Чәчмә әсәр
28 ноябрь 2025, 15:23

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (4)

– Безгә кайтмыйсыңдыр бит? Әнигә килен кирәк иде как раз! Шәһәр малае мин, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Оялттым бугай кызыйны – Гөлиянең бите уттай яна башлады.

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (4)Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (4)
Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (4)

БАСУДАГЫ «КЫЗЫК ӘЙБЕР»

 

Озын тәнәфестә безне линейкага тезделәр. «Горбачёвка бер-бер хәл булган мәллә?» диеште кайберәүләр. Мин Горбачёвның кем икәнен белмим, аңа бер-бер хәл булса, ни өчен линейкага тезелергә кирәклеген дә аңламыйм. Шуңа да, артык сораулар бирми генә, башкалар янына барып төртелдем.

Директор абый ике минут чамасы безне күзләре белән капшап чыкты. Аннары салмак тавыш белән сөйли башлады:

– Хөрмәтле укучылар! Амбарда бәрәңге ярулар тәмамланды. Анысын булдырдыгыз. Молодцы! Инде суган утыртыр көннәр якынлаша…

Нинди амбар?.. Нинди бәрәңге?.. Нинди суган?.. Безне эшләтергә җыеналармы? Утыртмыйм суганнарын! Законнарны яхшы беләм мин!

Директор исә тыныч тавыш белән сөйләвен дәвам итте:

– Әйе… Туган совхозыбызга ярдәм итәргә кирәк булыр. Шул ук вакытта укуны да өзмәскә тырышыйк. Иртәгә… – ул завучка борылды, – Фәния Хәбировна, ничәнче класслар?..

– Тугыз, ун.

– Әйе. Иртәгә тугыз-уннар эш киемнәреннән, чиләк алып, парк янына җыеласыз. Иртәнге сигезгә. Җылырак киенегез. Туңа торган булмасын. Башка авыллар үзләре җыела торган урынга – сигезенче яртыга. Бүтән белдерүләр юкмы?.. Юк! Сораулар?..

Бездән уң якта торган уннар төркеменең уртасыннан берәүнең карлыккан тавышы ишетелде:

– Чыкмаганнарны нишләтәләр?

– Анысын инде, Гыйләҗев, белербез нишләтергә кирәген, – диде директор абый тыныч кына. – Юкмы сораулар? Булмаса, таралырга мөмкин.

Мин, аптырап, Идрискә карадым:

– Ничек суган утыртырга?.. Ә дәресләр?

Идрис бармагын чигәсе турысында бораулады:

– Күктән төштең мәллә син? Нинди дәресләр?.. Атна буе суганда булабыз да аннары бер дәрестә бишәр параграфны берьюлы дөмбердәтәбез! Шәп бит!

– Укучыларны эшләтергә ярыймыни?.. – дидем мин, күзләремне түгәрәкләндереп. – Ә законнар?.. Русия законнары?

Идрис сынык тешен күрсәтеп көлеп җибәрде:

– Әйтмә дә! Как они имеют право?!

Шунда мин янә ялгыш сүз ычкындыруымны аңладым һәм аңа кушылып көлгән булдым.

– Ну малай, рәхәт көннәр башлана! – диде ул, күзләрен ялтыратып. Иртәгә үк бер кызык әйбер ясыйбыз басуда!

…Көн суык. Ямьсез җил ыжгыра. Кояш бөтенләй күренми. Ашыгып-ашыгып йөзгән болытлар аны томалап бетергән. Салкын җил тузан-туфракны болын буйлап куып йөртә-йөртә дә күзләргә, борынга, теш араларына тутыра.

Басу башына килеп бастык. Бер буразнага – ике кеше. Өстә – телогрейка, кулларда – тимер чиләкләр. Буразналар буйлап фронт сызыгындагыдай тезелештек. Кем чүгәләп, кем баскан килеш иелеп, кара туфракка орлык суганнарын төртәбез. Шаярышкан, көлешкән авазлардан, чиләк шалтыраган тавышлардан бөтен җиһан яңгырап тора.

Тиздән без Идрис белән «фронт сызыгы»ннан күпкә артта калдык. Артта калгач, билгеле инде, укытучыларның яртысы безнең янда. «Авырыйсыз мәллә?», «Тизрәк кыймылдагыз», «Суганнарыгызны турырак утыртыгыз…»

Идриснең башында – каешланып беткән соры солдат бүреге. Ул йә ачулы мыгырданып сүгенә, йә шат тавыш белән кемнедер үртәп ала. Менә аның кулындагы кантар ерактагы Маратның кәпәченә барып тия. Анысы «снаряд»ның кайсы яктан очып килгәнен аңларга тырышып, озак кына тирә-юньгә карап тора да, «дошман»ны таба алмагач, кабат буразнага иелә.

– Эшләтеп үтерәләр инде балаларны! – дип куйды Идрис бераздан, һәркем ишетелерлек итеп.

Ул арада яныбызга класс җитәкчебез Газинур абый килеп басты:

– Эшләп кеше үлми! – Ул безгә булышырга тотынды, – ә менә эшсезлектән үләргә мөмкин… Ну-ка, куып тотыйк әле башкаларны!

Яратабыз без Газинур абыйны. Усал түгел ул. Беркайчан тиргәми. Кирәкмәгән сораулар бирми. Бар нәрсәне җайлап кына төшендерә. Баштарак килешмәсәң дә, соңрак барыбер аның хаклы булуын аңлыйсың.

– Менә, бер авырлыгы юк бит инде! – Газинур абый кулында орлык суганнары фокусчы шарлары шикелле уйнап кына тора, аның җитезлегенә күз иярми.

– Без күргәнне безнең балаларыбызга күрергә язмасын инде, – дип мыгырданды аңа җавап итеп Идрис.

Берәр сәгать үтте микән, берзаман «я-а-ал!» дигән команда яңгырады.

– Шырпы кайсыгызда бар? Әйдә, учак ягабыз.

– Юк! «Ишәк-ишәк» уйныйбыз!

«Ишәк-ишәк» дигәннәре күңелле уен икән. Икәү ишәк була. Бер судья. Башкалар ишәкләргә атланырга чамалый. Тегеләр, билгеле, берәүне дә үзенә якын китермәскә тырыша. Ишәккә атланырга маташканда егылып төшеп, судья берәрсенең аягына басса, шул ишәк була.

Әрәмәлек ягыннан аңкыган су, тал, балык исләренә чирәмдә кемдер яккан учакның төтен исләре кушыла. Ул учакны завуч Фәния апа аягы белән таптап, сүндереп йөри. Ул арада Идриснең көр тавышы яңгырады:

– Егетләр! Килегез әле монда!

Берничә малай җыелдык. Идрис кесәсеннән ак төстәге вак ташлар чыгарды.

– Карбид! – Малайларның күзләре ялтырады.

– Киттекме әрәмәлеккә?

– Киттек!

– Кызлар күрмәсен, әләклиләр, алайса…

Карбидны беренче күрүем. Әмма алда ниндидер кызыклы хәл буласын сизенеп, күңел кытыкланып куйды. Разведкага барган партизаннар кебек иелә-иелә, биш малай елга буена төшеп киттек. Яр буенда яшел төстәге иске пыяла шешә ята иде. Идрис аны елга суында яхшылап чайкады. Аннары, шешәгә су тутырып, теге вак ташларны шунда тондырды. Башына агач бөке тыгып куйды. Тын да алмый күзәтергә тотындык. Биш минут чамасы вакыт узгач, шешә эчендә ниндидер ак күбекләр күренде.

Мин төшенә башладым. Бомба ясый бугай болар. Карбид дигәннәре бомбаның бер элементы, ахры.

Менә ун минут узды, унбиш… Әмма бомба дигәннәре шартламый гына бит. Дамир шешәне Идриснең кулыннан йолкып алды:

– Срогы чыккан бугай синең карбидыңның! Чиелдаган тавыш та юк ич монда!

– Чыккан ди менә! Кичә генә парктан алып төштем! Кая, бир әле үземә! Шешә Дамирдан Идрискә күчәргә өлгермәде, нык итеп, шартлау тавышы яңгырады! Әлеге тавышка малайларның җан өзгеч тавыш белән кычкырулары өстәлде. …Икенче көнне Идрис тә, Дамир да мәктәпкә кулларын марля белән бәйләп килделәр. «Әле ярый күзегез чыкмаган!» дип тел шартлатты һәммәсе. Идриснең «бер кызык әйбер ясыйбыз басуда» дигәне әнә шул булган икән.

 

«ЖОМГА»НЫ УЙНЫЙ БЕЛӘСЕҢМЕ?…»

 

Яңа тормышыма әкрен генә күнегеп киләм. Инде әти белән әнине дә юк-бар сораулар белән аптыратмыйм. Әгәр дә бу, чынлап та, «розыгрыш» булса, аларның шулай оста уйнауларына сокланырга гына кала. Алар гына түгел, бөтен авыл халкының… Ышанып булмый… Бер кеше – минем өчен шулай бөтен дөньяны үзгәртергә мөмкинме? Алайса, нәрсә соң бу?.. Акылым җитми. Ул хакта уйламаска тырышам. Аклы-каралы күрсәтүче телевизорда нибары ике канал бар: Мәскәү һәм Казан. Аларында да бер юньле тапшыру юк. Көн саен теге көнне телгә алынган Горбачёв дигән абый сөйли. Компьютер белән телефонсызлыкка да күнектем. Бөтен җиргә җәяү йөрүгә дә. Мәктәптә дежур торуларга, класс идәннәрен юуга да. Чипсы дигән әйберне бөтенләй белмиләр бу авылда. «Дирол» белән «Орбит» та, «Сникерс» белән «Кириешки»лар да юк кибеттә.

Доктор абыйга, үзе әйткәнчә, ике көннән соң шал– тыраттым. «Синең хакта Казанга хәбәр иттем, – диде ул. – Махсус комиссия көтәбез, алар килүгә хәбәр бирермен», – диде. Борчылмаска кушты. «Дөньяда могҗизалар була алмый, бу хәлләргә дә җавап табылыр», – дип тынычландырды.

1 Май бәйрәменә һәр класска концерт номерлары әзерләргә куштылар. Дәресләр бетүгә, актлар залына җыелдык. Сәгать буе җыен юк-барны такылдап утырдык. Идрис сәхнәдәге иске пианиноның капкачын ачып, клавишаларга арты белән утыра-утыра «уйнап күрсәтте». Көлештеләр. Концерт номерлары буенча бер юньле фикер тумады. Бераздан күрәм: кызлар тынгысызлана ук башлады.

– Монтаж шикелле әйбер эшлик мәллә? – диде комсомол секретаре Айсылу.

– Кит инде, бала-чага шикелле шигырь ятларга…

– Дамир фокус күрсәтсен!

Айсылуның борчылуы йөзенә чыкты:

– Җитте сезгә, кыланып утырмагыз, яме! Инде кайтыр вакыт җитә, бер юньле тәкъдимегез юк.

Залның почмагында аунап яткан иске гитараларга күптән күзем төшеп йөри иде. Дүрт-биш гитараның кайсының кыллары бөтенләй юк, кайсының «муены» сынган. Арадан арурак дигәнен сайлап алдым да, тезләремә куеп, башымны кыңгыр салып, көйләргә утырдым. Көтмәгәндә, тынлык урнашты. Сәерсенеп, миңа төбәлделәр. Гөлия яныма килеп басты:

– Әллә гитарада уйный беләсең инде? – диде ул, зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп.

– А как же! Хә-әзер әнә тегесеннән бер кылны бусына күчереп куябыз да…

Һәр хәрәкәтемне тын да алмый күзәттеләр. Көйләп бетердем дә – дадаң! Залда тигез, матур «ля минор» аккорды яңгырады. Кызлар кулларын чәбәкләп куйдылар.

– Нәрсәне җырлыйм? – дигән булдым мин һәм, җавап көтеп тормыйча, Илназ Сафиуллинның җырын суздым:

Мин яратам сине-е-е…

Мин юксынам сине-е-е…

Яши алмам синнән башка-а-а…

Мондый түгәрәк күзләрне күргәнем юк иде моңарчы. Тел шартлаттылар. Тиз арада мине уратып та алдылар:

– Кайчан өйрәндең?

– «Җомга»ны уйный беләсеңме?..

– «Су буеннан әнкәй кайтып килә»не?..

– Юк, лучше «Земля в иллюминаторе»ны!

– Любой көйне уйныйм! – дип шапырындым мин. – Моргенштерн кирәкме?.. Ә, юк, ул катлаулырак! Менә монысы җайлы: «Карандашым, пеналым…»

Актлар залы гитара зеңгелдәвенә күмелде. Ишеккә башка класс укучылары да өелеште. Күзләре ялтырый. Аю биетәләрмени!

Озын сүзнең кыскасы, ул көнне без, хор белән «Шау-лый урман»ны җырларга сөйләшеп, өйләргә таралыштык. Гитара «сопровождениесендә», әлбәттә.

Мәктәптән чыкканда, ишек төбендә мине Гөлия көтеп тора иде:

– Синең белән кайтсам ярыймы? – диде ул, күзләрен серле итеп кыса төшеп.

Чибәр кыз! Коңгырт чәчләрен ике толым итеп үреп куйган. Елмайганда, бит очында чокырлар барлыкка килә. Зәңгәр күзләренә карагач, диңгезгә чумгандай буласың.

– Безгә кайтмыйсыңдыр бит? Әнигә килен кирәк иде как раз!

Шәһәр малае мин, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Оялттым бугай кызыйны – Гөлиянең бите уттай яна башлады. Ул читкә карап кына җавап бирде:

– Иртәгә кунаклар килә, әни түбән оч Халидә апалардан чәй сервизы алып кайтырга кушкан иде… Шуңа сезнең якка барышым…

– Үзегезнеке юкмыни?

– Юк шул…

Янәшә атлап киттек. Гөлия, беренче күргәндәй, миңа карап–карап ала:

– Матур уйныйсың… Каян өйрәндең?

– Ә-ә-ә… Гитараны әйтәсеңме? Өйрәндем инде… Түгәрәктә…

Кызый миңа сынап карады:

– Безнең мәктәптә гитара түгәрәге юк дип беләм.

– Э-е-е… Юк шул. Ни… Шәһәрдән туганыбыз кайткан иде, шул өйрәтте.

Сизеп торам – ышанмады. Алай да каршы дәшмәде. Безнең капкага якынлаштык.

– Альберт, тукта әле! – Гөлия җиңемнән тотып туктатты да туп-туры күземә карады: – Альберт! Әйт әле дөресен, нәрсә булды сиңа соңгы көннәрдә?

Мин аптыраган кыяфәт чыгардым:

– Нәрсә булган миңа?

– Менә мин сине ун елдан артык беләм бит инде, әйеме?.. Балалар бакчасыннан ук дисәң дә була… Ләкин…

– Нәрсә «ләкин»?

– Ләкин хәзер миндә шундый тойгы: әйтерсең лә син мин белгән Альберт түгел… – ул карашын читкә алды.

– Тәртипсез малайга әйләндем мәллә? – дип шаярткан булдым, эчемдә янган утны сиздермәскә тырышып.

– Ю-ук… – диде Гөлия уйчан гына. – Әйтерсең лә син бөтенләй башка кеше!

Уч төбем, чигәләрем тирләп чыкты. Көчәнеп кенә елмайган булдым:

– Ник алай дисең инде, Гөлия?! Мин ич бу, мин! Менә кулым, менә аякларым… Менә тотып кара ышанмасаң. 36

Гөлия елмаймады.

– Гитарада уйный белүең сәер… Андый әйберне яшереп йөреп буламы?.. Бусы – бер. Аннары, хәтерлисеңме, кечкенәдән үк син йөгерү буенча беренчелекне бирми идең?

– Хәтерлим… – дигән булдым.

– Ә кичәге физкультура дәресе? Йөз метрны 16 секундта да килә алмадың бит!

– Тәмәкенең зыяны… – Никтер тавышым карлыгып чыкты.

– Тартасың дамыни әле?..

– Мавыгып алган идем, – дигән булдым. – Ташладым инде…

– Ә менә бу нәрсә? – Гөлия сумкасыннан шакмаклы дәфтәр тартып чыгарды.

Минем черновик! Дәрестә рәсем ясап утырырга яратам. Ул гадәтемнән монда да арына алмадым. Тик каян Гөлиянең кулына эләккән соң бу шакмаклы дәфтәрем?

– Үзең парта өстендә онытып калдыргансың, минем гаебем юк, – дип акланды Гөлия, уйларымны укыгандай. Дәфтәрне аннан йолкып алмакчы булдым, әмма ул, кулын читкә сузып, аны бирергә җыенмады. Урам уртасында кыз кеше белән сугышып торып булмый бит инде.

– Йә, шуннан нәрсә? Рәсем ясарга да ярамыймы инде хәзер? Гөлия сакланып кына дәфтәрнең беренче битен ачты:

– Мату-ур… Нәрсә соң бу, Альберт?

Беренче биткә зу-ур итеп компьютер рәсеме ясаган идем. Менә монитор, клавиатура, ике якта зур колонкалар…

– Бумы?.. Бу… э-э-э… Космик ракеталар белән идарә итү пульты, – тиз арада шундый оста җавап таба алуыма сөенеп куйдым.

Гөлия икенче битне ачты:

– Ә бусы кем? Бу нинди тәгәрмәч?

Монысында бер егетнең монотәгәрмәчтә йөрүе сурәтләнгән иде.

– Бусы цирктагы клоун…

Гөлия дәфтәрнең уртасына җитте. Анда бер кыз портреты иде. Зәңггәр ручка белән ясалган.

– Ә бусы син… – дидем мин, аңа туп-туры карап.

Гөлия озын керфекләрен түбән төшерде. Аннары дәфтәрне кулыма тоттырды да саубуллашмый-нитми генә ашыга-ашыга китеп тә барды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фаил ИСЛАМ рәсеме.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас