

Яңгыр шыбырдавы астында урнашып алган тынлыкны шунда Йөк үлчәүченең карлыккан тавышы бүлдерде:
— Шеф дим, Шеф... Ничек дидең, тагы кабатла әле, Шеф...
— Хәтереңне әйтер идем... Бу хәтер белән, аракы эчәргә түгел, мич башында утырырга сиңа, — дип җавап кайтарды Мөдирнең калын тавышы.
— Соңгы тапкыр дим... Шеф, ә, Шеф?..
Һәр сүзенә, һәр иҗегенә басым ясап кабатлады Мөдир.
— Аракы алдырсаң — ара калдырып булмый, ара калдырсаң — аракы алдырып булмый. Бу — заман әйтеме булыр! Төшендеңме?..
— Төшендем, — дип, башын какты Йөк үлчәүче һәм тырышып кабатларга кереште. — Ара калдырсаң... аракы алдырсаң...
Күпме генә тырышмасын, ипле-башлы хәтерләп калмаган иде барыбер.
— Ахмак! — дип туктатты аны Мөдир. — Синең белән эчкән мин җүләр. Әйдә, сал да, синең хәтер өчен чөңкәйтеп куябыз.
— Хәтер нәрсә!.. Аны эчеп тә, ашап та булмый. Яшәсен шешә! Шешә яшәсен.
Беразга тынлык урнашып алды. Ишек төбендә торган Азатны шунда гына күреп алдылар.
— Кем бу? — дип сорап куйды Йөк үлчәүче, баланаяк бармагын малайга төбәп.
Тегеләр икесе берьюлы урта төяк бармаклары белән авызларын сыпырып, үзара карашып куйдылар.
— Үзе! — диде Мөдир.
— Ничек үзе, ягъни мәсәлән...— дип гаҗәпләнде Йөк үлчәүче, күзләрен челт-мелт йомып.
— Үзе дигәч, үзе! — дип кабатлады Мөдир. Йөк үлчәүченең ризалашмйн чарасы юк иде. Аңлаганын белдереп, башын кагып куйды да, аркасына янтая төшеп, авызын зур итеп ачкан килеш түбә астында гөлдер-гөлдер килгән күгәрченнәрне күзәтә башлады. Бер очтан озонлы яңгыр һавасын да иснәве иде булса кирәк.
— Шеф дим, ә, Шеф... Соңгы тапкыр гына кабатла әле?
— Нәрсә тагы? — дип аңышмады Мөдир.
— Аракыны алдыру турын дагыны...
— Ахмак! — диде Мөдир, ачуы чыгып. Башка берни дәшмәде.
— Үзе, ягъни мәсәлән, — дип мыгырданды, аларның барлыгын оныткан Капчык хисаплаучы һәм янәшәдә яткан шешә этикеткаларына теркәлгән «нәрәт»ләрне укырга кереште: «Әтәмән планы урманыннан утын кайтартырга иде. Габдерәхим абзаң...» «Ат сикерткән тау астыннан — нигезгә таш. Фәйрүзә кодачаң...»
Мөдир кешегә күп сөйләшү килешми. Ул эш белән мәшгуль булды: бушап калган ике шешәне ипле генә үзе төзегән пирамидага тоташтырып куйды, һәм шешәләрнең шулай ипле торуына куанып, тулар-тулмас бер стаканны янә бушатып алды. Какланган казның бер ботын авызына тыкты... Бераздан тагы кабатлады.
— Синең чират, көттермә, — дип, Капчык хисаплаучы Йөк үлчәүченең иңбашына төртте. Тегесе һаман түбә астындагы күгәрченнәрне күзәтеп, ачык авыз белән озон сөзә иде.
— Көтмим, чиратсыз эчәм, — дип түнтәрде Капчык хисаплаучы.
Моңарчы тын гына ялмануында булган кәҗә тәкәсе, үзенең монда икәнлеген белдереп, кымшанып куйды һәм шешәтау итәгенә үк килеп, мөлдерәмә күзләре белән югарыга текәлде. Аны күрмәделәр. Ал аягының тояк очы белән нигездәге шешәләргә шак-шок бәреп хәбәр салды Микәй, үзенә игътибар сорады, акрын гына «мәэлдәп» алды.
— Тутырып сал, — дип, Мөдир шешәне Капчык хисаплаучыга төртте. — Көттермә Үзен.
Шешәтау түбәсеннән алпан-тилпән түбән төшеп, консерва банкасына өч-дүрт «буль-буль» агызды Капчык хисаплаучы. Азат сискәнеп китте, һәм узен-үзе белешмичә кычкырып җибәрде:
— Нишлисез, шайтаннар!
Аны, әйтерсең, бөтенләй ишетмәделәр. Ул монда, гомумән, юк иде сыман. Капчык хисаплаучы шешәләрдән өелгән баскыч буенча ничек төшкән булса, челтер-челтер иткән чың астында шулай ук ипле генә кире менеп тә китте. Ә кәҗә тәкәсе почтыр-почтыр килеп банканы яларга кереште. Азат, банкага үрелеп, аракыны түгәргә иткән иде. Микәй аңар шундый итеп карады... «Башың ике булса гына кил» — дип әйтә иде булса кирәк — кан баскан күзләрен акайтты, иләмсез зур мөгезләрен сөзәргә әзерләде. Чигенми булдыра алмады Азат.
— Мин сине күргәнем бар, — дип, Азатка әби-чеби бармагын төбәде шешәтау түбәсенә менеп утырган Капчык хисаплаучы. — Күргәнем бар...
«Миңлегали абый, туктатыгыз, нишлисез... Миңлегали абый...» —
дип кычкырырга ачылган авызыннан суз чыкмады Азатның. Текәлеп карап торган Капчык хисаплаучы аны чынлап та танымый иде.
— Үзе! — диде Мөдир, тагын берне төшереп алгач.
— Тьфу, тьфү, — дип, әлегәчә ачык авыз белән түбә астындагы күгәрченнәрне санап утырган Йөк үлчәүче тик торганнан төкеренә башлады.
— Үзе түгел, үзле...— дип, гомерендә беренче тапкыр Мөдир белән килешмәде ул, күгәрченнәргә йодрык болгый-болгый төкеренде.
— Үзлемени...— дип, Капчык хисаплаучы кычкырып көлеп җибәрде. — Үзлемени?..
Башта авызын каплый-каплый көлде ул. Аннан мөлдерәп төшкән күз яшьләрен сөртә-сөртә көлде. Сулышына буылып, Йөк үлчәүчегә төртеп күрсәтә-күрсәтә көлде. Эчен тотып та көлде. Шешә баскычлардан тәгәри-тәгәри көлде...
Мөдир көлмәде. Мөдир кешегә көлү килешми — ул елмайды гына. Йөк үлчәүче һаман төкеренүендә булды, күгәрчен күчтәнәче чынлап та үзле булып чыккан иде, ахры...
Ә Микәй, шешәтау итәгенә килеп, алгы тояклары белән шак-шок итеп янә хәбәр бирә башлаган иде. Мөдир белән Йөк үлчәүче аңар игътибар итмәде. Микәй тагын шакылдатты, тагын... Аны ишетмәделәр. Азат Микәйне куарга итеп карады, ничек кенә булса да ярдәм итәсе, бу куркыныч корылма астыннан аны исән-сау коткарасы килде малайның. Зур мөгезләр каршы төште, кан баскан акайган күзләр... Аны һичкем күрергә дә, ишетергә дә теләми иде бугай монда. Шифер түбәгә шыбырдап яуган яңгыр тавышы көчәйгәннән-көчәя барып, аның колагын, зиһенен томалады. Торган саен ныграк шаулый барган колакларын учлап, каралтыдан чыгып китми чарасы юк иде малайның.
Ишекне ачып чыгуга, саф һава килеп бәрелде. Әмма куллары ишеккә ябышкан диярсең, Азат бер тын бусага төбендә тоткарланды. Эчке яктан яңгырап ишетелгән мөдир тавышы тоткарлады аны.
— Егетләр... Микәй исәнлеге өчен эчтекме соң әле без?..
— Эчтек, — дигән тавышы ишетелде Йөк үлчәүченең.
— Эчсәк, тагы берне!..
— Ике булды инде...
— Өч фарыз! Өч!.. Үзенә дә салыгыз, җанкисәккәйнең. Онытырга ярамый бәгырьне... Әйдә, Микәй исәнлеге өчен!
Үзе җиңел генә күтәреп куйды да, янәшәсендәге Йөк үлчәүчегә бәйләнергә тотынды Мөдир.
— Син нәрсә, Микәйгә исәнлек теләмисең?.. Болай булмый, юк, юк, калдырма... Сезнең ишеләрнең бишенә тора ул Микәй-бәгырь...
Баш очында түбәтәй сыман эленеп торган болыт акрынлап булса да офыкка авышты. Кояш чыкты. Нурлы Аланның бер башыннан икенчесенә Салават күпере сузылды. Шул мәһабәт күпер астыннан ындыр табагына авылдашлар йөгерешеп чыкты. Күкрәк тутырып яңгыр һавасын сулый-сулый эш урыннарына таралыштылар. Чырык-чырык көлештеләр, шаулаштылар, яңалыкларын бүлештеләр — һәркемнең күңеле күтәренке иде.
Микәй тагы бер банканы ялтыратып куйды. Аңа тагы шайтан каргаган шул эчемлек җитми башлады. Ләкин аны кайгыртучы, аңарга эчемлек салырга җыенучы юк иде. Аның дөньяда барын онытканнар. Җен ачуы чыкты кәҗә тәкәсенең. Кан сауган күзләре акайганнан-акая барды, бөтен гәүдәсе калтыранырга тотынды, дөнья айкала-чайкала башлады. Тутык төсендәге калай банкага, тутык төсендәге шешәләргә һәм шешә- тауга чыкты аның ачуы. Аннан тутыкка чумган кешеләргә текәлде. Тутыккан кешеләр кайсы-кайда түнеп ыңгыраша, үрмәли, тәгәрәшә башлаган иде. Ул да түгел, көтмәгәндә, әле генә тутык сыман тоелган әйләнә-тирә аның күз алдында ялкын төсенә кереп яна башлады. Каршындагы калай банкадан ут күтәрелде. Тау булып өелгән һәр шешәдән ялкын бәреп чыкты. Шешәтауны тоташ ут ялмап алды. Тау гына түгел, тутыккан кешеләр тәгәрәшеп янырга кереште. Шул ук ут аның үзен дә чорнап алды, үзе дә яна — ялкынланып, дөрләп яна... Януын яна, әмма торган саен суыграк була барып, тәмам калтырата, туңдыра.
Үзе яну бер хәл, дөрләп, ыңгырашып янган кешеләр кызганыч тоелды аңарга. Яналар, көяләр, харап булалар ич... Кешеләр яна! Кеше дип әйтерлекләре калмый. Чара күрергә, ярдәм итәргә кирәк... Уятырга теләп, мөгез очлары белән төрткәләде ул күз алдында дөрләп торган кешеләргә. Уянмадылар. Шешәтау итәгендә ятуларын гына беләләр. Кузгатырга теләп, ул аларны төртеп-төртеп җибәрде — шешәләр белән бергә тәгәрәштеләр, әмма уянмадылар... Яналар, дөрләп яналар ич. Алардан чыккан ут дөньяга капмасын... Дөньяны коткарырга иде ул уттан. Дөнья бер генә, ул янмаска тиеш! Янмаска! Дөньяда яшел төс — яшәү һәм яшьлек бар! Дөньяда аклык — ак юллар, ак кыялар, ак кыялар турындагы ак хыял бар! Уттан сакларга кирәк үзләрен, уттан...
Дөрләп януларында дәвам иткән кешеләрне әвәләргә, төрткәләп тәгәрәтергә кереште ул. Мөгезләрен кызганмады — ялкыннары гына сүнсен...
Орлык киптерү корылмасы эченнән ярдәм сорап кычкырган авазлар ишетелде. «Каравыл» кычкыру һәм ыңгырашуга күчте ул авазлар. Яңгыр үтеп көннең шулай аязуына куанып эшкә керешкән нурлы аланлылар, берни аңышмады, ни дияргә белмәделәр. Югалып калдылар. Ялвару катыш хәвефле тавышлар көчәйгәннән-көчәя генә барды.
— Шайтаннармы әллә? — дип гаҗәпкә калды Сөләйман карт булып Сөләйман карт. Күпме гомер кичеп, күргән-ишеткәне юк иде мондый авазларны.
— Шайтаннар...— дип җөпләде башын күңелсез генә түбән иеп, чарасыз калган Азат.
— Шайтаннар... Шайтаннар...— дип кабатлады хатын-кызлар, әледән-әле орлык киптерү корылмасына таба шикле караш ташладылар.
Ул да түгел, корылма эчендә кинәт әйтеп аңлату мөмкин булмаган шау-шу һәм гүләү авазлары яңгырарга тотынды. Җир тетрәдеме, яшен суктымы, тау ишелдеме — һич аңларлык түгел иде. Күз алдында корылманың капкалары як-якка ачылып китте. Ташкын булып тәгәрәшкән шешәләр арасыннан җан-фәрман чабып зур кара шәүлә атылып чыкты. Анда-монда борылмады шәүлә, туп-турыга чапты һәм горбил тактадан тотылган биек койма өстенә ташланды. Кинәт яшен суккандагыдай тавыш ишетелде — имән баганалар урыннарыннан кузгалды, калын горбилләр, урталай сынып, йомычкадай як-якка чәчелде, пыран-заран килде. Ә койманың аргы ягында упкын сыман тирән чокыр — кара шәүләне Ай күрде, Кояш алды...
— Шайтан...— дип ухылдады бөтен ындыр табагы.
Аларның ухылдавын ташкын булып ындыр табагына, ындыр табагыннан авылга таба тәгәрәшкән-аккан шешә шавы күмеп китте. Шешәләр, әрсезләнеп, этешеп-төртешеп, бер-берсен сытып тәгәрәште. Йөзәрләгән, меңәрләгән шешә берьюлы челпәрәмә килде. Ташкын булып аккан пыяла ватыклары дулкын-дулкын югары күтәрелеп тау итәгендә утырган авылга, өй түбәләренә, бакчаларга, урамнарга чәчрәде. Юллар һәм сукмаклар яшькелт-зәңгәр пыяла кабырчыклар белән тулды.
— Шайтан түгел, Микәй ул,— дип, җан авазы чыгарып, шешә ватыкларын ера-ера торып йөгерде Азат. Көрәк һәм себеркеләрен эләктереп, аның артыннан сак кына башкалар кузгалды. Пыяла өстеннән йөрергә күнекмәгән халык «ух-ах» килде
Тимер-томыр кисәкләре, пыяла ватыклары белән тулган тирән чокыр төбендә ятучы Микәй тынып калган иде инде. Чәрдәкләнгән койма такталарына тотынып, пыяла ватыкларына киселгән аяклары әрнүгә дә игътибар итми озак карап торды Азат. Бер ялгызы калгач та байтак басып торды. Микәйнең бөтен язмышы күз алдыннан узды. Чана башындагы толып астыннан әле генә көмеш нурлар сирпел башын калкыткан бер нарасый иде ич ул. Ә хәзер әнә — чокыр төбендә... Аның һавада эленеп калган зур мөгезләре сорау билгеләре булып тоелды малайга. Эре-эре сорау билгеләре...
Кичен, берьялгызы ындыр артына чыгып, озак кына уйга бирелеп йөрде Азат. Микәй белән бергә үткән борчу-хәсрәтсез елларын, хыялый бала чагын да мәңгегә җуя түгелме ул?.. Ничек болай килеп чыкты? Табигатьнең шундый камил һәм риясыз җан иясе нигә әле шундый аянычлы язмышка дучар булды?.. Кем гаепле моңар? Кем?.. Кешеләргә бит Микәй һичнинди зыян китермәде. Кешеләрне үз итте һәм яратты Микәй. Ул кешеләргә ышанды. Бөтен авыл җылы мамык шәлгә төренде. Мамыгын гына түгел, җанын да бирергә риза иде бит ул кеше өчен.Нәтиҗәдә, әнә ничек килеп чыкты... Кешеләр дә начарлык теләмәде бит югыйсә...
Сораулар бәгырен телгәләде үсмер малайның. Тамак төбенә төер булып тыгылды, ике чигәсен китереп кысты шул ук сораулар.
Шунда Азат бакча ягыннан кемнеңдер үзенә якынлашып килүен абайлап, сискәнеп куйды. Айсылу апасы икән.
— Азат...— дип гаҗәпләнде ул, көтелмәгән бу очрашудан каушый калып. — Нишләп йөрисең монда?
— Болай гына, Айсылу апа... Ә син кая?
— Югары Сөнгә... — диде ул, кулындагы төенчеген кая яшерергә белмичә уңайсызланып.
— Нурлы Аланны күрәсең дә килмәс инде... Шулаймы, Айсылу апа?
— Нурлы Алан — үз авылым кебек, Азат, — диде Айсылу, малайга якын ук килеп. Күрәмсең, аны аркасыннан гына булса да сөясе килгәндер. Азатның инде гәүдәгә шактый калкынган булуын искә алып кына ниятеннән кире кайтты.
— Айсылу апа, — дип дәште малай, күзләрен аңардан яшерергә тырышып.— Башка беркайчан да күрешмәбез инде...
Малайның кәефен күтәрәсе килепме, Айсылу апасы җанлана төште.
— Әле Алсуны алырга киләсең бар бит... — дип, елмаерга итте ул. һәм бертын күзләрен тутырып Азатка карап торды.
Айсылу ашыга-кабалана китеп барды... Күбәләк кар явып торган бер көндә кыңгыраулар таккан пар атта килен булып төшкән Айсылу шулай тын гына караңгы сукмак эченә кереп югалды. Авылга илткән тыкрыктан кемнеңдер адашып өйгә кайтмый калган ялгыз кәҗә бәтие сузып-сузып кычкырырга кереште...
Freepik.com