Чәчмә әсәр
2 декабрь 2025, 09:08

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (6)

Шулай итеп, авылда, Хәсбиямалны балалар йортына тапшырганнар икән, дигән хәбәр таралды. 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (6)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (6)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Бер өч көнләп шушы ярлы гына декхан өендә
яшәгәч, Фәрия апасы аны район үзәгендәге бер
түрә йортына алып барды. Анда кызны төрлечә
тикшерделәр. Әле йөртеп карадылар, әле чүгәләргә
куштылар. Тешләрен карап, елмаерга да куштылар.
Әйтерсең дә базарда бозау сатып алалар. Документ-
ларын карап чыктылар. Үзара үзбәкчә гәпләшеп,
кулга-кул сугыштылар.
Һәм апасы, аны катгый кисәтеп:
– Хуҗаларны тыңла! Юкка-барга елап барма.
Югыйсә, сатып җибәрерләр. Нинди эш куш-
салар да, барсын да пөхтә итеп башкар. Аллаһы
боерса, сентябрь аеннан укырга да барырсың. Мин
сине мәктәпкә урнаштыру турында Ташкентка барып
сөйләшеп кайтам. Кара аны, мине көтмичә беркая
да чыгып йөрмә. Монда чегәннәр кыз балаларны ур-
лыйлар. Үзеңне урлап алып китмәсеннәр! – дип, ба-
ланы куркытып ук куйды.
Һәм Фәрия апасы китте. Ә чынлыкта шушы хәлле
генә үзбәккә Хәсбиямалны зур гына акчага сатып
китте. Бу – Фәриянең шулай итеп, чираттагы татар
кызын алдап алып килеп, үзбәкләргә сатуы иде. Күп
сатты ул кызларны.
Шушы көнне үк Гөлем авылына хат язып салды.
“Шулай-шулай, шул-шул балалар йортына тапшыр-
дым. Берничә елдан үсеп һәм укып кеше булып,
аякка баскач кайтыр. Аның кебек балалар монда бик
күп. Хәсбиямалга ошады. Монда өч тапкыр ашата-
лар, киендерәләр, бик теләп торып калды. Сәләм
белән Фәрия”.
Шулай итеп, авылда, Хәсбиямалны балалар йор-
тына тапшырганнар икән, дигән хәбәр таралды.
Фәрия ападан килгән хатны яңадан укыган минут-
ларда Хәсбиямал Үзбәкстанның бер район үзәгендә
хуҗаларның баласын тирбәтеп утыра иде.
Асрау кызның иң тәүдә исемен кыскартып, Хәсби
дип кенә йөртә башладылар. Һәм дә өйдәге барча
көче җиткән-җитмәгән эшләрне йөкләттеләр. Әле
бала искеләрен юа, әле суга йөгерә. Үзбәк хуҗаның,
өйгә кайтып төшкәне дә юк дияргә була. Ә хуҗабикә,
ире эшкә китү белән, барча эшләрне бу балага тап-
шырып, дус хатыннары янына кунакка чаба. Кыска-
сы, Хәсбиямал-Хәсби хуҗабикәнең шәхси колына
әйләнде. Откыр кыз хуҗа балалары белән арала-
шып тиз арада үзбәкчә дә сөйләшергә өйрәнде.
Тик мәктәп, укырга барырга дигән хыяллар гына
челпәрәмә килде. Аны мәктәпкә җибәрмәделәр.
Әмма ул бу өйдә булган барча гәзит-журналларны
укып бара. Татар теле үзбәк теленә охшаш бул-
гач, очраган китапларны да укый. Тик китап укып
утырырлык вакыт кына аз. Эш тә эш... Әйе кызның
хуҗалардан качып, йорттагы җәйге алачык эченә
кереп елаган чаклары күп булды. Хуҗа балалары да
бу яклаучысы булмаган кызны кыерсыткалый иде.
Ничек кенә кыен булмасын, җайлап кына еллар
үтә торды. Хәсби елдан-ел үсеп, үзенең нинди
хәлдә икәнен аңларлык дәрәҗәгә җитте. Бер көнне
суга барганда кое кырында бөтәрләнеп яткан гәзит
табып алды. Гадәте буенча, алып укый башлады һәм
шул вакыт гәзиттәге игъланга күзе төште. Анда шул-
шул шәһәрдәге балалар йортында ятим балаларны
укырга кабул итәләр. Укырга керү шартлары шулай-
шулай, диелгән урынын укыды да уйга калды. Гәзит
кисәген тизрәк куенына яшерде. Нәрсә эшләргә?
Фәрия апасы да шулай, укырга бирәбез дигән иде
бит. Кыз бит Гөлем мәктәбендә иң яхшы укучылар
исәбеннән иде. Шуңа күрә Вәли абыйсына ияреп
укырга да яшьтәшләренә караганда алдан төште.
Их, тагын укырга кирәк, дигән хыяллар аның күңелен
яңадан биләп алды. Ул төнне шул хыялларга бире-
леп, йокысыз үткәрде. Уйланып йөри торгач, ныклы
гына бер карарга килде. Качарга кирәк! Ничек кенә
булмасын, бу йорттан качарга кирәк!
Икенче көнне хуҗа хатыны иртән үк ахирәтләренә
юлланды. Хәсбиямал, барча батырлыгын җыеп,
үзенең барлы-юклы җиһазларын бер төенчеккә
төйнәде дә өйдән чыгып китте. Иң курыкканы – урам-
да хуҗа хатынның каршы очравы иде. Вокзал ерак
түгел. Ярый әле, күршедә генә яшәгән татар әбие
белән бабаена су китереп, керләрен юышкан өчен
алар азмы-күпме акча биргәлиләр иде. Әби белән
бабай гражданнар сугышы һәм репрессиядән качып,
бу якларга килгән булган. Дөньялар тынычлангач
кайтырга уйласалар да, кайта алмыйча, шушында
торып калганнар. Әби инде, ярдәмләшүдән бигрәк,
бу баланың ятим булуын жәлләп, акча биргәли иде.
Чөнки бала гына көенә үзбәк йортындагы барча
эшне башкара.
Аһ, гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ менә шул
күрше әби, капкадан чыгуга, каршысына килә бит.
Нишләргә? Кире борылса, шик туачак. Урамның теге
ягына чыгып, күрмәмеш булып үтәр идең, килешми.
Ни булса шул була. Хәсбиямал теге чакта абый-
сы белән күрше бакчасыннан кача-поса ачы алма
урлап чыкканнан да ныграк куркып, дер калтырап
төште. Күрше әби кырыннан төксе генә исәнләшеп
үтмәкче иде. Барып чыкмады. Бәләкәй генә төенчек
күтәргән, бик тә ярдәмчел, күрше асрау кызын әби
алдан ук күреп калды. Кызның куллары калтырап,
карашын яшереп кырыннан үтеп китәргә чамалага-
нын аңлап, үзе йомшак кына сүз башлады:
– Исәнме, кызым. Кайда болай качып киткәндәй
ашыгасың?
Хәсбиямал үзенең качып китеп барганы ачылуын-
нан куркып, учы белән битен каплап, сулкылдап елап
җибәрде. Күрше әбисе, бу баланы тынычландырып:
– Елама, кызым, елама. Бу кара туфракка безнең
кайнар яшьләр түгелүе дә бик җиткән. Миннән
шикләнмә, кызым. Сер булмаса, кай якларга юл
тоттың?
Хәсбиямал ни дияргә дә белми, үзенә күп вакыт-
ларда ярдәм итеп, яхшы сүзләр белән үз әниседәй
юаткан әбинең биленә башын терәп:
– Әбекәем, берүк өйдәгеләргә әйтә күрмә инде!
Мин хәзер өйгә кире кайтам, – дип, кирегә борылмак-
чы иде. Тик әби генә аның кулыннан тотып алды да:
– Кай якларга барырга җыенганыңны миңа
әйтмәскә уйлыйсыңмы әллә? – диде.
– Әйтәм, әбекәем, әйтәм. Тик син өйдәгеләргә
җиткермә инде, Ходай хакы өчен! Мин сезгә гел-гел
сулар китереп, йортыгыздагы башка эшләрегездә дә
ярдәмләшермен.
– Я, я кызым тынычлан, – дип, әби кызның арка-
сыннан яратып сыпыра башлады.
Шул сүзләрдән соң гына Хәсбиямал бераз тыныч-
ланып, ишетелер-ишетелмәс:
– Укырга кереп, укуымны дәвам итәргә иде исәбем.
Укырга китеп баруым.
– И, балам, бик тә изге ният белән юлга чыккансың
икән. Ходай үзенең ярдәменнән ташламасын. Әйдә,
үзем озатып куям. Яман күзләр очрый калса минем
белән булды, диярмен. Ә инде мондагы җаһилләр
барып тапса, мине урлап алып киттеләр, шулардан
качып, килеп эләктем, дисәң, бигрәк тә әйбәт булыр.
Шиге миңа да тимәс. Әйдә, балам, үзем озатып куям.
Шулай итеп, базарга барырга чыккан күрше
әбие Хәсбиямалга билет алышып, поездга утыр-
тып җибәрде. Төш вакытында кыз яшәгән йортта
тавыш чыкты. Һәм күрше әби, тегеләргә кереп үзе,
“күргәннәрне” күршеләренә җиткерде.
– Ай Аллам, сезнең кайтканны түземсезләнеп
көттем. Ул куркуларым, котларым очты. Кызыгызны
әллә нинди шикле адәмнәр кычкырта-кычкырта ар-
бага салдылар. Аннан бахыр баланың тавышы да
тынды. Күрәсең, авызын капладылар инде. Көпә-
көндез урлап киттеләр! И Ходаем, явыз кешеләр
күбәйде дөньяда. Ни Аллаһтан курку юк, ни мулла-
ны санга сукмый башладылар. Динсезгә, денсезгә
әйләнде халык, – дип, чынлап торып яшьләрен
сөртә-сөртә, хәлнең ничек булганын ышандырырлык
итеп сөйләп бирде.
Хәсбиямал арып-талып бу шәһәрдәге балалар
йортын килеп тапканда кич җитеп килә иде инде.
Курыккан иде, таба алмасам, кайда кунармын инде
дип уйланды. Ниндидер бер апага гәзиттә язылган
адресны күрсәткәч, ул үзе үк җитәкләп, балалар йор-
тына алып килде. Ишек төбендә кизү торучы хатын-
га, адашып йөргән кызчыкны тапшырып:
– Менә сезгә тагын бер бала алып килдем, – диде.
Тик кизү торучы гына:
– Нинди бала ди, нинди бала ди! Урыннар күптән
тулы. Иртәгә иртән килерсез, – дип каршы төште.
Күрәсең, кызны җитәкләгән хатын да төшеп калган-
нардан түгел иде. Ул инде теге хатынны битәрләп:
– Нәрсә, әллә шушы баланы төнгә каршы чыгарып
җибәрер идеңме? Югыйсә, милиция бүлегенә тап-
шырырга туры килә инде. Үзегез игълан биреп ята-
сыз, ә ятимнәргә урын юк, димәкче буласызмы? Мин
бу балага гына түгел, сезгә дә урын табарга ярдәм
итәрмен. Менә сезгә китердем, урын табыгыз! – диде
дә, ишектән борылып чыгып та китте.
Дежур хатын, сукрана-сукрана кызны бер бүлмәгә
кертте. Авырып хастаханәдә яткан кызның карава-
тында йоклап торырга кушып чыгып китте. Ярый әле,
соңыннан монда җитәкләп алып килгән хатын, хәлен
сораштырып, ничек сөйләргә кирәклеген өйрәтеп
куйган иде. Кыз шул сүзләрне кабатлады:
– Әти дә әни дә чирләп үлеп киттеләр. Мин апалар-
ны эзләп, менә бу якларга килеп чыктым. Апаларны
тапмадым, – дип алдады.
Иртән директорга алып керделәр. Директор хатын
урыс милләтеннән булып кызның сөйләгәнен
аңламады. Шушы балалар йортында укытучы булып
эшләгән, үзбәкчә белгән бер татар укытучысын ча-
кыртып, аның аша сөйләштеләр. Бу укытучы апа бик
миһербанлы кеше булып, кыздан тәүдә үзбәкчә со-
раша башлады. Аннан бу ятимәнең татар баласы
икәнен чамалап, татарча сөйләште. Кызның кайбер
нәрсәләрне артыгын әйткәннәрен аңлап, аларны ди-
ректор колагына ярашлы итеп тәрҗемә итте. Шунда
ук Хәсбиямалга, башка вакытта шушы сорауларга
шушылай-шушылай җавап бирерсең, югыйсә, сине
укырга алмаска мөмкиннәр, дип кисәтеп тә куйды.
Сөйләшү азагында директорга:
– Бик сәләтле балага охшаган. Алырга кирәк.
Сөйләшүеннән үк күренеп тора, әле алай-болай
бозылырга өлгермәгән. Әти-әниләре дә яңарак
кына үлгән. Башка туганнары юк икән, – дигәч, түрә
берсүзсез ризалашты.
Менә шулай итеп, Гөлем авылында, Саббах сең-
лесе Әнисә белән Нәбиулла Хәмидуллиннар
гаиләсендә иң төпчек бала булып туган Хәсбиямалның
балалар йортында яңа тормышы баш-
ланды. Ничек кенә булмасын, детдом дип аталган
бу йортта яхшысы да яманы да дигәндәй, барысы
да булды. Иң тәүдә, әйтергә кыен, язарга озын дип,
Хәсбиямалның исемен Вера дип алыштырдылар.
Һәм Хәсбиямалның барча кәгазь-документларына
шулай дип языла башлады.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (6)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас