

Юк, Булат уйлаганча, Лариса инде яшь кыз түгел икән – ул инде кияүгә чыккан булган. Тик аларның гаилә бәхете озакка бармаган. Ире гел эчкән, сугышкан. Аптырагач, Лариса аны ташлап бирегә, тулай торакка күчкән. Ә тегесе аңа ачу итеп җир читенә, төньякка ук китеп барган. Хәзер менә хат яза башлаган. Чакыра, ди… Ә Лариса аңа бик каты ачулы.
Мондый язмышларны күп күрмәгән Булат исә аңа нәрсә дип әйтергә дә белми. Лариса менә хәзер үзенә бер ышанычлы терәк, җылыныр, яклар кеше тапкан сыман. Ул кеше Булаттыр сыман…
Чыннан да, Лариса олы яратуга, иркәләүгә, кадерләүгә лаек иде. Ул матур итеп яшәргә теләгән әйбәт күңелле хатын иде.
Булат та аны ярата, билгеле. Ләкин ныклапмы, тирәннәнме, үз-үзенә ышаныпмы? Монысын әле ул ачык кына итеп әйтә алмый. Ул бары тик үзенә Лариса янында бик рәхәт һәм җиңел булганын гына белә. Ниндидер моңарчы сизмәгән бәхет хисе тоя. Лариса да аның якын, үз итүен сизә. Әле тагын да зуррак, мөһимрәк нәрсә дә бар иде бугай алар арасында. Тик Булат ул чагында әнә шул мөһим нәрсәгә әһәмият биреп җиткермәде. Аңлап җиткермәде шул…
Ләкин алай гынамы икән соң? Булат аңлап бетермәүдә генә гаеплеме? Әгәр дә ул үзенең Лариса өчен кем булуын белгән, аңлаган булса, ул чагында башкача эшли алыр идеме икән? Аның бүтән юлы бар идеме?
Юк, менә хәзер дә кистереп кенә әйтә алмый икән Булат… Әйтә алмый икән!
Әйе, ул төнне алар әллә нәрсәләр турында сөйләштеләр, серләштеләр. Ул төнне искә төшерсә, Булат менә хәзер дә, күп еллардан соң да әллә нишләп китә – күңеле нечкәрә, җанына сагышлы моң тула. Яратуның күбрәк сагыш белән бәйле икәнен дә Булат менә шул хәлләрне искә төшергәндә генә төшенә башлый.
Тагын бер мәртәбә 30 декабрь кичендә килде Булат Лариса янына. Бу көнне ул эшкә бармаган иде, әллә шуңа күрә Булатны бик бизәнеп, чын бәйрәмчә каршы алды. Аларның бу кичләре үзе генә дә бер гомер бәһасенә торырдай иде – икесенә дә нинди зур бәхет, беркайчан онытылмастай бәхет бирде бит ул төн!
Әйе, кабатланмас, яңадан әйләнеп килмәс бәхет иде шул ул. Кыска гомерле бәхет иде! Һәм… зур фаҗига алдыннан килгән бәхет иде… Ә ул вакытта бәхеттән исергән Булат берни сизмәде, һичнәрсә искәрмәде.
Ул кичне Лариса яныннан бик соң китте ул. Лариса аны җибәрергә теләмәде. Аның үз бәхетеннән азга гына да аерыласы килми кебек иде. Шундый матур минутлардан, сәгатьләрдән соң бер генә дә ялгыз каласы килми иде аның.
Ә утыз бере көнне эшенә Булат соңарып кына барды. Йокысы да туймаган иде, аннары, бәйрәм алды көн булгач, бик ашыгыч эшләре дә күренеп тормый иде.
Эшеннән соң ул бүген Лариса янына барырга тиеш иде.
Булат, бик ышанычлы итеп:
– Киләм! – диде аңа.
Лариса да, бик өзелеп:
– Зинһар, кил, яме! Югыйсә мин бит монда бер ялгызым калам! – дигән иде.
Булат та, һичшиксез, шулай итәргә диеп тора иде. Барысы да алар кичә килешенгәнчә булырга тиеш сыман иде.
Әмма чынлыкта алай килеп чыга алмады шул.
Бүтәнчә, бөтенләй дә көтелмәгәнчә булды хәлләр!
Ул көнне төштән соң, сәгать өчләр тирәсендә, аңа бәләкәй кызы шылтыратты. Шылтыратты һәм:
– Әти, өйгә кайчан кайтасың? Мин сине бик көтәм! – диде.
Үзенең балаларча нечкә матур тавышы белән үзәкне өзәрлек итеп әйтте ул!
Әнә шул нечкә, матур, ягымлы һәм гаять газиз тавышны ишеткәннән соң, бөтен ниятләре җимерелде Булатның.
Тамагына төер тыгыла-тыгыла, авырлык белән генә кызын тыңлап торды да калтырана башлаган тавыш белән:
– Эш бетү белән кайтырмын, кызым! Кайтырмын, яме! – диде.
Әйе, әйе! Һич икеләнүгә урын калдырмаслык итеп: «Кайтырмын, яме!» – диде ул.
Әйе, әлеге көнне ул кайтмыйча да, өр-яңа елның иң беренче көнен кызы белән бергә каршыламыйча да булдыра алмый иде шул. Кызына телефоннан сүз биргәннән соң, бусы инде икеләнмәслек, кире чигенмәслек вәгъдә иде.
Юлда кайтканда әле ул, үзен кыен хәлдән коткару өчен, бер җай да тапкан кебек булды. «Кызым иртәрәк йоклап китсә, шуннан соң барырмын инде Лариса янына», – дип уйлаган иде.
Ләкин өенә килеп кереп үзен көтеп утыручы кунакларны күргәч, инде Булатның чыгып китәргә һичбер җае калмады. Институтта биш ел буе бер бүлмәдә торып укыган дустын ул берничек тә алдый, хәйләли алмый иде.
Шулай итеп, Ларисасыз гына булачак мәҗлес кысасына эләкте ул. Булат кич буе, төн буе кунаклар белән күңел ачарга тиеш булды. Һәм ул кулыннан килгән кадәр үз роленә керергә, аны әйбәт уйнарга тырышты.
Әнә шул рольдә, үзенә бик үк аңлашылып та җитмәгән хәлдә, Яңа елга да кереп кителде.
Ларисага ул икенче көнне иртәнге уннарда якындагы автомат телефонга чыгып шылтыратты.
Әмма…
Трубканы алган вахтёр хатын аңа бик кискен җавап бирде:
– Аны больницага алып киттеләр!
Әйтте дә шундук трубканы да куйды.
«Нәрсә булган?!»
Әле генә һәм шундый күңелле булып башланып киткән Яңа ел көнендә телефоннан ишетелгән «больница» сүзе аның акылына һич тә сыя алмый иде. Ул бернәрсә дә аңлый алмады.
Шулай да хәзер үк тулай торакка барырга кирәклеген төшенде ул. Тиз барырга кирәк! Бик тиз!
Өенә кереп, әле яңа уянып кына килүче кунакларга:
– Өйдә шәраб аз калган икән, кибеткә барып килим әле… – диде дә троллейбуска чапты.
Беренче гыйнвар иртәсендә шәһәр буйлап болай чабучы, мөгаен, бүтән берәү дә булмагандыр. Ә менә бу кеше чаба. Нәрсәгә икәнен, ни өчен ашыгуын да белмичә чаба. Күңеле сизенүенә үрсәләнеп, әнә шул ашыгуы белән кемгәдер, нәрсәгәдер ярдәм итә алам дип чаба.
Һәм ул дөрес ашыга.
Аңа ашыгырга кирәк!
Тулай торак ишегеннән Булат тирләп-пешеп килеп керде. Ишек төбендә әле беркем дә юк. Ларисаның бүлмәсенә барып бәрелде. Бикле. Нык кына шакыды. Эчтән җавап та, хәрәкәт тә юк иде. Икенче катка, Ларисаның дус кызы Люда янына йөгерде. Баскычлардан абына-сөртенә йөгереп менде. Үзенең нәрсәгәдер соңга калганын сизенә башлау аны каушата, тагын да ныграк ашыга төшәргә мәҗбүр итә сыман иде.
Люда кичтән чишенмәгән килеш яткан, ахрысы, күлмәкләрен сыйпаштыра-сыйпаштыра, Булат каршысына килеп басты. Люда Булатны бик яхшы танырга тиеш, чөнки аларның Ларисаларда күрешкәннәре бар иде. Шулай ук ул Булатның килү максатын да шундук аңлап алды. Лариса турында белергә тели бит Булат!
Ләкин Люда сүз башларга ашыкмады. Башта Булат моны аның йокысы ачылып җитмәүдән дип уйлаган иде. Тик Люда һаман да үзгәрмәде. Кырыс йөз белән аңа карап торды-торды да, ниһаять, үтергеч итеп:
– Сезгә нәрсә кирәк соң? – диде.
Әйе, бүтән чагында «син» дип ничек күңелле итеп сөйләшә торган Люда салкын тавыш белән «сез» диде, «нәрсә кирәк» диде.
Булат нәрсәгәдер төшенә башлагандай булды. Ниндидер бик куркыныч хакыйкатьнең менә хәзер ачылып китәчәген сизеп алды ул шунда.
– Бүген берни дә эшли алмыйсыз инде… – диде бераздан Люда йомшаграк тавыш белән.
– Нәрсә булды соң, Люда?
Булатның бөтен кыяфәте, сүзләре, тавышы – һәммәсе кешене битараф калдыра алмастай дәрәҗәдә кызганыч иде. Бу вакытта аны, чыннан да, кызганмый мөмкин түгел иде, күрәсең…
Һәм Люда аны үз бүлмәсенә үтәргә чакырды да барысын сөйләп бирде.
– ...Мин кичә Ларисага шаккаттым. Әллә нинди шашкын дәрт белән йөри, тик торганда күтәрелеп китә дә кычкырып көлә, көн буе диярлек авызы ерык – һич аңламадым. Кызлар белән әзрәк күңел ачканнар дияр идем, миннән башка монда бүтән дуслары калмады хәзер, барысы да ял көннәренә, бәйрәмгә таралып бетте.
Без, монда калганнар, һәркем үз дус-ише белән җыйналыштык инде кичен. Ларисаны да үзебез белән алдык. Башта аның нишләптер безгә иярәсе килмәгән иде. Ахырда килеште тагын. Ә үз ишегенә бездә икәнлеген әйтеп язу язып калдырды. Килүче кешегәдер инде. Сезне көтте бугай ул.
Бездә бик күңелле утырдык. Тик Лариса еш кына чыккалап йөрде, бүлмәсенә төшкәләп менде, ахры… Йөрәге үз урынында түгел иде аның кичә. Мин моны торган саен ныграк сиздем.
Ә бер чыгып кергәннән соң, ул һич уйламаганда, беркем сорамаганда тост әйтте дә, беркемне көтми-нитмичә, бер стакан шәрабны эчеп җибәрде! Без авызыбызны ачтык та калдык. Тик шулай да әллә нәрсәгә алмадык аның бу кыланышын. Яңа ел киче бит, кешенең кәеф күтәрәсе киләдер дип кабул иттек.
Аннары биештек, җырлаштык. Яңа ел бәйрәме елга бер генә килә. Һәркем аны мөмкин хәтле күңеллерәк итеп үткәрергә тырыша, билгеле. Без дә, кем ничек булдыра ала, күңел ачтык… Гаеп эш түгел бит инде.
Ә бермәлне мин Ларисаның юклыгын абайлап алдым. Нишләптер озак күренми… минәйтәм. Кызлардан сорыйм. Алар белми. Коридордан, кухнядан, туалеттан карап керәм – беркайда да юк бу.
Бүлмәсендәдер дип аска төштем.
Бүлмә бикле, ләкин иелеп карасам күрәм – ачкыч эчтә. Бүлмәсендә ут та янмый. Шакыгач, байтак дөбердәткәч эндәшеп карыйм, «Лариса, син андамы?» – дип кычкырам – җавап юк. Борчыла башлап, вахтёрны алып килдем. Ул да дәшеп карый. Аңа да җавап юк… Шуннан соң тиз генә киңәштек тә, ни булса булды дип, ишекне каерып керергә булдык. Безнең ишекләрне үзегез беләсез инде – селкенеп кенә торалар.
Көчкә ачтык. Ачсак, күзебезгә ышанмый катып калдык: Лариса почмакта, үзенең керләр элә торган бавында…
Люда сулкылдап елап җибәрде.
Ә Булат каккан казык хәлендә, кымшана алмый, берни уйлый да алмый.
– …Хәлне аңлап алгач та, тизрәк барып ычкындырдык инде… Әле ярый вакытында төштек. Әз генә торган булсак, соңлавыбыз мөмкин иде! Ни хикмәт беләндер эчем сизде шул. Аннары табиб, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакырттык. Барысын да сөйләп бирдек. Алып киттеләр… Андый очракларда нервыны дәвалыйлар икән. Ларисаны да неврология бүлегендә диделәр…
Булатның «Ә кайсы больница?» диюенә Люда җавап бирә алмады. Ул, сөйләвеннән туктап, инде үзе дә Булатка текәлгән. Әйтерсең бу кешенең кем икәнен белеп калырга, аны ахыргача аңларга тырыша иде.
Булат аның каршында озак басып тора алмады. Аңа ашыгырга, Ларисаны эзләп тапканчы, аны үз күзләре белән күргәнче ашыгырга кирәк иде.
Ул чыкканда, вахтёр карчык үз урынында утыра иде инде. Булат аннан да сорады. Карчык: «Икенче номерлы трамвай белән менеп, ахры, ул больница», – диде. Булат үзенең килгән ягына кире китте. Ләкин Лариса ул больницада юк иде. Булатның сорашмаган кешесе, белешмәгән шәфкать туташы калмады диярлек. Алар аңа бик түбәнчелек белән, бик кызганып карап, барысын да тәфсилләп аңлаттылар, тагын кайсы хастаханәгә барып карарга мөмкин икәнен әйттеләр.
Шулай хастаханәдән хастаханәгә чабып көн буе эзләде Булат.
Ә Лариса ул уйлаганнан да хәтәррәк хастаханәдә – психик авырулар хастаханәсендә булып чыкты. Болай ук булыр дип уйлый да алмаган иде Булат. Исеме үк тәнне әллә нишләтеп җибәрә торган хастаханәдә булып чыкты.
Ләкин Ларисаның шушында икәнен белү барысын да оныттырды. Ул үзенә кирәкле бүлекне эзләргә кереште. Анысы озын хастаханә бинасының бер башында икән. Коридорда Булатка авыруларын ияртеп каядыр баручы табиб очрады. Алар яныннан үткәндә, Булат үз эчендә ниндидер куркудан һәм чирканучан шикләнүдән гыйбарәт бер тойгы сизде. Әлеге авырулар менә хәзер аңа килеп ябышырлар кебек тоелды, ул куркыныч төш күргәндәге сыман җан ачысы белән кычкырып җибәрер төсле иде. Бу хастаханә эченә кергәннән, шушында йөри башлаганнан бирле Булат ниндидер анык булмаган куркудан бөрешеп, кечерәеп калган һәм шуңа күрә бөҗәк сыман шуышып кына бара шикелле, һәр кыймылдау анда әллә нинди кыенлыклар, җиңеп үтә алмаслык каршылыклар тудыра иде.
Менә, ниһаять, Булат Лариса ята торган бүлмәнең ишек төбенә килеп җитте. Бүтән хастаханәдәге шикелле иркенләп үтә алырдай ишек түгел инде бу! Ул нык итеп бикләп куелган. Сирәк кенә чыгып йөргән сестралар үз ачкычлары белән ачалар да шундук бикләп тә куялар. Куркыныч, бик куркыныч иде боларның барысы да Булат өчен.
Лариса белән күрешү мөмкин түгел, диделәр. Әйе, монысы бу хастаханәнең катгый законы икән. Булат моны аңларга тырышты.
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.com