Чәчмә әсәр
4 декабрь 2025, 04:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)

Асия иртәгә үк Хәдичә әби белән туган якларына кайтып китәргә әзерләнеп, сумкаларга күчтәнәч бүләкләр тутырып куйган иде. Аллаһыга шөкер, ире дә, үзе дә матур гына акчалы эштә эшлиләр. Тик Хөрмәтулла аны Хәдичә апага ияртеп кайтарып җибәрүгә кырка каршы төште.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)

(Дәвамы.)

– Юк, балам, бу исем сиңа килешми. Үзебезнең
мөселман исеме куштыр. Хәзер кушалар бит. Дога
укый белгән бабайны чакырасың да азан әйттереп,
үзебезчә исем аласың. Элеккеге исемең ничек иде?
– Балачакта Хәсби дип йөртәләр иде, – дип, үзенең
исемен кыскартып әйтте.
Хәсби исемен ир балаларга да кушканга, әби:
– Балам, сиңа иң килешкән исем Асия була. Куш-
тыр шул исемне, – диде.
Вера ире белән дә киңәшләшеп алды. Һәм
Хәсбиямалга Асия исемен куштылар. Шушы көннән
башлап барысы аны Асия дип атап йөртә башлады.
Менә быел Хөрмәтулланың әтисе үлгәнгә бер
ел тулды. Шул уңайдан авылга кайтып Коръән
укытып килделәр. Үзләренә Әлмәткә кайткач та,
күрше-тирә әби-бабайларны чакырып, әтиләрен
искә алып, догалар укытырга уйладылар. Ният
– эшнең яртысы, диләр. Киләсе җомга көнгә әби-
бабайларны чакырдылар, Коръән укый белә тор-
ган бабайны белештеләр. Аннан да бигрәк, астагы
каттагы күршеләргә бик ерактан бер әби кунак-
ка килгән икән. Исеме Хәдичә икән. Шул әбине дә
Коръән ашына чакырдылар. Әби инде чын татар
әбиләре кебек килештереп, ак яулыклар ябынып,
кулына бәйләмен тотып, подъезд төбендәге урын-
дыкка чыга да оныклары уйнаганны карап утыра
торган иде. Аның сәер гадәте дә бар. Авыл әбие бит,
ишектән чыккан-кергән һәр кеше белән исәнләшер
иде. Бу хәл барча подъездны тәүдә гаҗәпләндерде.
Бер атна да үтмәде, бу подъездда яшәүчеләр әби
белән үзләре башлап исәнләшә башлады. Аннан
да бигрәк шушында яшәүчеләр бер-берсе белән дә
исәнләшеп йөрер булып китте. Теге кем әтмешли,
“алама гадәт йогышлы” дисәләр дә, яхшы гадәтләр
дә тиз таралучан икән. Хәзер инде бер подъезд гына
түгел, шушы күпкатлы йортта яшәүче башкалар да
бер-берсе белән һич кыенсынмыйча исәнләшә баш-
лады. Үрмәкчедән күрмәкче, дигәндәй, бу изге гадәт
микрорайонда булган барча йортларга да җайлап
таралды.
Шулай итеп, җомга көнгә билгеләнгән аш бик
матур үтте. Коръән укучы картның да тавышы бик
моңлы һәм көр иде. Аятьләрне бик килештереп, та-
тарда гына була торган мәкам белән укыды. Әби-
сәбиләрнең күзләре яшьләнде. Хәер-садакалар да
таратылды.
Шушы ашка туры китереп чакырылган Хөрмәтулланың
әнисе белән бертуган апасы да бар
иде. Азактан иркенләп сөйләшеп утырырлар, бер-
берсе белән ныграк танышырлар дип, астагы катта-
гы Хәдичә әбине, аннан тагын бер якташ әбине дә
кыстап алып калдылар. Әбиләр кайда да әби инде,
кыстатып тормыйча, яңадан чәй табынына утырып,
якыннанрак таныша башладылар.
Хәдичә әби, Асияне мактап:
– Балам, табыныңны безнең яктагы кебек бик мул-
дан һәм төрлесеннән әзерләгәнсең. Рәхмәт инде. Ә
үзең кайсы яклардан буласың? Ата-анаңнар исәнме?
– дип сорап куйды.
Ә Асиянең нәкъ менә шушы әбиләргә карап әни-
сен, үзенең кендек әбисе булган Шәрифҗамал әбине,
Шәвәли бабайның әбисе Фәгыйлә, Газимә әбиләрнең
элек шулай чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә чәй
эчкәннәрен кинәт исенә төшереп моңаеп утырган,
күзләренә яшьләре эленгән чагы иде.
– И Хәдичә әби. Мин детдумда үстем шул. Бер ту-
ган-тумачам да юк. Хәтеремдә апам Ямал, абыем
Вәли генә калган. Аннан шул күрше әбиләрнең бакча
уртасында үскән бик тәмле генә алма инде. Алмасы
бик ачы булса да, тәмле иде, – дип, яшьләрен тыя
алмый, битен каплап, сабыйларча елап җибәрде.
Болай йомшарып, елап, табын ямен җибәреп уты-
рудан оялып, кухня ягына чыгып битләрен чайкап
алды. Яңадан чәен яңартып, табын янына бөтенләй
тынычланып чыкты.
– Апалар, гафу итегез инде, сезне күреп, үземнең
әни-апаларым исемә төшеп китте. Ирем белән кай-
ларга гына язмадык та, кайлардан гына эзләмәдек.
Барча җирдән, андый авыл юк, дип җавап бирәләр.
Хәзер инде кайдан эзләргә дә, кайда язарга да бел-
мибез.
Хәдичә әби бик сүзчән һәм кешене тиз тынычлан-
дыра белә торган әби иде. Шуңа да:
– И, кызым, Ходайның рәхмәте киң. Табарсың
туганнарыңны, табарсың. Менә күр дә тор, Хәдичә
әби әйткән иде, диярсең әле. Аларның исәнлеген
генә телә дә эзләүдән туктама. Ә авылыгызның
исеме ничек иде?
– Әйтәм бит, әби, андый исемле авыл юк, диләр.
Ә авылыбыз Гөлем исемле. Безнең авыл урман кы-
рында гына. Тирә-ягында да урман иде ахры. Авыл
тау астында утыра. Безгә каршы якта Магазин дигән
таумы, әллә магазин үзе булганмы? Белмим. Шул сүз
генә хәтердә калган. Ә иң хәтердә калганы – күрше
әбиләрнең бакча уртасында үскән зур алмагач һәм
аның тәмле алмасы...
Асия тагын да нәрсәләрдер исенә төшереп
сөйләмәкче иде, шунда кунак әбие:
– Тукта, балам! Туктап тор. Бар андый авыл.
Бар! Мин үзем Башкортстан дигән җирдән килдем.
Безнең авыл Чишмә дип атала. Өршәк елгасы буен-
да утырабыз. Нәкъ менә шушы Өршәк елгасы баш-
ланган урында Гөлем дигән авыл бар. Ул авыл урман
эчендә, таулар уратып алган бер казан кебек урын-
да. Исеме, әйе Гөлем шул. Гөлем. Бездән ул авыл
егетләренә кияүгә чыккан кызлар да бар. Шул Гөлем
авылыннан төшкән киленнәр җитәрлек, кайткач, со-
раштырырмын, балам. Әйткәндәй мин ике көннән
кайтырга чыгам. Кайткан көе белешермен.
Әбинең тыныч кына шулай Гөлем турында сөйләве
Асияне бөтенләй дә сихерләде дә куйды. Чөнки әби
Асия гомере буена хыялында йөрткән, оҗмах бак-
часына тиң булган туган авылы турында сөйли иде.
Ул, дөньясын онытып, барча игътибарын әбинең та-
вышына юнәлтте. Әйтерсең дә аяк астында кинәт
кенә идән юкка чыктымыни. Асия үзен кайдадыр шул
Гөлем авылына таба болытлар өстеннән очып барган
кебек хис итә башлады. Ярый әле, бераз исенә килә
алып, өстәл артында утырган әби кырына чүгәләп
өлгерде. Югыйсә, очкан җиреннән гөрселдәп әби ал-
дына егыла иде. Күзләренә яшь тулып, яңадан сул-
кылдап елап җибәрде. Шатланып, әбинең итәгенә
капланды. Хәдичә әби аны үз кызы кебек юатып,
чәчләреннән сыпыра-сыпыра:
– Тынычлан, кызым, тынычлан. Әйтәм бит, апа-
абзыйларыңны табачаксың дип. Менә шулай, алар
белән бергә-бергә утырып чәйләр эчәсе көннәрегез
алда әле.
Әбиләр рәхмәтләрен әйтә-әйтә таралышты. Хәдичә
әби дә чыгып китте. Хөрмәтулланың апасы
да юлга кузгалды. Шулай итеп, Хәдичә әби Асиягә
тау кадәр шатлык өеп калдырды. Әйтүе рәхәт, тау
кадәр дип. Менә син шулкадәр шатлыкны җиңел генә
күтәреп кара әле. Әйтәләр бит, кинәт килгән кайгы-
ны да һәм шундый ук шатлыкны да күтәрүләре авыр
дип. Шулай икән шул. Асия ире эштән кайтып керүне
түземсезлек белән көтә башлады. Ә йөрәк бу кадәр
шатлыктан һаман тынычлана алмый, дөп тә дөп
тибеп, каядыр ашкына, каядыр чаба.
Хөрмәтулла эштән кайтып кергәндә Асия шат-
лыгыннан җырлый-җырлый, әле елый-елый, инде
ничәнче тапкыр җыештырылган һәм менә ничәнче
тапкыр юылган идәнне юып йөри иде. Ире ишектән
кергәнен дә абайламады. Хатын ире каршысына
килеп баскан. Шатлыктан авызлары ерык, күзләре
кызарып беткән, ә үзе ялтырап көлеп тора иде. Ире
сүз әйтергә өлгерә алмый калды. Йөгереп дигәндәй
килеп, иренең киемнәрен салдырды. Җитәкләп
дигәндәй, ваннага алып кереп, кул-битләрен юды-
рырга чамалады. Ире, берни аңламый:
– Асия, нәрсә булды сиңа? Нигә бер сүз дә дәшми
авыз ерасың да, авыз ерасың? Нинди шатлыгың бар?
Хатын сүз дәшәрлек хәлдә булмыйча, һаман ире
кырында бөтерелде. Аптыраган ир, хатынын кочаклап
алды да, кабатлап:
– Я әйт инде, нәрсә булды? – диде. Һәм сизеп
алды, сөйгәненең йөрәге кирәгеннән еш һәм каты
итеп тибә. Ир тиз генә валерианка алып, ике өлеш
дигәндәй тамызып хатынына эчертте. Шуннан соң
гына хатын азрак тынычлана алды. Бутала-бутала,
бүген кунакка кергән Хәдичә әбинең сөйләгәннәрен
иренә җиткерде.
Асия иртәгә үк Хәдичә әби белән туган якларына
кайтып китәргә әзерләнеп, сумкаларга күчтәнәч-
бүләкләр тутырып куйган иде. Аллаһыга шөкер,
ире дә, үзе дә матур гына акчалы эштә эшлиләр.
Тик Хөрмәтулла аны Хәдичә апага ияртеп кайтарып
җибәрүгә кырка каршы төште:
– Мондый эштә разведкасыз булмый. Ашыгырга
ярамый. Тәүдә белик әле, шул син сөйләгән Гөлем
авылы микән? Әллә бүтәнме? Анда Ямал апаң белән
Вәли абыең яшиме, юкмы? Барсын да ачыклагач
кына эш итәрбез. Кыскача әйткәндә, разведка кирәк.
Кич белән күршеләренә кереп, Хәдичә әби белән
тагын сөйләшеп алдылар. Менә шунда инде әби:
– Әйе, ул Гөлем авылы безнең якта икәү. Берсе
Түбән Гөлем диеп, икенчесе Үрге Гөлем диеп атала.
Синең туганнарың, балам, шул авылларның кай-
сысында булса да берсендә булырга тиеш. Күп
еллар түзгәнне, әзенә генә түзәрсең инде, балам.
Һәрнәрсәдә сабырлык кирәк. Халык та бит, сабыр-
лык төбе – сары алтын, ди. Сабыр ит, балам, сабыр бул.
Асия ире белән әбинең үз авылы булган Чишмә
турында сөйләтеп, йотлыгып, аны тыңладылар. Тау-
елгалар турында сөйләгәндә Асия әбине бүлдереп:
– Безнең авылда да шуңа охшаш таулар бар иде.
Без бакча артындагы таудан чана шуа торган идек.
Безнең бакча артында да шундый зур биек каеннар
үсә торган иде, – дип, ким-ким очып китәрдәй булып,
талпынып куя.
Озак утырдылар әби сөйләгәннәрне тыңлап. Иртәгә
Хәдичә әби кайтырга кузгала. Шуны да чамалап,
бераз тынычланып, фатирларына менеп киттеләр.
Асия тынычландыра торган тамчылар эчкәч кенә йо-
клап китте.
Әле караңгы иде. Асия тагын уянып туганнары
белән ничек итеп очрашачагын күз алдына ките-
реп, уйланып ятты. Капыл зиһенен яшен уты ярып
үткәндәй булып: “Бәй, мин бит Вера да, Асия дә
түгелмен. Мин бит – Хәсбиямал”, дигән уй өтеп алды.
Кинәт кенә сикереп торды да өстәл кырына килеп,
ручка алып үзенең хәтерендә калганнарны кәгазьгә
язып, азактан Хәмидуллина Хәсбиямал дип куярга
да онытмады. Һәм Хәдичә әби яшәгән катка төшеп,
ишекләре ачылганны көтә башлады. Иң курыкканы
– әби таң атмас борын кайтып кына китмәгән булса
ярар иде, дип шикләнде. Юк, әби китмәгән иде әле.
Хәдичә әбинең улы белән килене озатуында тимер
юл вокзалына барырга чыгуы иде. Шулай итеп, Асия-
Хәсбиямал, әби кулына үзенең истәлекләре язылган
кәгазьне тоттырды. Бер сумка күчтәнәчләр дә биреп
җибәрергә иде исәбе, әби, кырка баш тартты:
– Юл кешесенә янчык та авыр, балам. Бу
күчтәнәчләреңне ала алмыйм. Улым белән киленем
дә бик күп итеп күчтәнәч тутырдылар. Аллаһы боер-
са, кайткан көе гөлемлеләргә хәбәр итәрмен. Сабыр
итеп кенә көт. Сабыр иткән – морадына ирешкән
диләр. Көт, кызым, барчасы турында да хәбәр
итәрмен, – дип, чак аны үгетли алды.

Хәдичә әби кайтып китте. Асия-Хәсбиямалның
гына йокысыз төннәре башланды. Башында төрле
уйлар кайнап, төрле шик-шөбһәләр кара мәче булып
йөрәген тырнады. Туганнары табылырмы? Табылса,
алар ничек каршылар да читләшеп тормаслармы?
Ничәмә еллар үтте бит, ничәмә еллар... Их, туган
авылны балачагында калган үз күзләрең белән
күрәсе иде, шул Миниямал әбиләренең бакча урта-
сында үскән ачы алманың бер генә алмасын булса
да тәмләп карыйсы иде...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас