

(Ахыры.)
Сервант эченə куярлык əллə ни бай-
лыклары булмаса да, ул үзе үк өйне
бизəп-ямьлəп торды. Затлылыгы
белəн карашларны үзендə туктатты,
өйдəге кызлар аның көзгесен, пыяла-
ларын ялт иттереп чистартып куярга
яратты.
Җитмешенче елларда үпкə белəн
интеккəн Рəүфкə ял йортына юллама
бирделəр. Ир ялдан кайткан чагында
чəй сервизы алып кайтты. Унике
савыттан торган затлы җыелма
сервантның түреннəн урын алды. Аны
кулланулары бармак белəн генə
санарлык: затлы савыт-саба сервант-
тан бик сирəк, туйларда, юбилейлар-
да, олы кунаклар килгəн чакта гына
чыкты.
Сиксəненче елларда фермада яхшы
эшлəгəне өчен ирен Болгариягə
җибəрделəр. Колхоздан киткəн деле-
гация авыл халкы күзенə дə күрмəгəн
затлы товарларны бик күп алып кайт-
ты ул чак. Сервантка бəллүр савыт-
лар, кəнфит салу өчен аяклы савыт,
аш сервизы, кырлы пыяладан аяклы
рюмкалар шунда менеп кунаклады.
Туксанынчы еллар башында Гер-
маниядə хезмəт итеп кайткан улы
Алмаз сап-сары чəчле, зəңгəр күзле
немец артисткаларының наклейкала-
ры белəн сервант ишеген бизəде.
Шулай, яши-яши, баеп та китте сер-
вант: берəм-берəм укырга чыгып
киткəн кызлары ят-ят савыт-саба,
сувенирлар алып кайтты, чəчəклəр
букеты, чəй сервизлары юнəтте.
Рəүфкə, сугыш вакытында колхозда
эшлəгəне өчен һəм Җиңү бəйрəме
белəн котлап, ил Президентының
үзеннəн открыткалар килде! Карт
белəн кортка аны кат-кат укып,
кадерлəп, сервантка алып куйды. Ел
саен котлау открыткалары арта торды,
аларның барысы да кадерлəп сер-
вантта сакланды. Тора-бара оныклар
туды. Сервант шүрле гендə онык-
ларның фотосу рəтлəре урын алды.
Рəүфнең “Хезмəт батырлыгы өчен”
медале дə, кабыннан чыкмаган да
килеш, шунда кереп урнашты.
Рəүфнең медале янына Галимə кар-
чык үзенең “Ана даны” медален ките-
реп куйды.
Менə шулай Галимəнең үзе белəн
яшəп, үзе белəн бергə картайды сер-
вант. Өйгə башка җиһазлар кайтаргач
та, ул түрдəн китмəде. Балалар аны
искегə санап, берничə тапкыр буярга
да, үзьябыштыргыч пленка белəн
яңартырга да омтылып карады, тик
Галимə, ризалашмыйча, сервантны
элекке рəвештə саклап калды.
Таушалса да, тоткасы төшеп югалып,
хəзер ике төрле сап куелса да, шул
килеш тə бик якын иде ул аңа. Өйдə
уенчык юк заманнарда балаларына
шул сервант сабын сүтеп бирə иде,
ялтыравыклы тотка белəн и рəхəт-
лəнеп уйный иде алар! Шулай ала-куя
торгач, бер сабы бөтенлəй югалды.
Сельпо кибетендə очрап, бер тотка
алып кайтты аңа Галимə. Шулай итеп,
калган гомерен сервант ике төрле
тотка белəн гомер итте. Аның каравы,
Галимəнең əтисенең фронттан килгəн
хатларын да, кадерле фотокарточка-
ларны да тартмасында исəн-имин
саклады. Куенындагы бер бүлмəсендə
Коръəн китабы иде. Сервант Коръəнне
сакладымы, əллə Коръəн бөтен йорт-
ка иминлек телəп тордымы, кайгы-
хəсрəт кичермичə генə, балаларны
үстереп, читкə таратты ата-ана.
Гомер буе Галимəнең үзе белəн
бергə булган “Йорт эшлəре” дигəн куе
кызыл тышлы китап та сервантта
яшəде, соңрак аның янында “Хəтер”
дигəн бик кадерле китап урын алды.
Томлап-томлап чыгарылган хəтер
китабында Галимəнең сугышта үлгəн
əтисе турында мəгълүмат бар иде.
Сервантта торган бик кадерле ике
əйберен: кырыну машинкасы белəн
“Шипр” одеколонын көн саен алып
куллана торган иде Рəүфе. Бер генə
колак лыга калган күзлегенең дə
урыны шул сервантта булды. Тора-
бара сер вантның бер бүлмəсен дару-
ларга бүлделəр: хуҗалар олыгайган
саен йортта уколлар, йөрəк, ашказаны
дарулары барлыкка килде. Картының
бик кадерлəп саклаган “Умартачылык
серлəре”, “Үлəннəр белəн дəвалану”
дигəн китабы да шушында иде... Менə
боларның барысын да калдырып,
моннан дүрт ел элек гүр иясе булды
Рəүфе. Галимə, гомер иткəн нигезен
калдырып, кышларын балаларында
яшəргə мəҗбүр. Теге вакыт ничə потлы
сервантны күтəреп кайткан шəплеге
юк шул инде, яше дə менə сиксəнне
куып бара. Ə бергə гомер иткəн, үзе
белəн бергə картайган серванты... юк
булган.
***
– Алып китəргə өлгермəдем, əнкəй.
Берəр олы машина белəн кайтканда
инде, яме? Əлегə гаражга куеп тор-
дык, – дип аңлатты аңа улы, сервант
турында сорагач. – Өй юганда кызлар
белəн чыгардык.
– Кайда алып китəргə, улым,
аңламадым, шəһəргəмени?
– Əнкəй, нинди шəһəр булсын инде?!
Чүплеккə! Беткəн бит инде ул. Яңаны
алып куярбыз. Алдагы ялга кайталсак,
берəр современныйрагын алып кай-
тырга тырышырмын.
Галимə эндəшмəде. Улы белəн тиз-
тиз генə саубуллашты да, бер уч ачкыч
арасыннан гаражныкын эзлəп табып,
шунда атлады. Менə бит аның серван-
ты! Таушалса да, сынмаган, кəкрəй-
мəгəн. Урыны-урыны белəн лаклары
купса да, матурлыгын югалтмыйча,
əйтерсең хуҗабикəсен көтеп утыра!
Һəрнəрсə ире Рəүфне хəтерлəткəн
гараж эчен урап чыккан Галимəнең
күзе стенадагы агач чанага төште.
Теге вакыт нəкъ шушындый чана
белəн алып кайткан идем сервантны,
кая соң шул чактагы көч-гайрəт, дип
көрсенеп торганда, тыштан:
– Апа, өйдəсезме? – дигəн тавыш
ишетелде. Товар сатып йөрүче
үзбəклəр икəн. Авылда чагында керми
китмилəр иде алар Галимəгə.
Юлчыларны чəй эчереп, җылытып
чыгарырга беркайчан да иренмəде ул.
Менə əле дə ишеген кагып торалар.
– Утыгыз янгач, сугылмый китмик,
дидек. Кайткансыз икəн, апа, урам
ямьлəнеп китəр инде, сез кайткач, –
дип шаярттылар.
– Əйе, кайттым, оланнар, рəхмəт, –
дип, алар янына чыкты Галимə. – Бер
үтенечем бар бит əле, буш итмəс идем
үзегезне, шушы сервантны өйгə кер-
теп кенə бирəлмəссезме икəн?
Товар сатып йөрүчелəр апаның
үтенечен кире какмый, авыр сервант-
ны җиңел генə күтəреп кертеп тə
утырттылар. Нидер җитми кебек тор-
ган өй эче янə тулыланып, ямьлəнеп
китте.
Юлчыларны чəй эчереп озату
белəн, кайдадыр шкафларга качып
беткəн савыт-сабаны кире чыгарып,
сервант эчен ямьлəп куйды Галимə.
Ире Рəүф белəн парлап оныкларының
никахында төшкəн фотосурəтне дə
шунда урнаштырды. Җиңү көненə
Президент җибəргəн котлау открытка-
ларын тезеп бастырды. Картлар көне-
нə иренең эшеннəн бирелгəн кечкенə
сувенир савыттагы бал да шунда
менеп кунаклады. Тимер чəй савыты-
на салып йөрткəн даруларына да,
оныкларыннан калган бер-ике уенчык-
ка да урын табылды. Кибетлəрдə
савыт-саба, товар юк чакта һəр-
берсенең ничек-кайдан сатып алу
тарихын ачык хəтерлəгəн чəйнеклəр,
аш тəлин кəлəре, сөт кувшины, шикəр
савыты – барысы да кире үз урынына
кайтты.
Күңеле булып, соң гына ятты йоклар-
га Галимə. Тəмле итеп йоклады ул.
Төшенə тормыш иптəше Рəүф керде.
Икесе, имеш, морҗа аклыйлар икəн,
бөтен җиргə акбур чəчелə.
– Кит, бер дə болай идəнгə акбур
тамызганың юк иде бит синең, пумалаң
начар булдымы соң əллə? – дип елмая
аңа карап Рəүфе.
Галимə пумаласын акбурга манчып
ала да тагы буйый, тагы идəнгə акбур
тама, үзенə чəчри, битлəренə куна...
Тик Галимə бер дə хафаланмый, елмая
гына, нигə хафаланырга – юар да
алыр!
...Икенче көнне хəл белергə кергəн
авылдашлары Галимəне серванты
янындагы диванында җан биргəн
килеш тапты. Туган нигезендə, йом-
шак урын-җирдə елмаеп ята иде ул...
Фото: freepik.