Чәчмә әсәр
28 ноябрь 2025, 04:15

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (2)

Алманы авызына кабарга өлгергән Суфия сеңлемнең кулыннан алманы ала-ала: – Ашама, кызым, берүк ашама. Безгә урланган әйбер кирәкми! Урланган әйбер ашаган кешенең эче күбеп, шартлый, – дип, сеңелкәш кулындагы алманы алып, идәнгә очырды.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (2)Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Шулай апа белән Нурмөхәммәт бабай тыкрыгын-
нан туйра ташыйбыз. Август айлары шикелле. Теге
алма агачы бакча уртасында безне алмалары белән
кызыктырып утыра бит әй. Бер үтәбез кырыннан, ике
үтәбез... Түзәр әмәл калмады. Туйрадан кайтышлый,
ни булса шул була дип, мин киртә арасыннан шуышып
кына кереп, җиргә коелган алмаларны күлмәк эченә
тутырдым. Батыраеп китеп, җиргә тиярдәй үскән бо-
такларындагы алмаларны да өзәм. Ә алмалар бо-
такларда шыгырдап тора. Апа сакта. Берәрсе күреп
калмасын, дип инде. Юк берсе дә күрмәде. Тыкрык-
тан кайтып киләбез. Шул Нурмөхәммәт бабайның
йорты кырыннан үтәргә кирәк. Абзар артларыннан
гына инеш ага. Карасам, Тарач Миңнулла абзыйның
үгез бозавы су эчеп булаша. Бозау мине күреп калды
да, нигә алма урлап йөрисез, дигән кебек, сөзәргә
чамалап, каршыма килеп басты. Мин нәрсә, әле
генә алма урлап чыккан кыю егет шул өтек бозаудан
куркып тораммы? Син белсәң икән, ул чакта миндә
батырлык җитәрлек икәнен. Апаның: “Кач! Сөзәргә
килә!” дип әйтүенә дә карамый, бозауның маңгаена
типкән булдым. Кайда ул, бозау мине төртеп екты да
җирдә тәгәрәтә дә башлады. Апа җир ертып кычкы-
ра. Ә мин, күлмәк эчендәге алмалар коелмаса ярар
иде, дип, күлмәкне тотам. Ярый, шул тыкрыкның
икенче ягында яшәгән Ямал апа, чыгып, бозауны
куып җибәрде. Минем бар курыкканым – алмалар
коелып, угрылык ачыкланмасын. Тизрәк өйгә таба
торып чаптым. Читән буендагы кычытканнар чагуын
да, тәнне түзеп торгысыз әрнетүен дә сизмим, әй.
Капка төбендә апаны көтеп алдым, ул инде мин
ташлап качкан туйраларны да күтәреп кайтып
керде. Өйгә керәбез. Бозау сөзгәнне әнкәйгә әйтү
юк. Әнкәй мич алдында нәрсәдер пешереп булаша.
Олы яктагы идәндә бәләкәй энекәш, сеңелкәшләр
уйнап утыралар. Мин керә-керешли үк туганнарым
алдына күлмәк эчен ачып, алмаларны идәнгә коеп
җибәрдем. Имеш, әйдә ашап кинәнегез! Безнең бу
эшне күреп калган әнкәй, олы якка чыкты да алма-
ларны каян алганны сораша. Мин инде, батыраеп:
– Миниямал әбинең бакчасына төштем, шуннан
җыеп алып чыктым, – дим.
Минем сөйләп беткәнне дә көтмичә, әнкәй китте
безне әрләп! Шуннан инде барча дөнья хәлләре
кирегә әйләнеп, асты өскә килде.
– Ах, сез яман балалар! Әле шулай безнең йөзгә
кызыллык китереп, кеше бакчасыннан алма урлап
йөрисезме? Хәзер үк Миниямал әбиеңнәргә кире
илтеп бирегез!
Алманы авызына кабарга өлгергән Суфия
сеңлемнең кулыннан алманы ала-ала:
– Ашама, кызым, берүк ашама. Безгә урланган
әйбер кирәкми! Урланган әйбер ашаган кешенең эче
күбеп, шартлый, – дип, сеңелкәш кулындагы алманы
алып, идәнгә очырды.
Нишләргә, малай? Апа белән, елый-елый, идәндәге
ачы алмаларны яңадан күлмәк эченә тутыр-
дык та, киттек алмаларны кире Миниямал әбиләргә.
Җитмәсә, әнкәй, арттан чыгып:
– Мин карап торам. Әбиеңнәргә кереп гафу үтенегез
дә, башкача алмагызга тимибез, дип әйтегез, – ди.
Әби йортта нәрсәдер эшләп йөри иде. Капкадан
керергә куркып торабыз. Артка карыйбыз, әнкәй
күренми. Апа ихатага кермәде, мин җил капкадан
йөгереп кердем дә әби алдына алмаларны сиптем.
Нәрсә әйтергә кирәген дә онытып, елый-елый кире
урамга чыгып йөгердем. Менә шул вакытта белдем
чынлап та алмаларның нинди ачы икәнен! Кайтып,
әнигә алмаларны кире илткәнне әйттек. Әнкәй:
– Ярар, мин Миниямал әбиегездән сорашырмын
әле, – дип, кырыс кына әйтеп куйды.
Әле аның белән генә бетмәде. Әни әзрәк эштән бу-
шагач, безне кырына җыеп утыртты да җайлап кына
сүз башлый:
– Миңа бүген сезнең өчен бик оят булды. Нинди
алама эш эшләдегез! Ә бит Миниямал әбиегезнең
әнисе Шәрифҗамал әбиегез сезнең барыгызның
да кендек әбисе булды. Син, улым, үзеңнең кендек
әбиеңнең алмасын урлагансың. (Мин ул чакта кендек
әбисенең кем булганын да, аның безнең тормышта
нинди роль уйнаганын да белми идем. Тик ул кен-
дек әбисе дигән кешене бер изге җан дип кенә кабул
итә идем. Чынлап та, Шәрифҗамал әби бер изге
җанлы кеше булган икән. Урыны оҗмахта булсын
ул әбиләрнең). Ә бит Миниямал әбиегезнең кызы
Мөнәвәрә апаң сезне гел мунча кертә. Менә иртәгә
мунча ягабыз. Алар безгә мунчага килгәч, Мөнәвәрә
апаңның күзенә ничек карарсың? – дип, әнкәй безне
оялтыпмы оялта.
Чынлап та, икенче көнне Миниямал әбиләр безгә
мунчага килделәр. Әби корт сөзә торган капчык-
ны тутырып, ярты чиләктән күбрәк ачы алма алып
килгән. Мин, Мөнәвәрә апа белән мунчага бар-
мас өчен, Миниярларга уйнарга төшеп киттем. Кич
кайтуыма әнкәй теге ачы алмалардан тәмле итеп
кыстыбыйлар, ләвәш-пируклар пешергән. Кысты-
быйларны мичтән алып, чәй эчәргә әзерләнеп
йөриләр. И, ул кыстыбыйның тәмлелеге! Җитмәсә,
әзрәк шикәр комы да өстәгән. Юк, хәзер андый кыстыбыйларны
беркем дә пешерә белми. Андый тәмле
кыстыбыйларны башкача ашаган булмады.
Табынның иң тәмле генә вакытында мунчадан,
Шәрифҗамал әбине ияртеп, Мөнәвәрә апа да кай-
тып керде. Мин аларга карамыйм. Миңа кичәге
хәлләрдән соң оят. Әни әйтү белән җәһәт кенә мун-
чага сыпырдым. Шул вакыттан башлап мунчаны
Мөнәвәрә ападан башка керә башладым. Югыйсә,
мунча кергәндә апа:
– Кызлар тәненә карарга ярамый. Егет кешенең
күзе сукырая, – дип, аптыратып бетерә торган иде.
Бергә мунча кергәч, ничек карамыйсың инде.
Минем инде әзрәк аңлый башлап, күз кырые белән
генә булса да Мөнәвәрә апаның гаҗәеп матур
гәүдәсенә күз йөгертә башлаган чакларым иде.
(Бәләкәйдән үк шулай кызыксынучан идем. Бигрәк
тә кызларга карата).
Ә Мөнәвәрә апа чын мәгънәсендә безнең оч
балаларының тәрбиячесе иде. Ялгыш кырыннан
исәнләшмичә үтеп китсәң, сине туктатып:
– Кара әле, туганым, оятың төшеп калды бит.
Нигә исәнләшмичә олы кеше кырыннан алай итеп
үтәсең? Бар әле, кире борыл. Яңадан минем кырдан
исәнләшеп үт, – дияр иде.
Берни эшли алмыйсың. Мөнәвәрә апа кушканны
эшләргә кирәк. Югыйсә, өеңә җитәкләп алып барып,
әниең-әтиең алдына бастырып:
– Менә, балагыз минем кырдан исәнләшмичә үтте,
– дисә, ят та үл. Җитмәсә, әниеңнән арт ягыңа кы-
чыткан, я чыбык та эләгүе мөмкин әле. Ә каһәр сук-
кан чыбык матчага кыстырылып куелган да үзенә эш
булмаудан күңелсезләнеп, безне күзәтә. Шулай итеп,
Мөнәвәрә апа безнең оч балаларын тәрбияләшә
иде.

Ул апаның кайдадыр Ташкент ягында туганнары
бар иде. Апа ел да шул якка барып кайта. Я булма-
са, теге туганнары безнең якка кайта. Һәм аларга
шул яктан еш кына посылкалар да килеп тора тор-
ган иде. Мөнәвәрә апа күрше-тирә як балаларына
төрле-төрле уенчыклар алып кайтып тарата иде. Без
Миниямал әбиләргә уенчык алырга барабыз. Уен-
чыкны Мөнәвәрә апа бушка бирми. Я берәр шигырь
сөйләргә, я җырлап күрсәтергә кирәк. Бер дә бул-
маса, биесәң дә әйбәт. Бер дә осталыгың булмаса,
болай да чиста ихаталарын себертә. Шунсыз уенчык
эләкми. Ә уенчыкларның ниндие генә юк. Безнең
якларда андый уенчыклар сатылмый. Ул сандугач
булып сайрый, самолет булып әйләнә торган сыбыз-
гылар! Зыр түгәрәк әйләнеп биегән “дюймовочка”лар!
Ә апа үзе нинди генә шигырьләр белми иде! Ба-
рысын да яттан сөйли. Уенчык алырга баргач, бер
шигырь дә сөйли белмәсәң, я онытсаң, үзе берәр
шигырь өйрәтеп ятлатыр иде. Ятламасаң, уенчык юк.
Бер шулай, балалар үсеп таралышып беткәч, бер
бәйрәмдә авылга әнкәй-әткәй кырына кайттык. Чәй
янында сүз арты, сүз чыгып, Мөнәвәрә апа турында
сөйләшеп утырабыз. Рауза апа:
– Вәт ул Мөнәвәрә апаның укытучысы бик шәп бул-
ган. Нинди генә шагыйрьне алсаң да, һәркайсысының
шигырен белә иде. Әткәй, ул сезнең класста укыды-
мы? – дип сорап куйды.
Чөнки Мөнәвәрә апа әткәйгә исеме белән, Шәрәфи
дип дәшә торган иде. Шулай булгач, без аларны бер
елгылар дип уйлый идек. Әткәй авыр көрсенеп куйды
да, амин тотып, табыннан торып ук китте. Дәшми. Бе-
раздан тамагын кырып алды да:
– Аңа уку эләкмәде. Уку эләккән булса, ул профес-
сор булыр иде, – дип, бөтенләй чыгып ук китте. Кол-
хозлашу елларында була бу хәл.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Ачы алма. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас