

Ә сез беләсезме, һәр кешенең үзенә генә хас холкы булган кебек, һәр милләтнең дә үзенә генә ярашлы сыйфаты була? Һәр авылның да үзенә генә хас холкы бар. Авылны бизәп, я булмаса, хурлап торган кешеләр булган кебек, шушы авылның билгеле урыннары да җитәрлек. Әйтик, Карамалы авылының Мулла тавы, Яңгырчының буасы һәм Миякә ягына киткәндәге юлда бик текә үре бар. Үр дигәннән, Гөлем авылының да атаклы текә тавы бар иде. 1975нче елны аны шартлатып, үрен сөзәкләтеп, яңа юл салдылар. Бу үр турында Айдар Хәлим шигырь дә язган иде.
Гөлемнең тагын атаклы Магази тавы да бар. Ул тау авыл уртасында урнашкан. Нишләп ул тауга андый исем кушканнар дип, олы яшьтәге авылдашлардан сораганым бар. Белмиләр. Ә мин беләм. Тәү вакытларны күчеп килгән елларда, шул тау битенә келәт салып, халык киләсе елга запас туплаган. Элек коры, иген үсмәгән еллар еш булып торган. Шуңа да әзме-күпме иген запасы булсын дип, шул келәткә сала барганнар. Әмма продналог вакытында бар игенне Совет хөкүмәте тартып ала башлагач, келәтне сүтеп ташлыйлар. Чөнки халык шуны аңлый: игенне быел да запаска салсалар, барыбер хөкүмәт тагын кырып-себереп тартып алачак.
Тагын да безнең очта Нурмөхәммәт бабай утырткан алмагач бар иде. Алмасы авызга алмалы түгел, ачы. Кәүсәсе шундый юан, бер кешенең генә колачы җитмәслек. Соңыннан, туксанынчы еллар уртасында, бәрәңге бакчасы сөргәндә трактор сабаны шул алмагачка эләгеп, агач урталай ярыла һәм корый. Тракторчысы шундый булгандыр инде. Безнең очтагы олы яшьтәге апаларның шул алмагачны жәлләп елаганнарын беләм. Әнкәйдән бервакытны авылга кайткач сорамый булдыра алмадым. Чөнки әнкәй дә гел шул алмагачны исенә төшереп уфтана иде.
– Әнкәй, нигә барыгыз да шул ачы алманы кызганасыз?
– И улым, кызганмый ни, кызганабыз шул. Чәй юк заманнарда аның алмасын гына түгел, яфрагына чаклы дару итеп, чәй итеп эчә идек. И ул алманың яфрагыннан эшләнгән чәйнең тәмен белсәң икән! Тегеләй-болай авырып киткән кеше булса, шул чәйләрне эчеп терелеп китә иде. Кыш көннәрендә шул алманың кипкәне булсынмы, туңы булсынмы, зәңгелә белән авырган балалар атна эчендә арулана торган иде. Үзең дә хәтерлисеңдер әле ул аның тәмнәрен. Кыш көнендә бигрәк тәмле була торган иде...
Әйе, әле дә хәтеремдә. Ул чакта укырга төшмәгән идем әле. Җәй җитсә, безнең оч балалары, урманнан кочак-кочак яфраклы ботак кисеп, кышкылыкка кәҗә-сарыкка ашарга яфрак әзерлибез. Безнең якта ул “туйра әзерләү” дип атала, шул яфрак себеркесе дә “туйра” дип атала. Бу эш безнең канга сеңгән. Безнең оч балалары шулай кышкылыкка кәҗә-сарыкка мал азыгы әзерләшергә әти-әниләренә ярдәмләшә. Туйра әзерләү белән безнең оч һәм урта оч балалары гына шөгыльләнә. Чөнки түбән очларга урман ерак. Ә безнең очка урман терәлеп тора. Бакча артында гына. Ул без әзерләгән яфраказыкны кәҗә малы бик тә яратып ашый. Хәтта олы кешенең бармагы юанлыгы чыбыкларына чаклы кимереп бетә. Шуңа да без имән, юкә, чаган агачларыннан үзебез күтәрә алган чаклы себеркеләр әзерләп, өйгә ташыйбыз. Көненә икешәр юлласаң, әйбәт. Җитмәсә, картәни-әниләр мактап та җибәрсә... Уу... без күкнең җиденче катына күтәреләбез. Мактау сүзләре нинди әле!
– Кара син аны, балаларыбыз да үсеп, кул арасына керә башлады бит. Ничек итеп безгә ярдәмләшәләр! Әтиегез кич эштән кайтып, сез әзерләгән яфракларны күрсә, и шатланыр инде. Менә бит, минем балалар да үсте, дияр.
Без әнкәйнең тагын да шундый мактау сүзләрен ишетеп, буйга да үсеп киткән кебек булабыз.
“Малай-шалай, арт ягы тимер-калай”, дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Без малайлар җәй җитәр-җитмәстән тачка ясарга тотына идек. Һәм кемнең тачкасы яхшырак, матуррак – үзара мактанышабыз. Син нәрсә, тачка бит – авылда малайлар өчен иң шәп һәм кирәкле нәрсә. Тачка белән туйраны да ике тапкыр күбрәк алып кайтып була. Су ташырга да ярый. Әмма тачка ясар өчен яраклы тәгәрмәч табып булмый. Мин дә тачка ясарга уйладым. Әлегә эш тимер тәгәрмәч таба алмауда тукталып калды. Нишләргә? Киттем Фәгелниса әбиләргә. Чөнки әбинең улы Газиз абый – комбайнда эшләгән кеше. Һәм ул минем әтинең иң бәләкәй сеңлесе Мәүсилә апага өйләнгән иде. Ни сәбәптәндер апа белән тора алмадылар. Шулай әбиләргә бардым. Газиз абый, бәхет эзләп, каядыр Себер якларына чыгып киткән иде.
Фәгелниса әби белән исәнләшеп, гозеремне әйттем. Әбием минем кем малае булуымны сорады. Кем улы булуымны белгәч, бераз гына уйланып торды да, чолан идәне тактасын күтәреп, шуннан өч-дүрт комбайн шестернасы алып, алдыма куеп:
– Үзеңә ошаганын сайлап ал, улым, – диде.
Шестерна-тәгәрмәчләр шәп, малай! Күзләрем елтырап, йөрәгемә чаклы ешрак тукылдый башлады. Минем барысын да аласым килә. Нишләргә?
– Әби, барысын да алыйммы? – дим.
– Юк, балам, башка малайларга да кирәк бит. Үзеңә берсен ал, – ди.
Мин әле бер тәгәрмәчне тотам, әле икенчесен тотып карыйм. Икесе бигрәк тә ошады бит. Икесе дә шәп. Шулай сайланып торганны чамалап, әбием:
– Ярар, улым, булмаса, икесен дә ал, – диде.
Шул чакта шатланганымны белсәгез икән! Сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Әлеге вакытта да Фәгелниса әби исемә төшсә, кәефләрем күтәрелеп китә. Рәхмәт инде әбигә. Урыны оҗмахта булсын. Бик тә пөхтә һәм һуш китмәле, рәсемнәрдә генә була торган күлмәкләр киеп, ап-ак яулыклар ябынып һәм ялтырап торган кунычлы галуш киеп, безнең очка кызы Хәлимә апаларга кунакка килгәли иде. Чын мәгънәсендә авылның Ак әбие.
Әбигә рәхмәтләр әйтеп, кайтырга чыктым. Мәктәп кырына җиткән идем, карыйм, Чөшле Рәисе берничә малай белән капкаларыннан урамга килеп чыкты. Аларның нинди малайлар икәнен беләм. Бердән, ул миннән өч-дүрт яшькә зур. Минем кулдагы тәгәрмәчләрне күрсә, берсүзсез тартып алачак. Кайтып, әтигә дә әләкли алмыйсың. Яклашырга кырда Рауза апа да юк. Ә өйдәгеләрнең каты куелган:
– Өйгә кайтып, зарланып-әләкләшеп, йөрисе булмагыз. Андый малайлар янында уйнамагыз, алар янында йөрмәгез. Сугышасыз икән, үзегезне үзегез якларга өйрәнегез! Сез апаң белән икәүсез бит, бер-берегезне яклагыз. Мине кыйнадылар, дип зарланышып йөрисе булмагыз. Бетте.
Шуңа да кайчакларны юкка гына кыерсытылып кайтсак та, өйдәгеләргә дәшми идек. Аннан инде Рауза апа белән һәрчак бер-беребезне яклаштык. Хәтердә, шулай мәктәптә чакта түбән очтан Чабак Рәфис нәрсәгәдер шаярып китеп, минем өскә килеп атланды бит. Мин аста ятам, моны күреп калган апа тегенең өстенә чебешен саклаган тавык кебек менеп китте дә тәпәли дә башлады. Ә Чабак ападан бер сыйныф югары, өченчедә укый. Теге, апаны эләктереп алды да, кыйный. Мин инде бу очракта карап тору юк, тегеңә барып ябыштым. Без апа белән икәүләп тегене бәргәләп ташладык. Чабак елый ук башлады. Апа усал! Рәфистән, башкача Хисамыйга тимим, дип ант иттерде. Ул елый-елый ант итә. Ә шул вакытта Чабакның абыйсы дүртенче сыйныфта укыган Рәшит, энесенә ярдәмләшми, карап тик тора. Менә шунда апа белән аңладык: бердәмлектә көч. Һәм һәрчакны, кайда гына булсак та бер-беребезне яклаштык. Үзебезне кыерсытсалар, кем булуына карамастан, әтәч кебек өсләренә менәбез дә китәбез. Һәм бернигә карамый сугыша идек. Хәтта бездән дүрт-биш яшькә олы малайларны да кыйный идек. Ул сугышуны сөйләмә инде! Бала-чага сугышуы. Тегеңә килеп ябышабыз, апа битен тырнаган була. Мин инде суккан булам, типкән булам. Без икәү булгач, теге нәрсә эшләсен, елый башлый. Шуннан туктыйбыз. Балалык бит инде.
Әле Чөшлеләргә ерак. Шулай да аңардан куркып, күп уйлап тормый, мәктәп йорты аша кача-поса тугайга төшеп киттем. Тугайда тал, зирек, каен агачлары куе булып үсә. Шулай итеп, агачлар арасыннан елга буйлап үзебезгә һушым алынып кайтып кердем. Чөнки безнең өй турысына җиткәч, Магази тавының иң текә урыны ук булмаса да ару гына тауга үрмәләргә кирәк. Ашыгырга һәм ашыгырга. Югыйсә, Чөшле күреп калган булса, каршыңа да килеп басарга мөмкин.
Әй егетләр, исәбем Миниямал әбинең ачы алма-
сы турында язмакчы идем бит... Шулай, бәрәңге бак-
часын сөргәндә, трактор сабанына эләгеп, алмагач
кәүсәсе ярыла һәм корый башлый. Тракторчысы
шундый булгандыр инде. Шуннан аны кисеп ташлый-
лар.
Нурмөхәммәт егет чагында ук Барански авы-
лына баргалап, акча эшләп кайта торган була.
Урысларда төрле авыр эшләр башкарып, андагы
халыкның көнкүрешен, яшәү рәвешләрен өйрәнеп,
күңеленә сеңдерә. Мәрхүм әнкәем әйтә торган иде:
“Эшләвегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез
өчен”, – дип. Нурмөхәммәт тә, кеше өчен бил бөксә
дә, барча файдалы шөгыльләрен күңеленә сеңдерә
бара. Урыслардан бәрәңгене ничек үстергәннәрен
өйрәнеп, Гөлем авылында иң беренче кеше булып,
ул бәрәңге үстерә башлый. Югыйсә Гөлем халкы
бәрәңгене “Ул – урыс ашы”, – дип,
үстермәгән булалар. Газимә картәни, кайсыдыр
агасының туена әзерләнгәндә, болай булмый бит
инде, ит арасына куярга бәрәңгесе дә кирәк булыр,
дип, Барански урысларыннан бер чиләк бәрәңге
алып кайтканнарын сөйли торган иде.
Ә әле мин яшәгән Кайраклы авылында районда
беренче булып бәрәңге үстерә башлыйлар. Кайраклы
авылы Стәрлетамак кырында булгач, шундагы
урыслардан бәрәңге үстерергә өйрәнгәннәр.
Шулай Нурмөхәммәт абзар артларындагы чирәм
җирне көрәк белән казып, язын шунда бәрәңге утыр-
та. Бик файдалы икәнен халык тиз сизеп ала һәм аңа
карап, башка авылдашлар да бәрәңге үстерә баш-
лый.
Бер барганда Нурмөхәммәт урыс бакчасында
үскән алманы да тәмләп карый. Егеткә бик тә
охшап китә һәм алма үсентесе алып кайтып, авыл-
да беренче булып, бәрәңге бакчасы башына утыр-
та. Әмма алма үсентесе кыргый була. Үсентегә
тәмле алмагачның ботагын ябыштырып үстерергә
кирәклеген Нурмөхәммәт белми. Алмагач үсеп җитә
һәм берничә елдан алма бирә башлый. Тик алма-
сы авызга капмалы түгел, ачы була. Әмма халыкка
ошый бу алма. Ачы булса да, алма бит. Ә бу кыргый
алмада С витамины дигән нәрсә бик мулдан була.
Шуңа да бала-чага бу алмага үлеп гашыйк була. Без
үскәндә дә гашыйк идек ул алмага. Бу ачы алма тавык
йомыркасыннан бәләкәйрәк, йомырка сарысыннан
зуррак була торган иде. Өч-дүрт алма ашасаң, баш-
кача ашый алмыйсың. Тиз туйдыра. Ләкин без үсмер
балаларга витамин җитешмәү галәмәтедер инде,
шул ачы алманы икенче көнгә тагын үтереп ашыйсы,
яңадан тәмләп карыйсы килә башлый.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.