

(Дәвамы.)
Менә шулай итеп, хәзер ике кызы да әтиләренә
көчләреннән килгәнчә көтү көтешә. Ә Мөнәвәрә апа-
лары быел мәктәпкә барырга җыена. Аңа Миниямал
исән калган чыбылдыктан яңа күлмәк текте. Аннан
китап-дәфтәрләрен салырга дип букча да әзерләде.
Беренче сентябрь көнне күрше кызы, бергә уйнап
үскән Ямал белән Мөнәвәрә мәктәпкә китте. Урам
тутырып, чәчәкле күлмәкләр киеп, ике кыз бала
җитәкләшеп мәктәпкә китеп бара. Балаларның
йөзләре ничек балкыганын күрсәгез иде! Шул ба-
лалар шатлыгы, күңел читеннән ташып, бар урам-
га җәелгән. Хәтта күктәге кояш та шул ике кызның
шатлыгына ияреп шатлана-көлә төсле иде. Ах, ул
шатлыклы минутлар! И, ул бәхетле мизгелләр! Тик
барысы да мәктәп бусагасына чаклы гына булды
шул. Аларны каршы алган укытучы апа кызларның
кем балалары икәнен сорашып, фамилия-исемнәрен
белгән көе:
– Бикмөхәммәтова Мөнәвәрә Нурмөхәммәт кызы-
на мәктәпкә керергә рөхсәт юк! Әтиең – кулак-лише-
нец, – дип, әле генә балкып янган баланың күзләренә
усал карап, шул сүзләрне әйтте.
Барысын да аңлап бетермәгән кыз аптырап, усал
сөйләшкән укытучы апага гаҗәпләнеп, гөнаһсыз
күзләре белән карап тора башлады.
Укытучы Ямалга:
– Син, Хәмидуллина Ямал, әйдә, үт, үт. Кер
мәктәпкә, сыйныфташларың белән таныша тор, –
дип, аптырап калган Ямалны, Мөнәвәрә җитәгеннән
ычкындырды да, аркасыннан этәрә биреп, эчкә
үткәрде. Кызлар җитәкләшеп басып тора иде шул.
Дусты кулыннан ычкынып мәктәп ишегеннән эчкә
кереп югалгач, Мөнәвәрә бөтенләй югалып калды.
Иптәш кызы җитәкләгән кулын кайда куярга белми,
аптырап артына яшерде. Ә укытучы апа, һаман усал
карап:
– Бар, бар, кайтып кит. Сиңа беркайда да керергә
ярамый. Сиңа керергә рөхсәт юк. Бу Совет власте,
хөкүмәт карары... – дип, тагын әллә нәрсәләр сөйли
башлады. Һәм үзенә карап торган кызны кулыннан
тотып кирегә борды да:
– Бар, кит моннан. Башка балалар алдында күз
көеге булып торма! – дип, аркасыннан этәреп үк
җибәрде.
Шунда гына Мөнәвәрә үзен мәктәпкә кертмәүләрен
аңлап, елый-елый урам буйлап кайтып китте. Ах,
кешеләр! Бала күз яшьләренең кыйммәтен дә, аның
хакын да белмәүчеләр әле дә бар бит дөньяда! Ах, ул
күз яшьләре энҗе-мәрҗән булып җиргә – кара туф-
ракка коела. Җир-Ана ул күз яшьләрен үзенә кабул
итүен итәр. Ә менә шул яшьләрне җиргә коелырга
мәҗбүр иткән кешеләрнең гөнаһлары кемнәрнең
хисап китабына язылыр икән дә, кемнәрнең башы-
на төшәр икән? Язылырмы да, башларга төшәрме?
Их, нинди рәхимсез бу дөнья да, нинди мәрхәмәтсез
кешеләр?!
Кыз өчен әйтерсең дә бар дөнья җимерелде. Әйтерсең
дә күктәге кояш сүнде. Шулай күз яшьләренә
төелеп, өйләренә кайтып җитте дә капка төпләрендә
туктап калды. Колагында һаман укытучы апаның:
“Сиңа беркайда да керергә ярамый! Син – лишенец
кулак баласы!” – дигән котып салкыныннан да сал-
кын сүзләре яңгырый иде...
Оныгының капкадан керми елап басып торганын
иң тәүдә Шәрифҗамал картәнисе күреп калды.
– Бәй, кызым, нәрсә булды? Әллә берәрсе кыер-
сыттымы?
Картәнисенең шушы сүзләре баланы тагын да ныграк
елатып җибәрде. Кыз, үкси-үкси:
– Миңа хәзер өйгә керергә дә ярамыймыни? Укы-
тучы апа шулай дип әйтеп, мәктәпкә кертмичә куып
кайтарды, – дип такмаклап, тагын елый башлады.
– Юк, кызым, юк. Кер капкадан, апаң дөрес
әйтмәгән. Бу бит синең өең. Аллаһка шөкер, әлегә
өйне тартып алмадылар, – дип, капканы ачып, оны-
гын күтәреп алды. – Тынычлан кызым, тынычлан.
Без әллә нинди зур-зур, матур мәктәпләргә барыр-
быз әле. Һич кайгырма. Яшьләреңне сөрт. Әниең
күрмәсен. Яшьләреңне күрсә, аңа кыен булачак. Я,
я, кызым, тынычлан. Аллаһ насыйп итсә Карамал
базарына барып килербез әле. Карамалда яшәгән
апаңнарның хәлләрен белеп кайтырбыз.
Шәрифҗамал әби көчкә оныгын тынычландырды.
Йортлары аша аккан инеш-чишмә суында оныгын
юындырып алды. Һәм кыз тәмам тынычлангач:
– Әниеңә мәктәпкә кертмәгәннәрен әйтеп торма.
Миңа анда ошамый. Малайлар белән бер партага
утырталар, – дип, әйтергә өйрәтте.
Шулай итеп, Мөнәвәрәне мәктәпкә кертмәделәр.
Әмма ул бик тә һушлы һәм хәйләкәр бала иде. Нәрсә
диләр әле? Хәйләкәр булу акыллы кешенең бер сый-
фаты, диләрме? Шулай шикелле.
Дусты мәктәптән кайтуга аны Мөнәвәрә капка
төпләрендә көтеп алды. Мөнәвәрә, Ямалның сең-
лесе Хәсбиямал белән уйнап утыра иде. Мәктәптән
кайткан Ямал, дус кызын да, Хәсбиямалны да сагы-
нырга өлгергән иде. Бергәләп тагын уйнап алдылар.
Мөнәвәрә җайлап-җайлап мәктәптән кайткан кыз-
дан анда нәрсәләр булганын сорашты. Ямал дусты,
нәрсәдер исенә төшереп:
– Әйдә, йортка кереп, өй артында уйныйк. Югыйсә,
укытучы апа синең белән уйнамаска кушты. Күреп
калсалар, мине дә мәктәптән куарга мөмкиннәр.
Ә анда безне ашатып, чәй эчерделәр. Рәхәтләнеп
кишер чәе эчтек. И тәмле булды, – дип, мәктәптә
булган барча нәрсәне дустына сөйләде.
Менә хәзер Мөнәвәрә дустын гел мәктәптән көтеп
ала. Мәктәптә нәрсәләр укытканнарын сораша һәм
бер көнне:
– Ямал дус, әйдә мәктәпле уйныйк. Син укытучы
бул. Без Хәсбиямал туганың белән укучылар булыйк.
Ямалга бу тәкъдим бик тә охшап китте һәм
шул көннән башлап Мөнәвәрә белән Хәсбиямал
сеңлесен бик тә җитди итеп хәреф танырга,
хәрефләрне матур итеп язарга өйрәтә башлады.
Ул – укытучы бит. Мәктәптәге укытучы апа кебек
язуларын тикшергән булып, билгеләр дә куя. Менә
шулай итеп, Мөнәвәрә белән тик тормас Хәсбиямал
укырга-язарга өйрәнделәр. Ә Ямалның Вәли ту-
ганы өстендә башка мәшәкать, башка кайгылар.
Ул кыш ягарга көтүлектән кипкән сыер тизәкләре
җыярга чыгып китә. Менә шулай инде авыл баласы,
бишектән төшеп җитми, михнәт арбасына җигелә.
Яз җитүгә инде Мөнәвәрә әлифбаны шартлатып
укырга һәм дә матур итеп язарга да өйрәнде. Буа
ерылып киткәндәй булды. Мөнәвәрә нинди генә
китап күрсә дә, нинди генә гәзит кисәге кулына килеп
керсә дә, барсын да гөрләтеп укый торган булып
китте. Хәтере әйбәт иде шул. Шуңа да очраган бер
шигырьне ятлап ала торган булды.
Ул елны Мөнәвәрәләрнең гаиләсе чак кыш чыкты.
Ярый әле, сеңелләрен әтиләре үз янына алып китте.
Югыйсә, ачтан кырылалар иде. Шунысы шатлыклы:
бакчадагы бәрәңгене үзләренә чыгарып калхузга
тапшырырга куштылар. Шулай иттеләр дә. Әмма
бакчадан чыккан бәрәңге елдагыдан күпкә аз иде.
Юньләп бәрәңге дә үстерә белмәгән колхозчылар
моны сизмәде. Тикшерергә килгән камсамуллар
тегеләй-болай тикшергән булдылар да, кесәләренә
ачы алма тутырып, берни дә тапмый кайтып китте.
Булды инде ул елны, мичкә тәгәрәткән алма ашап
кына торган чаклары да булды. Шул ачы алмадан
аш та пешереп ашадылар. Бәрәңгене киләсе елга
чәчәргә дип, аңа бик тимәделәр. Бакчага утыртыр-
лык орлык бәрәңгесе яшерен казылган базда күз ка-
расы кебек сакланды.
Ә ике сеңлесе әтиләре белән бергә Артиховка авы-
лында сөргендә нужа арбасын тартып, әтиләренә
ярдәм итешәләр. Нурмөхәммәт абзый кышын кол-
хоз малларын карый, җәен сыерлар көтә. Кызларны
хәзер танымассың да. Ачлыктан зурайган корсакла-
ры ипкә килеп, кәкрәя башлаган аяклары да тураеп,
кинәт кенә буйга да үсеп киттеләр. Сыер сөте, сөрген
шулпасы килеште кызларга. Кызларыма булсын
дип, авызыннан өзеп ашата торгач, абзыйның бераз
өзлегеп киткән чаклары да булды инде. Барысы да булды.
Ямал дүртенче сыйныфка күчкәч, көтмәгәндә,
әтисе үлеп китте. (Мин инде Газимә картинәй
сөйләгәннән ул бабайның ни сәбәптән үлгәнен
беләм, әмма монда язмыйм. Ул үзе бер тарих). Сау-
сәламәт кенә йөргән җиреннән ике көн авызыннан ак
күбек килеп, эчен тотып бик каты авырды да мәрхүм булды.
Шул елны Нурмөхәммәт тә кызларын ияртеп
сөргеннән кайтты. Артиховка урысы ярдәм иткән дип
тә, мукшы Антипов милиционер булышкан икән, дип
тә сөйләделәр. Ничек булгандыр инде, ул кадәресе
безгә билгеле түгел. Ямал белән бергә Мөнәвәрә дә
дүртенче сыйныфны тәмамлады. Әйе, шулай дияргә
булыр иде, тик Мөнәвәрәнең башлангыч мәктәптә
укыды дигән документы юк. Әгәр дә имтихан оеш-
тырсалар, кыз барсын да бишлегә тапшырыр
иде. Хәзергечә әйтсәк, ул мәктәпне читтән торып
тәмамлады булып чыга инде.
Нурмөхәммәтнең сөргендә булган кызлары да
мәктәпкә укырга барды. Ямал башка балалар белән
Яңгырчы мәктәбенә бишенче сыйныфка төште.
Мөнәвәрәгә ул бәхет тимәде. Ул инде әтисе колхоз-
га кергәч, әти-әниләренә ияреп, кулыннан килгәнчә
колхоз эшенә йөри башлады.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.