

(Ахыры.)
Ясəви югалткан принцессасын мəңге табачак
түгел! Дустым Ясəвигə Корипан принцы белəн ярышасы
юк. Пəнҗи белəн Дəвия, тау белəн болытка əверелеп
булса да, кавышалар. Ясəви үзенең югалткан прин-
цессасын мəңге табачак түгел. Бу Пəнҗи очрагы-
на азмы-күпме охшаса да, ул очрак түгел. Ясəвинең
“эзлəнүлəрен” Пəнҗи белəн чагыштырып кына əйткəн
идем. Нəрсəнедер ни белəндер чагыштыру беркайчан
да көзгедəге чагылыш кебек төп-төгəл була алмый.
Ягъни, йөз процент тəңгəл килми. Ясəвигə вакытында
туктый белергə, туктап, тирə-ягына əйбəтлəп карарга
һəм үзенə язмаган Сəхия “өлешлəрен” эзлəргə түгел, ə
нəкъ үзенə насыйп принцессасын күрергə кирəк.
Миңа килгəндə, командировкадан кайткач Əлфизə
исемле кыз белəн таныштым. Гаилə кордык. Балала-
рыбыз бар. Бик тату яшибез.
Төрле халыкларның, шул исəптəн, ненецларның
мəдəниятен өйрəнүне дəвам итəм. Берчак Неко
белəн дə очрашырбыз кебек. Эш өстендə Баренц һəм
Карск диңгезлəре чигендəге Вайгач утравын хəтергə
төшердем. Анда минем Воркутадан геолог дустым еш
була торган иде. Менə Вайгач турында нəрсə ди иде
геологлар: “Биредə кешелəр аз һəм хайваннар күп,
əмма Вайгач тарих белəн тулган – ненецлар өчен
ул – Олимп һəм Мəккə, поморлар өчен – җир кырыен-
дагы юл төене”.
Риваятьлəр буенча Вайгачта без белгəн Нянчедо
Мынику да туган бит əле!
Утрауда ненецлар табынган таш һəм агач потлар
булган. Кайбер чыганаклар буенча, аларны Төньяк Аф-
рикада үз җирлəрен үзлəштергəнче… мисырлылар кал-
дырган. Чын микəн?... Тукай сүзлəре искə төшə: “Күктə
ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул...”
Бөтендөнья туфаны
Вайгач утравы Ямалга карамый, ул Архангельск
өлкəсенең Ненец автономияле округы җире. Күзаллау-
ны киңəйтү өчен географияне хəтергə төшерик. Вай-
гач – Баренц һəм Карск диңгезлəре чигендə, материк
белəн Кече җир арасында урнашкан утрау. XVI гасыр
һəйкəллəрендə дə искə алына. Аны ненецлар “Изге
җир” дип атыйлар. Ул Владимир Даль сүзлегендə телгə
алына. XVI гасырда аны ачкан урыс сəнəгатьчесе Иван
Вайгач хөрмəтенə диңгез буенда яшəүчелəр атаган,
дигəн фикер бар.
– Алар – Европа ненецлары, без – Азия ненецлары.
Безне Боз океанына Пай-Хой калкулыгы белəн Боз оке-
анына килеп терəлгəн Поляр Урал аерып тора, – дип
сөйлəгəн иде Неко.
Берничə ел элек Нянчедо Мынику турында тулырак
легенда ишеттем. Аңлавымча, урындагы иҗатчылар
тулыландырган җыелма əсəр бу. Аны барлыкка
китергəндə, талантлы Неконың да кулы тигəндер.
Вайгач утравында ике пот – карт белəн карчык – Ве-
сако һəм Пухуця яшəгəн.
Беркөнне алар имчəк баласының: “Агу, агу, агу!” – дип
кычкырганын ишетəлəр. Карчык кычкырып җибəрə.
– Карт, карале, безнең балабыз туды. Үзе шундый
сəер: кош кебек оча һəм кешечə сөйлəшə. Бəлки ул
Миңлей шаман ярдəмчеседер?
Шаман көлеп кенə җибəрə:
– Юк, бу Миңлей түгел, ə Нянчедо Мынику. Ул кешелəр
янына очарга тиеш. Алар сөйлəшə белə, ə оча белми.
Мынику аларны моңа өйрəтергə тиеш.
Бала көнлəп түгел, сəгатьлəп үсə һəм кеше-кошка
əверелə. Шуннан соң аңа болан тиресеннəн тегелгəн
кием һəм билбау бирəлəр. Аның белəн саубуллашыр-
га да өлгермилəр, ул күккə күтəрелə, очып китə һəм
офык артына кереп югала. Оча-оча уйлый: “Ни өчен
кеше оча белми? Мин аны табармын да өйрəтермен.
Ул рəхмəтле булачак”.
Нянчедо Мынику ни өчендер безгə – Ямалга очып
килə. Күреп тора: бер ненец аңа ук төбəгəн.
– Мин кош түгел! Киек тə түгел. Мин – Нянчедо Мыни-
ку – оча да белəм, сөйлəшə дə белəм. Сине дə, кешене
дə очарга өйрəтермен. Шуның өчен килдем дə монда.
– Аның каравы, минем ук оча белə, – ди кеше. –
Биеккə-биеккə, хəтта күздəн дə югала. Лəкин күккə
барып җитми. Бəлки, анда барып, анда нəрсə барлыгын
белерсең?
Мынику риза була. Анда ул болан бүлəк итүче Иле-
бям Пертуны очрата.
– Кешегə бер көтү болан бүлəк итəрмен, миңа корбан
китерсен, шуннан соң ул оча алыр.
Мынику кеше янына төшə дə:
– Илебам Перту сиңа болан көтүе бүлəк итте.
Корбаныңны бир дə оча алырсың.
– Минем башка мəшəкатьлəрем бар: болан көтүен
көтəм. Əйдə, беренче күк йөзеннəн дə югарырак очып,
анда нəрсə булганын бел!
Җирне дə, кошны да, кешене дə яраткан Нум яшəгəн
биеклеккə кош-кеше очып китə.
– Кеше күктə нəрсə икəнен белергə тели!
– Кеше миңа корбан китерсен, һəм ул алтынчы күккə
кадəр оча алыр.
Мынику төшə дə бу сүзлəрне кешегə җиткерə.
– Нигə миңа очарга өйрəнергə? Син сөйлəшə дə
белəсең, оча да белəсең. Шул да җиткəн. Син алтын-
чы күккə очып, анда нəрсə булганын бел. “Ох, кешене
очарга өйрəтү бик авыр!”– дип уйлый Нянчедо Мынику
һəм алтынчы күккə оча да кычкырып җибəрə:
– Кеше алтынчы күктə нəрсə икəнен белергə тели!
– Мин шаманнарның атасы, – дилəр аңа. Кеше корбан
китерсə, җиденче күккə очып барып, аның серлəрен
белер.
Мынику тагын җиргə төшə.
– Нигə бер дə юкка корбаннар?! – ди кеше. – Син яхшы
очасың. Җиденче күкнең серен бел əле.
Җиденче күктə Ул Изге Каен хуҗасын – Хебидя Хор
Ервны очрата.
– Җиденче күкнең серен ач, – ди аңа Нянчедо Мынику.
– Серне ачам, əлбəттə, – ди Хуҗа. – Озакламый
агачны күтəрермен дə, аның тамырлары астындагы су
бөтен дөньяны басар. Оча белүчелəр генə котылачак!
– Хəзер аска очам да кешене кисəтеп куям!
– Юк, бу бик зур сер. Син хəзер əйткəн сүзлəрең
соңгы сүзлəрең булыр. Син үз билгелəнешеңне үтəмə-
дең – кешене очарга өйрəтмəдең. Шуңа күрə син бүтəн
сөйлəшə алмыйсың. Чыркылдап кына йөрерсең.
Ул Вайгач утравына əйлəнеп кайта.
– Кайгырма, – ди аңа бер мөгезле Шаман. – Кемнедер
синекеннəн күпкə күбрəк күңелсезлеклəр көтə.
Бу вакытта изге каенның хуҗасы агачны күтəрə. Аның
тамырлары астыннан агып чыккан су бөтен дөньяны
басып китə. Боланчы белəн Нянчедо Мыникуның
сөйлəшүен ишетеп калып, очарга өйрəнгəн тагын бер
кеше була. Тик ул гына исəн кала.
Бу ненецларның Бөтендөнья туфаны турындагы ва-
рианты булып чыга түгелме? Неко белəн айдан артык
аралашкан чакта шуңа инандым: дөньяда яшəеш
кыйммəтлəре бер үк – һəр халык аны гомер иткəн
əйлəнə-тирəгə бəйле булган үзенə генə хас образлар
аша ача. Бу, əлбəттə, билгеле тəгъбир, минем ачыш
түгел, əмма мин аны үз булмышым аша кичердем һəм
минем өчен аның кыйммəте шунда да.
Бу тарихта Нянчедо Мыникуның үз билгелəнешен
үтəмəде дип əйтү белəн килешмим. Ненец халык авыз
иҗатын аннан башка күз алдына китерүе дə кыен. Һəр
риваятьне ул башлап җибəргəн бит. Димəк, үтəгəн.
Һəрхəлдə, соңгысын үтəмəсə дə, ненец халкының
аның исеме белəн башланган бөтен фольклорының
башында торган бит. Тик менə башкача сөйлəшə ал-
магач, чыркылдап кына йөргəч, хəзер Нянчедо Мынику
яңа риваятьлəр сөйли алмас микəнни?.. Яшəү темпы
үзгəрде һəм үзгəрүен дəвам итə. Матди байлыкка
күмелгəн кеше тирə-як мохитнең нечкəлеклəрен күрми.
Шулай булгач, бу заманда халык авыз иҗатының яңа
үрнəклəре тумыйдыр инде. Əледəн-əле əдəби əсəрлəр
туып торуы да фольклорга хаҗəтне көчсезлəндерə бит
əле. Бу шуңа ишарə түгелме, Неко?!
Саубуллашу
Уем белəн тагын алга сикереп, теге чакта, 1980
еллар уртасында, Неко белəн саубуллашу хакында
сөйлəмəдем бит əле.
Җилкəмдə Неконың җылы сулышын тоеп, тыныч-
ланып һəм онытылып-эреп татлы йокыга талганмын.
Уянганда Неко юк иде инде. Иртəнге якта мине болан
тиресеннəн тегелгəн тундра юрганы белəн əйбəтлəп
каплаган да, чыгып, үз чумына киткəн...
...Өч көннəн һавада вертолет күренде. Сөйлəшкəнчə,
шушы көннəрдə мине килеп алырга тиешлəр иде. Не-
нецлар да болан көтүе белəн яңа урынга күчəргə
əзерлəнə иде. Алар белəн саубуллаштым да якындагы
тигезлеккə төшеп утырган вертолетка кердем. Мин шат
һəм шул ук вакытта моңсу да идем. Шат, чөнки Ямал
тундрасында гыйльми эш өчен бик күп материаллар
һəм дуслар таптым. Моңсу, чөнки Неко кала. Аны баш-
кача күрерменме, юкмы – белмим? Əмма өмет бар.
Күтəрелеп киттек. Аста Неко кул болгап калды. Аның
артында – без саз җилəге ашап, куе томан эчендə ада-
шып калган сазлыктагы утрау һəм күл. Аларда, Неко үзе
дə кечерəйгəннəн-кечерəйделəр. Без югары күтəрелеп
читкəрəк киткəн уңайга, бөтенлəй күздəн югалдылар...
Фото: Freepik.