Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 ноябрь 2025, 11:55

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (1)

Əнилəрен кайтарыр өчен эштəн сорап кына киткəн улы китəргə җыенды. – Əнкəй, ялларда кайтып кер машинасын тоташтырырмын инде, бүгенгə бик ашыгыч. Мичеңə бераздан өстəрсең, күп якмасаң да ярый – электрга тоташтырдым җылыны, салкын булмас. – Алмаз соңгы инструк циялəрен биреп, машинасына утырып кузгалып та китте.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (1)
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (1)

Башка вакыт машинадан төшə
алмый җəфаланган Галимə əби капка
төбенə килеп туктау белəн кабинадан
атылып диярлек чыкты, биле дə тот-
мады кебек, аягы да бөгелми торма-
ды. Сумкасын да алырга онытып, авыр
капканы җиңел генə ачып, эчкə атыл-
ды. Куллары шул арада коймаларны
сыйпап үтəргə, читəн аша башын суз-
ган баланны кочарга да җитеште.
Авыз эченнəн туктаусыз нидер укына-
укына йорт ишеге янына килеп җитте.
Бер атна элек кызлары кайтып,
дөньясын ялтыратып җыештырып
киткəн иде – буялмаган сары ишегал-
ды идəне əле пычранырга да
җитешмəгəн. Шулай да Галимə анда
аягын салып тормады, аның бер генə
секунд та вакытын əрəм итеп торасы
килми иде, күңеле тизрəк йорт эченə
ашкынды. Моны сизеп, улы да тизрəк
өйнең йозагын ачарга ашыкты.
– Менə, гомер булгач, тагы кайттым.
Исəн генə тордыңмы, йорткаем? –
“Бисмилла”сын əйтеп, əби йорт эченə
атлады. Тəрəзə төбендəге кипкəн кына
гөленең балчыгын кулы белəн тотып
карап, инде яңарып китмəсен белсə
дə, йомры белəн су китереп салды.
– Күз-колак булып тордыңмы?
Рəхмəт инде, – дип, инде гүр иясе бул-
ган тормыш иптəшенең дивардагы
сурəтенə дəште.
Алмаз аударылып куйган самавырга
су салып җибəрде. Ягылмаган сал-
кынча өйдə самавыр тавышы яңгырап
таралды. Галимə əби əле бер тəрəзə-
сеннəн барып карады, əле икен-
чесеннəн, үзенə урын тапмаган бала
сыман, əле диванга барып утырды,
əле урындыкка күчте. Алып кайткан
ризыклар белəн чəйлəр эчеп алгач
кына əбекəйнең кайдадыр ашкынган
йөрəге үз нигезенə кайтып керүгə
тəмам ышандымы, бераз тынычланып
калды.
Алмаз ягып җибəргəн мичтəн өйгə
җылы йөгерде.
Əнилəрен кайтарыр өчен эштəн
сорап кына киткəн улы китəргə
җыенды.
– Əнкəй, ялларда кайтып кер маши-
насын тоташтырырмын инде, бүгенгə
бик ашыгыч. Мичеңə бераздан
өстəрсең, күп якмасаң да ярый –
электрга тоташтырдым җылыны, сал-
кын булмас. – Алмаз соңгы инструкциялəрен биреп, машинасына
утырып кузгалып та китте.
Галимə бакчаны урап килде. Бикле
торган мунчасын ачып керде. Шөкер,
барысы да əйбəт кенə торган, дип
сөенде. Мунча чарачасына* эленгəн
каен миллеклəренең тузаннарын как-
калап, кире элде. Хəзер, карты булма-
гач, миллеклəр кулланылмый да
диярлек, тик, гадəт буенча барыбер
ун-унбиш пар миллек китереп элə
Галимə. Аларга инде монда урын да
юк, тузан җыеп кына эленеп торалар...
Чыгып китəм дигəндə, аның күзе
ишек яңагындагы пычак белəй уйган
сырларга төште. Алмаз эше инде бу,
ярата иде ишек яңагына пəке белəн
буй озынлыгын уеп куярга. Өй ишеге
дə шулай сырланып-сырланып беткəн.
Балаларының бəлəкəй чакларын искə
алып, Галимə түти елмаеп куйды.
Менə абзар. Сыер бүлмəсе. Ат
бүлмəсе, сарыклар бүлмəсе, тавык
келəте, казлар өчен бүлмə... Мал
йорты кайнап тора иде элек, түбəдəн
йөгерə-йөгерə печəн төшереп, кай-
сының алдына көрпə, кайсына җим
салып чак җитешеп эшкə чыгып чаба
иде ул. Иртəнге сөтне кичке савым
белəн бергə генə эшкəртə иде. Хəзер
монда гадəти булмаган тынлык.
Тормыш катып калган кебек, түбəгə
менə торган баскыч та юл өстендə
торып калган, мал улаклары шул
килеш тора, хəтта сыерларга чөгендер,
кабак турый торган балтасы да шунда
ук калган, каз бəбкəлəренə кычыткан
тапаган тактасы да... Хəзер буш абзар-
ны урап чыгарга күпме вакыт кирəк,
элек бу кадəр дөньяларны көтəргə
ничек җитештем икəн, дип уйлады
Галимə эчтəн генə. Күп иде шул
терлеклəре, мəрхүм карты Рəүф мул
булганны яратты, сыер малын гына
дүртəр-бишəрне карыйлар иде, өч
сыер саумаган чагы сирəк иде
Галимəнең. Шундый авыр уйлар белəн
ул абзарның авыр ишеген япты. Инде
тиздəн моны ачып та керə алмам
инде, беткəч тə бетə икəн кеше, дип
уйлады.
Тышта аның игътибарын сүтелмəгəн
карлыган куаклары җəлеп итте. “И
бичаралар, иркен итеп сулыш та ала
алмый утырасызмы?” – дип, Галимə
əле бер, əле икенче куакны сүтəргə
алынды. Агач ботакларын “кочакла-
тып” ике башы үреп куелган тимер
чыбыкларны сүтə алмый җəфаланып
бетте. Шулай тышта озак кына йөреп,
эңгер-меңгер төшкəндə генə керде ул
йортка, ут кабызып, самавырын
яңартып җибəрде.
Чəй агызырга дип тоткан чынаягын
кире куеп, тукта, исəн-имин йортларга
кире кайту хөрмəтенə матур чəшкедəн
чəй эчим əле дип уйлап, түр якка сер-
вантка таба атлады. Олы як тупсасын
атлап чыгуга, бермəл берни аңламый
туктап калды. Ирексездəн, күзен челт-
челт йомып ачты: гомер буе шушында
утырган сервант юк иде. Бəй, нишлəп
бая шəйлəмəгəн соң ул аны? Алмаз да
берни дə əйтмəде. Кереп алып чыгып
киттелəр микəнни? Тизрəк улыма
шылтыратырга кирəк, дигəн уй йө -
герде карчыкның башыннан. Җил-
фердəп кенə каршы якка чыгып,
тиешле санны җыйды.
Инде төймəгə басам дигəндə генə,
тукталып калды: туктале, улы юлда
бит, рульдə, əле кайтып җитəрлек
вакыт үтмəде. Йортны басканнар,
дигəн хəбəрне ишеткəч, нишлəп
китəр? Өйгə кайтып җиткəч кенə
əйтерменме əллə? Галия сервант уры-
нына килеп, тагы бик озак басып
торды. Җиһазның юкка чыгуы аның
башына сыймый иде. Ə савыт-саба,
тəлинкə, чəшкелəр? Алары кайда икəн
соң, дип уйлады ул. Гаҗəп, əмма
савыт-сабасы исəн иде: аларның
кайсы тар гына шүрлектə, кайсы
шкафта урын алган. Башым əйлəнмəде
бит инде дип, өйне тагы бер урап
чыкты карчык. Менə олы яктагы
түгəрəк өстəл, менə диван, аяклы тегү
машинасы, урындыклар – барысы да
урынында. Тик сервант юк.
Чəй эчим дип җыенган Галимə, апты-
рап, каршы якка чыгып утырды.
Агызып эчкəн чəенең тəме дə булма-
ды. Ул сервантны алып кайткан чагын
исенə төшерде.


* * *
Авылда бер итеп, ялан кадəр йорт
бетереп чыкты алар. Тормыш иптəше
Рəүф белəн башка чыккан еллары.
Йорт эчендə ник бер җиһаз заты бул-
сын! Куллары оста иде иренең. Рəүф
агачтан шүрлек эшлəп элде, анда
бөтен байлыклары – өч чынаяк, ике
алюмин тəлинкə, бер коштабак менеп
кунаклады. Бер өстəл, ике урындык
юнəтте ир. Аларны буярга буяу да
булмадымы, озак кына алар шул буяу-
сыз килеш йөрде. Озакламый агач
караватларын Рəүф эштəн алып кайт-
кан тимер башлы сиртмəле караватка
алыштырдылар. Үзлəре яңа урынга
күчкəч, киң агач караватка балаларын
җəеп салыр булды Галимə, югыйсə,
дүртесенə бер урын-җирдə кысыграк
иде.
Беркөнне чистарткан сарык йонын
киез итеккə алыштырырга дип район
үзəгенə пимокатка барса, ни күрсен,
универмаг кибетендə сервант утыра.
Тəрəзə аша күреп кереп, өч əйлəнеп
чыкты аны Галимə! Ишеклəре ничек
матур, мин сиңайтим! Пыялалары
ялтырап тора! И-и-их, кайтарып утырт
иде шушыны йортларына! Хакы арзан
түгел түгеллеккə – 14 сум 70 тиен. Тик
сервантның алдына зур хəрефлəр
белəн “Продано” дигəн язу куелган
шул. Шулвакыт сатучы белəн сөй-
лəшеп торган ир, сервант алдындагы
əлеге язуны алып, кире кассага тап -
шырды, Галимə аның “булмады инде”
дигəн сүзлəрен генə ишетеп калды.
– Сервантны бик ошаттыгыз бугай.
Менə көтəргə калдырган кешесе сатып
алудан баш тартты, суярга дигəн
сыеры чирлəп үлгəн. Əллə аласыз-
мы? – дип елмайды.

_______
*Чарача (диал.) – мунча алды.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Мин, Гөлнара Рəшит кызы Гыйлемханова, Башкортстанның Тəтешле
районы Юрмиязбаш авылында туганмын. 1979 елда авылда башлангыч сый-
ныфка укырга кердем, өч сыйныф укып, 1981 елда Күрдем урта мəктəбенə
4нче сыйныфка укырга бардым. Бу мəктəп бүгенге көндə Əнгам Атнабаев
исемен йөртə.
Мəктəптə дүртле-бишле билгелəренə генə өлгəштем, спорт белəн
җитди шөгыльлəндем, мəктəптə “Тамчылар” дип аталган əдəби түгəрəккə
йөрдем, район яшь хəбəрчелəр клубы əгъзасы идем. Беренче язмаларым
мəктəп елларында район гəзитендə басылып чыкты. “Ялкын” журналы
белəн хезмəттəшлек иттем.
10нчы сыйныфта укыганда Казан педагогия институты үткəргəн олим-
пиада турында ишетеп, инша язып салдым һəм беренче этапта җиңеп,
икенче этапка чакыру алдым. Милли мəктəплəрдə урыс теле факультеты
үткəргəн олимпиадада үземнең “Дəреслəрне – уен аша!” дигəн проектымны
яклап, шулай ук ачык дəрес үткəреп, олимпиада биремнəрен чишеп, беренче
урын яулап кайттым. Бу җиңү Казан дəүлəт педагогия институтына бер
генə имтихан белəн укырга керү хокукы бирə иде. Шулай да мин журналис-
тиканы сайладым һəм Казан дəүлəт университетының журналистика
факультетын тəмамладым.
Туган якларга кайтып, Краснокама районының “Кама таңнары” гəзитендə
хəбəрче булып эшли башладым, хатлар бүлеге мөдире, мөхəррир урынбаса-
ры да булдым. Татар, урыс, башкорт теллəрендə язам.
2007 елдан “Кызыл таң” республика гəзитендə эшлим. Басманың Тəтешле,
Яңавыл, Краснокама районнары, Нефтекама шəһəре буенча үз хəбəрчесемен.
Журналистикада хезмəт стажым – 32 ел.
Җəмəгать эшлəрендə актив катнашам, экология, илсөярлек, туган
теллəргə кагылган шəхси проектлар авторымын. Шəһəрдə татар
иҗтимагый оешмасын җитəклим.
Иҗатны яратам һəм буш вакытларда хикəялəр, нəсерлəр язам.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (1)
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Сервант (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас