Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 ноябрь 2025, 19:16

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (9)

Егетләр, хәтерегезгә киртләп куегыз — 19 ...нчы елның 13 нче марты бу көн, ул тарихка кереп калыр: кәҗәләрдән беренче булып Микәй тәмәке тарта башлаган көн, дип искә алырлар аны.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (9)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (9)

13

Аклыгы белән куандырып кыш килде... Кышны яңа язлар алыштырды, табигатьтә яшел төс тантана итте. Көтү чыккан беренче көнне зарыгып каршы алды Микәй. Койма читендә җыелып торган кәҗәләрне күрү аңарга чиксез дәрт һәм шатлык китерде. Тагы да үсеп, тазарып киткән Микәйне дә кәҗәләр зарыгып сагынган иде. Аны абайлап алу белән, кәҗә төркеме өстеннән җиңелчә дулкын үткән сыман булды. Тыкрык башы җанланып китте. Килә-килешкә иң элек Шомырткараны эзләде ул. Берсеннән икенчесе купшырак нәфис туннарга төренгән ике бәти иярткән Шомырткара киртә буенда тыйнак кына аны көтеп тора иде. Микәй, шундук, әнисе янында уйнаклап йөргән ул бәтиләрнең кара төстә түгел, көмеш сыман мамыкка төренгән булуларына игътибар итте. Иртәнге яктылыкта үзләреннән шундый ук көмеш нурлар тараткан сылу бәтиләр башка кәҗәләр тирәсендә дә күренә иде. Килә-килешкә бер кат күздән кичерде дә, мөгезләрен югары чөеп, аякларына нык-нык басып, күкрәген киерә төшеп, туп-туры кәҗәләр җыелган почмакка үтте Микәй. Ул үткәндә, сарыклар читкә тайпылып юл бирде, сыер булып сыерлар да, анын озын һәм нык мөгезләрен күргәч, сагаеп калдылар.

Ниһаять, көтүче чыбыркысы шартлады. Кузгалдылар... Микәй алга узды. Микәйгә ияргән бердәм һәм тату кәҗәләр төркеменә сыерлар һәм сарыклар, алдан ук килешеп куйган сыман, юл бирделәр. Яңа җәйнең әле яңа яшәреп килгән беренче үләннәренә иң элек Микәй тояклары эз салды...

Көтүдә бер хәл. Хәзер Микәй авылда да иң хөрмәтле затларның берсе булып китте. Малай-шалай турында әйтеп тә торасы юк, аның исемен ишетүгә үк колаклары үрә тора иде инде аларның. Аның белән элеккечә үк уйнарга, шаярырга яратсалар да, инде хәзер ялгышып та аны  котыртучы юк. Янәшәсендә басып тору, күпереп торган мамыгыннан, юан муеннарыннан бер сыйпап алу малайлар өчен зур бәхет һәм дәрәҗә иде. Шулай сокланып торганда карашлар киң маңгай өстендә тырпаеп торган ике япьле иләмсез озын мөгезләргә төшми мөмкин түгел. Шул мөгезләрне күрү белән иң әтәч малайларның да аркасыннан бер уч кырмыска чабышып уза.

Соңгы кыш эчендә олыгаеп киткән иде Микәй. Малай-шалай белән куышып чабуларга, уйнакларга бер дә атлыгып тормый ул хәзер. Күбрәк зурлар тирәсендә, ир-ат булган җирдә чуалырга ярата. Иртә язда һәм көз көннәрендә, кышкы суыкларда булсын, лапаста ябылуда яисә ишегалдында бикләнеп ятудан кызык тапмыйча, берөзлексез урамга, Нурлы Аланның ыгы-зыгылырак урыннарына тартыла. Үз көе белән чыгып, уз вакытында кире кайтырга күнеккәч, аның авыл буйлап сәяхәтенә хәзер Хуҗа абзыйлар да каршы килми башлады. «Нәселе шундыйдыр, башка маллар кебек алдына салганга риза булып, ишегалдында чемченеп йөри белми шул... Җанына урын тапмый, ямансулый торган мал булып чыкты», — дип, кәҗә тәкәсен урамда үз иреге белән йорүдән тыймадылар.

Әле ат абзарына барып чыкты Микәй, әле каравыл өе янында җыелып тәмәке көйрәткән ирләр тирәсендә чуалды. Ат чанасына килеп, керт-керт печән ашады, урамда коелган тукранбаш чәчәкләрен җыештырды. Аны һичкем кумады, һичкем селтәнмәде аңар. Зур хөрмәткә лаек ирекле бер сәяхәтче булып, үз көенә тик йөри иде авыл буйлап. Ләкин кайда гына булмасын, ул берөзлексез кешеләрне күзәтте. Трактор һәм машина тавышларына да тәмам ияләште хәзер. Авылның машина һәм тракторлар паркында ремонт эшләре белән мәш килгән ирләр тирәсендә чуалырга күнекте. Машина-тракторлар паркы тора-бара аның аеруча үз иткән урынына әверелде. Шундагы тимер-томыр арасында йөрүдән үзенчә бер хикмәт таба кебек иде ул.

Ир-атлар да аны үз иттеләр. Ара-тирә кесәләренә кыстырып килгән ипи кисәкләре белән сыйладылар, әлеге дустанә мөнәсәбәттән ике як та үзенә бер ямь таба иде. Аяк астындагы карны шыгырдатып, эшлекле бер кыяфәт белән Микәйнең фырт-фырт атлап машина паркына килеп чыгуын зарыгып көтеп ала торган булды ирләр.

— Адәм акыллары бар бугай бу тәкәдә, — дип сокланды ирләр.

— Карап торуын гына күр, кәҗә генә димәссең, — дип яраттылар үзен.

— Ниндидер сагыш, моң бар моның күзләрендә, — дип тә гаҗәпсенделәр.

Ә Микәй аның саен ияләшә барып, тимер-томыр арасында тын гына, уйчан гына чуалып йөргән кешеләрне күзәтте. Шул кешеләрнең явызлыгы турында әнкәсе әйткән сүзләр китми иде аның хәтереннән. Шул кешеләр аны ак кыялар иленнән аерды, шул кешеләр аны Әнкәсе һәм оердәнбер туганыннан аерды. Шулай да, ни генә булмасын, кешеләр хакында әнкәсе ялгышкандыр төсле тоела иде аңар. Кешеләргә бернинди нәфрәт, ачу саклый алмады Микәй. Аларны яратты ул. Кешеләрдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый башлады. Шул дәрәҗәдә юмарт, шул дәрәҗәдә көчле кешеләрнең кәҗәләргә нинди дә булса зыян салу ихтималын мөгез очына да китереп карамады. Кешеләр — бөтен табигатькә, бөтен әйләнә-тирәгә бары тик игелек кылучы. Кешеләр — бар тереклекне бер дәрәҗәдә якын итүче һәм тәрбияләүче. Кешеләр — кәҗәлекле. Шуңа да яратты, шуңа да үз итте ул кешеләрне.

Кышкы озын кичләрдә Нурлы Алан авылының урамнары гел балкып  торды. Тәрәзәләрдәге утлар төнлә дә сүнәргә ашыкмады. Нурлы Алан  шәл бәйләде. Яшь киленнәр һәм җиткән кызлар йокыларын оныттылар,  Нурлы Алан кызларының толымнарына көмешсу йөгерткәндәй балкып,  үзенә тартып торган мамык шәлләр уралды. Иләк-иләк йолдыз сибелгән  кышкы зәңгәр кичнең күзләрне камаштырып торган гөмбәзе Нурлы Алан хатыннарының иңнәренә сарылды. Нурлы Алан кызларының уңганлыгы  көне-сәгате белән дигәндәй тирә-як авылларны урап узды. Нурлы Аланда  бәйләнгән шәлнең даны урман аръягындагы авылларга җитеп, торган саен  ераккарак тарала барды. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән төбәкләрдән  Нурлы Алан шәлен эзләп килүчеләр ешайды.

Нурлы Алан шәле дисәң, сатып алучылар телсез калды. Шәл белән  бергә кәҗәләрнең дә дәрәҗәсе үсте. Нурлы Алан шәлчеләренә дан һәм  шөһрәт китергән кәҗәләрне күрер өчек генә дә килеп чыктылар. Микәй турында исә берсеннән икенчесе хикмәтлерәк тарихлар сөйләнде, легендалар йөрде.

...Имеш, Микәй аргы як күперенә аркылы басып кәҗәләргә юл бирми  маташкан сөзгәк сыерны күпердән очырган. Сыеры бер аягын өстерәп  кайтып кергәч, хуҗасы — Шәһәр Рәфәгате кызмача баштан сәнәк эләктереп авыл буенча Микәйне эзләп йөргән. Очраган бер кешене тинтерәтеп  бетергән, имеш. «Кая ул теге килмешәк? Чәнчәм! Бәреп үтерәм!» — дип, әйтеп әйткән, имеш. Эзли торгач Микәйне тапкан бу, әмма кулы күтәрелмәгән. «Кәефең юк ахры, башың авыртамы әллә, Рәфәгать абый, дигән сыман күзләрен мөлдерәтеп карап торган җанга ничек итеп кул күтәрелмәк кирәк?» — дип сөйләгән имеш.

...Имеш, Хуҗа абзыйлар чәй эчкәндә табын янына үзләре белән Микәйне дә утырталар икән. Ашап туйгач, Микәй тастымал алып авызын сөртә икән. Моны, имеш, аларга йомыш белән кергән кемдер үзе күреп торган.

...Имеш, беркөн Хуҗа абзыйларга Микәйне сорап бер юлаучы килгән. Өйләрендә Миңлегали генә булган. Мөдир белән өченче «борын» ны көтеп утырган чаклары туры килгән.

Юлчы кеше мәсьәләне шундук мөгезеннән алган, килү максатын, йомышын әйтеп салган.

— Бәясе бер ярты, — дигән төшерергә күнегеп барган Миңлегали, ике дә уйлап тормастан.

Юлаучы ышанмаган, шаярта дип уйлаган.

— Җаным да жәл түгел, сатыгыз шул тәкәне, — дип ялварган. — Хатын тынгылык бирми. Нурлы Алан кызларындагы күк шәл тапмасаң, ди...

— Булмый! Җан башны төзәтми!.. Бер яшник! — дигән шунда хәйләкәр генә бу юлаучыны күзәтеп торган Мөдир.

Бер ярты белән бер ящик арасындагы аерманы чамалап алган Миңлегалинең дә нәфесе үсә төшкән.

— Әйе, бер яшник, — дип кабатлаган. Мөдиргә кушылып.

Юлаучы, бармакларын бөгеп, колак яфракларын сыпыргалап торгач, ризалашкан. Ризалашмый соң нишләсен, хатыны бит өзеп әйткән...

— Микәй өчен бер яшник чүп кенә, шалкан бәясе генә бит ул, — дип, Мөдир аның күңелен күтәргән. — Бер елда ул синең бөтен авылыңны шәлгә, үзеңне озын берлеккә күмә...

— Әйе, әйе, мамыгы да шәп, җегете дә... Бер дә яман, адәм гыйбрәте, — дип җөпләгән Миңлегали.

«Яшник» алынган, «Җигули»ны ишегалдына ук керткәннәр. Тик Микәй тоттырмаган. Өчесен өч якка чөеп бакча капкасыннан чыгып качкан.

— Кайта ул...— дигән Миңлегали.

Болар Микәйнең тәпиен юарга керешкәннәр. Бер тәпиен юганнар, икенчесен, аннан өченчесен... Соңгы тәпиен юып маташканда Хуҗа абзый кайтып кергән һәм өчесен дә өйдән сөреп чыгарган.

Бу хәлләр булгандырмы-юктырмы, ләкин шунысы хак: ике-өч ел дигәндә Микәй бөтен авылны көмешсыман елык-елык килеп торган җылы, йомшак мамыкка төрде. Кышкы суыкларда тезелешеп клубка килүче Нурлы Алан кызларын хәзер зәңгәр нурлар озатып бара, аларны үзләренә килешеп торган шул мамык шәлдән башка күз алдына китерү дә кыен. Егетләр муенында да шундый ук җылы мамык шарф, кулларда мамык перчатка. Сабыйларда җылы башмак, оекбаш һәм бияләй — болар һәммәсе нурлы аланлыларга Микәйнең бүләге.

 

14

Микәйнең яшәү рәвеше һәркем тарафыннан шулай тиеш сыман кабул ителде. Җәйнең җәй буена кәҗәләре белән табигать кочагында — көтүдә, тау битләрендә, урман һәм су буйларында. Кыш җиттеме — урамда, ремонт мастерскоенда, каравыл өе янында, кибет яисә ат абзары тирәсендә.

Март урталары иде булса кирәк. Көннәрдән бер көнне, колхозның ремонт мастерскоеннан кайтып барышлый, кибет каршында җыелып торган ирләрне күреп, Микәй алар янында да тукталып алды. Ирләрнең кызып-кызып нидер сөйләшүен, әледән-әле, җанлана төшеп, шаркылдышып көлешеп алуларын күзәтеп тору мәзәк иде аңа.

Янәшәдә генә җигүле ат тора. Шуның чанасы артына барып басты Микәй. Чанада хуш исле солы саламы — ара-тирә чемченеп алырга да була. Мөгезләре очында гына кояш эленеп тора. Аның җылы нурлары күзләрне чагылдырып ала, тәннәрне иркәли, күкрәкләрдәге ярсуны кузгата. Ничек ташлап китмәк кирәк...

— Егетләр, әнә, Микәй дә килеп чыккан, — диде ирләрнең берсе, сүз арасында аңарга күрсәтеп.

— Егетләрнең асыллары кайда, Микәй шунда, — дип, чертләтеп бер читкә төкереп куйды шунда Курай Назыйм.

— Микәйгә җиткән егет булырга кирәк әле, — диде икенче берәве.

Кыз артыннан кыз сайлап, өйләнә алмый, кулны кесәгә тыгып, фуражканы кыңгыр салып йөрүендә булган Назыймга карап көлеп җибәрделәр. Шулай да Назыйм сер бирә торганнардан түгел.

— Безнең язмышлар Микәй белән бер чама инде, — дип, кәперәеп тә алды.

Ул үзенә күрә шактый мәгънәле итеп әйтергә теләгән иде, әмма аның сүзләренә булган игътибарны Мөдир бүлдерде. (Ул трактор-машиналар паркындагы мөдирлегеннән чыгарылса да, төшеп калмаган иде. Төшемле җирдә эшли — колхозның склад мөдире. Мөдир булып тугандыр, күрәмсең, мөдир булып калды.)

— Әйдә, Рәфәгать, чыгар әле фильтрлыңны, булгач-булгач шәһәрчә булсын, бер тартып җибәрик, — дип дәште Мөдир.

Шәһәр Рәфәгате сигарет таратты. Кесәсеннән шырпы чыгарды. Ирләр борыннары белән берәм-берәм ут кабызучының кушуч арасына кереп чыктылар.

— Саранланма инде. Микәйгә дә чыгар өлеш, — дип дәште Мөдир, сигарет тартмасын кесәсенә тыгып торган Рәфәгатьне ярты юлда туктатып.

Рәфәгать һәм башкалар бер мәлгә сискәнеп куйды һәм югалып калдылар. Әмма сискәнергә мәҗбүр иткән ул сүзләрне Мөдир үзе әйтте ич.  Ә аның сүзләрен кире кагып яисә искә алмый калып кара. Мөдир Мөдир  инде ул!.. Авыз читләре белән теләр-теләмәс кенә елмаерга иттеләр, һәм  чынлап та кызык булып китте. Шәһәр Рәфәгате, сигаретын сузып, Микәйгә таба атлады. Хуш исле солы саламы чемченеп торган Микәй шундук  башын читкә борды.

— Синнән ник алсын... Әнә, Миңлегалигә бир, — диде Мөдир. — Ул  үз кеше.

Миңлегалинең күңеле тартмады. Әмма, правосын алдыргач, соңгы  көннәрдә генә Мөдир үзе янына эшкә алган иде аны — Мөдирнең сүзен  аяк астына салып таптый алмады. Микәйне үзе янына чакырды Миңлегали.  Тәкә хуҗасын таныды, теләр-теләмәс кенә булса да килергә мәҗбүр булды. Үзенә таба сузылган кулга карап торды, андагы әйбернең ни икәнлеген  чамалап өлгергән иде инде. Исе борынын ярып керде. Юка кәгазьгә төрелгән ул сасы нәрсәгә ничәмә-ничә мәртәбәләр тап булганы бар иде бит  аның. Авыл әйләнәсендә, койма читләрендә үскән үләнгә үрелим дигән  саен шул ис килеп бәрелә иде борынына. Теңкәсенә тигән, күңелләрне болгаткан ис. Бер нәрсәне аңлый алмады ул — нигә әле аңар һәрчак сөеп,  үз итеп караган хуҗасы шул сасы нәрсәне тәкъдим итә? Микәйгә начарлык телиме ул?.. Алай дисәң, үз авызыннан да әче төтен исе бөркелеп тора. Үз-үзенә дошман булмас кеше... Кеше кадәр кеше ничек итеп шундый  ахмаклык эшләргә мөмкин?

Берни аңыша алмады Микәй. Хуҗасының күзләренә текәлде. Карашларын мөлдерәтеп, зур ышаныч белән карап торды ул аңарга.

— Кабызып бир, дип әйтә бит... Әнә, көтеп тора, — дип пышылдады арадан берәү.

— Шырпы китер. Шырпыңны сыз, — дигән сүзләр ишетелеп алды.

Тамаша итеп торучыларның кызыксынуы Миңлегалигә дә күчте, аны да мавыктырды. Бер кулы белән тәкәнең муен астыннан сыпырып торды ул, икенче кулы белән, ипле генә итеп, сигаретның фильтрлы башын Микәйнең иреннәренә тидерде.

Берни аңламады кәҗә тәкәсе. Нарасыйларча мөлдерәп, әле хуҗасының күзләренә, әле аның кулындагы сасы нәрсәгә тик карап торды. Кеше кадәр кеше аңар начарлык теләмәс. Кеше кадәр кеше начар әйбер тәкъдим итмәс бит... Шуның өстенә әле монысы хуҗа кеше. Аны көн саен диярлек үз итеп, аркаларыннан сөеп, иркәләп киткән хуҗасы. Юк, кешеләр ихтыярына каршы бара алмады ул. Кешегә булган ышанычы бар нәрсәдән югарырак иде. Микәй сак кына иреннәрен кыймылдатты...

Ирләргә шул җитә калды. Кешеләр һәммәсе берьюлы җанланып куйды, шаккаттылар. Баш түбәсендәге бүрекләр колак читенә шуышып төште, күзләр маңгайга кунаклады. Берсен-берсе бүлдереп гөрләшергә тотынды ирләр.

— Капты бит, капты...

— Микәй тәмәке тарта!

— Вәт, кәҗә дисәң дә кәҗә ичмасам...

— Егетләр, хәтерегезгә киртләп куегыз — 19 ...нчы елның 13 нче марты бу көн, ул тарихка кереп калыр: кәҗәләрдән беренче булып Микәй тәмәке тарта башлаган көн, дип искә алырлар аны, — дип, кулларын кесәдән чыгарган Курай Назыйм мавыгып сөйләргә тотынды.

Аның әле дәвам итәргә дә исәбе юк түгел иде. Сүзен Мөдир бүлдерде.

— Тарих ул шәп нәрсә, кураем, тик аның белән баш төзәтеп булмый. Билгеләп узыйк булмаса...— Мөдир тәкъдимен хуплап, чара күрү җаен карадылар. Ә ул дәвам итте. — Син, кураем, тарих дисең, ә беләсеңме бу тарихның нәрсә эшләп куюы бар, әгәренки Микәй сыман барлык кәҗәләр дә тартырга өйрәнеп китсә, безгә ни калыр?!

Әйтер сүз тапмады Назыйм, иңбашларын тарткалап елмаеп кына куйды. Мөдир шәп утырткан иде үзен, рәхәтләнеп көлеп алдылар.

Миңлегалинең күңеле аеруча булган иде. Зур канәгатьлек белән тагы бер тапкыр тәкәнең аркасыннан сөйде дә Мөдиргә карады. Мөдир аңардан шулай ук канәгать иде.

— Әйттем ич, егетнең асылы ул Микәи, — дип куйды Курай Назыйм, сүзсез каласы килмичә. Шул арада сул колагы өстеннән чертләтеп төкереп алырга да өлгерде.

— Сигәрите нинди, сигәрите...— дип, куанычыннан нишләргә белмәгән Шәһәр Рәфәгате тагы кесәсенә тыгылды.

... Ирен арасына кыстырылган сигаретны нишләтергә белмәде Микәй. Бәхетле гөрләшкән кешеләргә карап торды. Тел очын гына тидереп, авызындагы әйбернең тәмен белеп карарга булды — иреннәре һәм теле әчетә башлады. АвЫз эченә кергән ис күңелен болгатты, күзләреннән мөлдерәп яшь бәреп чыкты. Артык түзә алмады ул, сасы нәрсәне кире төкереп, дымлы күзләрен яшерергә теләгәндәй ирләр яныннан китеп барды. Кычкырып-кычкырып сөйләшкән, көлешкән кешеләр шунда торып калды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас