Чәчмә әсәр
3 декабрь 2025, 16:07

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы. Новелла (1)

Бу аларның иң матур киче һәм иң матур төне булды.

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы. Новелла (1)Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы. Новелла (1)
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. Бер мәхәббәтнең азагы. Новелла (1)

Ул көннәрне, ул хәлләрне исенә төшерсә, Булат хәзер дә әллә нишләп китә. Бу вакыйга аның тормышында түгел, бүтән бер кешенең гомерендә булгандыр төсле. Яисә бу хакта берәр китапта укыгандыр сыман тоела.

Әйе, менә хәзер – әлеге хәлләргә байтак гомер үткәннән соң да – үзенең мондый эшне эшли алуына бик үк ышанып җитәсе килми аның.

…Булат тормышының бик авыр вакыты иде ул. Ун елга якын бергә яшәгән хатыныннан, инде мәктәпкә йөри башлаган кызыннан аерылам дип йөргән чаклары иде. Шуңа күрә, күңеленнән инде үзен күптән аерым дип санагач, буйдак тормышына яңадан ияләнеп, яшәү рәвешен яңадан үзе теләгәнчә алып бара башлады Булат. Ә аның «үзем теләгәнчә» дигәне бик күпне эченә ала иде: төн уртасы узганчы, дуслары белән мәҗлес ясап утырулар, ун ел буена аяк атламаган симфоник концертлар, балетлар, палатка алып, табигать кочагына куна чыгулар – барысы да, барысы да керә. Утыз биш яшькә җиткәч, яңадан «егет» булган кешегә боларның бөтенесе дә бик тансык, кадерле иде. Моңа кадәр ни дәрәҗәдә тынычсыз яшәгән булса, зур шәһәр тормышының сагынылган стихиясендә һәм бихисап мөмкинлекләр алдында шуның хәтле бәхетле сыман иде ул.

Шулай яшәп ятканда, шәһәргә «Мәскәү театры килә икән» дигән хәбәр таралды. Студент чагында бик еш йөри иде Булат театрга. Премьерасына да эләгергә тырыша, спектакль бик ошап китсә, икенче мәртәбә дә килә. Ә инде Мәскәү булып Мәскәү театрын карамый калу мөмкинме соң?!

…Әле менә бүген дә бик ачык хәтерли: декабрьнең башы иде.

Шул көнгә дип ниятләгән эшләре бетү белән, Булат кассага чапты. Ләкин ул килеп җиткәндә инде, су буе чират иде. Шулай да, өметсез шайтан гына дип, иң койрыкка барып басты. Аннары инде, ашыгасы урыны калмагач, алда торучыларга күз салды, эш юктан, бүтән шөгыле булмаганнан гына аларны күздән кичерә башлады.

Чират торучыларның күбесе хатын-кыз иде. Аларның кайберләре, әле озак басып торасыларын белеп, журнал укырга тотынган, кайсылары күршесе белән әңгәмә куерта, кайсысы бер ноктага текәлгән дә уйга талган. Ир-атның барысы да диярлек сабыр гына көтә, сирәк-мирәк кенә тәмәке тартырга чыгып керүчеләр бар…

Булат хатын-кызның театрны чын-чынлап яратуына ышанып бетә алмый нишләптер. Алар үзләрен, киемнәрен күрсәтү өчен генә театрга йөриләрдер дип уйлый ул. Тормышта күргән бик күп мисаллар аның әнә шул фикерен раслый, тагын да ныгыта килә. Шуңа күрә үзе белән бергә эшләүче кызларның авызыннан «театр» сүзе чыккалаганда да сизелер-сизелмәслек итеп елмаеп куя.

Чиратта озак торды Булат ул кичне. Мөгаен, ике сәгатьтән дә арткандыр. Шуннан соң гына касса тәрәзәсенә якыная алды. Якынайган саен, тирәсендәге кешеләр дә җанлана төште, кемнең кайсы спектакльне карарга теләве дә беленә башлады.

Булат алдында моңарчы сүзсез генә басып торган ак башлыклы кыз да борылып сорамакчы булды:

– Сез белмисезме, «Акчарлак»ка әйбәт урыннар бар микән әле?

Чеховның атаклы пьесасы буенча куелган спектакль турында сорый иде кыз. Мәскәү театры әнә шул спектакльне дә алып киләчәк. Булат үзе дә чиратка килеп басканнан бирле эченнән: «Билет булса гына ярар иде», – дип тели. Инде ничәмә кат укыса да, институтта шул әсәр буенча имтиханнар тапшырса да, һаман ярата Булат «Акчарлак»ны! Үз тормышы белән бу пьеса арасында бик күп уртаклыклар таба ул. Нечкә күңелле кызның тормыштагы тупаслык белән бәрелешүе, әнә шуның фаҗигасе итеп кабул итә Булат бу пьесаны. Акчарлак дигән матур һәм йөрәккә якын кошны ничек белеп сайлаган бит бөек язучы!

Кызык, ә менә бу кызны нәрсә тарта икән атаклы «Акчарлак»ка? Бөтен кеше караганга күрәсе киләме? Мин дә калмыйм дип ашыгамы? Аның яшьтәшләре күбесе шундый бит. Бөтен җиргә дә өерелеп чабалар. Шуңа күрә ирексездән диярлек Булат йөзенә елмаю чыкты.

– Сезгә дә «Акчарлак» кирәк, ә?! Яшьләр өчен бик барыр микән соң ул? – Калган сүзләрен Булат эченнән генә әйтте: «Сезгә бит мюзик-холл ише әйберләр кирәк, шундыйлар күбрәк ошый бит сезгә…»

Моңа кызның ачуы килде бугай, аның матур, сизгер-ягымлы йөзеннән эчке бер дулкын үтеп китте. Шулай да теле белән әйткән сүзләре авыр түгел иде аның. Киресенчә, Булатның шактый тупас һәм кимсетүле яңгыраган сүзләренә ул һич көтмәгәндә беркатлы йомшаклык белән җавап бирде:

– Минем иң яраткан әсәрем ул…

– Шулаймыни?.. – Булатның гаҗәпләнүе төчерәк тә, артистларчарак та чыкты кебек.

Лариса (кызның исеме шулай иде) белән беренче сөйләшүен Булат әнә шулай шаяртыбрак башлаган иде. Каршындагы кызны ул «шәһәр җиренең яшь-җилкенчәге» диебрәк кабул иткән иде. Тора-бара үзенең нык ялгышканын аңлады. Юк, сөйләшкәндә, кызый аны сәхнә артистларының исемнәре белән күмеп ташламады. Анысы нәкъ менә сәхнәне, киноны җиңелчә яратучыларга хас кебек… Ә Лариса артистлардан бигрәк күңеленә якын геройлар хакында сөйли иде. Хәтта авторларның үзләрен дә, әсәр исемнәрен дә бөтенләй диярлек сүзгә катнаштырмый – пьесаларны, сәнгатьне шулхәтле дә чын итеп, чынбарлык итеп кабул итә. Китаптагы, сәхнәдәге геройлар аның күреп белгән танышлары диярсең.

Булат әнә шул чагында ярата башлады бугай аны. Ничектер үзенең яңадан терелгән өметләре белән яратты шикелле аны. Әйтерсең Булатның уянган, яңадан яши башлаган күңелен сизеп, Ходай үзе җибәргән иде Ларисаны. Һәм гүя Лариса аның көндәлек тормышка, җир тормышына ияләнә башлаган йөрәген яңадан зәңгәр күккә, биеклеккә, яктылыкка алып менәргә тиеш иде.

Ул көнне Булат аны троллейбус тукталышына кадәр озатты. Юлда аның кайда яшәгәнлеге дә беленде – яңа төзелгән районда, тулай торакта икән. Ә троллейбус, килеп туктап, алар алдында үзенең ишекләрен ачуга, Лариса:

– Безгә кунакка килегез! – дияргә дә өлгерде.

Һәм, чыннан да, икенче көнне Лариса янына тулай торакка барды ул. Алар Света исемле кыз белән икәү генә торалар икән. Ап-ак карга төренеп Булат килеп кергәндә, икесе дә өйдә иде. Кызлар Булатны чишенергә, утырып торырга кыстый башладылар. Ләкин Булатның алар алдында уңайсызлануы көчле иде, ул Ларисаның үзен урамга чакырды.

Ап-ак урамнарда ап-ак кешеләр йөреп торган, кәефне бозмаслык булып кына ап-ак буран куерган ап-ак киче иде ул декабрь аеның! Ниндидер бер серле халәтне аңлатырга, белдерергә теләүче илаһи музыка кебек иде буран да, бу кич үзе дә! Ә нәрсә, ә нинди халәт дип юраудан китсә, Булат аны «Кешенең иң бәхетле мизгелләре турындагы музыка бу!» дияр иде, мөгаен. Әнә шул мизгелләрнең кешегә бик тә сирәк килүе, ләкин инде килгән тәкъдирдә аларның бар матурлыкны ачып бирергә сәләтле булуы турында әйтер иде. Үзенең тормышында инде байтактан бирле сизелмәгән канатлар көчен тоя ул. Шулар Булатны каядыр өскә күтәрәләр һәм нәрсәгәдер ымсындыралар шикелле.

Ә сүзләре, аларның ул кичтәге сөйләшүләре нәрсә хакында булды соң әле? Юк, хәзерге кайбер яшьләр кебек, тырыша-тырыша, буш фәлсәфә сату яисә үзеңнең бар белгәнеңне әйтеп калырга ашыгу түгел иде ул сүзләр. Алар бер-берсенә үзләренең күптән кадерләп йөрткән уйларын, әле бик үк аныкланып та җитмәгән тойгыларын ышанып тапшырдылар. Булат шунда Ларисаның сәнгатьне, әдәбиятны бик тә яратуын һаман ныграк аңлый барды. Аңа үзенең уч төбенә килеп төшкән сихри йолдызга карагандай сокланып һәм кадерләп карады.

Ләкин… Ләкин шул ук вакытта ул андагы үтә беркатлылыкны, самимилекне дә күрми кала алмый. Лариса үзенең ихлас күңеле белән тормышта барысы да ул уйлаганча гына, ул тойганча гына бара дип уйлый. Шуңа бөтен барлыгы белән балаларча ышана.

– Булат! – дигән иде ул, әнә шул кичне аулак урам буйлап куышып барганнан соң, кинәт кенә туктап калып.

Булат исә, йөгереп килгән уңайга туктый алмагандай, аны кочаклап алды, иреннәрен Ларисаның колагы янына ук китереп:

– Әү… – диде.

Ә Лариса аңа карамый, ул урамның теге ягындагы биек наратларның очына төбәлгән. Әйтерсең ул менә хәзер кинәт кенә бер бәләкәй кошка әверелгән дә әнә шул зифа, матур буйлы наратларның иң очына менеп кунган.

– Булат… Бөтен кеше дә менә шулай күңеле нечкәргәнче ярата ала микән бу гүзәл тормышны, ә?

Аның күзләре һаман биектә, югарыда, еракта… Күңеле дә каядыр югарыга, биеккә – серле һәм югары яшәешкә менеп киткән, ахрысы, аның.

Менә шушы күренеш искиткеч гүзәл һәм беркайчан кабатланмас сәнгать әсәре булып әле һаман Булатның күз алдында тора. Лариса үзе дә биеккә, әллә нинди яңача бер матур тормышка омтылган серле кош сыманрак булып искә төшә.

Булат ул кичне аның сыман ук дәртләнеп, канатланып сөйли алмады. Аның белән шундый югары дулкында сөйләшә алмады. Ларисаның ялкынлы, хисле сүзләренә җавап итеп ул аны әкрен генә, ипләп кенә үпте, чын күңеленнән яратып иркәләде. Шушындый матур кичләрдә матур күңелле һәм чибәр кыз белән бергә булу, бергә йөрү аның өчен әйтеп бетергесез рәхәт, чиксез олы бәхет иде.

Аннары инде Мәскәүдән килгән атаклы театрга бару – «Акчарлак»ны карау көне килеп җитте.

Һич кенә дә онытырлык түгел: бик зур бәйрәм кебек итеп көтте аны Булат. Бу аның кире кайткан яшьлек бәйрәме, Мәскәүдән килгән зур сәнгать белән очрашу тантанасы да булыр һәм… һәм сөекле Лариса белән бергә булу бәхете дә алып килер шикелле иде. Әнә шундый көннәрнең берсендә Булат үз тормышында хәлиткеч адымын да ясар шикелле иде. «Яки-яки» дигән мәсьәләне дә хәл итәр кебек иде ул.

Әмма Лариса, Булатны аптырашта калдырып, ул кичне:

– Минем аерым гына карыйсым килә бит, Булат… диде. – Бик тә игътибар белән карыйсым килә минем, сөйләшмичә.

Булат моңа бик гаҗәпләнсә дә, ризалашмый булдыра алмады, зур залга кергәч, үзенең урынына барып утырды – алар билетны аерым алганнар, танышканчы ук алганнар иде бит… Ләкин иң кызыгы: Ларисаның сәерлеге спектакль беткәчтен дә югалмады.

Ул, мөмкин хәтле ягымлы булырга тырышып:

– Булат, әйдә, бүгенгә саубуллашып торыйк! Минем ялгыз каласым килә… Аңла, зинһар! – диде. – Күп вакыт ялгызлыктан нишләргә дә белмим, ә менә бүген үлеп ялгыз каласым килә! Ачуланма, яме, зинһар!

Нишләсен, кәефе шактый кырылса да, Лариса белән килешми кая барсын инде?!

Ә икенче көнне эше бетәр-бетмәстә Лариса янына чапты. Тик әле Лариса кайтып җитмәгән, бүлмәләре бикле иде. Булат урамга чыкты, үзләренең таныш наратлары тирәсеннән урап килергә дип китте.

Тәрәзәдә ут күреп Булат әйләнеп килгәндә, Лариса эштән кайткан, киемен дә алыштырып өлгергән, ашарга әзерләп йөри иде.

Ишектә Булат күренүгә, ул бераз гаҗәпләнеп алды:

– Мин сине болай тиз килерсең димәгән идем…

Ә Булатның авызыннан исә бөтенләй икенче, алдан әзерләп куймаган сүзләр атылды:

– Килмичә торып буламы соң синең янга!

– Шулаймыни? – Лариса, аңа күтәрелеп карамыйча, үзалдына елмайган килеш, ике тәлинкәгә дә аш бүләргә кереште.

Бүлмәдә икесе генә булгач, бүген Булатка да кыюлык кереп китте. Ул тиз генә өстен салып куйды, Лариса чакырмаса да, өстәл янына килеп утырды.

– Миңа кичә бик кыен булды, Лариса… Ничектер синең алда бер-бер гаебем бар сыман тоела миңа… Әллә ничек шунда!

Ә Лариса бер сүз дәшми – ишек янындагы почмакка куелган бәләкәй шкаф белән Булат утырган өстәл арасында бертуктаусыз йөри: тегесен илтә, монысын алып килә, савыт-саба, кашык-калак ише нәрсәләр әзерли.

Булат тагын ни әйтергә белмичә аптырабрак калды. Хәзер инде бөтенләй үк текәлеп Ларисаны күзәтергә тотынды. Алга ук иелеп, аның һәр хәрәкәтен барлап, күздән кичереп утыра башлады.

Лариса, әлбәттә, моны тиз сизде. Нәрсә дә булса әйтеп, Булатны тынычландырырга ашыкты:

– Булат, борчылма, монда синең гаебең юк. Бу көннәрдә үз язмышым турында нык уйланам мин. Әле син берни дә белмисең бит.

– Ә син… Ә син минекен белсәң икән дим мин…

Лариса кулындагы аш чүмечен әкрен генә өстәлгә куйды да, аннары җай белән генә килеп, ике беләген Булатның ике җилкәсенә салды, бармакларын ипләп кенә аның чәчләре арасына батырды.

Күзгә-күз карашкан ике яшь йөрәк, яшьлек утыннан иләсләнгән ике ташкын байтак вакыт шулай бер-берсенә сыенып торганнан соң, аерылып, һәркайсы үзенә урындык алды, ашарга утырдылар. Ашаганда, вак-төяк сүз табылды, кичәге сәерлектән соң ара яңадан җылынгандай булды. Ларисаның күзләрендәге моң янә ягымлылык белән алышынды.

Алар ашап туеп песи балалары кебек яңадан бер-берсенә сырпалана башлаганда, шакымый-нитми, Света килеп керде. Боларның бер мәлгә югалып калуларына, кызарып чыгуларына да исе китмәде, үзенең эштәге яңалыкларын сөйләргә тотынды. Аны тыңлап бераз утырдылар да, Лариса Булатны озата чыкты.

Троллейбуска утыртып җибәргәндә, ул Булатның хәтереннән чыкмаслык сүзләр әйтте:

– Берсекөнгә Света ялга кайтып китә… Үзем генә калам.

Ул сүзләрдәге эчке җылылыкны, яратуны, бөркелеп торган кайнарлыкны сизми калу берничек тә мөмкин түгел иде. Булат та нык итеп кочаклап алган иде Ларисаны әнә шул сүзләреннән соң. Бөтенләй яңа омтылыш белән, үз-үзенә ышана төшебрәк һәм Ларисаны тагын да ныграк яратып кочаклаган иде Булат аны ул чакта.

Шуннан соңгы көннәр дә, төннәр дә төштәге кебек кенә үтте. Булатның эштә дә, бүтән җирдә дә әйтерсең гәүдәсе, шәүләсе генә йөрде. Ә үзе инде ул күптән Лариса янында, аның аулак бүлмәсендә иде.

Ләкин аның озак көтеп алынган киче чынлыкта бөтенләй бүтәнчә килеп чыкты. Күчтәнәчләр алып барып кергәндә, Ларисаның бүлмәсе инде гөр килеп тора, өстәл тирәли хатын-кызлар тезелешеп утырганнар иде. Уртада казмы, үрдәкме ята – ул ботарлап, кискәләп куелган. Алларында аш. Шаулашып-гөрләшеп, тәгам җыеп утыралар.

Булатның да өстен салдырдылар. Бүлмәдә чит кеше булгач, үзләре, билгеле, тыныбрак калдылар, сабыррак сөйләшә башладылар. Булат та өстәл янына килеп утырды.

Булат килгәч, хатыннар озак утырмады. Җай белән генә саубуллашып, үз бүлмәләренә чыгып киттеләр. Булат белән Лариса икесе генә калды.

Әйе, салкын декабрь кичендә тулай торакның тулы бер бүлмәсендә икесе генә иде алар! Моңарчы Ларисаның иптәш кызлары алдында күрсәтергә уңайсызланган Булат, алар чыгып китүгә, сумкасыннан менә дигән чәчәкләр белән шәраб чыгарды. Өстәлдәге ашамлыклар, тәлинкәләр арасында көч-хәл белән урын табып урнаштырып та куйды.

– Яңа ел табыны әзерлисеңме әллә?.. – Лариса, читкәрәк китеп, бермәл елмаеп торды. – Әз генә иртәрәк бит әле Яңа елга, Булат…

Ә Булат әйтерсең үз өендә, әйтерсең биредә ул үзе хуҗа – ниндидер аңа хас булмаган җитезлек, өлгерлек белән өстәл тирәсендә кайнаша: кайбер артык нәрсәләрне алгалап куя, арлы-бирле йөреп, шәраб салырга савытлар караштыра.

Кара әле, чыннан да, Яңа елга да бик якын калган икән бит инде, ә! Булат ничек моны искәрмәгән соң әле? Алда торган шундый зур бәйрәмне искә төшерү Булатка тагын да дәрт өсти. Ларисага карап алгач, ул тәмам канатланып китә – өстәл тирәсендә йөреп алсуланган, тагын да чибәрләнә төшкән кызга килеп тотына, аны күтәреп диярлек өстәл янына утырта, үзе өчен гаҗәеп тоелган сүзләр белән аны бер генә мәртәбә шәраб кабып куярга кыстый. Тора-тора Ларисаның да сүлпәнлеге югала, ул да Булаттан ким шатланмый сыман.

Булат әллә нинди зур мәгънәле сүзләр эзләп тормый, теленә килгән иң беренче тостны әйтә:

– Әйдә, Җир шарындагы иң гүзәл кыз өчен эчик! Ул – син, Лариса!

Ә кыз дәшми. Ул бары тик елмая гына. Ләкин әнә шул сүзсез елмаюы белән ул Булатны әллә ничекләр шашындыра, үсендерә.

Шулай күңелле итеп алар байтак кына утырдылар. Лариса магнитофон кабызды, бүлмәгә тагын да ямь, күңеллелек өстәп, музыка уйнады.

Бу аларның иң матур киче һәм иң матур төне булды. Менә шул төнне инде алар бер-берсеннән һичнәрсә яшерми сөйләштеләр, бер-берсенә үзләренең иң кадерле серләрен ачтылар.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас