Чәчмә әсәр
5 декабрь 2025, 16:03

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы. Новелла (Ахыры)

– Ә син… Синме? Синең хатының, кызың, квартираң бар! Син аларны ташлап китә алмаячаксың!

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы.  Новелла (Ахыры)Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы.  Новелла (Ахыры)
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы. Новелла (Ахыры)

Нишләргә, ни кылырга дип, ул ишек төбендә озак таптанды. Шуның хәтле борчылулардан, бөтен шәһәр буенча диярлек чабып эзләүләрдән соң, ниһаять, Ларисаны тапкач, аның бүлмәсенең ишек төбенә килеп баскач, ул аны күрми китә алмый иде. Әгәр китеп барса, ул Лариса каршында тагын да зуррак җинаять эшләгән булыр сыман тоелды.

Аптырап-йөдәп байтак басып торгач, ул Ларисага язу язарга булды. Аны көчкә эзләп табуын әйтте, хәлен сорады, сине күреп булмас микән, диде. Аннары солдат хаты кебек өчпочмаклап бөкләде дә, тышына Ларисаның исем-фамилиясен язып, бер сестрадан аңа тапшыруын үтенде.

Ларисадан җавапны ул бик озак көтте. Бүлмә ишеген ачып чыккан һәр шәфкать туташы аңа нәрсә дә булса әйтер дип алардан күзен алмады, көтте, чыгучы һәркемгә сүзсез генә ялварды.

Шәһәр өйләренең подъезд ишеге төбендә әнә шулай һәркемнән ризык көтеп, күзе белән ялварып торган урам этләрен күргәне бар иде аның. Ул чагында алар кызганыч, бик кызганыч тоелдылар. Аларны кулга алып сабый бала кебек сөясе, иркәлисе килде аның. Аларга карата язмыш рәхимсезлеген әнә шулай итеп кенә булса да йомшатасы килә иде андый чакларда.

Менә хәзер Булат үзен шундыйрак хәлдә сизде…

Гүя ул да ишек төбендә әнә шулай утыра… Гүя ул да әнә шул этләр кебек йончыган, керләнеп-пычранып беткән, хуҗасыз, тәрбиясез яшәүдән ямьсезләнгән, бозылган, шәфкатьсезләнгән һәм бөтен дөньясына карата кырыс битарафланган…

Әйтерсең Булат та хәзер кемнең дә булса әз генә рәхимлек күрсәтүенә, үзен әз генә кызгануына бик тә мохтаҗ.

Шушындый хәлдә – үзеңне кеше дип әйтүе кыен булган халәттә – байтак вакыт үтте.

Аннары аны бер шәфкать туташы дәшеп алды. «Сезне врач күрергә тели», – диде ул Булатка, кызыксынып карап.

Аны бүлек эченә керттеләр. Табиб бүлмәсенә уздылар. Табибә урта яшьләрдәге мөлаем гына ханым икән. Ул Булатка урын күрсәтте. Үзе өстәл артына үтте. Табибә нәрсәдер әйтеп сүз башларга торганда, шәфкать туташы Ларисаның җавап язуын алып килде. Ләкин ул аны Булатка түгел, ә табибәгә сузды. Булатка ул:

– Гафу итегез, бездә шундый тәртип, без һәр язуны укырга тиеш, – дип, игътибар белән Ларисаның язуын укып чыкты. Аннары гына язуны Булатка бирде.

Булат, барысын онытып, язуга текәлде. Ларисаның язуын әле ул, гомумән, беренче мәртәбә күрә иде һәм ул аңа бик-бик кадерле иде.

«Булат, килүеңә рәхмәт. Шулай ук анда калган дусларга да рәхмәт – мине монда озатканнар… Игелекләрен онытмам. Монда озак тормам мин, чыгарырлар. Ярар, калганы чыккач. Хуш. Үбәм. Лариса».

Булат кат-кат укыды. Язудагы сүзләрне тәмам аңлап җиткерергә, аларның ни икәнлеген тәмам белеп бетерергә теләде ул. Менә шушы кечкенә генә язу әйтерсең бу көннәрдә булып узган бөтен хәлләргә аңлатма бирергә, бар табышмакларны аңлатып бетерергә тиеш иде. Булат аннан шундый сихрилек, чынлыкта булмаганны һәм була да алмастайны көтте.

Табибә әкрен йомшак тавышы белән аны җайлап кына сүзгә тартты:

– Укыдыгызмы… Без аны, чыннан да, озак тотмабыз… Ул монда ятарга тиеш түгел…

Һәм шунда Булат, табибәне бүлеп, кызу-кызу сөйләп китте. Лариса хакында үзенең бөтен белгәннәрен, хәтта  уйлаганнарын да яшермичә, берсен дә калдырмыйча сөйләде ул. Аның ире белән ничек җәфаланулары турында, иренең шундый булуына ничек газаплануы, борчылуы, кешедән хурлануы, гарьләнүе турында барысын да сөйләде бу ханымга.

Табибә аны бик бирелеп, зур игътибар белән тыңлады. Ул аны ахыргача бүлдермәде. Булат туктагач, бер генә сорау биреп куйды:

– Сез аны күптән беләсезме соң?

Булат монысын да яшереп тормады, дөресен сөйләп бирде.

Чөнки ул, бөтен көчен куеп, Ларисаны шушы йорттан коткарырга, йолып алырга тели иде.

Табибә, аны тынычландырып, бер-ике көннән чыгар, дип озатты.

Булат, китәргә дип урыныннан торгач, врачтан тагын бер кат сорап карарга булды:

– Аны күрергә ярамыймыни соң?!

Ханымның акыллы һәм ягымлы күзләре яңадан аңа текәлде. Шушы ярты сәгатьләп вакыт эчендә алар, күрәсең, Булатны шактый аңлап өлгергән иделәр инде.

– Алай бик күрәсегез килсә, тәрәзә янына барырсыз инде… Әнә тегендә, кухня янында, безнең бер кечкенә генә тәрәзә бар.

Булат, табибәгә бик зур рәхмәт әйтеп, тизрәк шунда чапты. Кухня янына бару да шактый катлаулы булып чыкты. Башта ишегалдына чыгарга, аннары бинаның бөтенләй икенче башына үтәргә кирәк икән. Белмәгән җирдә Булат буталып калды, ашыгудан, кабаланудан тагын да ныграк саташты. Ә инде кухняны табып, ниһаять, теге тәрәзә янына йөгереп килгәндә, эчтән бер шәфкать туташы Ларисаны аннан куып маташа иде инде. Булат аның суырылган йөзен генә күреп калды, аннары Лариса нәрсәдер аңлатып кулын болгады. Булат, тагын килмәсме дип, тәрәзә янында шактый басып торды. Тик бүтән беркем дә күренмәде. Тәрәзәгә якын ук килеп карагач, Булат бу тәрәзәнең бер кечкенә коридорда булуын, аңа бер ишек чыгуын, ә ул ишекнең хәзер бикле икәнен күрә алды. Аптырап-йөдәп тагын әзрәк торгач, ул тагын да бичара хәлдә әкрен генә ишегалдына чыкты.

Тышта инде караңгы иңеп килә иде…

Яңа елның беренче көне әнә шулай итеп үтеп бара иде…

Бераз киткәч, ул, борылып, хастаханәгә таба карады. Эңгер-меңгердә бу бина тагын да куркынычрак булып күренә иде. Ларисаны әнә шунда калдырып кайтып китәргә мәҗбүр иде Булат.

Икенче көнне Булат хастаханәгә төштән соң барды. Ничектер авыруларны төштән соң чыгаралар дип исендә калдырган иде ул. Ләкин ялгышкан булып чыкты, соңарды Булат. «Ул бүген иртән кайтып китте», – диделәр.

Булат тулай торакка ашыкты. Аның уенча, Лариса шунда булырга тиеш иде. Тик ул анда элеккечә бикле ишеккә килеп бәрелде. Тагын Люда янына йөгереп менде. Ул да өйдә юк. Күрәсең, эштәдер. Ларисаның башка бер танышын гына өйдә туры китерде Булат. Ул Ларисаны күрмәгән, чыкканын да белми. Аның белән бергәләп күршеләреннән сораштыра торгач, иренең әтиләрендә түгел микән дигән фикергә килделәр. Якынча белүчеләр бар икән, ничек барырга кирәген өйрәттеләр. Кызлар аңа бик сәерсенеп карап тордылар. Булат моның хикмәтен урамда гына аңлады. Ул бит Ларисаның ире квартирасына бара! Менә ни өчен сәерсенгәннәр кызлар!

Ә Булат Ларисадан гайре бүтән берни турында да уйлый алмый иде. Аңа бары тик Ларисаны күрү генә кирәк иде.

Һәм ул китте. Йөгерә-йөгерә, чаба-чаба китте.

Юлда «Мин аның кеме булам соң?» дигән сорау башына килде. Тик шундук үзен тынычландырып та куйды. Эшеннән, диярмен, бергә эшлибез, дип әйтермен…

Болай тиз тапты шикелле ул үзенә кирәкле фатирны. Ишекне бер бәләкәй кыз ачты. Булат аннан «Лариса апаң өйдәме?» дип сорамакчы иде, артыннан олы гына абзыйның да якынлашып килгәнен абайлап:

– Лариса биредәме? – диде.

– Әйе… бездә…

Абзый да кызыксынып тормады,

Ларисаны дәште. Лариса ишек төбендә аны күреп шаккатты. Тиз генә ишекне япты да үзе Булат янында калды.

– Син?! Нишләп монда килдең? Башың ике мәллә синең?! Иремнең әтиләре бит бу!

Булат та тиз генә әйтеп калырга, әйтеп өлгерергә ашыкты:

– Лариса, безгә бик күп нәрсәне сөйләшергә кирәк. Әйдә бүлмәңә, тулай торакка кайтыйк әле!..

– Юк! Мин анда бармыйм! – Лариса кырыс, усал иде, бу сүзләрне әйткәндә. Булатның аңарда мондый кырыслыкны әле беркайчан да күргәне юк иде.

Ишектә әлеге абзый күренде. Ул сырма тоткан иде.

– Лариса, мә, аркаңа сал, туңарсың… Лариса, аны күрүгә, ишеккә атлады һәм:

– Бер-ике көннән эшкә чыгармын инде! – дип кереп тә китте.

Булатка китүдән башка чара калмады. Ул һич тә Ларисаның эшеннән килгән кешегә охшамыйча, башын түбән иеп, әкрен генә баскычтан төшеп китте…

Бер көн, ике көн нишләргә белми йөрде Булат. Теге өйгә бүтән инде барып булмый, ә тулай торакка Лариса үзе кайтмыйм, ди. Тагын нинди юл бар Булатка? Күпме генә баш ватса да, мондый юлны таба алмады ул.

Шулай да көн саен эштән соң тулай торак тирәсеннән урап әйләнде һәм гел беренче катның бер тәрәзәсен күзәтте. «Кинәт кенә ут кабынып китмәсме? Көтмәгәндә генә Лариса яңадан үзенең бүлмәсенә кайтып кермәсме?»

Үткән-сүткән кешеләрдә шик тудырмаска тырышып, ул көн дә тротуарны таптады, ары барды, бире килде. Башыннан һаман бер уй, бер фикер чыкмады – «Лариса кайчан кайтыр? Ларисаны кайчан күрермен?»

Атнага якын йөрде, ахрысы, Булат.

Ә беркөнне ул эштә озаграк тоткарланды һәм тулай торак янына соңрак килде. Инде урамда кеше дә азая башлаган иде бугай. Ничә төннәр, күпме кичләр караңгы яшәгән тәрәзәдә ул кичне ут бар иде. Аның тәрәзәсендә ут яна иде! «Кайткан! Лариса өйдә, Лариса үз бүлмәсендә!»

Булат атылып барып керде. Ишек тә шакып тормады.

Иң башта, аны күрүгә, ишек янындагы кечкенә генә аралыкта кер юып яткан Света күзләрен шардай итеп тураеп басты. Бүген ул да килгән икән. Әллә шуңа күрә генә Лариса бирегә кайтканмы? Шуңа гынамы?! Бары тик шуңамы?!

Лариса үзенең түрдәге караватында китап укып ята иде. Бер кулын матур гына итеп баш артына куйган. Тып-тыныч. Әйтерсең берни булмаган. Әйтерсең ул менә бу кыз кебек авылдан әнисе яныннан гына кайткан. Тик йөзенең суырылып калуы гына болай уйларга ирек бирми. Һәм күз карашындагы сүрәнлек, әллә нинди салкын битарафлык, арыганлыкка тартым күңелсезлек.

Булат ишек төбеннән генә Ларисаны күзәтте.

Ул кергәч, Лариса китабын куйды. Ләкин Булатка карадымы-юкмы, аның кая караганын белеп булмый иде. Ул Булатка таба караган да кебек, шул ук вакытта аны күрми дә сыман. Үзеннән якында гына басып торган гәүдә никтер аның игътибарыннан читтә шикелле.

Әкрен генә Ларисаның караваты янына килде Булат. Лариса кымшанмады да, селкенмәде дә. Бары тик китабын гына янәшәдәге тумбочкага куйды. Аннары ниндидер кискенлек һәм эчке бер тәвәккәллек сизелеп торган күзләрен Булатка текәде. Йөзендә исә җанны үртәүче тынычлык кала бирде. Бу билгесез тынычлык Булатны куркыта иде. Әнә шул хәлдә, бернигә исе китмичә, байтак ятты Лариса. Булатка бик-бик озак тоелды ул минутлар.

Аннары бераз хәлсез, йомшак тавыш белән сорап куйды:

– Йә, ни әйтерсең?..

Эчендә әллә ниләр актарылган, кайнаган Булатның тел очына менә шул минутта бер генә анык сүз дә килмәде.

Ул бары тик:

– Лариса, – дия генә алды.

Җавап итеп бары:

– Мин тыңлыйм бит! – дигән өч сүз ишетте.

Алар инде Булатны тәмам бутадылар, аударып егып аттылар, аңардан берни калдырмадылар.

– Лариса, минем бер гаебем дә юк бит…

– Минем дә гаебем юк, Булат.

– Юк, син мине дөрес аңламыйсың кебек… Минем ул кичне килә алмавыма бик зур сәбәпләр булды… Менә хәзер шуларны ничек аңлатыйм дип җәфаланып утырам мин, Лариса.

– Аңлатып торуың кирәкми, Булат. Миңа шунысы да бик җиткән. Мин аңладым инде… Әйе, нәкъ мин уйлаганча булып чыга.

– Ничек син уйлаганча?!

– Ничек дисеңме? Ә менә болай: синең кебек кешеләрне ачыклау өчен, бер көн килеп чыга – әнә шул көн барысын да әйтеп бирә. Бернинди томан, бернинди билгесезлек калдырмый. Миңа хәзер барысы да ачык. Тик миңа ныграк булырга кирәк, минем нервылар бик йомшак икән. Әнә шуны белдем мин. – Ларисаның тавышы сизелер- сизелмәс кенә калтыранып куйды. Үзе дә шуны сизеп, ул бераз тын ятты. Ә аннары ышанычлырак тавыш белән Булатны бөтенләй шаккатырырдай сүзләр өстәп куйды: – Озакламый ирем янына китәм мин… Төньякка…

– Ә мин?! – Бу сүзләр Булатның авызыннан ирексездән атылып чыкты.

– Ә син… Синме? Синең хатының, кызың, квартираң бар! Син аларны ташлап китә алмаячаксың!

– Юк, Лариса! Юк! Алай түгел! Алай гади генә чишелә алмый бит бу мәсьәлә!

Булат үзе ни сөйләгәнен дә ныклап белми кебек. Әмма күңеле аңа Ларисаның әлеге сүзләре белән килешмәскә, ул сүзләргә каршы төшәргә куша.

– Булат, җаным! Бу синең сүзләрең генә бит! Ә сине мин шушы атна-ун көн эчендә үзеңә караганда да яхшырак белеп өлгердем! Син гаилә өчен яралган тып-тыныч бер ир. Син әнә шул тып-тыныч гаиләңнән беркая да китмәячәксең. Кабатлап әйтәм – беркая да!

Аңа каршы төшеп, Булат тагын нәрсәләрдер әйтте. Әмма сизеп тора иде, бу сүзләр Ларисаны түгел, аның үзен дә ныклап ышандыра алмады.

– Лариса, шулай да дөресен генә әйт әле: син мине гаеплисеңме? – Күпмедер утыргач, Ларисаның күзенә карап, ул менә шуны сорады.

– Юк, ник сине гаеплим ди мин… Мин бары тик синең кем икәнлегеңне генә белдем. Миңа шул җитте. Инде, Аллага шөкер, җиргә төштем. Хәзер җирдә йөрим.

Үтенү, ялваруның мәгънәсез икәнен көчкә аңлый алды Булат ул кичне. Ләкин аяклары алар кайчандыр, әле күптән түгел генә бик тә бәхетле булган бу бүлмәдән чыгарга һич кенә дә теләмиләр иде. Ул аларны көч-хәл белән буйсындырды.

Икенче көнне Булат тагын килде Лариса янына.

Бу юлы Лариса аның белән тагын да кырысрак сөйләште. Ул эшеннән дә арып кайткан иде бугай. Булат, бик уңайсызланып, икенче вакыт сугылырмын дип чыгып китте.

Ә өченче мәртәбәсендә ул эшләрендәге ниндидер бер мәҗлестән соң барды. Бу юлы инде Лариса белән, һичшиксез, татулашыр кебек иде. Күңеленнән ул бәхетле минутлар, матур кичләр тагын килер дип хыяллана иде.

Ләкин… Ләкин Лариса инде Казанда юк иде. Ул ире янына – төньякка китеп барган!

Бу хәбәр Булатның бөтен хыялларына, өметләренә киртә куйды. Ул киртәне Булат үтеп чыга алмады. Аңа бу хәл белән килешергә, ризалашырга гына калды.

Һәм ул акрынлап килеште… Ризалашты.

Тик менә хәзер, бу вакыйга булганга инде байтак еллар үткәннән соң, Лариса искә төшсә, аның миен бер сорау бораулый башлый, бер сорау аптырата: «Чынлап та, гаебе бармы соң Булатның?!»

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас