

(Дәвамы.)
Миннəн Неконы көнлиме? Лəкин ул, читкəрəк китеп, күл буенда үскəн
талның бер ботагын кисеп алды. Сыбызгы ясады. Бая
сыбызгысын эзлəгəндер. Мин үземнең ямьсез уйларым
өчен янə оялып куйдым.
Хадко каты итеп сызгыртып җибəрде. Күрəсең, ул
үзенең кулга иялəштерелгəн боланын чакырган. Озак-
ламый күл буенда су чайкалганы ишетелде. Һəм безгə
Роско исемле болан йөзеп килде. Хадко миңа аяк ки-
емен салырга, чалбар балакларын сызганырга кушты.
Болан өстенə утырып, ялына бик каты ябышырга
кирəклеген əйтте. Ул боланның аркасынан какты. Болан
мине күлгə алып кереп китте. Тиз арада без ярга килеп
чыктык. Болан коры җиргə сикерде. Болан өстендə
йөреп өйрəнмəгəн мин очып күлгə барып төштем. Бу
урын сай иде. Шулай да лычма булып чыландым.
Сукмак түмгəклəрен хəтта су астында да тоеп, Хадко
шуларга басып чыкты.
Соңыннан белдем: егет мине тактага утыртып, сазлык
аша чыгармакчы булган. Мине кызны күтəргəн кебек
күтəрə алмас иде бит. Җитмəсə, мин аның кебек җиңел
түгел, авырмын. Түмгəклəр түзə алмас иде. Аннан соң,
суга күмелгəн түмгəклəргə, аның эзлəренə карап чыга
алуыма ышанмагандыр – ялгыш читкə басып сазлыкка
кереп китүем бар бит.
Бер көн үтеп, томан таралгач, ул озын колга белəн
күлдəн теге тактасын тартып чыгарды. Тундра не-
нецлары өчен такта – кыйммəтле əйбер. Монда агач
үсми. Ямалда геологлар арасында шундый мəзəк
йөри. Аларның берсе, ялгыш басып, аягын авырттыр-
ган. Аксап йөри икəн. “Нəрсə булды?” – дип сорасалар:
“агачка башына менеп, егылып төштем”, – дип əйтə ди.
Неко да интернатка бармас өчен качып киткəннəрен
сөйлəгəндə: “Агач башына менеп, куе ботаклар арасы-
на кереп качтык”, – дип шаярткан иде бит.
Неко
Икенче көнне мин эсселəнеп уяндым. Температурам
күтəрелгəн иде. Даруларымны эчтем. Ябцо килеп, бер
йотым спирт каптырды да чыгып китте. Көтмəгəндə
Неко килеп керде. Агасыннан спирт алган икəн. Уч
төбенə салып, бераз аркамны ышкыды.
– Син аякка бастыңмыни инде, Неко?
– Иртəнгə чирнең эзе дə калмаган иде.
Кичке якка температурам төште. Шулай да хəлсезлек
сизелə иде əле. Яңадан Неко керде.
– Безнең ыру гореф-гадəтлəре буенча, сине – авы-
рып киткəн кунакны – мин җылытырга тиеш! – диде кыз.
Тəнем эсселе-суыклы булып китте. Ул миңа чишенеп,
чыбылдык эченə кереп ятарга кушты.
– Неко, син бит əле яшь кыз!
– Белəм! Əмма мин инде балигъ булган җиткəн кыз.
Нишлəгəнемне белəм. Син артың белəн ятарсың. Мин
сине арттан кочып, җылытырмын. Борылмассың. Кайт-
кач үзеңнең принцессаңны – Камилəңне – тап! Киле-
шегез! Мин дə кайчан булса да үземнең принц белəн
кавышырмын.
Кыз артымнан мине кысып кочаклап ятты. Өстебезгə
япты. Киң аркамда аның тыгыз күкрəклəрен, кулларын,
аякларын, сөю урыннарын, муеныма өргəн җылы сулы-
шын тоеп, эреп киттем. Муеныма мин яраткан борыны
тиеп китте. Күкрəге янындагы Камилəнеке кебек миңен
дə тойдым хəтта. Эресəм дə, йокы алмый иде.
Көтмəгəндə мондый хəллəр булгалый, дип ишеткəнем
бар иде төньякта, тик минем белəн шулай тиз булыр
дип уйламадым да. Булып та бетмəде инде. Кыз ара-
бызга артык якынаймаслык чик куйды. Мин аның гипно-
зына бирелеп, тыңламый булдыра алмадым.
Шулай да бер мəзəк хəтеремə төште. Борын заманда
юлчы кыз белəн егет кичкə калып бер авылда кунарга
туктаганнар. Элекке өйлəр бəлəкəй. Хуҗабикə урынны
икесенə бергə идəнгə җəйгəн. Ике арага җеп сузган.
“Егетем! Төнлə җеп аша кыз ягына чыкма!” – дигəн. Егет
чыкмаган. Иртəн торып, ашап-эчеп, юлларын дəвам
иткəннəр. Алда шаулап киң елга агып ята икəн. Егет
кызга: “Əйдə, сине күтəреп алып чыгам!” – дигəн ди.
Кыз: “Кит инде, сиңа ышансаң! Син бит төнлə җеп аша
чыгарга да курыктың!” – дигəн ди.
Моны Некога сөйлəмəкче булган идем. Эндəшми
калуны хуп күрдем. Безнең шартларда аны мəзəккə
əйлəндереп булса, монда бөтенлəй икенче вəзгыять.
Нигезсез бер ишарə дə юк. Үзара ярдəмлəшү берен-
че урында тора. Калганы икенчел, өченчел... Кызны
үпкəлəтермен, дип уйладым.
Ул чит түгел
Күптəн сорыйсым килə иде, хəзер инде сорамый бул-
дыра алмадым:
– Син Хадконы яратасыңмы? Хадко да сине ярата-
мы?
– Бер уйласаң, чит тə ул, күрше кабилəдəн. Яратырга
булыр иде. Тик үзе чит түгел бит. Ничə еллар бездə.
Бергə үстек, дисəң дə була. Шуңа да бертуганым кебек.
Миңа бертуган сеңелкəше кебек карый, гел яклый, –
диде Неко, иңсəмнəн сыйпап.
– Кем кемгə ничек өйрəнə бит?
– Аралашуга карый шул. Күрше авылда минем
туганнар бар. Картəнилəребез апалы-сеңелле. Өч-
туган булып чыгалар инде. Əтилəребез – икетуган
абыйлы-энеле. Шул ике кыз, бер малай белəн бала
чактан ук аралашып үстек. Бер-беребезне нык якын
күрəбез. Соңгы елларда гына белдем. Шул авылда
алар кебек өчтуганнар берничəү икəн. Бер-икесе хəтта
сыйныфташлар. Күрше авылда 9-10нчы классларны
бергə тəмамладык. Əти-əнилəребез алар белəн
туганнар кебек аралашмагач, үзлəре дə бу хакта миңа
нишлəптер бер нəрсə дə əйтмəгəч, туганнар икəнлекне
белми идем. Хəзер, белгəч, алар белəн кочаклашып
күрешəбез, сөйлəшү дə нык җылы тонда бара. Тик
барыбер аралашып үскəн туганнар якынрак.
– Ə яраткан егетең кем, Неко?
– Теге чак бар, дип алдадым, юк, алдамадым,
шаярттым гына. Əлегə юк.
– Гашыйк булырсың əле, синнəн иреннəре белəн
принцесса ясаучы егет табылыр! Мəхəббəт темасыннан
игътибарны читкə юнəлтəсем килде. – Нянчедо Мынику
кем ул, Неко? Исемен гел кабатласагыз да, мин аңлап
бетермəдем.
– Бездəге һəр легенда аның исеме белəн башлана...
Тынычлангандай булдым, онытылып киттем...
Шəһəр матурайган, танырлык түгел
Бүген, газ чыгаруга бəйле буларак, Ямал-Ненец ав-
тоном округы цивилизациянең иң югары дəрəҗəсенə
иреште. Мин күргəндə, башлыча, ике катлы җыйма йорт-
лардан торган Салехард шəһəре дə үскəн, матурай-
ган, танырлык түгел. Ненецлар да шəһəргə күнеккəн.
Алар монда тундра җилəклəре, ит сатарга килə, дип
сөйлилəр. Ə чумнар һаман бар əле. Бу гади корылма-
лар тундра өчен бик уңайлы торак. Чум бик тиз җыела
һəм сүтелə. Кыска тукталышлар белəн күченүлəр ва-
кытында бу бик мөһим нəрсə. Сүтү-җыюны борыннан
хатын-кызлар эшлəгəн. Кагыйдə буларак, чум милекчелə-
ре – ирлəр. Чумнарны аталарыннан мираска алалар.
Чум урнаштыру урынын ир-ат билгели.
Нянчедо Мыникуга килгəндə, соңгы елларда комму-
никация чаралары ныклы үсеш алгач, ненец леген-
даларын тирəнрəк өйрəндем. Матди мөмкинлеклəр
сизелеп арткач, Салехард шəһəрендə ачылган мəдəни
үзəклəр барлыкка килүе ярдəм итте. Берчак шунда-
гы хезмəткəрлəрнең исемнəре арасында Неко Вылку
дигəн хатын-кыз исеменə күзем төште. Музыкант, ком-
позитор, сценарист. Мин белгəн Некомы? Күңелем си-
зə – шулдыр. Үзенең принцын тапканмы кыз? Фами-
лиясе миңа таныш түгел. Тапкандыр. Аерылганда ул
миңа: “Үз принцессаң Камилə белəн килеш!” – дигəн
иде. Үкенечле аңлашылмаучылык булса да, бер кискəн
икмəк кисəге кире ябышмый шул. Язмыш кушуыдыр.
Шулай да таптым мин үземнең принцессаны. Корипан
принцы һəм Ясəви кебек эзлəнмəдем.
(Дәвамы бар.)
Фото: