

(Дәвамы.)
Кайту
Ямал гомер бакый урман хуҗалыгында эшләде.
Юк, тәүдә тракторист-комбайнер булды. Сугыштан
соң ирләр фронттан кайта башлагач кына комбай-
нын үзе өйрәткән яшь кенә егет Рәшиткә тапшырып,
урман хуҗалыгына эшкә күчте. Ни дисәң дә, утын-
ны, аннан да бигрәк печәнне урман хуҗалыгы үз
эшчеләренә вакытында бирә иде. Әле менә бүген
дә улы Рудик һәм кызы Риманы ияртеп, урманга по-
садка утарга барганнар иде. Әллә нишләп күңеле
тынычсызланды. Йөрәге дә тик торганнан гына сул-
кылдап куя. Төш вакыты җиткәч, шунда урманда ук
чәй кайнатып эчтеләр. Бертуктаусыз борын очы кы-
чыта башлады. Ямал “хәерлегә булсын инде” дип
уйлап куйды да балаларына:
– Ярар, балалар, әйдәгез, өйгә кайтыйк. Нигәдер
күңелем ярсып тора, – диде.
Алар капкадан керүгә үк түбән очтан Тәлгать килеп
керде. Тәлгать инде Ямалның урманнан кайтуын
түземсезлек белән көтеп тора иде. Ул бая ук бу очка
менгән иде. Җизнәсе тиешле Шәрәфиләргә кереп
китте. Шәрәфи белән Наилә икәү генә чәйләп уты-
ралар. Шәрәфи, Тәлгатьнең бик дулкынланганын
күреп:
– Нәрсә булды? Күзләрең бик ялтырый, каймак
урлаган песи кебексең. Нинди эшләр майтарып
йөрисең?
– Һе! Майтарасың инде, кесәңдә шундый хат
булса! – дип, кәчтүменең түш кесәсенә суккалап
алды да, сүзне ерактан башлады: – Бүген Чишмәгә
тегермәнгә барган идем, шунда бер хат биреп кай-
тардылар...
Тәлгатьнең сөйләү рәвеше үзенә бертөрле инде.
Ул сөйли башласа, сүз башындагы тәүге иҗекнең
сузынкы авазларына басым ясап сөйли башлый. Ул
гына да түгел сүздәге тартык авазларны кискен итеп
әйтә. Шуңа да сөйләме тыңлап торган кешегә, кискен-
кискен ишетелә иде. Дулкынланган чагында бу
бигрәк тә нык сизелә. Әле дә каты итеп сөйли баш-
лады:
– Менә шулай, Нилә һәм Шәрәфи! Сезгә сер итеп
кенә әйтәм. Әлегә беркемгә дә әйтми торыгыз! Теге
Ямалларга кайтып йөргән Хәсби бер аферист икән.
Ямалларны үз туганнары дип алдап йөргән. Ә чын
Хәсбиямал менә минем кесәдә, – дип, кесәсенә учы
белән шапылдатып алды.
Шәрәфи белән Наилә, аптырашып, берни аңламый
бер-берсенә карашып алдылар. Моны күреп торган
Тәлгать, тавышын бөтенләй әкренәйтеп, зур сер
сөйләгәндәй, Шәрәфигә өстәл аша сузыла биреп:
– Инәгезнең баш балалары! Ышанмый утырасыз.
Сезгә генә сер итеп сөйлим, дим бит. Берүк башка-
ларга сөйли күрмәгез. Әлегә сер! Хәзер Ямалларга
кереп әйтәм. Чын Хәсбиямал табылды бит. Ул менә
монда, – дип, тагын кесәсен капшап алды.
Шәрәфетдин инде – табигате тиз кабынып китүчән
кеше. Ул, түзмичә:
– Соң, сөйләсәң сөйлә дә инде. Нигә һаман
сузасың? – дип кычкырды.
– Син кызма әле, Шәрәфи. Әйтәм бит, чын
Хәсбиямал табылды. Менә хат җибәргән, – дип,
ниһаять, кесәсеннән хат чыгарып укый башлады.
Чынлап та, хат бик тә үзенчәлекле һәм анда
Хәсбиямалның хәтерендә калганнары язылган иде.
Шәрәфи дә, аптыравыннан маңгаен ышкып:
– Да-а! – дип сузып куйды. Һәм, сүзен дәвам итеп: –
Син боларның барысын да Ямалга кинәт кенә бәреп
әйтмә. Тәүдә теге Чишмә авылыннан барган әбинең
сөйләгәнен сөйлә. Аннан соң гына хатны бирерсең.
Күпме еллар эзләделәр бит. Күпме еллар! Значит,
теге табылган Хәсби Ямалларның Хәсбие булмый
инде. Әйе, ул хатынга да бик авырга туры киләчәк.
Туганнарым бар, дип ышанып йөргәндә генә барысы
да ачыклансын инде!
Тәлгать, Шәрәфинең сөйләгәнен бүлдереп:
– Әйтеп торам бит, ул алдакчы булган, ялган. Дет-
дом баласыннан ни көтәсең...
Шәрәфи кискен генә аны бүлдерде:
– Кит, башмакланып утырма. Андый алдак юк
монда. Мин ул Новосибирдан кайтып йөргән Хәсбине
беләм. Ул чын күңеленнән Ямал белән Вәлине үз
туганы кебек күрде. Ә инде Әнисә апаны ничек зур-
лап хөрмәт иткәнен бөтен күрше-күлән белә. Юкны
сөйләп йөрмә. Булмаса, икәү керик.
– Юк, юк. Үзем алып кайттым, үзем тапшырам.
– Бар, бар, хәбәреңне тизрәк кертеп тапшыр. Кара
аны, чаманы онытма!
Ямалның балалары белән эштән яңа гына кайтып
кергән чагы иде. Шәрәфинең киңәшен тотып, Тәлгать
ерактан башлады. Ямал, нәрсәдер сизенеп:
– Син, Тәлгать, боргаланып утырма. Әйтсәң, туры-
дан гына әйт тә куй. Боргалана торгач, әллә кайда,
Әлмәткә үк барып чыктың. Сөйлә! Нәрсә булды? –
диде.
– Юк, юк, Ямал, бернәрсә дә булмады. Үги әнинең
туган тиешле Чишмәдәге сеңлесе Әлмәткә кунакка
барган булган, шуннан менә шушы хатны алып кай-
тып сезгә тапшырырга кушты, – диде дә кесәсеннән
дүрткә бөкләнгән кәгазьне Ямалга сузды.
Ямал калтыранган кулы белән кәгазьне алды да
укып чыкты. Анда шушылар язылган иде.
“Исемдә калганнардан.
Ямал апам, Вәли абыем булырга тиеш. Әнием –
Әнисә. Күрше әбиләрнең бакча башында бик юан
алма агачы үсә. Алмасы бик ачы. Абзар артыннан
гына инеш ага. Каршы якта Магазин – таумы, әллә
чынлап та магазинмы булырга тиеш. Исемем –
Хәсби. Кыз фамилиям Хәмидуллина иде. Күршедә
Мөнәвәрә дигән апа булырга тиеш”.
Әйе, Ямал апа бу язуны укып чыкса да, ничек-
тер, күңеле ышанып бетмәде. Бәй, аларның Хәсби
сеңелләре күптән табылды бит. Ул, кулындагы язуны
улы Рудикка сузып:
– Укы әле, улым. Кычкырып укы, – диде.
Рудик язылганнарны кычкырып укыды. Ул да әллә
ни аңлый алмады. Шуннан Тәлгатьнең:
– Нәрсәсен аңламыйсың инде? Синең Хәсбиямал
дигән чын сеңлең табылды. Ул әлеге көнне Әлмәт
шәһәрендә яши. Ире шул-шул. Балалары шулар...
Әгәр дә бу Хәсбиямал дигән хатын чынлап та
сеңлең икән, телеграмма, я булмаса хат язып сал.
Ул Хәсбиямал көтеп тора, – дигән сүзләре генә Ямал
апаны фани дөньяга кайтарды.
Ярый әле, эштән кайтуларына Хәят килене чәй
куеп торган. Кунакны ашатып-эчереп алгач, иркенләп
сораша башладылар. Ямал апаның да зиһене ачы-
лып китте. Иркенләп сораша башлады. Кайсылай да
ничек? Ярый әле Чишмә әбие Әлмәттәге кызының
адресын язып алган. Бик ашыгу-кабалану белән
Хәсбиямал үзенең адресын да язарга оныткан булып
чыкты.
Ямал юлга җыена башлады. Вәли энесе бу ва-
кытта колхозга МТСтан ат белән тракторларга ягу-
лык ташый иде. Аның эштән кайтканын чак көтеп
алдылар. Мунчалар ягылган, киясе күлмәк-киемнәр
үтүкләнеп әзерләп куелган. Күчтәнәч-бүләкләр сум-
каларга тутырылган. Аптырап калган Вәлигә чак
аңлата алдылар. Түр якта утырган Әнисә әниләре
генә тешсез авызы белән:
– Чезгә тагын нинди Хәчпи кирәк? Бер Хәчпи туга-
ныгыз бар бит инде! Шул шитмимени? – дип сукрана
башлаган иде, кызы Ямал аны тиз тыйды.
Юл газабы, гүр газабы, дигәндәй, төрле маҗаралар
күрә-күрә, Әлмәт шәһәренә чак барып җиттеләр.
Кирәкле урамны да, йортны да тиз таптылар.
Асия-Хәсбиямалның ял көне иде. Ул инде телеграм-
ма, я булмаса хат көтеп, почта тартмасын көненә ике-
өч төшеп карый башлады. Көн дә Аллаһтан Хәдичә
әби әйткән Гөлем генә булса ярар иде. Апам белән
абыем Вәли генә исән булып яшәсәләр ярар иде,
дип Ходайга ялынды. Догалар да укып, Аллаһтан
сорар иде дә, догалар белми. Һәм шунда, апам
белән абыем табылса, берне генә түгел, берничә
дога ятлаячакмын дип, күңеленә салып та куйды.
Балаларын уйнарга чыгарып җибәрде дә үзе бал-
конда кер элеп йөри иде. Шулчакны аска күзе төште.
Ниндидер зур сумка-төенчекләр күтәргән ир белән
хатын, аптырашып, подъезд ишегенә карап тора-
лар. Кулларындагы кәгазьгә карап-карап алалар.
Хәсбиямалның шунда уйнап йөргән улы Маратны
чакырып, нәрсәдер сораштыра башладылар. Марат,
астан әнисен күреп:
– Әни, әни, дим. Бу апа белән абый Хәсбиямал
дигән апаны сорыйлар. Андый апа кайсы фатирда
тора? – дип кычкырды.
Марат әнисенең балачактагы исемен белми иде.
Балаларның барысына да ул Асия исемле иде. Бу
сүзләрне ишетеп, Хәсбиямал чак егылып китмәде.
Тизрәк аска йөгереп төште. Таныды ул апасы Ямал-
ны да, абыйсы Вәлине дә. Их, ул очрашуларны
болай язып кына бетерерлек түгел иде шул! Андый
очрашуларны үзегезгә күрергә кирәк тә, андагы
хис-кичерешләрне үзеңә татып карарга кирәк. Ела-
ша-елаша яшь аралаш көлешүләр, шатлыклар бу
өчәүнең генә эченә сыеп бетмичә, барча йортка
таралды. Бу хәл-вакыйганы күрергә күрше-күлән,
танышлар җыелды. Кемдер Хөрмәтулла абыйның
эшенә йөгерде. Тиз арада ул да кайтып җитте.
Менә, ичмасам, шатлык, менә, ичмасам, бәйрәм! Ул
төнне йокламадылар. Төне буе сөйләшеп чыктылар.
Хәсбиямалның да апа-абыйсын күргәч, күп нәрсәләр
яңадан исенә төште. Һәм дә шул күрше Миниямал
апаларның әче алмалары турында әллә ничә тап-
кыр исенә төшереп, шул алманы кабат-кабат сораш-
ты. Үзен күп тапкыр бал белән сыйлаган Шиһабетдин
бабайны, Газимә әбисен дә сорашты.
Менә шундый хәлләр булды Әлмәттә. Бер атналап
кунак булгач, Ямал энесе белән кайтып китте. Ямал
инде сеңлесе белән кияве Хөрмәтуллага:
– Кайсы вакытны уңай дип табасыз, шул вакытта
кайтыгыз. Көтеп калабыз, – диде. Шулай аерылыш-
тылар.
Ямал апа белән Вәли абый кайтуларына тагын бер
хәбәр көтеп тора иде. Элек табылган Новосибирск
Хәсби апа Гөлемгә кайтып төшкән булган. Менә шул
апага әллә күршеләрнең берсе, әллә Ямал апалар
ягыннанмы, белмәссең, кемдер ачыктан-ачык:
– Ямал апаң белән Вәли абыең яңа табылган
чын Хәсбиямалларга Әлмәткә кунакка китте, – дип
әйткән.
Бахыр апа барча алып кайткан күчтәнәч-бүләкләрен
әнием дип йөрткән Әнисә әбигә кертеп кал-
дыра да, чәй дә эчмичә капка төбендәге урындыкта
азрак утырып хәл алгач, елый-елый, кайтыр якка тау
башына менеп китә. Бик озак кына шунда елап утыр-
ды, дип сөйләде халык. Бахыр апаны юатучысы да,
хәленә кереп җылы сүз әйтүчесе дә булмаган.
Азактан Ямал апа аңа хат язган: “Кайтып йөр, ту-
ганым. Без бит сине үз туганыбыз кебек кабул иттек.
Безгә син үз сеңлебез кебек якынсың. Бездән һич
читләшмә. Син безгә барыбер туган булып каласың.
Ни эшлисең бит, тәкъдиреңә шулай язылган булгач.
Маңгайга язылганны сыпырып ташлап булмый җиң
белән”.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.