

(Ахыры.)
Җавап итеп Новосибирскидагы Хәсби соңгы хатын-
да болай язган: “Хөрмәтле Ямал апа һәм Вәли абый.
Үз әнием дип кабул иткән Әнисә әни! Мин барыгызны
да үз туганнарым, үз каным дип кабул иттем. Сез дә
мине шулай ук үз туганыгыз, үз кызыгыз кебек кабул
иттегез. Барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт. Сез бер
якты кояш булып хәтеремдә калдыгыз. Барчасы
өчен дә рәхмәт сезгә. Хушыгыз! Мәңгегә хушыгыз!”
Менә шундый бик тә моңсу хат иде бу. Һәм хат
азагында ниндидер Р.S. куелган да: “Гөлемгә кайт-
кач тәмләп караган, Миниямал әбиләр бакчасында
үскән алманың ачы тәме әле дә телемдә, һәм дә
гомерлеккә калыр инде ул ачы тәм. Минем язмышым
да шул алма ачысы кебек”, диелгән иде...
Һәм ул Хәсби апа башкача безнең авылга кайтма-
ды шикелле...
Ә инде Ямал апа Һәм Вәли абый Әлмәттән кайткан
көе ике сарыкны көтүгә кумыйча абзарга аерып ябып,
симертергә була, ашата башладылар. Хәсбиямал
сеңелләре кайтуга ныклап әзерләнергә тотынды-
лар. Ул ихата-кураны төзекләндерү дисеңме, ул
өйнең сылыйсы урынын сылап-агарту дисеңме!
Барча ага-туган, барча күрше-күлән яңа табылган
Хәсбиямалны каршы алырга әзерләнә башлады.
Хәтта кем артыннан кем кунак итеп Хәсбиямалны
чәйгә-ашка чакырачакларын да сөйләшеп-килешеп
куйдылар. Бу бит ел саен чакырыла торган кунак
кына түгел, ә Әлмәт шәһәреннән, күпме еллар юга-
лып торган Хәсбиямал үзе кайта бит.
Ниһаять, кунаклар авылга кайтып төште. Ямал
апа белән Вәли абыйларның капка аллары ул чакны
ниндидер бер зур бәйрәмне, бик матур башланган
зур туйны хәтерләтә иде. Күрше-күлән тиз арада
Хәсбиямал апаны күрергә җыелды. Апа балаларын
да ияртеп кайткан иде. Ә инде ул балаларның кигән
киемнәре күз явын алып тора иде. Үзем дә хәтерлим
әле: Рауза дигән кызлары ап-ак күлмәктән, чәченә
ике яклап ак бант таккан. Ул бантлар – әйтерсең
дә ике зур күбәләк. Бу матур кызның башына кун-
ганнар да, кыз атлаган саен канатларын җилпеп
очып китәргә әзерләнәләр. Уллары да, бәләкәй
генә булсалар да, бик яхшы үтүкләнгән чалбардан.
Хәсбиямал апалар алып кайткан, кәгазьгә төрелгән
кәнфитләр безгә дә эләкте. Алар шундый тәмле иде.
Авылдагы гореф-гадәт буенча, кайткан кунак авыл
буйлап бер үтәргә тиеш тә, очраган авылдашларның
хәл-әхвәлен сорашып, һәркайсысы белән кул бире-
шеп исәнләшеп китәргә тиеш булганлыктан, Ямал
апа тәкъдиме белән монда да шулай эшләнде.
Монысы инде, әлбәттә, ашап, бераз ял итеп алган-
нан соң үтәлә торган йола. Кичкә төп йортта, туй-
дагы кебек зур мәҗлес җыелды. Мәҗлескә инде
Вәли абзый симертелгән сарыкларның берсен суеп
өлгерткән иде. Ул каклаган каз-үрдәкләрне әйтеп тә
тормыйм.
Иртәнгә кунакларны күрше Миниямал әбиләр чәйгә
алды. Миниямал әби дә кызы Мөнәвәрә апа белән
иртәнге чәйгә дигән ризыкларны мул әзерләгәннәр.
Шулай булырга тиеш иде дә. Төне буе дигәндәй
Мөнәвәрә апа, хәзергечә әйтсәк үз йортларының
бренды булган фирменный сый, алма ләвәшләрен,
алма кыстыбыйларын пешереп табынга утыртты.
Озаклап сөйләшә-сөйләшә, хатирәләргә бирелеп,
чәйләр эчеп сыйландылар. Чәйдән соң да әле йорт-
ка чыгып сөйләшеп утырдылар. Менә шунда инде
Хәсбиямал урыныннан торып басты да бакча урта-
сында үсеп утырган юан алма агачына таба җай гына
атлап китте. Ире Хөрмәтулла хатынына иярергә ча-
малаган иде дә, кунаклар кырында утырган, инде
бик нык картайган Шәрифҗамал әби, Хәсбиямалның
кендек әбисе, Хөрмәтулланың беләгеннән тотып
туктатты:
– Кияү, ашыкма. Кызыбыз алма белән күрешергә
китте. Комачауламыйк. Шушыннан гына карап уты-
рыйк әле, – диде.
Шәрифҗамал әби бик сизгер карчык иде шул.
Менә Хәсбиямал җайлап кына алмагач янына
килеп җитте. Яңа гына күргән кебек, агачка бераз
карап торды да ботаклары җиргә тиярдәй булып
җәелеп үскән алмагачның бер ботагына битен
терәп, учы белән яфракларын сыпырып-сыпырып
агач белән сөйләшә башлады. Аннан аңа тагын да
якынрак килеп, аның юан кәүсәсен кочаклап елап
җибәрде:
– И алмакаем, исәнме! Исән-сау гына тордыңмы?
Ничәмә еллар сине сагынып исләремә төшердем!
Ничәмә еллар исән-имин генә үсүеңне теләдем
мин. Их, алмакаем, үзем генә беләм йокысыз
үткәргән төннәремдә күпме синең белән хыял-
ланып чыктым мин. Менә, Ходай кушкач, синең
белән тагын күрешергә насыйп булды. И алмака-
ем! Хәтерлисеңдер әле, синең яфрагыннан ясалган
чәйләрне эчеп, алмаларыңны ашап, бәләкәй чагым-
да ютәл чиреннән котылдым бит. Тешләрем кана-
ганда да алмаларың белән терелттең. Төшләремдә
күреп уяна торган идем. Саумы, алмакаем!
Алмагач та бу хатынның нәни кыз чагын исенә
төшерде шикелле. Алмалары сыгылып торган ботак
– яфрак – кулларын хатынның иңбашына салып йом-
шак кына аркасыннан сыпырып куйды. Һәм, хәтерлим,
хәтерлим, мин барчасын да хәтерлим, дигәндәй яф-
ракларын шыбырдатып алды. Агач та тере иде. Тик
кешечә әйтергә теле генә юк. Хәсбиямал агачның
картлыктан кытыршыланып яргаланган кайрысын-
нан сыпыра-сыпыра карт алмагач белән сөйләште.
Китәр алдыннан, яфракларыннан тагын бер сыпы-
рып: “И алмам, тагын шулай озак-озак яшәргә, үсәргә
язсын! Мәңге-мәңге үс!” – диде дә агач кырыннан
китә башлады. Шунда агач: “Алмамны тәмләп кара
инде. Мин дә бит синең кайтуыңны озак көттем!”
– дип пышылдады. Башка кешеләр алманың ни
әйткәнен аңламаслар иде. Әмма Хәсбиямал алма-
гач телен яхшы аңлады. Һәм, үрелеп, берничә алма
алып, берсен авызына капты. Алмада балачакның,
шул заманнарның ачы тәме иде!
Хәсбиямал китте. Алмагач аның артыннан
моңсуланып карап калды.
Хатын үзен тамаша кылып торганнар янына килде
дә, шатлыктан яшьләнгән күзләре белән әби-
апаларга, иренә карап:
– Балачагым белән очрашып, сөйләшеп килдем, –
дип, иренә елмаеп карады: – Мә, син дә тәмләп кара
минем балачагымның тәмен, – дип Хөрмәтуллага
ачыдан-ачы алмалар сузды.
Ир хатынының кичерешләрен аңлый иде. Шуңа
да дәшми генә алманы кабып, чәйни башлады. Һәм
аның да күзләреннән яшьләре тәгәрәде. Әйе, хаты-
ны Хәсбиямалның балачагы кебек, алмалар да бик
ачы иде шул. Бик ачы иде...