

Мөнәвәрә
Мөнәвәрә апаның әтисе Нурмөхәммәт абзый кол-
хозга керми. Тегеләй дә, болай да үгетләп карыйлар.
Юк, ипкә килми. Бөтен сүзе:
– Колхоз ялкау, эш сөймәгәннәр өчен. Мин сезнең
колхозыгыздан башка да матур яшәдем. Кирәкми
миңа колхоз, – була.
Барча авыл колхозга кергән, ә ул керми. Колхозга
кермәгән өчен налогны да яман күп түләргә мәҗбүр
итәләр. Бу һаман тискәреләшеп, үзенекен сөйләп
тик тора.
Районнан уполномоченный, милиция ияртеп
килеп, “Кызыл Гөлем” колхозының гомум җыелышын
үткәрәләр. Һәм уполномоченный кушуы буенча,
Нурмөхәммәт абзыйны, колхозга кермәгәне өчен,
раскулачить итәләр. Янәсе, колхозга халык үз ирке
белән керә. Кермәгән кешегә статья юк. Ә менә ку-
лакларга каршы статья бар. Эшем ияләре – закун
белгечләре. Һәм абзыйны шул статьяга ярашлы
сөргенгә сөрәләр. Абзыйның гаиләсе әллә никадәр
авыр продналог, акчалата налогларны түли-түли
бөтенләй бөлгенлеккә төшә. Абзардагы атны да,
сыер-сарыкларны да, налог өчен дип, алып чыгып
китәләр. Хәтта савыт-саба белән кием-салымны
да алалар. Бакчадагы өлгереп килгән бәрәңгегә
дә арест салалар. Ике көнгә килеп, бакчаны карап чыга.
Бәрәңге чокып ашамыйлармы? Гаиләдә биш кыз һәм
бөтенләй картаеп беткән Шәрифҗамал әби белән
бабай да бар. Бакчадагы бәрәңгене дә казып ала
алмыйсың. Себер, төрмә белән куркыталар.
Нурмөхәммәт абзыйны әллә кайда Себергә дә,
Нуриман районына да түгел, үзебезнең районга,
Айдәрәле авылы кырындагы Артиховка дигән
авылга сөрәләр. Ул авыл безгә урман аша унси-
гез чакрым. Һәм шул авылда оешкан “Артиховка”
колхозы көтүен көтәргә мәҗбүр итәләр. Чынлыкта,
абзыйны колхозның колына әйләндерәләр. Эш хакы
түләү юк. Колхозчылар таякка эшләсә, бу абзый-
га ул таяк та юк. Таяк дигән сүзне хәзерге яшьләр
аңлап та бетмәскә мөмкин. Таяк шуннан гыйбарәт:
кешегә “эшкә чыккан көне” дигән графага бер верти-
каль сызык сызып куялар. Менә шул вертикаль сы-
зыкны ел ахырында саныйлар да, шуңа карап, сиңа
иген, малыңа ашатырга салам бирергә мөмкиннәр.
Гадәттә, бер сызыкка 300-350 грамм чамасы иген
бүлгәннәр. Ул инде кайбер колхозларда бер таякка
күбрәк тә иген бирелгән, әмма андый хуҗалыклар
бик аз. Ярлы колхозлар бер таякка 100-150 грамм
иген бүлгән.
Абзый, шулай итеп, Артиховкада колхоз көтүен
көтә. Бераздан аның ничек эшләгәнен тикшерергә
мукшы милләтеннән булган Антипов милиционер-
ны җибәрәләр. Антипов килеп, Нурмөхәммәтнең
ничек эшләгәнен тикшерә һәм бик канәгать кала.
Чөнки Нурмөхәммәт нинди генә эш башкарса да
җиренә җиткереп эшли. Савучыларга да ярдәм
итә. Шул ук вакытта төнге каравылчы хезмәтен дә
үзе башкара. Атна азагында Антипов милиционер
Хәйрулла каракны тикшерергә Гөлемгә бара. Бер
уңайдан килгәч-килгәч, Нурмөхәммәт гаиләсен дә
карап чыга. Ни күрсен? Һуш китмәле хәлләр. Кысан
гына өйдә берсеннән-берсе бәләкәй кыз балалар
как сәкедә алма яфрагыннан ясалган сөтсез чәй
эчеп утыра. Бер карчык белән карт та шул ук чәйне
чөмерәләр. Чак тәпи киткән бала да шул ук чәйне
эчә. Җитмәсә, ике яшь кенә кыз бала шешенгәннәр.
Бүген-иртәгә ачлыктан хәлсезләнеп урынга ятачаклар.
Ятарга дигәннән, ята торган урын-җирләр дә,
ястык-мендәрләр дә тартып алынган. Өйдән чыбыл-
дыкларга чаклы алып чыкканнар. Барча әйбер кол-
хоз файдасына конфискация ясап тартып алынган.
Бер әйбер дә калмаган.
Миниямал апа кызы Мөнәвәрә белән урманга,
ашарга яраклы үлән, балтырган җыярга киткән.
Менә шундый хәлләрне күреп, Антипов мукшы, та-
магына төен утырудан чак тын алып, районга кайтып
китә. Икенче көнне үк Артиховкага барып, колхоз
идарәсендә рәис белән сөйләшә.
– Бикмухамитов Нурмөхәммәт бик күп эшләр
башкара. Берүзенә бик авырга килә. Шуңа да көтү
көтешергә ике кызын да монда җибәрәбез, – ди.
Милиция әйткәч, үтәлергә тиеш. Ул әйткән сүз –
закон. Шул сөйләшүдән соң Антипов милиционер
Нурмөхәммәт янына көтүгә барып сораштыра. Урыс-
ча сөйләшергә кайдан өйрәнгәнен белешә. Аннан
инде җайлап кына, төп сүзгә күчә:
– Ни хәлләрдә? Ашау ягы ничек, җитәме?
– Җитә. Көн дә көтүдә ашар өчен бәрәңге, әпәй
бирәләр. Сирәкләп булса да, кайчакны колхоз
ашханәсендә итле шулпа да эләгә.
– Анысы әйбәт. Бүген мин Артиховка авылында
кунам. Шуңа да көтүне иртәрәк төшереп, авылыңа
кайтырсың. Иртәнгә чаклы ике бәләкәй кызыңны,
ничек булса да, монда алып кил. Һәм җайлап кына
ашата башла. Югыйсә, бик ябыкканнар. Мин колхоз
рәисенә әйтеп куйдым, ул каршы килмәс. Көтүне
кызларың белән бергә көтәрсез. Калхуз аларга да
әзрәк ризык бүләр. Шуннан, көн дә, төн җиткәч, ике
сыерны савып, яртышар литр кызларыңа эчерерсең.
Кара аны, комсызланып күп саума. Белеп калсалар,
баштан сыйпамаслар. Һәр сыердан ярты литрдан
артык сөт саума! Мин әйтмәдем, син ишетмәдең.
Белеп калсалар, үзем сиңа тагын биш ел өстәрмен!
Мин әйткәннәрне колагыңа ныклап элеп куй. Бүген
кич үк авылыңа сыпырт. Штуб иртәнгә монда бул.
Бер аягың тегендә булса, икенчесе монда булсын.
Көтүне төшергән көе, Нурмөхәммәт абзый турыга
урман юлы белән авылга сыпыртты. Төн уртасына
кайтып җитә. Өйдә балаларның хәлен күреп, елап
җибәрә яза. Күңеле сизгән кебек, авызыннан өзеп,
әзрәк сохари киптергән иде. Әл дә, башына җитеп,
шуны алып кайтырга уйлады. Ичмасам, әниләре суга
җебетеп ашарлар. Хатыны Миниямал апа белән озак
кына сөйләшеп, ике бәләкәйрәк кызны алып китәргә
килешәләр. Чөнки Мөнәвәрә кул арасына керерлек.
Ул да булмый, боларның чыш-пыш килгәнен ишетеп,
бабай белән әби дә уянып, торып утыралар. Ут ка-
бызырга ярамый.
Төрлечә уйлыйлар. Бәләкәй арбага утыртып алып
барыргамы? Әллә күтәреп кенә алып китәргәме кыз-
ларны? Бәләкәй арбага утыртып алып китәр идең,
арба монда дөнья көтәргә кирәк. Урманнан утын,
көтү йөргән җирдән кипкән сыер тизәге җыеп, кыш-
кылыкка ягарга әзерләргә кирәк. Абзарда бозау бар,
аңа да печән әзерләргә. Печәнне бәләкәй арба-
сыз ничек әзерлисең? Нурмөхәммәтнең әтисе инде
улына:
– Улым, дим, улым. Әллә шул калхуз дигән
нәмәстәсенә керәсеңме дим. Ана бит ачкернә ялкау
Әптрәйләр калхузга кереп шәбәеп киттеләр. Малае
да камсамул булган, дип сөйлиләр. Тамаклары
туйды. Төне буе авылны тикшереп йөриләр.
– Юк, әти, керми торам әле. Җан биргәнгә, юнь
биргән, дигәндәй, булыр әле. Безнең урамда да
бәйрәм булыр.
Шулай итеп, ике кызын алып, юлга кузгалды.
Нәрсәнедер исенә төшереп, хатыныннан ике капчык
алып куенына кыстырды. Бәләкәй кызының хәле
бөтенләй юк иде. Аны җилкәсенә атландырды. Тик
болай да озак бара алмады. Бала кешесе, йоклап
китеп, чак җилкәсеннән егылып төшмәде. Күтәреп
барырга туры килде. Җитәктә атлаган кызының да
хәле бетте. Ач килеш хәле каян булсын инде. Апты-
рагач, абзый ике кызын да күтәреп бара башлады.
Өч-дүрт чакрымнан үзенең хәле бетте. Ярый әле,
кулын ял иттергән вакытта, куенына кыстырган теге
ике капчык килеп төште. Кызларны шул ике капчык
эченә салып, капчыкларны бер-берсенә авызыннан
бәйләп, берсен алга, берсен артка салындырып,
кулбашына асты. Болай атлавы күпкә җиңеләйде.
Абзыйның да адымы шәбәйде. Аңа ничек тә таң ат-
канчы тизрәк җәйләүгә кайтып җитәргә кирәк. Кап-
чыктагы балалар күптән йоклый. Зуррак кызы гына,
ким-ким* уянып:
– Әти, барып җитәбезме әле? – дип, сораштырып
куя.
Чөнки аларга да капчык эчендә бару бик кыен,
уңайсыз. Ә бәләкәй кызы берни белми бөгәрләнеп
йоклавын белә. Аның инде ачлыктан бөтенләй хәле
булмыйча, йокы баскан. Капчыкларны әле җилкәгә,
әле кулбашка алмаш-тилмәш күчерә-күчерә атла-
вын белде Нурмөхәммәт. Бөтенләй һушы алынып,
Василевка авылына кермичә, урман эченнән үтте.
Юлдан барса, тизрәк барыр иде дә бит. Яктыра баш-
лагач, берәрсе күреп калыр диеп курыкты. Ирнең
бөтенләй хәле бетте. Күп тә калмады да бит. Тагын
өч-дүрт чакрым ара. Нишләргә инде, нишләргә
дип, көчкә атлап барганда тугай буенда ике чүмәлә
печән күреп калды. Алга атларлык хәле дә, көче дә
калмаганлыктан, капчыкларны шул чүмәлә төбенә
бушатты. Чүмәләнең төбен йолкып, кызларын ур-
наштырырлык оя ясады. Капчыкларны чишеп, кыз-
ларын шул ояга яткырды да куыш авызын печән
белән каплап, эшенә йөгерде. Иң курыкканы – бала-
лар уянып берәр якка китмәсә ярар иде, дип, Ходай-
дан теләде дә эт-кош куркытмаса ярар иде, дип аңа
ялварды.
Эшенә чак өлгерде. Савучылар инде, аны көтеп:
– Кайда югалдың? Сыерларны көтүгә чыгарырга
вакыт, – диюләренә:
– Тәтер суына ятьмә салган идем. Шуны карап
йөрдем, – дигән булды.
Көтүченең чыктан һәм төне буе тирләп-пешеп кыз-
ларын күтәреп килүдән киемнәре лычма су. Ярыш-
та чабып килгән ат кебек үзеннән пар күтәрелә. Бер
усалрак савучы:
– Балыгың байтак эләккән, ахры? Ак күбеккә
баткансың. Әллә теге Мария кырына барып
килдеңме? Мариягә әйт, сине этләп йөртмәсен. Үзе
синең яныңа килеп йөрсен. Синнән алда эшләгән
Николай кырына үзе килә торган иде, – дип шаяртып
төртелгәненә Нурмөхәммәт дәшмәде. Чөнки уенда
чүмәлә эчендә калган кызлары иде.
Маллар иртәнге чык белән үләнне умырып-умы-
рып ашый. Ир, түземсезләнеп, сыерларның туеп,
ята башлаганын көтә. Менә маллар туеп ятты.
Нурмөхәммәт кызлары янына торып йөгерде. Ул
килеп җиткәндә кызлары чүмәлә эченнән чыккан-
нар да елашып утыра иде. Әтиләренең үзләренә
таба йөгерә-атлый килгәнен күреп, кызлар көлеп
җибәрделәр дә әтиләренә каршы торып йөгерделәр.
Кызларының исән-сау икәнен күргәч кенә ир адымын
әкренәйтеп, шатлыктан үзе дә көлеп җибәрде. Сара
кызы инде йөгереп килеп кочаклап ук алды. Бәләкәй
кызы да апасыннан калышмады. Сара, яшь аралаш:
– Әти, без шулкадәр курыктык! Теге әкияттәге ятим
кызны әтисе урманда адаштырган кебек, безне дә
адаштырган икән, дип уйладык та куркып еладык, –
дип, әтисенә сыенды.
________
* Ким-ким – (диал.) “Вакыт-вакыт, өзек-өзек” мәгънәсендә.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.