юк, – дип карады.
– Белгəнеңне укырсың, күңелең
ихлас булсын. Балаларың яныңда
түгел, көн итмешең ялгыз.
Улларыңның балаларын аякка
бастырасы бар. Сиңа да хəер тиеш
ул, – диделəр.
Бу абруйлы, хөрмəтле кешелəр-
нең сүзлəре иде. Алар ышанып,
чын күңелдəн əйткəч, карчык та
күнде, килгəн кешене борып чыгара
алмады. Чынында, хəер йөклəп
алырдай кемне табасың авылда?
Хəзер халык əллə эрелəнде, əллə
артык культурныйланды? Хəер дип
акча сузып кара син берəрсенə.
Ишетмəгəнеңне ишетерсең. “Ми-
не хəер иясе дип мыскыл итəсең-
мени?” – диярлəр. Шулай итеп,
белекле, инсафлы карчыкка авыл-
дашлары үзлəренең җирдəге
гөнаһларын ярлыкаучы, югалту
үкенечлəрен җиңелəйтүче, юатучы,
фанилык белəн бакыйлыкны бəй-
лəүче вазыйфасын йөклəде.
Өенə, йорт тирəсенə дə башкача
күзлектəн карады ул. Карты белəн
икəүлəп гомер буе тырышып
өстерəде алар тормыш йөген.
Заманында бер казыксыз җирдə
кешенекеннəн ким булмаган дөнья
кордылар. Үсə бара балалары кул
арасына керде. Картыннан соң нык
калган йорт-кураның вакытлар узу
белəн ава, кыйшая барган җирлə-
рен уллары кайткан чакларында
ныгытып торды. Менə буяу заты
кермəгəнгə байтак булган. Язга
чыккач та тəрəзə рамнарын,
йөзлеклəрен буятты. Түбə калайла-
рын, гəрничлəрне дə буяп җибəргəч,
йорт тирəсе болытлы көннəрне дə,
əле генə төшкəн кəлəштəй балкып,
нурланып, очка ямь биреп утыра
торган булды. Бик кыйбатка да
төшмəде. Нишлəп шуларны əллə
кайчан эшлəтеп куясы итмəгəндер.
Малайлары, эшлəреннəн канə-
гать булып:
– Урам як капка белəн койманы
сайдингтан эшлибезме əллə, – дип
кызганнар иде дə, аналары риза-
лашмады. Тимердəн тотылган кой-
малар эчендə җанына кысан булыр,
яшелчə-җимеш тə үсмəс кебек
тоелды.
Өй эчен дə күптəн үзгəртергə
кирəк булган икəн. Үзлəре картаеп
бара бит, кызлары быел да кайта
алмады. Шуңа бүлəк сыман итеп
акча җибəргəннəр. Мондый “бүлəк-
лəр” ел саен килеп тора аңа. Карчык
зур акчаларга өйрəнмəгəн, ничек
тотынырга да белми. Хəзер бит
əйбер хакы төрлечə, белмəгəн баш-
тан алданып куюың да озак түгел.
Шуңа ул балалары җибəргəн акча-
ларны салып кына куя. Əйдə
үзлəренə кирəге чыгар, дип уйла-
ды. Быел исə бераз расхутланырга
булды əле. Өй эченең күпме ышкып
юсаң да агармый торган бүрəнə-
лəрен сагыз исе килеп торган сап-
сары чыршы такталар белəн эчлəп
җибəрделəр. Тəрəзəлəргə, өске
рамнардан аз гына уздырып, ап-ак
челтəр элде, ачык төстəн пəрдəсен
тектереп алды. Сандыгында
бүлəккə кайтарылган урын-җир
җəймəлəре, япмалар, юрганнар
байтак җыелган икəн. Барын да
яңага алыштырды. Нурга коенган
өенə карап, бала-чага сыман, əллə
кояш безнең турыны гына шулай
мул яктырта инде дип уйлап куя иде.
Эшен тəмамлап, башкарылганы-
на сокланган сынаучан оста кебек,
моннан соң ул күрше-тирə йортлар-
га, авыл урамына игътибарлап йөри
торганга əйлəнде. Авылдан бик
чыгып йөргəн кеше түгел, чагыш-
тырсаң, үрнəк алам дисəң, монда-
гылары да җиткəн икəн. Дəваханəдə
ятканда кызын бəйрəм каршыларга
өйрəткəн хатынның: “Урамга да
чыршы чыгарып утыртыгыз, утлар-
ны яндырып куегыз!” – дигəнен һич
онытмады. Дөрес əйткəн бит, нинди
белекле хатын булган. Шулай үз
яшəешең белəн уртак йортка ямь
өстəргə кирəк икəн.
Авылларны тагын бернəрсə җə -
фалый. Мал асраучылар сирə-
гəйгəч, урамнарны, тыкрык буй -
ларын, бакча артларын əйткəн дə
юк, тигəнəк, кычыткан басты.
Болынмыни, печəннəре җитеп,
үлəннəр чəчəк атып утыра. Үз
турыңны гына чабып өйсəң дə, ярты
кышлык печəн чыга, валлаһи. Бу
яклап та аңа сүз тидерə торган
түгел. Уллары, оныклары кайтып
җитешмəсə, чалгысын җырлатып
янап, үз турысын чабып кына тора.
Силсəвит башлыгы бер җыелышта
“əнə шул ападан үрнəк алыгыз”, дип
сөйлəгəн дə əле, рəхмəт төшкере.
Кибеткə чыкканында я авыл очын-
дагы ахирəтлəренең хəлен белергə
барганда карап уза. Əйе, хəзер
авылларында хан сараедай йорт-
лар да бар. Алардан чыккан бай-
лар, зур начальниклар җəйгелеккə
кайтып йөрергə диварлар төзеп
куйдылар. “Себер” дигəн якларда
эшлəп йөргəн яшьлəрнең йортлары
да авылны ямьлəп тора. Хəлəл
көчлəре белəн корган дөнья-
ларының рəхəтен күрсен инде
балакайлар.
Күптəнге, искечə эшлəнгəн булса
да аның йортының да үз яме.
Вакытында авыллары белəн дияр-
лек мəш килеп өй яңарттылар.
Алты тəрəзəле, калай түбəле,
күтəрмəлəре биек итеп эшлəнгəн
йорт – шул заманның истəлеге. Тик
хəзер кайсыларының хуҗалары
бакыйлыкка күчте, кайсын юк кына
хакка сатып җибəрделəр. Хуҗа-
сызлары исə, вакытсыз картайган
кешелəр сыман бирешеп, моң-
суланып утыра. Бик искелəре
җимерелеп, урыннарында җиргə
сеңде. Ялгызлыкны кешелəр генə
түгел, йортлар да авыр кичерə шул.
Аныкында ут яна əле. Байларның
таш диварлары күлəгəсендə дə
югалмый. Ул зур йортларның
егермелəп тəрəзəсенең берсендə
генə уты пыскый бит. Əйе, нəрсə
дип төзилəрдер болындай зур
сарайларны, үзлəре бер бүл-
мəсендə тычкан утыдай лампа
яндырып утыргач. Ə аның өе əллə
зур булмаганга, якты нуры, эчкə
сыймагандай, бар тəрəзəлəреннəн
урамга эркелеп чыга.
Үткəн еллар кайтавазы булып,
авылда нигезе суынганнарның
кадерле истəлеклəрен яңартып,
балачак, яшьлеклəрен хəтерлəтеп
утыра мондый йортлар. Инде
үзлəре картаеп барган буын
кешелəре аның янына хəер бирергə
дип кенə түгел, үткəннəре белəн
очрашырга, шул еллардан берəр
хис, хатирə яңартырга дип килə бит.
Карчык моны сизми, белми дисезмени?
Бу дөньяда барысы да исəпле
икəн. Аңа да соңгы еллары санап
кына бирелгəн булып чыкты.
Дəваханəдə терелеп аякка басуын-
нан соң төгəл биш ел яшəде.
Авыртынмый, сызланмый, авылның
кирəкле кешесе булып үткəрде бу
елларны.
Кышның бер кичендə үзенчə бар
мəшəкатьлəрен төгəллəп йокларга
ятты. Утын сүндерер алдыннан
пəрдəне тартып тəрəзəдəн карады.
Тышта кар яктысы иде. Ай да калык-
канмы, күк йөзенең уртасы якты.
Офык читлəре генə каракучкыл
төстə булып, күз күреме ераклыкта
караеп күренгəн җир белəн тоташа.
Буран чыгасы көннең алдыннан
гадəттə шулай була. Иртəгəсен туа-
чак шул матур көнне күзаллап,
йокыга талды. Һəм башкача уянмады.
Икенче көнне буран чыкты. Яңа
елдан соңгы, бар галəмне акка төрə
торган, ул яраткан җиңелчə, җылы
буран. Бер үк кенə бəндəлəргə зыян
китермим, дөньяларга авырлык
салмыйм дип яшəргə тырышкан,
фанилыкта үзенə күптəн тиеш
рəхəтлеклəрне кыенсынып кына
кулланган карчык шул рəвешле
йоклап киткəн җиреннəн бакыйлык-
ка күчте. Авыртыну-сызлануларсыз,
уфтанусыз калдырып китте
дөньяны. Бу кадəр җиңел үлем
миңа тиеш идеме, бик артык хөрмəт
булмасмы, дип икелəнергə, кыен-
сынырга өлгерми дə калды.
...Язын, җирлəр ачылып, аяк асты
бераз ныгынгач та, авылның борын-
гыдан яратып эчкəн чишмəсе янына
ят машина килеп туктады. Чынлап
та ят иде машина. Зур булмаса да
уңган, булдыклы останыкы сыман
кирəкле корылма, җиһазлары
үзендə. Беркетелгəн җир боравы,
күтəргече, чүмече, йөк сала торган
тартмасы да бар. Заводта
эшлəнгəнгə охшамаган. Шул берəр
булдыклы адəм кирəк дип тапкан
өстəмəлəрен үзе корыштыргандыр.
Кешелəре дə җитез, булдыклыга
охшап тора. Кабинадан төшеп,
чишмə тирəсен карадылар, кулла-
рын сузгалап, тирə-якка төртеп
күрсəтеп нидер сөйлəштелəр. Үзара
киңəштелəр, ахры. Аннан эшкə
керештелəр.
Авылда хəзер җиңел машина
күбрəк йөри. Хəер, эшлекле
адəмнəре дə юк чутында бит.
Трактор гөрелдəгəн тавышны
ишетсə, авылныкылар хəзер, йорт-
та булсалар, капкадан үрелеп, өйдə
икəн, тəрəзəдəн карап, кем бу,
нишлəп йөри дип, үз эшлəрен читкə
куеп, кызыксыналар. Кулларыннан
эш төшкəн, əмма күңеллəрендə
шушы туфракка тартылу гомерлəре
буе калачак кешелəрнең авыл-
ларның кабат тернəклəнүенə өмет-
лəнүе инде. Күренə башлады бит
андыйлар да. Я берəрсе мал
үрчетергə тотына, я яшелчə үстерə,
аларныкы кебек төпкел авылларда
да чирəм баскан басуларны
эшкəртүчелəр дə бар. Бу юлы да
машина гөрелтесе игътибарсыз
калмады.
Чишмə кешелəрнең бакча артын-
дагы тау астыннан агып чыга. Ерак
түгел, кул сузымы гына ара. Тигез
болыннан ашыкмый гына агып,
ярларын урыны белəн кəҗə талы
баскан инешкə кушыла. Борын-
гыларның авыл өчен шушы урынны
сайлаулары да, мөгаен, чишмə
өчен булгандыр əле. Чишмəне
карап торганнар, аңа кышын да юл
өзелмəгəн. Соңрак та шулай дəвам
итте əле. Тик берзаман урамнарга
су колонкалардан гына килə баш-
лады. Тимер торбалар аша йөрсə
дə, суы йомшак, тəмле иде.
Ун-унбиш йорт аша урамнарга куел-
ган колонкаларга рəхəтлəнде
халык. Шул рəвешле чишмəгə юл
онытылды.
Дөнья куласа, əйлəнə дə бер баса
шул. Колонкаларны һəрдаим карап,
төзеклəндереп торырга кирəк.
Колхозлар таралгач, билгеле,
суүткəргеч тə хуҗасыз калды.
Торбалар тегеннəн дə, моннан да
тишелə, я насосы ватылып чыга.
Ватыклыкларны төзəтеп өлгерə
алмагач, ахырдан су бирү бөтенлəй
тукталды. Бала-чага, мал-туар
төшеп имгəнер дип, аларның кое-
ларын күмеп куйдылар. Тимер
колонкаларга ия шунда ук табыл-
ды. Кая, ничек югалганнарын сизүче
дə булмады. Сəрхүшлəр һушлырак
булып чыкты, металл сыныгына
илтеп тапшырдылар. Ярар, аларга
да нəрсəдер тиештер бит инде.
Сəрхүш дигəннəребез дə шушы
авыл кешелəре – социализм, ком-
мунизм төзүчелəрнең җиде юл
чатында калган соңгы буыны иде.
Бакча артларындагы тау бит-
лəвендəге мəшəкатьне ни булыр бу
дип, карап торган авылныкылар да
берəн-сəрəн, икешəр-өчəр булып
эшем иялəренең ни кылганын үз
күзлəре белəн күрергə килде.
Ят машиналы адəмнəр чишмəне
терелтə иде. Терелтə дип, исəн иде
ул. Суын тирəнəйтəлəр, агым юлын
ачалар, тирə-ягына таш түшəп,
өстен чардуган сыман түбəлəп
алырга җыеналар. Су улактан гына
агып чыгачак. Болар су чыганакла-
рын төзеклəндерү өчен махсус
оешкан кешелəр икəн. Үзлəренең
проект сыман сызымнарын да
күрсəттелəр.
Халык бу яңалыкка бик риза иде.
Тик бер сорау килеп калыкты.
Əлеге сорауны бу эшлəрне үтеп
барышлый күреп калып, машина-
сын бирегə борган авыл билəмəсе
башлыгы бирде.
– Ниме соң, егетлəр, чыгымнары
күпме булыр икəн? Аны быелгы
бюджетка кертмəгəн идек бит əле.
– Хакы түлəнгəн. Авылдашыгыз
Гөлфəриха Хисмəтуллина дигəн
кеше былтыр ук түлəп куйган иде.
Көздəн тотынырга өлгерə алмый
калдык. Шуңа менə быелгы сезон-
ны сездəн башладык. Əбекəй үзе
мəрхүмə булып киткəн икəн, урыны
оҗмахта булсын.
– Чишмəне тергезергə дигəн уй
бар иде ул… – дигəн булды баш-
лык. – Кул җитеп бетмəде.
Башкалар эндəшмəде. Кемнəрдер
ярдəмгə алынды. Озакка сузмады-
лар, ике көннəн чишмə тирəсе
килеп-китеп йөрер өчен уңайлы
урынга əйлəнде. Күзен тирəнəйтеп
ачып җибəргəч, суы кайнап, ургы-
лып чыга башлады. Инешкə төшкəн
агымы да иркенлəп, җəелеп китте.
Эшне төгəллəгəч тагын бер сорау
калыкты.
– Башка авылларда чишмəлəрнең
исемен матурлап язып куялар.
Сездə ничек итəбез?
Чишмəнең исеме юк иде. Электəн
дə “Чишмə” дип кенə йөртелгəн.
Исемнəр күп чишмəле авылларда
гынадыр. Аларныкы – бердəнбер.
Осталарның берсе:
– Əби боларны хəергə эшлəтəм
дип сөйлəнгəн кебек иде… – дип,
сүз агышына оеткы салмакчы иде дə…
Исем кушабыз димəделəр. Чишмə
икəне күренеп тора бит. Үзлəре генə
түгел, юл өсте булгач, башка авыл-
ныкылар да машина белəн килə.
Язып куюдамыни хикмəт? Авыл-
дашларга ничек таралгандыр,
“Гөлфəриха карчык терелткəн
чишмəгə хəер” дигəн мəгънə кагы-
лып калды. Тик бу мəгънə сəдака
дигəнне аңлатмый. Кешелəр
күңелендə ул, заман нинди калып-
ларга кертсə дə, авылның беркай-
чан да югалмаячак юмартлыгын,
киң күңеллелеген, ихласлыгын
гəүдəлəндергəн мəңге тынмас
Чишмəсе булып калачак иде.

Фото: Freepik.

Фəнзəлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” Хикəя (3)
Фəнзəлия БƏДЕРТДИНОВА. “Миңа бернəрсə дə кирəкми...” Хикəя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас