

16
Микәйне ул җәйдә көтүгә чыгара алмадылар. Ни итсә итте, авыл читеннән үк башланып киткән чыклы үләнгә һәм яшел чирәмгә аяк бастыра алмадылар аны. Баштанаяк тигәнәк һәм сырланга, тузан һәм балчыкка батып, көннең-көн буена авылны аркылыга да, буйга да гизеп тик йөрүендә булды. Кәҗәләрен искә дә төшереп карамады. Көтү киткән һәм көтү кайткан чакларда, күзгә чалынып йөрүдән тайчынып, я нинди дә булса бер бура эченә поса, я ташландык нигез урыннарындагы тузанлы чокырга кереп ята. Әйтерсең, берәүдә дә гаме юк иде аның.
Гаме юк иде югын... Әмма көтүгә җыелган яисә көтүдән кайткан кәҗәләрнең авазына колаклары һәрчак сак булды. Сузып-сузып кәҗә кычкырганны ишеткәндә, муенындагы йоннары үрә тора, эсселе-суыклы булып, бөтен тәне калтыранып китә иде.
Көннәрдән бер көнне көтү кайтканны аеруча зарыгып көтте ул.
Түзәр әмәле калмагач, авыл башына ук чыгып каршы алырга булды. Таныш авазлар ишетелә башлагач кына кыюлыгы юкка чыкты, түзмәде, бакча артындагы таллыкка кереп качты. Тояк тавышларыннан, сулышларыннан танып, тоеп торды ул юлдан узган кәҗәләрне. Ул поскан таллыкка җиткәч, бер кәҗә гел туктап калды. Шомырткара иде бу. Бер-берсен күрмәсәләр дә, исләрен тоеп, әллә каян сизенеп тордылар. Шомырткара сузып-сузып аваз салды:
— Ми-и-кәй, Ми-и-кәй! Ник качасың, нәрсә булды, Ми-и-кәй? — диде.
«Шомырткара-а», — дип җавап кайтарасы килде Микәйнең. Әмма дәшмәде, чак тыелып калды. Бик тә, бик тә кыен иде җавапсыз калу...
— Ми-и-и-кәй, дөньяның иң матур чагы, качма инде, Ми-кә-әй, — дигән ягымлы иркә аваз ишетелде тагын.
«Дөньяда ни ямь...» — дип дәшәсе килде Микәйнең. Шомырткараны борчуга салудан куркып тыелып калды.
— Быелгы яшеллеккә исең китәр. Яшел төс — безнең төс ич, Ми-и-кә-әй-әй...
«Тояк очындагы үләнне тутык баскан. Тал чыбыкларына кадәр тутык. Сине дә тоташ тутык итеп күрәсе килми, Шомырткара», — дип дәшәргә җыенганда, күз төпләренең дымыгуын тоеп, тагын тыелырга мәҗбүр булды Микәй. Шул хәлендә Шомырткара каршына чыгып басудан уңайсызланды.
Шомырткара, инде тәмам өметен югалтып, тагы берничә кабат сузып тавыш бирде дә башын салындырып көтү артыннан иярде.
Тирә-як тынып калды. Тузан басылырга өлгермәгән иде әле. Юлга чыгып баскан Микәй Шомырткараның тояк эзләрен барлады. Шул эзләрне тапса, иң матур һәм бәхетле көннәрен дә кире кайтара алыр төсле иде.Әмма юлда тоташ тутыкны хәтерләткән тузаннан башка берни күрмәде һәм тоймады ул. Баеп барган кояшның нурлары тутык сыман бөтен әйләнә-тирәне каплап, басып киткән иде.
17
...Офык читендә кара болытлар күренеп-күренеп алды. Алсуланып кояш баеганда, дымсу, салкын жил исте. Төннәрен берөзлексез әллә яшен, — әллә аҗаган уйнады. Яңгыр булуы бар, яңгырга китмәгәе, дип хафаланды нурлы аланлылар. Басуда әле сугылмаган иген — сабан бодае бетмәгән, арпа коела, солы чират көтеп ята. Ачык ындыр табагында орлыкка дигән борчак, арыш чистартылмаган. Салам күбәләре җыеп алганны көтеп ята. Авылда кылны кырыкка ярыр вакыт... Шундый чакта ничек кул кушырып утырырга мөмкин. Инде бишенчегә күчкән Азат та, Миңлегаяз кебек үзеннән өлкәнрәк дус-ишләре белән бергә, ындыр табагыннан кайтып керми, өлкәннәргә булыштылар. Көрәк тотып, үзтөягечләргә ашлык этеп тордылар. Капчык өстерәделәр-төяделәр, бушаттылар. Капчыкларның баш-башыннан тотып, хатын-кызлар кайнашты, картлар кыймылдады, яшь-җилкенчәк хәрәкәтләнде.
Ир-атлар да кул кушырып тормады, билгеле. Комбайннар көнне төнгә ялгап эшләде, икмәк төягән машиналар тыз да быз йөреп торды. Салам җыйды, жир тырмалады, җир сөрде ирләр. Колхозның ындыр табагында да аз түгел ирләр. Бер ишеләре янып-көеп эшләп йөрде. Ә икенчеләре...
Икенчеләре дә бар иде. Таза-таза ирләр, колак артына карандаш кыстырып, күпме икмәк кайтканны, киткәнне хисаплап торды. Амбарда, каравыл өендә, үлчәүдә, һәр көшел янында кәгазь тутырып торды ирләр. Сырлап-боргалап көннең-көн буена кәгазьләргә кул куйдылар, тамга ясадылар, чут төймәсе тарттылар, һәр склад ишеген, һәр чистарткычның, һәр бушаткычның ничек эшләвен күзәтеп торды ирләр. Арлы-бирле йөрде алар, эшлекле йөрделәр. Үткән-сүткәндә капчык өстерәгән яшь киленнәргә шаян сүзләр әйтеп уздылар, куллары сузылгалап алды.
Ындыр табагының түрендәге каравыл өе турында җыелып әңгәмә корырга да өлгерде ирләр. Пышын-пышын гына мәзәк хәлләр сөйләргә дә вакыт чыкты. Каравыл өенә эшлекле генә кереп чыккаладылар. Кайбөрәүләрне аяклары гел шунда каерып торды: мыштым гына кереп киттеләр дә кош тоткандай очынып чыктылар. Шунда кереп, быелгы уңыш өчен, исәнлек-саулык өчен, йөзгә байлар төсе чыксын өчен, көннәр матур торсын өчен, кәеф яхшы булсын өчен, ди-ди күтәрде алар.
Гәүдәгә нык кына калкынып киткән Азатка да күз кыстылар хәтта.
— Нишләп анда, җыен хатын-кыз тирәсендә капчык ташып йөрисең, ирләр янына да килеп киткәлә, — диделәр.
Килде Азат, ялындырмады. Аның колагына Мөдир үзе пышылдады. Дөрес, ул хәзер гаражда да, складта да мөдир түгел инде, ул эшләреннән соң кырыкмаса-кырык эш алыштырды. Әмма кая гына бармасын. Мөдир булып калды. Хәзер — ремонтка туктап онытылган орлык киптерү корылмасы мөдире. Миңлегалине дә үзеннән калдырмады Мөдир — аны ул үз янына капчык хисаплаучы итеп алдырды.
— Әйдә, — диде, — печтик кенә кәгәсеңме? — диде Мөдир үз итеп.
Азат уңайсызланып калды. Ни әйтергә белми югалудан, елмайды. Елап булмый бит. Әтисе яшендәге кешегә тавыш күтәреп тә булмый. Ярамый, дигәнне аңлатып, башын какты.
— Яңгыр килсә — икмәк кала бит, чылана, — дип дәште малай. Юкса, телен йоткан диярләр.
— Калганы юк әле, — диде Мөдир, тәҗрибәле кеше буларак.
— Хатын-кызларга булышыйк, капчыклар авыр ич...— диде Азат, тавышын калынрак итеп чыгарырга тырышып.
— Хатын-кыз ирләрдән ныграк, гәҗит укырга кирәк, — диде алар янына килеп баскан Йөк үлчәүче.
— Ягез, кем барып кайта? — дип эндәште Капчык хисаплаучы, монда җитдирәк мәсьәлә бар әле дигән сыман. Өч-дүрт ир бер-берсенә карашты, һәркайсы урындагы кеше, хөрмәтле кеше икән шул. Басудан арпа төяп кайткан үзбушаткыч шоферына ымладылар.
— Юк, — диде шофер, кабинадан башын чыгарып, — комбайннар көтә. Эш кала.
Ирләр Мөдиргә кушылып, аның җавабыннан дәррәү көлешеп алды.
— Эш качмый ул, үлгәч тә өч көнлек кала, — дип елмайды Мөдир белән янәшәдә ук торган Капчык хисаплаучы.
— Син яшь кеше, бер аягын анда, икенчесе монда булыр, — дип Азатка борылдылар.
— Капчык ташыйсы бар. Персидәтел абый күрсә, бирер кирәгегезне, — дип карады Азат.
— Куркыттың! — диде Йөк үлчәүче, бәхетле елмаеп.
— Персидәтел белән партург районда, — диде Мөдир, «аны гына беләбез инде, энекәш» дигән сыман елмаеп.
Азат, ни әйтергә дә белмичә, йөкче хатын-кыз һәм яшүсмерләр янына китеп барды. Каршысына үтә дә эшлекле бер кыяфәт белән килгән Микәй очрады. Ашыга-кабалана килә иде Микәй — ни алдына, ни артына каранмады, як-яктагы икмәк көшелләренә дә күз төшермәде. Хәтта Азатны бар дип тә белмәде. Туп-туры ирләргә табан узып китте.
Мөдир һаман дәрәҗәле кеше. Сүзе үтә, кулыннан эш килә. Әле дә аңар берөзлексез гозер белән килеп торалар. Килгән кешене ул җылы каршылый белә. Килмәсәләр — чакырып ала. Мөдир вакытны бушка уздырмый.
— Фатимәттәй...— дип, әнә хәзер дә тол хатынны чакырып алды.
— Әү, Мөдир, әү, — дип алъяпкычларын кага-кага килде үлчәүгә капчык өю белән мәшгуль булган өлкән яшьләрдәге бер апа.
— Сиңа ни кирәк, Фатимәттәй?..
Мондый шәфкатьлелектән тол хатын югалып торды бераз. Күңеле булды, Мөдир үзе аның хәлен тиктомалдан гына сорашсын инде...
— И-и, рәхмәт инде, улым Мөдир! Ни кирәк дип, кирәкнең бетеп торганы юк инде аның...
— Конкрет, Фатимәттәй, конкрет!
— Печән кайтартасы бар иде шул...
— Печән кайтарту өчен ни кирәк, Фатимәттәй?
— Машина, улым Мөдир, машина.
— Машина табу өчен ни кирәк, Фатимәттәй?
— Беләм, улым, беләм... Бар ул... Булыр, хәстәрләп куйганы да бар.
— Печәнең кайсы диләнкедә?.. Әйтеп торма, Фатимәттәй, ул онытыла. Үзем барасы түгел ич, язып китер. Шешәнең дим, нәрәт язу өчен аның үзенә үк бланкасы да ябыштырылган. Онытылмый да, төшеп тә калмый. Шулай бит, Фатимәттәй!..
— Беләм, улым Мөдир, беләм — андый нәрәтләрне язган бар, — дип, алъяпкычларын кага-кага, ничек килгән булса, шулай ук китеп тә барды Фатимәттәй.
Мөдир, ышанычлы кешеләре белән, үзенең эш урынына — ремонттагы орлык киптерү корылмасына таба үтте. Бу корылма ындыр табагында үзенең биеклеге, серлелеге һәм тыныч почмакта урнашкан булуы белән башка һәммә корылмалардан аерылып тора. Мөдир рөхсәтеннән башка анда керү катгый тыела. Тәртип куелган. Ишекләр бикле була, теләсә кемгә ачылмый. Пароль — шешә чыңы!
Корылманың ишеге ачылу белән иң алдан Мөдир үзе узды. Баскан саен челтер-челтер килеп, җаннарына рәхәт һәм сихәт биреп, шешәләр шалтырады. Ул да түгел, көчәя барган шешә чыңы астында ул югары күтәрелә башлады. Ни җитте баскычтан гына түгел, шешәләрдән өелгән баскычтан. Исен-акылың китәрлек — корылманың түшәменә җитәр-җитмәс биеклектә әрдәнәләп шешә тавы өелгән иде. Мөдирнең осталыгына хәйран калырлык, шешәләрне ул шундый итеп өйгән, цементсыз-кадаксыз дигәндәй пирамида корган да куйган. Горурланмаслык та түгел, әнә ничек югарыда утыра ул. Бишеккә чумган диярсең, шешәләре җай гына тирбәлеп, атынып тора. Ияреп кергән ышанычлы кешеләренә шуннан торып кына вәкарь белән дәште ул:
— Шешәдән дә әйбәтрәк нигез юк ул, егетләр! Греклар төзегән пирамидаңны да, Сөембикә манараңны да эшереп сала безнең шешә! Пирамидаларың җансыз катып калган, диләр. Ә Сөембикәсе бөтенләй авыша бара анда. Ә безнең шешәләр, менә, чылтырап тора. Авышмый да, җансыз катып та калмый, тик тибрәнә һәм үз аягында нык тора! Шешә — безнең нигез, егетләр! Аны аракы тутырган посуда гына дип уйлаучылар ялгыша һәм ничек кенә ялгыша әле! Шешә барысын таба — бу бер! Аяк астындагы шешәләрдәге язулар шаһит, монысына ышану кыен түгел, укып карый аласыз... Бүгенге авылның әлегедәй елъязмасы бары монда гына теркәлә... Кирәксә, кош сөтен дә табабыз анысы. Шешә — дуслаштыра! Ике булдымы, бәхәссезме?.. Шешә — югары күтәрә, өчме?! Боларын теләсә кайсы ахмак белә... Ә хәзер мине тыңлагыз, монысы дүртенче, һәм аны Мөдир генә белә: шешә — алыштыргысыз төзү материалы! Нигезгә арруча шәп була... Колагыгызга киртеп куегыз, материаль нигез турында гына түгел сүз — рухи нигезне дә шешә белән ныгытканда әйбәт. Шешә ныгыткан нигез авышмый да, янтаймый да, егетләр. Үз тәҗрибәмнән беләм. Яшәсен шешә!..
— Яшәсен шешә!.. Яшәсен безнең Мөдир!..
Бәхетле авазларның, шешә чыңына кушылып, кайтавазы озак яңгырап торды.
Офыкта адашып йөргән болытлар, бергә укмашып, тәмам куерып килә иде. Әллә каян гына көчле җил исеп куйды. Хатын-кыз ашыгырга, кабаланырга тотынды. Ачык яткан көшелләрне берәм-берәм капларга керештеләр. Орлыкка дигән борчакны чылатудан куркып, агроном егет гел ашыктырып торды. Ни итсә иттеләр, җиргә беренче яңгыр тамчылары төшкәндә, борчак көшеле ябык амбарга кертеп бетерелгән иде.
Ул да түгел, пәри туе уйнатып, давыллап җил исә башлады. Көшелләр өстенә капланган җәймәләрне дер селкетте, чит-читкә өелгән кибәкләрне тузгытты. Күк күкрәде, яшен яшьнәде. Коеп яңгыр ява да башлады. Чыр-чу килеп, ябулы урыннарга йөгереште халык. Кулындагы себеркесен ташлап, туксан белән барган Сөләйман карт та амбар алдына теркелдәде. Микәй булып Микәй кабаланды, ындыр табагының ерак почмагында торган орлык киптерү корылмасына таба чабып үтте.
Малайлар түбә астындагы көшелләр өстенә менеп мәтәлчек атып уйнарга кереште. Азат исә каравыл өе кыегы астында ышыкланып калган иде. Бер җай табып, малайлар янына элдерим дип торганда, авылдан ындыр табагына таба кемнеңдер ашыгып-кабаланып йөгергәнен күреп алды ул. Ашыгыч һәм әһәмиятле эше бар, күрәмсең -җилгә, яшенгә, яңгырга да карамый йөгерүендә булды кеше. Йөк үлчәүче икән. Ярым бөкрәйгән хәлдә йөгереп килеп җитте ул аның янына. Еш-еш сулыш ала, манма суга баткан... Ә кәефе күтәренке!
— Өлгердем...— диде ул, килеп җитәр-җитмәс үк үзенең куанычын уртаклашып.
— Чылангансың ич, — диде Азат, сулышына буылып торган Йөк үлчәүчене кызганып.
— Юк, ул турыда түгел, ягъни мәсәлән, кибеткә өлгердем, — дип ачыклык кертте тегесе.
Аңладым, дип баш какты Азат.
— Безнекеләрне күрмәдеңме? — дип сорады сулуы һаман да басылмаган Йөк үлчәүче.
— Кемнәр?
— Мөдир белән Капчык хисаплаучы, ягъни мәсәлән.
— Юк, күрмәдем.
— Ә Микәйне?..
— Микәй әнә теге якка чапты, — диде Азат, кулы белән орлык киптерү корылмасына күрсәтеп.
Йөк үлчәүче, бөкшәя төшеп, ике дә уйламый Микәй чабып үткән якка элдерде. Шундый ашыгыч иде эше, хәтта күлдәвекләрне дә урап тормады ул, турыдан бәрде.
Яңгыр чиләкләп коюын белде. Кара-кучкылланып килгән болыт бер якка да авышырга теләмәде, нәкъ авыл өстендә эленеп торды. Баш түбәсендә торган түбәтәй диярсең, як-ягыннан чал чәчләр сыман кояш нурлары чәчелгән. Шул тамашага сокланып озак кына карап торды Азат. Ә күңелен сорау бимазалады: «Нигә әле Микәй артыннан йөгерде бу Йөк үлчәүче?.. Микәй бит бер ялгызы чабып үтте...» Сорау кызыксынуга әверелеп, кызыксыну аның үзен дә шул якка тартты. Күлдәвекләрне ерып, нәни-нәни гөрләвекләр аша сикереп, ул да ындыр табагының аргы почмагына таба йөгерде. Коеп яуган яңгыр суы чәчләрдән борынга, борыннан ияккә күчеп акты.
Ачык калган ишектән эчкә үтте Азат һәм күзләре чагылып куйды. Каршыда түбәгә җитеп килгән шешә тавы өелгән — уз күзләренә ышана алмый торды малай. Бу кадәр шешә каян килгән монда?.. Һәм аны кем ташыган, кем өйгән?.. Ничек итеп өйгән? Башка сыя торган түгел.
Алар өчәү иде — Мөдир, Йөк үлчәүче һәм Капчык хисаплаучы. Шешә тавының түбәсенә үк менеп кунаклаганнар да иркенләп кәеф-сафа сөреп утыралар. Өстәлләре дә, дөньялары да түгәрәкләнгән. Алларында әле бушарга өлгермәгән өч шешә һәм бер стакан. Ботарлап куелган какланган каз, кыерчыгы сындырып алынган түгәрәк икмәк. Егет шулай гаҗәпләнеп торганда, «әле монда мин дә бар» дигән сыман, янәшәдә генә Микәй башын болгап алды һәм бар гәүдәсе белән калтыранып куйды. Кышын салкын җилдә сыкраган агач кәүсәләре сыман аның дәү кара мөгезләре шыгырдап куйды. Микәй чаптыр-чоптыр итеп алдындагы консерва банкасын ялый иде. Бар дөньясын онытып ялый...
(Дәвамы бар.)
Фото: saby.tatarstan.ru