

«Микәй тәмәке тарта», — дигән хәбәр авылны аркылыга да, буйга да гизде. Күпләр ышанмады — бу хәбәр бер колакларыннан ничек кергән булса, икенчесеннән шундый ук тизлектә чыгып та китте. Ләкин, хикмәтле яңалыкка исләре китеп, аның хакмы-түгелме икәнлегенә үз күзләре белән ышанасы килүчеләр дә булмады түгел. Сенсацияне ишетү бер хәл, ә аны үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка инде... Микәй көндәгечә урамга чыгу белән, аның авызына әле сигарет, әле папирос яисә махорка тыгарга ашкынып тордылар. Башын борып карады, торып читкә чапты Микәй. Ләкин кая гына барып чыкмасын, кешеләргә юлыкты. Ә кешенең кулында, әлеге дә баягы әрем сабагы юанлыгы шул ук сасы әйбер була. Кешедән качмады ул, исе үк үзенә чит-ят булган шул әйбердән качты. Бу кешеләргә ни булды?.. Кеше кадәр кеше нигә шундый юк-бар белән мавыга?.. Шулай да тора-бара кешегә булган ышанычы көчлерәк булып чыкты аның. Бертуктамый борынына, ирен очларына сузылып торган бу искә инде ул күнегә дә башлады, һәм әледән-әле, үзен яратып сыйлаган, кадерләгән кешеләр хакына гына дип, аларның күңеле булсын өчен генә ул нәрсәне авызына да кабып торды.
— Күр әле, күр... капты.
— Микәй тәмәке тарта, билләһи дим, тарта...
— Әнә, әнә, авызында ич, — дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә куана иде олысы-кечесе.
Шул тәмәке дигәннәрен ирен очларында бераз тотып торгач, тагы да ныграк үз итә, кадерләбрәк сөя иде аны кешеләр. Микәй дә әллә ни югалтмый, кешеләрнең дә күңеле була. Кешеләр канәгать!
Тора-бара тәмәке сузган кулларга ияләшеп, алардан качмый да башлады ул. Тәмәке булган җирдә аны ныграк үз иттеләр. Тәмәке булган җирдә карашлар гел аңарга текәлде. Тәмәке булган җирдә Микәй беркайчан да ялгыз хис итмәде үзен. Барысы да аңарга сокланып карады, гаҗәпләнде, сөйде.
Микәйнең яңа шөгыле турындагы хәбәр Азат белән Миңлегаязга да килеп җитте. Озак кына ышанмый да йөрделәр. Шулай да көннәрдән беркөнне үзләре сынап карарга булдылар.
— Тәмәкесен каян табыйк? — диде Миңлегаяз, сынауга тәмам әзерләнеп беткәч.
Сынау көнен түземсезлек белән көтеп алган Азат җавабын, хәрбиләрчә килештереп, кыска тотты.
— Табылган, — диде кистереп.
— Катысы түгелме? — дип, Миңлегаяз үзенең белдеклелеген күрсәтте. Берочтан Микәйне дә кайгыртуы иде, билгеле.
— Кәнфит күеге — фильтрлысы!
— Табылу урыны?
— Әти запасыннан.
— Табу юлы?
— Чәлдерү...
Миңлегаяз дустына шелтәле караш ташлап алды: шулай ярыймы, янәсе...
— Сорамыйча алу, иптәш Миңлегаяз генерал! Башка чара юк иде.
— Ике көн бәдрәф чистартырсың солдат Азат!
— Есть, иптәш Миңлегаяз генерал!
— Тәмәкене китер!
Азат, бомба чыгаргандай саклык белән, кесәсеннән сигарет чыгарды. Күңелләре күтәренке иде, тыела алмыйча, үзара карашып, көлеп алдылар. Әнә, ничек килештерәләр ич... Чын солдатлар кебек.
Микәйнең әле яңа гына чираттагы биләменнән кайтып төшкән чагы иде. Ишегалдының урта бер җиренә баскан да, башын бер якка янтайтып, мөгез очы белән аркасын кашып тора. Малайларны бөтенләй күрмәмешкә салыша, күзләрен йома төшкән дә кояшка таба борган.
— Ничек бирәбез, шул көе генәме? — дип кызыксынды Азат.
— Тәмәкене ничек тарталар, солдат?
— Ут төртеп, иптәш Миңлегаяз генерал.
— Ут төртмиләр, солдат, кабызалар!
— Мә алайса, кабыз.
— Юк, син кабыз, солдат!
— Авызга капсаң, исе килә. Син тотып тор, мин кабызам!
Ничәмә-ничә шырпы сызып, сигарет башын күпме генә көйдерсәләр дә, аның башыннан төтен чыкмады. Миңлегаяз, тәвәккәлләп, авызына алды, һәм әче төтенгә буылып шундук ютәлләргә дә кереште.
— Фу, сас-сылы-гы моның. Үскәч ничек тартырсың?!.
Микәй, иреннәрен ялый-ялый, байтактан инде аларның кулындагы сигаретны күзәтә иде. Миңлегаязның кулына ул үзе үк үрелде һәм сигаретны иреннәренә алды. Суырмады ул аны, әвәләде-әвәләде дә, уты сүнгәч комсызланып чәйни үк башлады.
Малайларның исе китте. Ни куанырга, ни борчылырга белмәде алар. Микәйдән моны көтмәгәннәр иде, бөтенләй югалып калдылар. Кәҗә тәкәсе исә, авызына тәмәке керүгә, аларның барлыгын да онытты, ләззәтләнеп чәйнәвен генә белде.
— Тартмый ич, ашый ул аны, ашый, — дип тагы буылып-буылып ютәлләргә тотынды Миңлегаяз.
— Микәй, кире чыгар! Ашама! Бир монда!.. — дип ялварырга кереште куркуга калган Азат.
Кәҗә башын читкә борды, һәм кырт борылып китеп үк барырга
җыенды.
— Генерал, дим... Авызын ачтыр! Тәмәкесен алыйк... Мин тотып торам, —дип кычкыра-кычкыра Азат кәҗә тәкәсенең мөгезенә барып ябышты. Миңлегаяз ике куллап аның иреннәренә үрелде. Яңакларын каерырга итте. Сакалыннан тартып карады. Ләкин Микәйне көч белән җиңәрлек түгел иде, ул рәхәтләнеп чәйнәвендә булды. Мөгезләренә ябышкан Азат белән Миңлегаязны ишегалды буйлап өстерәп китте. Болай өстерәлеп барудан ни файда, Микәй башын селтәп алырга да өлгермәде, ике малай аның ике ягында тәгәрәшеп ятып калды... Кәҗә тәкәсе урам буйлап кибет ягына таба торып чапты.
15
Беренче көнне үк көтүдән качты Микәй...
Елдагыча, зарыгып көтелгән җәй башы иде югыйсә. Үләннәрдә чык бөртекләре җемелдәшкән якты иртә. Сулышларны иркәләп, күкрәкләрне кытыклап, мамыкларны тарап талгын җил исә. Тояклар астында җылы йомшак балчык. Бөтен әйләнә-тирәдә күзләрне чагылдырырлык дәрәҗәдә саф яшеллек тантана иткән чак.
Кышның кыш буена лапас һәм ишегалларында бикләнеп яткан, әлеге иртәне зарыгып көткән кәҗәләр дә биредә. Язны тизрәк җиткерергә теләп, тояклары белән ишегалдындагы каты карны күпме тырнаганнарын үзләре генә белә алар. Килеш-килбәте белән карашларын гына түгел, хыялларын да биләп алган Микәйне бер күрергә ничек зарыгуларын әйтеп аңлатырлык түгел. Мактаулы һәм киң күңелле тәкә турында әлегә ишетеп кенә белгән көмешсу бәтиләр дә шунда. Кайсының гына Микәй сыман гайрәтле һәм данлы булып үсәсе килми иде икән...
Шуларның һәммәсен белсә дә, качты Микәй. Хыянәтчел төстә калдырып качты. Аның юкка чыгуын, тигәнәк һәм алабута баскан ташландык нигез турына җиткәч үк ни арада күздән югалуын янәшәсендә барган Шомырткара да абайламый калды.
Көтүнең иң алдыннан барган кәҗәләр төркеме үз юлында булды. Көмеш ука сыман тоташ бер агымны хәтерләткән кәҗә көтүе әле берни аңышмады һәм сизенмәде. Әле кайчан гына Микәйнең бар шатлыгын һәм куанычын тәшкил иткән көтү иде бит бу. Ә бүген ул әнә шул көтүне хыянәтчел төстә ташлап качты.
Юк, ак юллар һәм ак кыялар турындагы хыяллары сәбәпче түгел бу качуга. Кая(?) һәм ни өчен (?) дигән сорауларга, мөгаен, үзе дә җавап бирә алмаган булыр иде ул. Зур хата ясавын да аңлады үзенең. Әмма кире борылмады. Юлбашчысыз калган көтү турында уйламаска тырышты, ашыкты, кабаланды Микәй. Койма һәм читән ярыкларында тырмалып уч-уч мамыклары эләгеп калды. Бәкәлләрен тимер-томыр һәм калай кисәкләренә бәрде, пыяла ватыклары тояк читләрен китеп-китеп алды. Сакал һәм түшләренә тигәнәк уралды, сыйракларына сырлан ябышты. Бернигә карамый бакча артлатып авылга ашыкты ул. Аяк астындагы үләннәрне, хуш исле эре-эре яфракларны тоймады, күрмәде. Аларда бөтенләй гаме юк иде аның. Исләрен дә тоймады, сиземләмәде хәтта, үләннәрнең кайчандыр аңар дәрт һәм җылылык китергән сыек яшел төсләре үк саруын кайнатты. Янәшәдә генә агып яткан инешкә ачуы чыкты, чишмә тавышы да борчыды аны. Үз күләгәсе булып, үз күләгәсен читкә куасы килде. Маңгаенда тырпаеп торган иләмсез зур мөгезләренә җен ачуы чыкты. Шул дәү мөгезләре булмаса, бәлки, болай качып йөрү әллә ни кыен да булмастыр кебек тоелды.
Урамнар иртәнге ыгы-зыгыдан тынычланып, бушанып калган. Ул туп-туры кибет каршына үтте. Анда берәү дә күренми иде әлегә. Моңарга да исе китмәде. Түмгәк-түмгәк булып кипкән көл балчык өстеннән комсызланып тәмәке төпчекләре чүпләргә кереште. Авызына җыйды да, башын күтәрә төшеп, озак кына ләззәтләнеп чәйнәп торды. Акрын гына күз аллары ачыла төшкәндәй булып китте, тынгысыз җаны изри башлады. Кибет янында берүзе чемченеп байтак йөрде ул. Кояш мөгезләре очына менеп җиткәч кенә, ирләрне юксынып, ремонт мастерскоена таба китте.
Ара-тирә аркасыннан сыйпап үтүчеләр булса да, кешеләрнең Микәйдә гаме юк иде. Һәркем үз эше белән мәшгуль, арлы-бирле йөрделәр, ашыктылар. Кыш буе бер урында йокымсырап чыккан трактор һәм машиналарга хәтле урыннарыннан кузгалып, кайсы кая таралышып бетте.
Күңеленә ятышлы ис сизеп, тимерче алачыгы ишеге төбенә килде Микәй. Анда ике ир-ат тәмәке тарткан көйгә тимер чүкеп маташа иде. Тукталды, һәм моңлы гына итеп аларның әле кулларына, әле авызларына карап тора башлады. Күзләрен мөлдерәтеп озак торды шулай. Тимерчеләрдән күзен бер генә мизгелгә дә читләштермәде. Авызыннан сулар килде, тамак төбе янды, күзләре эренләп чыкты. Ләкин аны никтер аңламадылар һәм аңларга теләмәделәр. Ул гына да түгел, яннарыннан ук кудылар. Микәйнең китәсе килмәде. Борын тишекләрен иркәләп торган шул төтен исе өчен генә дә торырга риза иде ул. Төпчекләрен ташлаганны көтте. Үч иткәндәй, анысын да аяк астына түгел, утлы күмер өстенә аттылар. Микәйгә күз читләрен генә төшереп үзара сөйләшеп алды кешеләр.
— Күр инде, бичара, әнә ничек газаплана. Бирикме соң әллә берне генә...
— Бирәсе түгел!
— Соңгысы итеп кенә, кызгандыра ич...
— Ә болай кызганыч түгелме? L
Кешеләр сөйләшүендә булды. Күзләреннән сизеп, күреп торды — усаллык белән карамыйлар иде, элеккечә үк яратып, үз итеп карыйлар, югыйсә. Ә сигаретларын кызганалар.
Көтеп-көтеп тә бер эш чыгара алмагач, ул тагы бер мәртәбә гараж алдыннан урап узды, рәткә тезелеп торган комбайннар каршыннан үтте. Бара торгач ремонт мастерскоеның түр почмагында аунап яткан тимер-томыр ватыклары өеме өстенә менеп туктап калды. Мөгезләре тагы да авыраеп китте кебек, бөркүлеккә түзәрлек түгел. Аяклары да талган. Бераз хәл алырга исәпләп, көн кызуын җыйган кара калай кисәге өстенә, кояшка арка куеп сузылып ятты Микәй. Йоклыйсы килде аның, йоклый алмады. Башын аркасына салып изрисе, онытылып торасы килде, барып чыкмады. Бер сәбәпсезгә тынычсызланды, берөзлексез кыбырсынып торды. Үз-үзен кая куярга белмәде. Бер читтә өелеп яткан күгәргән тимер кисәкләренә карап ятты. Озак ятты шулай, күгәргән тимер ватыкларының да төсе нәкъ тәмәкенеке кебек икән. Күзләре оедымы, әллә чынлап та шулай идеме: тора-бара әйләнә-тирәдәге туфракның да күгәргән тимер төсенә керә баруын искәрде. Ремонт мастерскоен уратып алган тимер рәшәткәне дә тоташ тутык баскан. Комбайннар, каралты-кура түбәләре дә тутык булып тоелды... Ара-тирә үскән кычыткан һәм алабутага кадәр шул ук тутык төсенә кергән. Койма аръягындагы басулар, кояш нурлары һәм хәтта күк йөзе булып күк йөзе Дә тоташтан күгәргән калай белән төреп алган сыман иде.
Күзләренә ышанмыйча, мөгезләреннән төшеп торган бер пар күләгәгә игътибар итте — алар да тутык төсенә кергән. Бөтен әйләнә-тирәне тоташ бер төс — тутык баскан. Тутыккан дөнья аның күз алдында болгана- тулгана башлады. Тирә-ягыннан ак төстә булган хет бер генә әйбер булса да табарга теләп эзләнде — таба алмады. Яшел төсне күрергә зарыкты — анысы да кай арада юкка чыккан... Тутыктан башка берни күренмәде аның күзләренә. Дөньяны тутык баскан. Урамдагы каеннар да, аклыкларын җуеп, тутык төсенә кергәннәр. Дөньяга әле яңа каш сирпегән яшел яфракларына да тутык кунган. Бу төсне башка күрәсе килмәде, күзләрен йомды.
Күзләрен йомуга, күз алдына ап-ак киңлек, ак карга төренгән биек-биек таулар, кыялар килде. Имеш, ак кыялар илендә ул туган энесе белән таштан-ташка сикереп уйнап йөри икән. Шунда кыя читендәге зур бер таш өстендә торган әнкәләре дәште аларны. Көмешсыман нурлар чәчеп торган әнкәләре янына ук кебек атылып, томырылып килде алар. Аңарга охшатырга тырышып, башны күккә чөеп, күкрәкләрне киерә төшеп, икесе ике ягына чыгып бастылар.
— Күрәсезме, — диде әнкәләре, — әнә анда, бик еракта, ап-ак киңлекләр аръягында ак калкулыклар башлана...
— Күрәбез, күрәбез, — диеште алар.
— Шул якларга барып, шундагы ак киңлек һәм иреккә тиенсәң иде, балалар.
— Монда да иркен һәм бар дөнья ак ич, әнкәбез, — диеште алар.
— Кеше исе килә, кеше...— диде хафаланган әнкәләре.
Туганы дәшмәде. Ә Микәй дәшми калудан курыккандай, ашыгып- кабаланып әнкәсенә каршы төште.
— Кеше яманлык итмәс, әнкәбез. Кешеләр юмарт һәм ягымлы, үзем беләм.
— Юк, бала, ялгышасың! — дип бүлдерде әнкәләре. — Аю-бүредән качып котыла алсак та, без кешедән кача алмыйбыз...
— Юк, әнкәбез, юк! Качмыйк! Кешеләр безгә гел игелек кенә кылыр. Алар безгә тимәс...
— Ялгышасың, бала! Игелек табигатьтән. Кешедән — бәла-каза!
— Әнкәбез, сөйләмә алай! Кеше — юмарт, кешеләрсез дөнья ямьсез... Сөйләмә, кирәкми, әнкәбез! Кешеләр табигатьнең үзе кебек. Кеше кадәр кеше, әнкәбез, без нарасыйларны рәнҗетмәс! Алар, әнкәбез... шундый...
— И-и-и, бала, —диде дә әнкәсе, аңарга таба башын бора төшеп күз салды.
Шундый да нурлы, шундый да җылы, шундый да ак караш иде аның әнкәсендә... Микәйнең ул караштан күзләре чагылды, җаны кузгалды, бәгыре өзгәләнде. Бәкәлләренә көч, күкрәкләренә җегәр, мөгезләренә гайрәт ага башлады кинәт. Яткан җиренә сыеша алмый, сикереп үк торды Микәй һәм күзләрен ачты.
Белгән булса, күзләрен ачар идемени... Тоташ аклыкның төштә генә булуын оныткан ич ул. Тирә-юнь күз алдында чайкалып куйды. Әнкәсе дә, аның нурлы карашы һәм ак хыяллар берьюлы юк булды, аклык күгәрек төсендәге куе томан артында эленеп калды. Кай ягына күз төшермәсен, тутыккан калай һәм тутыккан тимер кисәкләреннән тыш берни күрмәде ул.
Аргы почмакка урнашкан тимерчелек ягыннан шулчак:
— Микәй, Микә-ә-әй...— дип кычкырган калын тавыш ишетелде.
Колаклары үрә торды. Микәй, кабалана-кабалана, тавыш килгән якка таба китеп барды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com