Чәчмә әсәр
3 декабрь 2025, 04:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)

Фронтовик Хөрмәтулла, Мәҗнүн ничек Ләйләгә гашыйк булган булса, шулай Вера дигән чибәр татар кызына гашыйк булды. Егет тәвәккәл һәм кызу канлы иде.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)

(Дәвамы.)

Ничек кенә булмасын тамаклары тук, өсләре бөтен
дияргә була. Бу балалар йорты сугыш башлангач Ле-
нинград өлкәсеннән эвакуацияләнеп килгән иде.
Төрки телле халыкларда балалар йорты дигән
нәрсәне белмәгәннәр. Чөнки ятим балаларны, ничек
кенә булмасын, туганнары караган. Туганнары бул-
маса, күрше-күлән, авылдашлары тәрбияләгән.
Ятимнәрне читкә җибәрмәгәннәр. Һәм иң мөһиме –
ятимнәр өлешенә кул сузу иң зур гөнаһларның берсе
саналган. Әлеге вакытта модага кереп киткән карт-
лар йорты дигән нәрсә төрки халыкларда булма-
ган. Шәһәрдә булсынмы, авыл җирендәме – аларны
күрше-күлән караган. Балалар йортлары Үзбәкстан,
Казахстан, Кыргызстанда әлеге көнне дә бөтенләй
сирәк нәрсә. Сугыш вакытында үзбәк халкы, күченеп
килгән балалар йортыннан бик күп балаларны
үзләренең гаиләләренә балалыкка алып тәрбияләп
үстерделәр. Шундый заманалар иде ул чакта.
Бөтенләй урысча белмәгән Хәсбиямал-Верага
тәүдә кыен иде. Бернәрсә дә аңламый, башка бала-
ларга ияреп, алар нәрсә эшләсә шуны эшләп йөрде.
Гөлем авылында алган белеме бик тә ярдәм итте.
Тәүдә беренче сыйныфка укырга төшерделәр. Аның
укый-яза белгәнен чамалап – икенче, аннан өченче
сыйныфка күчерделәр. Тумыштан откыр булганлык-
тан урыс телен дә тиз төшенеп, сөйләшергә өйрәнде.
Тора-бара башка балалардан һич аерып алмаслык
итеп урысча сөйләшергә дә өйрәнде. Яхшы укыды.
Җиденче сыйныфны тәмамлау белән башлангыч
сыйныфларны укытырга калдырдылар.
Менә каһәр суккан сугыш та тәмамланды. Балалар
йорты Ленинград өлкәсенә кире кайтып китте. Һәм
Вера-Хәсбиямал урындагы мәктәпкә укытучы булып
урнашты. Чибәр һәм укымышлы кызга күп кенә үзбәк
егетләре күз атып йөрде. Хәтта урлап китәргә чама-
лаучылар да булды. Шуңа да барча саклану чарала-
рын да күрергә кирәк иде. Шулай бер кичәдән соң,
дус кызлары белән көлешә-көлешә кайтып барган-
да, аларга берничә үзбәк егете бәйләнә башлады.
Бу хәл нәкъ Хөрмәтулла дигән егетнең дә клубтан
кайтырга чыккан чагына туры килде. Һәм егет, күп
уйлап тормый, кычкырышкан кызларга ярдәмгә таш-
ланды. Сугышта разведчик булып хезмәт иткән элек-
кеге фронтовикка төрле якка бәргәләп очыру берни
тормады. Җитмәсә, берсе пычак чыгарып кизәнеп
килә башлагач, пычагын кулыннан бәреп төшереп,
шул ук пычакны тегенең бугазына китереп терәде дә:
– Тагын татар кызларына бәйләнсәң, үзеңнең
пычагың белән каныңны агызырмын. Аңлашыла-
мы? – диде.
Көтелмәгән бу хәлдән үзбәк егете бөтенләй телсез
калып:
– Аңлашылды, – дип көчкә әйтә алды.
Хөрмәтулла кызларны озата барды. Алар менә
шулай танышып китте. Үзбәк егетләренең татар кыз-
лары кырында бөтерелүләренең төп сәбәбе шул –
кызлар өчен калым түләргә кирәк түгел. Бигрәк тә
ятимә, балалар йортында тәрбияләнгән кызларны
кулга төшерү отышлы иде.
Кызларны шушылай маҗаралар белән озатып
кую Хөрмәтулланың тормышында кискен боры-
лыш ясады. Фронтовик Хөрмәтулла, Мәҗнүн ничек
Ләйләгә гашыйк булган булса, шулай Вера дигән
чибәр татар кызына гашыйк булды. Егет тәвәккәл
һәм кызу канлы иде. Күрәсең, аның холкына сугышта
өч елдан артык разведротада хезмәт итүе дә йогын-
ты ясагандыр. Күп уйлап тормый, кыз белән бергәләп
кинодан кайтып килгәндә тәкъдим дә ясады. Вера-
Хәсбиямал бу тәкъдимнән бераз югалып калды. Кыз
барысы да болай тиз булыр дип уйламаган иде. Ат-
лаган җиреннән туктап калды. Арык буенда үскән
юан-юан биек чинар яфраклары арасыннан чак
күренеп торган күктәге айга карап, рөхсәт сораган-
дай тынып калды. Ай да, рөхсәт-рөхсәт, дигәндәй,
яфраклар арасыннан күзләрен кысып, үзенең риза
икәнен белдерә сымак булды. Хәсбиямал ничектер,
ирексездән, тирән итеп сулап куйды. Ә Хөрмәтулла
кызның биленнән кулын алмый гына көтә. Бик озак
көткән кебек иде ул чакта. Бик озак. Әйтерсең дә егет
разведкада һәм үзенә уңайлы мизгелне көтеп тынып
калган. Аһ, бу минутлар нинди озын һәм көтүләре газаплы.
Ә Вера-Хәсбиямал күзен кыскалап торган айдан
карашын алып, егеткә борылды. Көтмәгәндә, сүзне
бөтенләй икенче яктан башлап:
– Хөрмәтулла, – дип чак кына туктап торды да
болай диде, – үзең менә минем җавабым ничек
булыр дип уйлыйсың?
Ах, бу кыз-кыркын халкын, ир-егетләр беркайчан
да аңлап бетә алмас. Шуңа да алар безне үзләренә
каратып тота. “Әйе, мин риза” дигән җавапны көткән
егет хәзер үзе ничектер бу сүзләрдән аптырап китте
һәм тиз-тиз:
– Мин инде, Вера сөйгәнем, уңай җавап бирерсең,
дип уйлыйм.
– Ә уңай җавап ничек була һәм ничек яңгырый?
– Мин риза. Риза мин. Бу тәкъдимеңне күптән көтә
идем, булырга тиеш.
– Әйе, дөрес уйлыйсың. Мин бу тәкъдимеңне
күптән көтә идем. Һәм мин риза. Әйе, мин риза, –
дип пышылдады да үзе үк үрелеп егетнең яңагыннан
үбеп алды.
Элеккеге разведчик Хөрмәтулла тимерне кызуын-
да сугарга өйрәнгән. Озакка сузмый, ЗАГСка барып,
язылышып та кайттылар. Барлы-юклы акчаны
җыеп, бәләкәй генә туй ясап, бергә яши дә башла-
дылар. Авыр еллар, кытлык заманалар иде. Барча
халыкка да кыен. Шуңа да кыенлыклар ул кадәр
сизелмәгән кебек булды, бигрәк тә – әле генә бер-
берсен сөешеп кавышкан ярларга. Бергә яши баш-
лагач, мәшәкатьләр дә артты. Дөнья көтеп алып
китәргә кашыгыннан алып мендәр-юрганына чаклы
кирәк. Барысы да кирәк тә кирәк кенә, акчасы такыр,
сирәк тә сирәк кенә. Менә шулай тормыш корып яши
башладылар. Ә туган яклар сагындыра. Бигрәк тә
Хөрмәтулла туган якка кайту турында хыяллана. Ә
Вера-Хәсбиямал үзенең туган ягы кайда икәнен дә
белми. Хәтерендә тик апасы Ямал белән абыйсы
Вәли һәм капка төбендә күз яшьләрен алъяпкычы
белән сөртеп озатып калган әнисе. Ә чынлыкта, аны
әнисе озатмады да шикелле. Тик кыз гына шулай
булырга тиеш дип күз алдына китерде. Ә чынлыкта
аны Ямал апасы бер бабайларга куна алып барды.
Аннан инде Фәрия апасы белән Нәҗми абыйсы
монда Үзбәкстанга алып килделәр. Тагын да күрше
әбиләрнең бакчасында үскән бик тә юан алма агачы
хәтерендә иде. Аның алмасы ачы булса да, яфра-
гыннан киптереп ясалган чәйләр бик тә тәмле иде.
Күршедәге Шиһап исемле бабай, умарта караганда,
бал белән сыйлый торган иде. Ул балларның тәме
әле булса телендә тора. Балачагы исенә төшкәндә
иренен ялап, авыз суларын йотып куя.


Хәсбиямал, кайда син?
Хөрмәтулла, хатыны Вераның туган авылын та-
барга тырышып һәм шуңа өметләнеп, төрле яклар-
га хат-сораулар яудыра башлады. Тик җаваплары
гына “Безнең өлкәдә андый авыл юк, андый фами-
лияле кешеләр дә яшәми”, дигәннән гыйбарәт иде.
Күрәсең, Вера-Хәсбинең уй-хыяллары безгә әлегә
билгеле булмаган серле дулкыннар аша Гөлем авы-
лында яшәгән апасы Ямал белән абыйсы Вәлигә дә
тәэсир итми калмагандыр. Нәкъ шушы чорда алар да
төрле гәзит-журналлар аша Хәсбиямал сеңелләрен
эзли башлады. Төрле якларга сорау, мөрәҗәгатьләр
җибәрделәр. Һәм ни гаҗәп, озак та үтми сап-сары
башлы, зәп-зәңгәр күзле бер яшь хатын, мин Хәсби
булам дип, Гөлем авылына кайтып та төште. Тик
Ямалларда бер-ике көн кунак булгач, үзенең бу
гаиләдән түгел икәнен үзе үк аңлап, елый-елый кире
китте. Исеме генә туры килә иде шул. Туган еллары
да, хатирәләре дә бөтенләй туры килмәде. Вәли дә,
хәзер җиткән егет, аны районга чаклы ат белән озата
барды. Гөлем тавын менгәч кунак хатын атны тукта-
тырга куша. Бик озак тау башыннан авылга карап
торды, дип сөйләде Вәли азактан.
Ямал белән Вәли һаман да ышанычларын югалтмыйча,
сеңелләрен эзләүне дәвам итте. Ни гаҗәп,
Новосибирск шәһәреннән хат килеп төшә. Анда:
“Мин, мөгаен, сез эзләгән Хәсби буламдыр. Рөхсәт
итсәгез, авылны кайтып күрер идем. Туганнарым
белән якыннан танышыр идем”, – дип язылган була.
Шушы хатны алу белән Ямал апа озак уйламый,
хат озак йөри дип, телеграмма суга: “Кайт, без сине
түземсезлек белән көтәбез”.
Шулай итеп, озак та үтми авылга, икенче, яңа та-
былган Хәсби кайтып төшә. Барысы да туры килә,
әмма Хәсби генә бернәрсә дә исенә төшерә алмый.
Тик авылдан атка утыртып алып киткән абзый белән
юан гына апаны хәтерли. Абыйсы һәм апалары бар-
лыгын да хәтерли. Тик әлеге шул тик инде, берсенең
дә исемен белми. Шулай булуга карамастан, бу
Хәсбине үз сеңелләренә бик тә нык охшаган дип
кабул иттеләр. Чынлап та, тормыш шулай бит ул
һәм кешенең психологиясе дә шулай, теләсәң һәм
охшатырга тырышсаң, охшый. Туган дип кабул итсәң
– туган. Кабул итмәсәң, үз туганың да – әче суган.
Ул вакытта безнең югары очта зур бәйрәм булды.
Күрше-тирә бу Хәсбине дә якын итеп кабул итте. Ул
ашка чакырып сыйлаулар дисеңме, ул чәйләргә ча-
кырышып, сөйләшеп утырулар дисеңме – барысы
да булды. Югары – урман очында халык шулай бик
бердәм яши иде. Нинди вакыйга бит, менә ничәмә ел
хәбәр-хәтерсез югалган Хәсбиямал кайтып төшкән!
Хәтта түбән очта яшәгән ага-туганнар да Хәсбине
күреп сөйләшергә бу очка менделәр. Түбән очка чәй
ашларына йөрттеләр. Шәп заманалар иде ул чакта.
Берәрсенең чак кына шатлыгы булса да, барча авыл
шатланып бәйрәм итә торган иде. Әйтәм бит, шәп за-
маналар иде, шәп заманалар.
Хәсбине шулай ун көнләп кунак итеп озаттылар.
Ямал апа Хәсби сеңлесенә, Себер салкыннарын-
да ябынырсың диеп безнең Стәрлебаш якларының
даны булган мамык шәлләргә чаклы ябындырып
җибәрде. Озатканда кат-кат:
– Сеңлем, без авыл кешеләре. Үзең күреп торасың,
эш-мәшәкать җитәрлек. Дөньяны ташлап чыгып китә
алмыйбыз. Һич кыенсынып торма, ялларыңны алып,
ел саен кайтырга тырыш, – диде.
Әйтеп булмый, Хәсби апа ел саен Ямал белән
Вәли агаларына кунакка кайткалап торды. Хатла-
рын да жәлләмәде, вакытында язды. Авылдагы бар-
лы-юклы ярлы тормышны күреп, инде картаюдан
сәкедә генә утырган Әнисә әнисенә посылкаларын
да еш җибәреп торды. Нинди шатлык һәм бәхет сине
көтеп торган, туган-тумачаларың булу, нинди бәхет
апа-энеләрең булу! Ә бит хәзерге күп балалар бу
бәхеттән мәхрүм. Бер-ике балалы гына гаиләләрне
әйтәм. Кеше психологиясе шундый: чак кына бер
балаңа игътибарны күбрәк бүлә башласаң, икен-
че бала көнләшә башлый. Ә инде өч һәм артыграк
балалы гаиләләрдә мондый проблема юк. Бала-
лар бер-берсенә ярдәм итешеп үсә. Бигрәк тә олы
бала кече туганын карашып, әнисенә ярдәм итәргә
өйрәнеп үсә.
Яшәү шартлары елдан-ел яхшырып, авыл җирендә
дә, шәһәрнеке кебек булмаса да, хәлләр арулана
башлады. Шулай Хәсби апа ел саен Гөлем авылы-
на кунакка кайткалап торды. Һәм нәкъ менә шушы
елларда Хөрмәтулла абзый үзенең хатыны Вера
белән Әлмәт шәһәренә кайтып, төпләнеп, ару гына
яши башладылар. Балалар да туды. Тик Вера үзенең
туганнарын таба алудан өметен өзгән иде инде. Та-
тарстанга кайткач, Хөрмәтулла абзыйның туганнары
да киленнәренең Вера исемле булуына бераз апты-
рады. Кайберләре хәтта аны татарча яхшы белгән
марҗа я керәшен татары дип уйладылар. Йоласына
туры китереп, әбиләрне җыеп Коръән укыткан бер-
чакны, күрше әби, шиген яшерми, туп-туры сорады:
– Балам, үзең ел саен икешәр тапкыр, әти-
әниеңнәргә багышлап Коръән укытасың. Ә үзеңнең
исемең – марҗа исеме. Чын исемең кайсылай?
– И апа, мин бит – детдом баласы. Бу исемне дет-
домда куштылар. Имеш, элеккеге исемем әйтергә
авыр һәм язарга озын. Менә шуннан бирле Вера
булып йөрим инде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас