Чәчмә әсәр
25 ноябрь 2025, 04:20

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (2)

– Ай-һай апа, моны ничек күтəреп арбага саласың? Бигрəк зур бит бу! Йөрəкле кеше икəнсез! – дип сөйлəнə-сөйлəнə, шофер егет сервантны урап чыкты да, башка чара юклыгын аңлап, хатынга ярдəм итəргə булды.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (2)Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (2)
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (2)

(Дәвамы.)

– Алам! – диде Галимə, кистереп.
Кесəсендə бер тиен дə акчасы юклык-
ны онытып. – Алам! Тик сез бу язуны
тагы бер-ике сəгатькə генə куеп торы-
гыз, зинһар, башкалар алмасын! Мин
хəзер туганнарыма барып, акча алып
килəм!
– Ярый соң, – дип ризалашты сату-
чы һəм “продано” янə сервант алдына
барып кунаклады.
Галимə кош тоткандай чыгып
йөгерде кибеттəн. Кайда барып,
кемнəн акча сорарга соң əле? Бу
вакытта ул җиһазын район үзəгеннəн
егерме биш чакрым ераклыкта урнаш-
кан авылына ничек алып кайту турын-
да уйламый да иде, бу минутта аны
сатып алу кыйммəт иде аңа!
Район үзəгендə яшəүче авыл -
дашларын барлап чыкты. Авылның
килене Фəрзəнə түти шушындарак
кына яши, аңа кереп, башлап чана
сорады ул. Агачтан эшлəгəн бер
бөртек чана балаларына тау шуарга
кирəк булып торса да, бəхете тышына
бəреп чыккан хатынның кəефен бозар-
га базнат итмəде Фəрзəнə, “Озаклат-
мый гына кире китерергə тырышыгыз
инде!” – дип, чанасын биреп чыгарды.
Галимə “Леспромхоз”да эшлəгəн
туганын эзлəп китте, аңардан үтечкə
дип унбиш сум акча алып, рəхмəтлəрен
укый-укый, кире кибеткə чапты.
– Галина, теге иргə сервантны
вəгъдə иткəнеңə дə ачуым килгəн иде.
Əйтеп тордым бит, алай-болай алма-
са, миңа əйтерсең, сораган кешелəр
бар, дип. Күпме начальство керə!
Сорап кына торалар бит. Шундый
яхшы əйберне гади бер мужикка обе-
щать иткəнсең! Инде малы үлеп, түли
алмагач, нигə тагы əллə нинди хатын-
га вəгъдə иттең соң? Берəр туганың
идемени? – дип, күзлəрен акайтып,
баягы сатучы хатынны тирги иде
биллəрен буып бəйлəгəн бөдрə чəчле,
тыгыз тəнле бер ханым.
Завтыр инде, дип уйлады Галимə.
Боларның сөйлəшкəннəрен ишетеп
торганын сиздермəс өчен, əллə кире
чыгып китəргəме, дип тə уйлады.
Əмма сатучы ханымның əйткəне аңа
көч бирде кебек.
– Надежда Павловна, начальство
болай да балда-майда гына йөзə.
Үзлəренə кирəген алар тапмыймыни
инде? Җиде сервант кайткан иде
районга, алтысын тəк тə шул началь-
ство алып бетерде бит инде, складка
бушатып та тормадылар. Гади
кешелəр бит болар, аларның да җиһаз
юнəтеп, дөньяларын җиткерə селəре
килəдер. Берəр авылдан килгəн гади
хатын инде ул. Шул сервант янында
тораташ кебек катып калды, күзен дə
алмый, ничə əйлəнеп чыккандыр?
Теге иркəй алмагач, үзенə тəкъдим
иттем, сез аның сөенгəнен күрсəгез!
Сатучы сүзлəрен сөйлəп бетер-
гəнче, яклаучысы булуга сөенеп,
Галимə килеп басты.
– Булдымы? – дип елмайды аңа
Галина. – Бəхетегез бар икəн
үзегезнең, менə сервантлы булдыгыз!
– Сезгə рəхмəт инде! – Галимə,
янчыгын чыгарып, Надежда Павлов-
наның аны ашардай булып карап тор-
ган карашлары астында горур гына
бурычка алган унбиш сум акчаны
сатучыга сузды.
Түлəвен түлəде, тик сервантын
төяшергə дип килгəн йөкчелəр хатын-
ның агач чана сөйрəп килүен күргəч,
аптырап калды.
– Беренче борылышта ук сервант
шуып төшəчəк бит, кайда алып бар-
макчы булдыгыз, апа, мондый чана
белəн? – дип ризасызлык белдерде
аларның яшьрəге.
– Калдырып торыгыз, акчасы
түлəнгəч аңа беркем дə тими бит,
машина булганда алып кайтырсыз, –
дип киңəш итте икенчесе.
Тик Галимəме соң инде сатып алган
əйберен калдырып китə торган кеше?!
Барыбер үзенекендə торды, үгетлəде,
ялварды, сорады – ничек итсə итте,
олы тартманы шыгырдатып чанага
бəйлəтеп кибет яныннан кузгалды.
Кышкы көн кыска шул, инде караңгы
да төшеп килə – авыллары аша үтə
торган бердəнбер автобус инде төшкə
тиклем үк китеп барды. Хəер, бу затлы
җиһаз анда сыймас та иде. Берəр
“попутка” булса, ярар да. Галимə
кадерле йөген сөйрəп, авыл очына
таба атлады. Зур булмаган агач чана-
дан ике якка ярыйсы гына тырпаеп
торган сервант, авырлыгы тигез
ятмыйча, əле бер якка кыйгайды, əле
икенче якка ауды. Галимə, биялəйлə-
рен салып, аны ныгытып та карады,
тик җиһаз чанада тик кенə ятарга
телə мəде. Аеруча арттан машина
килгəндə кыенга төште, читкə чыгып
юл бирим дисə, этелгəн кар өеме
өстенə сервантны сөйрəп менеп бул-
мый. Юллар тар, шоферлар тартманы
бəрдереп-сыздырып китмəсен дип,
сервантның алдына ук чыгып баса
хатын. Күтəрелеп килгəн буранда,
аның сервантын əллə күрмилəр,
“Тилеме əллə син, читкə чык!”
дигəндəй, кычкыртып та китəлəр.
Ничек итсə итте, авыр йөген сөйрəп
авыл очына чыгып басты Галимə.
Ашыгып атлап килеп тирлəгəнгə күрə,
аркаларына дерелдек керсə дə,
күңелендə җылы иде. Хəтсез генə тук-
талышта торса да, машина-фəлəн
очрамады. Инде ничек кайтырга? Кире
авылга керəсе бер дə килми, җəяү
атлыйм дисəң, авылга тиклем егерме
биш чакрым! Шылтыратып, кайта
алмавын хəбəр иткəндə ярар иде дə,
тик сервантны калдырып китеп бул-
мый, нишлəргə соң əле?
Җəяүле буран əкрен генə кар
өемнəре өя-өя йөгергəли, бераздан
юлга хəтсез генə салачак – мондыйда
атлап булмаячагы көн кебек ачык.
Өйдə дə югалтканнардыр инде, пима-
га дип кенə киткəн иде бит. Шулай
берəр сəгатькə якын торып, инде
тəмам караңгы урнашканда, аның
күтəргəн кулына бер йөк машинасы
туктады.
– Ай-һай апа, моны ничек күтəреп
арбага саласың? Бигрəк зур бит бу!
Йөрəкле кеше икəнсез! – дип сөйлəнə
сөйлəнə, шофер егет сервантны урап
чыкты да, башка чара юклыгын аңлап,
хатынга ярдəм итəргə булды.
– Егетлəр, əйдəгез əле булышыгыз!
– Кабинадан килеп чыккан əзмəвердəй
ике ир шофер белəн бергə инде кар
сыра башлаган тартманы кардан
əрчеп, арбага күтəрде.
– Билне өздерə яздым, ничек аны
үзегез сөйрəп чыккансыз? – дип апты-
рады шофер егет, сервантны арбага
ныгытып бəйлəгəн арада. – Өшегəн-
сез, апа, кабинага кереп утырыгыз,
егетлəрнең берəрсе монда утырыр.
Дальше ничек кайтырсыз? Авылыгызга
юл бармы соң?
Галимə бу кадəренə дə бик шат иде,
авылына кадəр кайтып җитсə, андагы
бер-ике чакрым ара һич куркытмый
иде аны. Шоферның соңгы сораула-
рын ишетмичə:
– Рəхмəт, рəхмəт, мин монда гына
кайтам, өшедем, – дип, арбага үрмə-
лəде.
Егерме биш чакрымны тиз кайтып
җиттелəр, авыллары турысына җит-
кəч, ачы җилдə арбада кайткан хатын-
ны жəллəп булса кирəк, алган товары
белəн авылга ук төшереп куйды аны
шофер. Кибеткə кадəр юл бар иде.
Галимəлəр очына – сукмак кына.
Рəхмəтлəрен укый-укый торып калды
Галимə. Машина кузгалып китү белəн,
өшүен дə, аруын да онытып, йортла-
рына таба омтылды.
Инде, аша барса, ярты чакрым ара
калды. Тик кайчандыр чистартылган
юлны кар күмеп киткəн. Тигез җирдəн
ничек итте шулай атласа да, таулырак
урыннарда интегеп бетте Галимə.
Аеруча чананы тыя-тыя тау түбəн
төшүе бик авыр булып чыкты, арттан
тотсаң, үзеңне үк сөйрəп китүе бар,
алдан аягы белəн туктатып барган
чана, үзеңне сөзеп, егып китəрдəй.
Инде урам башында үз йортлары
күренгəч, бераз хəл кергəндəй булды.
Ярым караңгыда урам башында кеше
шəүлəсен чамалады шулчак. Мал-
ларны карап, капка алларын көрəп
бетерсə дə, күңеленə тынгылык тап-
мый, олы юлны күзəткəн тормыш
иптəше Рəүф иде ул. Еракта хатын-
кыз гəүдəсен шəйлəп, ул да алга таба
атлады.
Кар каплаган сервантны себереште-
реп өйгə кертеп утырткач, бала-чага
шатланышып аның янында бөтерел-
де. Район үзəгенə барса, мəкле
керəндил алып кайтып балаларын
сөендерə торган иде Галимə. Бу юлы
бернəрсə дə алмый кайтса да, бала-
лар шат иде. Түргə чыгарып утырткан
сервант бөтен өйне ямьлəде дə куйды!
Бианасы ясаган җылы чəйне эчеп
алгач, изрəп йоклап китте хатын.
“Галимəлəр сервант алган икəн!”
дигəн сүз авылда тиз таралды, колак-
ка ят бу сүзнең нəрсə икəнен авыл
халкы аңлап бетермəсə дə, затлы то -
вар ны карарга дип атна буе килделəр.

(Ахыры бар.)

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (2)
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас