Чәчмә әсәр
1 декабрь 2025, 04:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (5)

И кыз бала, кыз бала, күңелләрең синең сәхрә-дала. Кемнәр сине алдап, йөрәгеңә хәсрәт, кайгы-ут сала? Беләсе иде алдан, кайда булыр яман, кайда ялган И кыз бала, сагыш утында көяме йөрәгең һаман? 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (5)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (5)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Хәсбиямал
Быел Мөнәвәрәнең яшьтәшләре Яңгырчы
мәктәбендә – алтынчы сыйныфны, Ямалның сеңлесе
Хәсбиямал дүртенче сыйныфны тәмамлады. Еллар
бик тә авыр иде. Кайда карама кытлык һәм юклык.
Нәкъ менә шул чакны авылга Ямалның әнисе Әнисә
түтигә икетуганы Фәрия Ташкент ягыннан кайтып
төште. Фәриядән күз алмалы түгел. Ул киенгән,
ул ясанган, дигәндәй. Чәчәккә төренеп кайткан
диярсең. Йөзләреннән дә нур балкып тора. Авылда-
гы ачлы-туклы яшәгән хатын-кызлар белән чагыш-
тырырлык та түгел. Әле Саббах абзаларында, әле
Әнисә түтиләрендә йөреп кунак булды. Күчтәнәч
бүләкләр дә хәтсез генә таратты.
Бер көнне Әнисә түтәсендә аулаклап, икәү генә
чәйләп утырганда җайлап сүзен башлап җибәрде.
Тәмле, юха телле иде хатын.
– Карале Әнисә апа, күреп торам, тормышың авыр.
Өч баланы аякка бастыруы бик җиңелдән түгел.
– Шулай инде. Нишлисең бит Ходай шулай язган-
дыр. Әл дә Ямал кызым үсеп кул арасына керде.
Вәли улым да үсеп килә. Исән булсыннар үсәрләр әле.
– Шулаен шулайдыр да ул. Әле үзең яшьсең.
Гомерең буе ялгыз тилмереп яшәмәссең бит. Туры
килсә, кияүгә чыгар идең, – дип, Фәрия, түтәсенең
иң авырткан һәм күңелен кытыклап торган җирен сак
кына сыпырып куйды. Фәрия – елан тәпиен кискән
хатын. Яшь тол бичәләрнең уй-хыялларын үтәли
күрә торган хатын. Җайлап кына тол хатынның нечкә
кичерешләрен белеп, йомшак кына сыпырып юма-
лавын дәвам итте: – Әйе, Ямал белән Вәлиең үсеп
кул арасына керделәр. Озакламый үз тормышлары
белән яши башларлар, Ходай насыйп итсә. Үзең
теләгән, күңелең тартканны табарсың. Әнә теге оч
Хатыйпның да хатыны үлгән, дип ишеттем. Шуңа
булса да чыгарсың. Ул алмаса, бүтәнгә барырсың.
Ил бетмәсә, ир бетмәс, – дип көлеп куйды.
Әнисә түтәсе дә, ачылып китеп:
– Теге урта урамнан ни дә, килгәләп китә дә ул.
Өйләнергә генә исәбе юк. Балаларың өчәү бит,
ди. Ирләр бар да ул, балам өчәү булгач, куркалар.
Хәсбиямал кызым кайчан үсеп җитә әле? Ул үсеп
җиткәндә миңа ничә яшь була? Мин дә бит торган
саен яшәрмим, – дип, уфтанып куйды.
Һәм Фәрия үзенең бик тә мәкерле үрмәкүч авын
кора башлап:
– Түтәкәем, үзең беләсең бит минем балам
юк. Хәсбиямал кызыңны миңа ияртеп җибәрергә
мөмкинсең. Баланы киендерермен, ашатырмын-
эчерермен. Теләсә, укытырмын да әле. Минем
мөмкинлекләрем зур. Үзең күреп торасың, патша
кызы кебек яшимен, – дип, билләрен сыпырып куйды.
Әнисә түти, заяга үткән тормышын уйлап, бераз
гына дәшми торды да, рәвешенә туры килсен инде,
дип:
– Әллә ничек бит әле, кечкенә балаңнан ничек
аерыласың? Туганнар арасында, күрше-күлән ал-
дында уңайсыз. Баласын Фәриягә озатып чыгырын-
нан чыкты. Йөгәнсез атка әйләнде диячәкләр, – дип
сөйләнсә дә, эчтән бу тәкъдимне бик шатланып кабул итте.
Алдагы матур тормыш турындагы хыялга
бирелүдән яшь хатынның күңеле күтәрелеп, йөзләре
яктырып китте. Моны сизеп алган “елан” Фәрия, ти-
мерне кызуында сугарга өйрәнгән, шунда ук һөҗүмгә
күчеп:
– Их, кадерлем, минем иң якын күреп йөргән түтәм.
Һич хафаланма. Барсына да, Фәрия кызымны укыр-
га алып китте диярсең. Хәзер кеше сүзеннән куркып
тора торган заманмы? Сөйләсеннәр. Менә мине
дә спекулянт дип чәйниләр, – диде дә, пышылдауга
күчте. – Алып кайткан әйбер-сәйберләремне
уңышлы озаттым. Тегендә алып барып сатарга бик
күп итеп мамык шәлләр алдым. Яшибез әле, Аллаһы
насыйп итсә. Яшибез. Онытып торам, сиңа бит
аерым гына бүләгем дә бар иде. Ай, хәтереңне тыч-
кан кимергән нәрсә, – дип, мәңге кулында йөрткән
сумкасыннан Әнисә түтәсе алдына күлмәклек
ситсы белән, йоннан бәйләгән бер джемпер ките-
реп салды. Һәм сөйләнә-сөйләнә: – Мин иртәгә үк
юлга чыгам. Кызыңның барча кәгазь-документлары
белән киемнәрен әзерлә. Иртәгә таң белән Саббах
абзый районга бара. Шуның белән юлга чыгабыз.
Хәсбиямал кызың абзыйларга кичтән үк куна килер.
Таңнан торып сине уятып йөрмәбез. Килешү шулай
бүләк белән капланып, ана кешенең ансыз да йом-
шак күңелен тагын да йомшартып җибәрде.
Әнисә түти, шатлана-шатлана, татлы хыяллар-
га бирелеп бүләкне кабул итте. Күңеленнән үзенең
алдагы тормышында көткән бәхетенә киртә булып
торган бәләкәй кызы белән күптән саубуллашып та
куйды. Их, нинди татлы хыяллар. Артык кашыктан да
котыла. Ходай насыйп итеп, шулай гына була күрсен
инде. Кыз бала – барыбер кеше баласы, читкә оча
торган кош. Оядан кайчан очып чыкса да барыбер
түгелмени? Бүген ни дә, иртәгә ни. Әйдә, үз көнен үзе
күрә торсын. Тормышка өйрәнә торсын. Әнә Фәридә
җиңгәсе нинди җиңел генә Саббах абыйсын кулына
төшерде. Ярлекәү тегермәненнән кайтышлый куна
кергән егетнең җилкәсенә атланып, дигәндәй, иярде
дә кайтты...
Хәсбиямалга әнисе иртәгә кунакка барасын
әйткәч, кыз бигрәк тә шатланды. Ул бит белә, кызлар
үсә башлагач туганнарына кунакка-утырмага башка
авылга йөри башлый. Менә иртәгәдән ул да кунак-
ка барачак. Кайда диген әле, йөзем-хөрмәләр һәм
әстерхан чикләвекләре үсә торган Ташкент яклары-
на барачак. Саббах абзаларына кайчакны Ташкент
якларыннан тәмле-тәмле җимешләр салынган по-
сылкалар килә иде. Шул җимешләрдән аның да авыз
иткән чаклары булды. Бигрәк тә Саббах агасының
олы кызы Фәгыйлә апасы сыйлый торган иде андый
җимешләр белән.
Олы юлга таң белән кузгалдылар. Кыргыз-
Миякәдән ат яллап Әкчүн стансасына килеп
җиткәндә кояш төштән кичкә авышкан иде. Кыз
никадәрле кызыксынып карап барса да, арбаның
ат юырткан уңайга селкенүенә изрәп йоклап китте.
Ничек кенә булмасын, юл, юл инде. Әкчүнгә ачы-
гып-талчыгып барып керделәр. Станса кырындагы
ашханәгә кереп, юлга үзләре алган ризыклар белән
тамак ялгап, ашханә чәен эчтеләр. Кассадан билет
алып, төнлә үтәсе поездны көтә башладылар. Әле
Хәсбиямалның мондый озын юлга беренче чыгуы
иде. Поездны бөтенләй күргәне юк. Шушы Фәрия
апасы сөйләгәннәрдән генә чамалый иде. Ул ничек
була инде тәгәрмәч өстенә утырган өй эчендә ба-
рулар? Җитмәсә, андый вагон дип аталган өйләр
бик күп була дип сөйләделәр. Чуен юлына чыгып,
шул өйләр үтәсе юлның чуеннарын да тотып кара-
ды. Күп тә үтми кара төтеннәр чыгарып, шул юлдан
дөбер-шатыр товар поезды үтеп китте. И курыкты
Хәсбиямал, и курыкты, өсләренә килеп менә дип
тора. Куркышыннан, йөгереп кереп, Фәрия апасына
сыенды. Ай куркыныч нәрсә икән. Шуның эченә уты-
рып ничек бармак кирәк тә, ничек йөрмәк кирәк?
Көткән поезд төн уртасында гына килде. Шул
галәмәт куркыныч поездга утырып киттеләр. Эченә
кергәч, алай ук куркыныч түгел икән дә ул. Стена кы-
рына ясалган тар гына сәке – сәндрәләрдә кешеләр
йоклап ята. Идән тулы бик зур капчык сумкалар. Һәм
монда күңелне укшытырлык әллә нинди таныш бул-
маган сасы ис. Алар да бер бушрак почмакка барып
сыендылар. Бераз шулай утырып баргач чираттагы
стансада төшеп киткән кешеләрнең урыннарына
утыра алдылар. Кыз шул урында бөгәрләнеп кенә
йоклап китте. Ә Фәрия алдагы татлы хыялларына
бирелеп барды. Нинди товарны кулына төшерә алды
бит! Ниндиен әле. Теләсә кайсы түрә үзбәкнең күзе
төшәрлек кызны эләктерде бит. Үзбәк кенә түгел, та-
тары да, урысы да мондый байлыктан баш тартмас.
Ул нинди кыйгач кашлар, тумыштан сөрмәле күзләр!
Ә елмаеп җибәрсә, ике битендәге мәхәббәт чокыры
бу баланы тагын да сөйкемлерәк итә иде. Әле бала
гына булса да, нинди ягымлы һәм сөйкемле. Ә тагын
да бер дүрт-биш елдан егетләрнең һушын алырлык
чибәр кыз булып буй җиткерәчәк. Әтисенә охшаса,
бик үткер һәм матур булачак бит. Саббахлар ягына
охшап, җирән һәм сипкелле түгел. Сүз дә юк, ай-һай
шәп товар.
Таҗикстанның шул-шул өлкәсенә һәм шул
районның зур гына бер кышлагына атнадан артык
бардылар. Әллә нинди күңелсез дала-чүлләрне
карап бара-бара, Хәсбиямал ялыгып бетте. Фәрия
апасыннан сораштырып караса да, тегесе:
– Хәзер барып җитәбез, кызым, хәзер. Әзрәк түз
инде, – дию белән генә чикләнде.
Килеп җиттеләр шикелле. Тик бу урын Хәсбиямал
көткәнчә оҗмах бакчаларына тиң түгел иде. Монда-
гы бакчаларда йөзем-хөрмәләр дә салынып-салы-
нып үсми. Кавын-карбызлар да тәгәрәшеп ятмый.
Әллә нинди биек-биек балчык коймалар белән ура-
тып алынган яссы түбәле өйләр. Урамнары да Гөлем
урамы кебек киң һәм туры түгел, бормалы-сырмалы
дигәндәй. Ике тәгәрмәчле арбага җигелгән ишәкләр
кара-каршы очраса, чак үтмәле урам. Апасы аны
чым-чыкыр килеп уйнаган үзбәк балалары белән
тулы бер өйдә калдырып кайдадыр китеп барды.
Менә шулай башланып китте кызның яңа тормышы.
Хәсбиямалның әниләреннән бу кадәр озак аерылып
торганы да юк иде. Шуңа да Ямал апасын да, Вәли
абыйсын да өзелеп сагынды. Күршеләрендәге Ми-
ниямал әбиләренең кызлары Сара белән Минзифа
дусларын да сагынып бетте. Өйләренә әнисе кыры-
на кайтасы килә башлады. Түзмәде кыз, җай гына
елап җибәрде. Аның елавын күргән балалар аны
үзбәк телендә юаткан булды. Кыз бу телне аңламаса
да үзбәк балалары аны юатканнарын аңлап, тагын
да катырак елап җибәрде. Шул вакыт Фәрия апасы
кайтып керде. Һәм яшенә манчылып елап утырган
кызны күреп, кырыс кына:
– Нәрсә булды? Әллә берәрсе кыерсыттымы? – диде.
– Өйне сагындым. Өйгә, әни белән апалар кырына
кайтасым килә!
– Берсе дә кыерсытмагач, хәзер үк тукта! Монда
елаганны яратмыйлар. Үзеңне ишәккә атландырып
чыгарып җибәрерләр. Тукта, хәзер үк тукта! – дип,
тагын да кырысрак әйткәч, нишләсен инде бала,
тешләрен кысты. Елавыннан туктады. Әнисе янында
юхаланып-юмаланып йөргән матур Фәрия апасы бик
үк матур һәм йомшак күңелле түгел икән...
Шулай итеп, тормыш бу бахыр кыз баланы еламаска
кирәк икәнлеген ачы итеп төшендерде.


И кыз бала, кыз бала, күңелләрең синең сәхрә-дала.
Кемнәр сине алдап, йөрәгеңә хәсрәт, кайгы-ут сала?
Беләсе иде алдан, кайда булыр яман, кайда ялган
И кыз бала, сагыш утында көяме йөрәгең һаман?

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (5)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас