Чәчмә әсәр
27 Ноября 2025, 13:47

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (3)

Бер мизгелгә генә югалып калдым. «Фото ясыйбыз?..» Фотоны ясарга кирәкмени аны?.. Хәер, шайтан белсен бу авылдагы кәмитләрне! Артык сораулар биреп тормадым. Үземә дә кызык иде – киттек урамның аргы очына.

Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (3)Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (3)
Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Повесть (3)

МУНЧА ЭЧЕ КАРАНГЫ

 

– Кайттыңмы, ташбаш? – дип каршылады әти мине. – Исәнләш абыең белән!

Әни плитә янында нидер пешерә, әти исә олы якта таныш түгел бер абый белән икәүләшеп теге борынгы телевизор янында кайнашалар иде. Телевизорны идәнгә егып салганнар да, «громкость» дип язылган боргычына «Шипр» дигән одеколон агызып маташалар. Бөтен өйгә тәмле ис таралган.

– Исәнмесез…

– Телевизор төзәтүче абыең бу! Казаннан ук килгән! – диде әти бер тантана белән. Аннары зарлангандай әйтеп куйды: – Январьдан бирле күрсәтми бу хәерсез нәмәрсә. Дүрт ай телевизор караган юк… Но ничава, аның каравы йокы туя…

– Сейчас сделаем… – Телевизор төзәтүче абзый мыек астыннан гына елмайды. – Бер лампасы янган. Хәзер төзәтәбез. Ике канал чиста күрсәтәчәк.

– СТС белән ТНТ да булачакмы? – дип кызыксындым, аны-моны уйлап тормастан.

Оста эшеннән аерылмый гына елмаеп җавап бирде:

– Аларын белмим, но Мәскәү белән Казанны рәхәтләнеп карый алачаксыз.

– Бар, телеңә салынып торма монда! – Әти мине кухняга куып чыгарды.

Әни тәлинкәгә итле аш салып бирде. Ипи. Чәй. Башка берни юк. Шоколадлар да, круассан да, һәрвакыт вазада торучы мандарин-бананнар да күренми өстәлдә.

– Әни?

– Әү, балам?

– Туктатыйк инде бу тамашаны, ә? Мин барысын да аңладым, төзәлермен.

– Нинди тамашаны, улым?

– Үзең дә беләсең бит инде…

– Нәрсәне?

– …

– Әйт инде, балам, ник дәшмисең? Нәрсәне беләм?

– Әни, кайда минем телефоным?

Әни борчулы күзләрен миңа төбәде. Авыр сулап куйды. Бераз тын торды. Аннан кулларымнан тотты:

– Ашыңны аша да йокларга ят, улым! Иртәгә больницага барып кайтыйк әле. Берәр җиреңә зыян килмәсен, тикшеренеп алыйк. Габбас абыеңа керербез. Бик әйбәт доктор диләр үзен…

Каршы җавап бирүнең мәгънәсезлеген аңлап рәхмәт әйттем дә өстәл яныннан торып киттем. Эт булып арыган идем, караватка сузылып ятып, күземне йомарга да өлгермәдем, урам яктан «Альбе-ерт!» дип кычкырган тавыш ишетелде. Тагын Идрис! Кай арада килеп җиткән!

– Әйдә Дамирларга! – диде ул, бөтен җиһанга сынык тешен күрсәтеп елмаеп. – Фото ясыйбыз! Караңгы төшкәнне генә көттек…

Бер мизгелгә генә югалып калдым. «Фото ясыйбыз?..» Фотоны ясарга кирәкмени аны?.. Хәер, шайтан белсен бу авылдагы кәмитләрне! Артык сораулар биреп тормадым. Үземә дә кызык иде – киттек урамның аргы очына.

Никтер өйгә кермәдек, туп-туры мунчаларына киттек.

– Без бу! – дип хәбәр бирде Идрис, мунча өйалдына кергәч.

– Ишекне тиз генә ачып ябыгыз! – дип кычкырды Дамир эчтән. – Яктылык кертәсез, алайса!

Кердек. Мунча эче дөм-караңгы. Хәер, дөм үк түгел – почмакта кызыл фонарь яна. Фото ясау өчен шулай кирәк икән. Бәләкәй өстәл, аңа ниндидер прибор беркетелгән. Эчендә ут яна. Янәшәдәге сәкедә бәләкәй ләгәннәр, анда ниндидер сыеклык җемелди.

– Бусында проявитель, – дип аңлатты Дамир, ләгәннәргә аптырап карап торуыбызны күреп. – Анда сурәт ясала. Ә бусы – закрепитель, ясалган сурәтне беркетә, ягъни «закрепляет». Ә бу прибор «увеличитель» дип атала, фотокәгазьгә плёнкадан рәсем төшерә. Ә менә бусы карточка ясый торган кәгазь инде, анысын беләсез.

Идрис «беләбез» дип ым какты. Берни аңламасам да, мин дә «беләбез» дигән булдым.

– Фотоны башка ысул белән ясап булмыймыни? – Мин үземнең өч камералы айфонымны, төсле принтерларны күз алдына китердем. – Бик озак бит бу…

– Бар андый нәрсә, – диде Дамир, эскәк белән фотокәгазьне ләгәнгә батыра-батыра. – Казанда, туганнарда күрдем. «Полароид» дип атала. Вәт шәп әйбер! Ләкин бик кыйбат ул. Германиядәнме, Америкаданмы алып кайтканнар. Менә ул – чын могҗиза! Фотога төшерүгә, фотоаппарат астыннан сурәт килә дә чыга.

– Булмас! – дип сикереп торды Идрис. – Шыттырасың!

– Ант әгәр! Ипидер менә…

Дамирның һәр хәрәкәтен күзәтәбез. Проявительдәге фотокәгазьдән әкрен-әкрен кеше сурәтләре чыгуын карап тору чынлап та кызык икән.

– Бусы нинди маймыл тагын?!

Идриснең маймыл дигәне Идрис үзе булып чыкты.

…Өйгә кайтып караватыма сузылып ятканда, сәгать телләре төнге уникене күрсәтә иде инде. Нинди озын көн булды бүген! Сәер өй, сәер тормыш. Сәер әти белән сәер әни. Таныш түгел мәктәп. Классташлар… Пионерлар, быргы, барабан тавышлары… Күз алдында – җемелдәүче кызыл галстуклар… Очсыз-кырыйсыз җавап табылмаган сораулар…

 

«ЗНАЧИТ АБЫЙ» ЯНЫНДА

 

Икенче көнне мәктәпкә бармадым. Әни врачка алып китте. Больница дигәннәре бу авылның үзендә үк икән. Кызык, мин больницалар шәһәрдә генә була дип уйлый идем. Ә монда нәкъ авыл уртасында!

Бер катлы озынча таш бина. Тышы акшар белән генә агартылган. Бөтен җирдә искелек рухы. Череп аварга торган агач коймалар. Тактадан ясалган ямьсез чүп контейнерлары. Бер читтә кабина ишегенә кызыл хач ясалган көрән төстәге иске «уазик» тора. Көпчәкләре юк – машинаны каен бүкәннәргә утыртып куйганнар.

Эче тагын да шыксызрак булып чыкты әлеге бинаның. Мәгарә шикелле түгәрәкләп эшләнгән биек түшәмле коридор. Буяулары кырылып беткән стеналар. Кайбер җирләрдә штукатурлары ук коелып төшкән. Коридор буйлап ак төскә буялган бүлмә ишекләре тезелеп киткән. Һәр ишек өстендә – нәни генә пыяла тәрәзә. Алары үзенә күрә бер шом өсти. Стеналарда – хан заманыннан калган плакатлар. «Пьянству – бой», «Содержите руки в чистоте», «Лечите косоглазие очками» дигәнен күргәч, шаркылдап көлеп җибәрүемне сизми дә калдым. Әни кисәтү ясады.

Шактый озак чиратта утырганнан соң, табиб бүлмәсенә кердек. Габбас дигәннәре алтмыш яшьләр тирәсендәге җыйнак кына ак сакаллы, ыспай кыяфәтле күзлекле абый иде.

– Менә, ферма түбәсеннән егылып төшкәннән бирле әллә ниләр әйтеп саташа! – Әни авызын учы белән каплап елап та җибәрде. – Әллә нинди кампутырлар, интернатлар турында сөйли. Ярдәм итегез, зинһар!

Доктор абый кулындагы саргаеп беткән медицина карточкаларын тигезләп өстәлгә куйды да яныма килде:

– Алай… Значит… Егылып төштем дисең инде… – Ул башымны тотып, муенынымны уңга-сулга борып карады. – Авыртамы? Юк?.. Ярый… Башына снимок ясатырбыз… Кул-аякларында җәрәхәтләр юкмы? Юк?.. Бик яхшы… Тынычланыгыз, апа. Куркырлык нәрсә күрмим әлегә. Бер минутка гына чыгып торыгызчы. Егетнең үзе белән кара-каршы сөйләшеп алыйк әле.

Әни томырылып миңа карады да, яулык очы белән күзләрен сөртә-сөртә, ишеккә атлады. Ул чыгып киткәч, Габбас абый мине күзләре белән баштанаяк капшап чыкты. Аннан соң күзлеген салып миңа төбәлде:

– Йә, егет, тыңлыйм сине! Һәммәсен чәчми-түкми сөйлә. Ләкин алдашма, яме!

Ә мин ялганларга җыенмый да идем. Киресенчә, шушы ак халатлы кешедә коткаручымны күрдем. Күп кенә сорауларыма шушы акыллы чырайлы абый җавап бирә алыр, бәлки?

– Ничегрәк сүз башлыйм икән…

– Ничек бар, шулай башла.

– Мин сөйләгәннәргә ышанмассыз дип куркам.

– Ышанырга тырышырмын…

– Мин… Мин… киләчәктән килеп эләктем бугай бирегә…

Докторның карашында аптырау чаткылары күренде:

– Ничек «киләчәктән»?

– Бу авыл, бу дөнья… берсе дә минем заманныкына охшамаган…

Габбас абый, учлары белән иягенә таянып, җитди итеп мине тыңларга әзерләнде:

– Йә-йә… Шуннан?..

– Кичә гомердә күрмәгән чит-ят авыл өендә уянып киттем, – дип дәвам иттем мин. – Стенада ертып алына торган календарь эленеп тора. Андыйлар безнең заманда күптән юк инде… Календарьда – 22 апрель числосы. Анысы туры килә. Директорга алдагы көнне – 21 ендә чакырдылар безне, самокат белән авариягә дә шул көнне юлыктым… Әмма елы…

– Нәрсә елы? – Доктор абый тишәрдәй булып миңа карады. – 1985 дип язылган иде ул календарьда.

– Шуннан нәрсә? Мин монда гаҗәпләнерлек берни күрмим… – диде табиб. – 1985 ел бит инде хәзер!

– Ләкин мин егерме беренче гасырда яшим, доктор абый… – дидем мин тонык тавыш белән. – 2020 елда. Бездә пандемия… Коронавирус…

Нәрсә сөйләвемне инде үзем дә аңламый идем, гаҗизләнеп докторга карадым. Ул уйчан кыяфәттә күзләрен бер ноктага төбәде:

– Да-а-а… Значит… Вирус начар әйбер инде ул… Тәк, тәк… Допустим, син киләчәктән килдең ди. Ә әти-әниең? Больницага сине алып килгән кеше әниеңдер бит?

– Әнием.

– Соң?

– Ләкин ул ниндидер бүтән әни… – Мин иңбашымны сикерттем. – Ул институтта укыта, доцент. Ну… безнең заманда инде… Ә монда ул «китапханәдә эшлим» ди.

– Дөрес! Әниең авыл китапханәчесе синең. Бик хөрмәт итәләр үзен… Ә ни өчен «бүтән әни» дисең, усалракмы? Чит кеше төсле мәллә?

– Юк анысы… Шул ук. Ләкин әти дә, әни дә бөтенләй башка монда. Алар ватсапның ни икәнен белми, телеграм турында да ишеткәннәре юк, ноутбук турында әйтеп тә тормыйм инде…

Доктор абый миңа тагын да текәлебрәк карады:

– Ала-ай… Значит… Бик кызык бит әле бу. Ярар, допустим, мин сиңа ышандым ди. Допустим, син ничектер киләчәктән үткән заманга, ягъни безгә эләктең ди. Сөйлә, алайса, миңа, 35 елдан нинди булачак безнең ил? Оча торган машиналар булачакмы? Айга теләгән һәркем менә алачакмы?

Җитди итеп сорадымы ул, әллә мине үртәве генә идеме, анысын аңлап җиткермәдем, шулай да:

– Андый машиналар да, айга менүләр дә булмаячак! – дип җавапладым. – Ә менә һәркемнең мобильнигы булачак!

– Анысы нәрсә?

– Шәхси кесә телефоны!

– Кит инде! – Габбас абыйның аксыл кашлары югары чөелде. – Бөтен кешенеке дәме? Каян номер табып бетерсеннәр ул тиклем халыкка?

– Җаен табарлар! – дидем мин ышанычлы тавыш белән.

Ышандымы миңа «Значит абый», юкмы, әмма аның белән күрешкәч, бераз җиңелрәк булып китте. Тиргәмәде ул мине, сүкмәде, башкалар кебек «тилердең мәллә?», «ялганлама инде» димәде. Әнине дә тынычландырды. Дәваларбыз, контрольдә тотарбыз, диде.

Миңа исә үземне кулга алырга кушты. «Һәр адымыңны уйлап эшлә. «Киләчәктән килдем» дигән сүзне ялгыш та авызыңнан чыгарма. Мәктәпкә йөр, классташларың белән аралаш. Алга таба ниләр эшлисен бергәләп хәл итәрбез», – диде. Ике көннән үзенә шалтыратырга кушып, кулыма өч урынлы телефон номеры язылган сары кәгазь кисәге тоттырды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фаил ИСЛАМ рәсеме.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас