

(Дәвамы.)
Ябцо яшəгəн чум
Ненецлар миңа төзеп биргəн кунак чумы янында
тагын бер зур булмаган чум тора иде. Бу Ябцоның
чумы. Кереп хəлен белдем. Чум бик гади иде. Учакны
идəндəге калайда яга икəн. Төтене өстəге тишек аша
чыга.
– Нигə мич белəн торбалар куймадың? – дигəн сорау-
га:
– Болай черкилəр керми, – дип җавап кайтарды Ябцо.
– Минем чумга есер корып куйдылар бит, – димен.
Ул ситсадан ясалган япанча, аны чум колгаларына
бəйлəп куялар. Үзенə күрə, черкидəн саклаучы бəлəкəй
палатка була инде.
Черки чумы һəм кыр тавыклары чумнары
...Томан һаман таралмый. Утырсам – юеш. Кечкенə
утрау буйлап атлыйм. Əллə ничə түгəрəк ясадым инде.
Аяклар талып бетте.
Укымышлы ненец кызы Неко миңа тагын бик күп
кызык лы нəрсəлəр сөйлəде. Болытларны, мəсəлəн,
“Черки чумы” дип атыйлар икəн. Кар көртен “кыр та-
выклары чумы” дилəр. Монда кышларга калучы
ябалакларның тормышы икенче төрлерəк булганга,
аларның “чумнары” юк икəн. Ненец берүзе генə сəяхəт
иткəндə, “көртлек чумында”, димəк, карга күмелеп йо-
клый. Болан тиресеннəн тегелгəн кием салкыннан
əйбəт сак лый. Кием үзе дə кече шəхси чум булып са-
нала.
Сэрне
Язмаларымны тулыландырырга тагын бер вакыйга
ярдəм итте. Беркөнне өч болан җигелгəн нартага уты-
рып бер хатын-кыз килде. Неко аны кочак җəеп каршы
алды. Бу аның ерактагы болан көтүчелəр кабилəсендə
яшəгəн икетуган апасы Сэрне булып чыкты. Югалган
боланнарын эзлəргə чыккан да, бирегə килгəн. Төп
чумда ашап-эчеп алгач, тундрага чыгып, нартага утыр-
дык. Сөйлəшеп киттек. Минем кызыксынуларымны
белеп алгач, ул үз тарихын сөйлəде. Бераз акценты
булса да, урысча яхшы гына белə.
– Без бик бай түгелбез. Боланнарыбыз да күп түгел.
Ненецларның күчмə тормышы боланнарның яшəү
ритмына буйсына. Хəзерге вакытта без иремнең əти-
сеннəн калган чумда яшибез, – дип сөйлəп китте
ул. – Нəсел милке əтисеннəн улына тапшырыла.
Безнең башка торагыбыз юк. Читлəргə безнең тора-
гыбыз гади һəм очсыз кебек тоелса да, аны җыю бик
кыйммəткə төшə. Беренчедəн, тундрада агач табу авыр
мəсьəлə. Икенчедəн бер зур гына чум өчен сиксəнлəп
тире кирəк. Аның хакы бик зур. Тиз генə сиксəн тире
табып булмый. Тапсаң да, болансыз каласың. Безнең
чумдагы колгалар җитмеш, алар озын – биш метр
тирəсе. Уку вакытында мин дə туганнарым белəн ин-
тернатта яшəдем. Каникул вакытында, Неко кебек, əти-
əни янына кайта идек. Əнигə чумның кышкы җылыны
яхшы тота торган калын болан тирелəрен юньлəргə
ярдəм иттек. Шуннан соң көз янə интернатка китə идек.
Кул эшкə өйрəнде. Хəзер ирем һəм ике улым белəн
акрынлап чумның искергəн тирелəрен алыштырабыз.
Аскы өлеше яңарды. Əмма алыштырасы урыннары күп
əле. Җитмəсə, егермелəп боланыбыз югалды. Шулар-
ны эзлəргə үзем чыктым. Ирем белəн улларымның эше
күп. Кыш алар интернатка китсə, без икəү генə калабыз.
Эш куллары күренеп кими.
Геологлар, кəрəчин лампасы белəн яшəвебезне
күреп, безгə генератор бирделəр. Чыбык сузып, чум
эченə электр лампасы элеп куйдылар. Аны ничек кул-
ланырга иремне өйрəттелəр. Хəтта телевизор алдык.
Тундра эченə китсəң, ул бернəрсə дə күрсəтми, əлбəттə.
Таш Борынга (Мыс Каменный) якынайсак, Мəскəүнең
ике программасы күрсəтə.
Элек безгə, балаларга, ял вакытында əкиятлəр
сөйлилəр иде. Күп табышмаклар белəбез. Безнең эпик
җырлар да бар.
Чумны буржуйка-мич белəн җылытабыз. Геологлар-
га рəхмəт. Калын корычтан ясалган мич калдырып
киттелəр, аңарда җылылык көчлерəк тə була, озаграк
та саклана. Элек кышын һəм җəен чум эчендə туп-туры
җирдə яки кар өстендə учак якканнар, ул бик төтенле
була, ə яктырту өчен күп корым биргəн морж мае кул-
ланганнар.
Шушы урында мин Ябцоның чумын искə төшердем.
– Сезнең агагыз чумда һаман да учак яга əле, – дидем.
– Ул шундый сəеррəк кеше инде, – дип куйды Сэр-
не. – Спирт та капкалый бугай. Тик зыянлы түгел.
– Ышансагыз ышаныгыз, мин үзем дə ышанып бет-
мим, – дип дəвам итте сүзен кунак. – Безнең халык
борынгы заманда ике таяк һəм тире куеп җилдəн сак-
ланганнар. “Хэнг” дип аталган ул корылма. Аннары
чум төзергə өйрəнгəннəр. Чукоткада яранга төзилəр.
Ул борын кит скелеты нигезендə төзелгəн һəм чумнан
бераз аерыла. Эскимослар боздан өй – игла төзилəр.
Майлы плошкалар белəн җылыталар. Төлкенең йор-
ты – боздан, куянныкы – кабыктан. Бу турыдагы əкият
бездə юк иде. Интернатта өйрəндек.
Безнең халык өч автоном округта яши. Европада Ар-
хангель өлкəсендə – Ненец автоном округы. Башкала-
сы – Нарьян-Мар. Икесе – Азиядə. Без – Ямал-Ненец
автоном округы. Башкалабыз – Салехард. Өченчесе –
Долган-Ненец автоном округы. Үзəге – Дудинка.
Мин Сэрнедəн берəр мин əле ишетмəгəн ненец ле-
гендасы турында сөйлəвен үтендем.
– Безнең җирлəрдə ак төлкелəр, боланнар, балык-
лар һəм башка хайваннар бик күп. Нянчедо Мынику
сүзлəре буенча, ненецларның яхшы тормышы турында
ишеткəч, бер кара тилгəн очып килгəн. Ул ненецлардан
кояшны тартып алырга булган. Җир өстен караңгылык
каплаган. – 1938 елда булган караңгылык турында-
дыр, ягъни “Ямалдагы кара көн” турындагы риваятьнең
берəр вариантыдыр инде, дип уйладым. – Озакка
сузылмаган кояшның югалып торуы. Якты көчлəр,
тилгəнне куып җибəреп, кояшны җир өстенə чыгарган-
нар. Тик кара тилгəн туктап калмаган. Төньяктагы бай-
лыкны алып киткəн. Ненецлар бу вакытта сихерле су
тəэсирендə йоклап калган.
Интернатта
Сэрне сөйлəвен дəвам итте. Интернатта без, ненец
балалары, тəүдə цивилизацияле кием һəм аяк киеме
кияргə телəмəдек. Ата-аналар болан киемен калдыр-
маганнар иде, шуңа яланаяк йөрдек. Күнегелмəгəн
ризыкны да ашамадык. Уенчыклар һəм машина-
лар белəн уйнамадык. Безгə пластилин бирделəр.
Шунда үзебезнең тундраны əвəли башладык. Болан-
нар – ненец өчен бар нəрсəнең башы. Боланнан тыш,
башка кошлар, төрле хайваннар əвəли идек. Тундрада
малайларның уенчыклары – боланнар, ягъни ташлар,
яссы ташлар – нарталар. Кызларда курчаклар – хайван
аяклары, кош томшыклары.
Рəсем төшерергə яраттык. Башта урын да җыеш-
тырмый идек. Əти-əнилəребез аша җиткерделəр.
Югыйсə, ялкау булып үсəбез икəн. Бу сүзлəр безгə бик
нык тəэсир итте. Ярышып эшли башладык. Аның ка-
равы, балалар бер-берсен ыру билгелəре, гаилəлəре
буенча кайгырта, кечкенəлəрнең ихтыяҗларын канə-
гать лəндерə.
Сүзгə Неко кушылды:
– Бер педагог тикшергəн. Ненец балаларының
рəсемнəрендə статик элементлар юк. Һəр нəрсə
хəрəкəттə: төтен күтəрелə, боланнар чаба, елгалар ага,
күл дулкынлана.
Ямалда мин шуңа игътибар иттем: ненец балалары
бик сирəк елый. Безнекелəр кебек, кибеттə шуны ал,
тегене ал дип, идəндə аунап ятмыйлар. Əгəр бала авы-
рый икəн, аны нык кайгырталар.
– Нянчедо Мынику кем ул? – дип сорау бирдем Сэрнега.
– Аны Неко сөйлəсен, – диде Сэрне. – Мин ашыгам.
Җир читенə барып җитеп булса да, кадерле боланна-
рыбызны табарга кирəк.
Ул чынлап та ашыга иде. Тамак туйдырып, безнең
белəн сөйлəшеп, ял итеп алды инде. Хəзер яңадан
юлга чыгарга була. Нарта янында ашап йөргəн болан-
нарын җикте дə кузгалып китте. Без Неко белəн аны кул
болгап озатып калдык.
Җир чите
– Без болай да җир читендə яшибез, – диде Неко,
Сэрне киткəч.
Мин кызның тел төбен аңлап алдым. “Ямал” ненец
теленнəн “җирнең чите” дип тəрҗемə ителə.
– Аннан ары иксез-чиксез боз диңгезлəре генə. Без
“җир чите” дип аталган утрауда. Аның да үз чите бар.
Кисəчəкмен, кыйнаячакмын
...Аякларның аруы чигенə җитте. Утырсам, чалба-
рымны чылатырмын. Томанда кием-салым ансыз да
юешлəнде. Елга наратбашы, саз чəй үлəне, кар туз-
ганагы, күрəн кебек сазлык үсемлеклəре арасында
үскəн җилəклəрне таптамаска тырышып басып торам.
Монда торф күп, нигə чыгарып, киптереп, мичкə якмый-
лар икəн? Бəлки, аның яхшы янганын белмилəрдер?
Безнең якларда да торфны Беренче бөтендөнья су-
гышында əсирлеккə төшкəн татар солдатлары күреп
кайтканчы белмəгəн бит. Бөек Ватан сугышы елла-
рында урманнан утын бирмəгəн чакларда шул торфны
кисеп, шулай ук абзардагы саламлы-тизəкле тиресне
калыпка салып, киптереп якканнар.
Кинəт томан эченнəн киң канатлы бер кош калкып
чыкты һəм күл өстеннəн очып үтте. Анысы поляр ак-
чарлак – бургомистр иде. Кошны рəсемнəр буенча гына
белə идем, тере килеш беренче тапкыр күрдем һəм
моңа шатландым. Билгеле, балык эзли, дип уйладым.
Кош бик ач калгандыр, югыйсə, томан эчендə очып
йөрмəс иде. Бəлки, куркытканнардыр да тыныч урын
эзлəп очып киткəндер.
Утрауның икенче башыннан күл кырыена килдем.
Биредə кыргый солычык үскəн. Безнең яклардагыдан
һич аермасы юк кебек тоелды миңа. Карыйм, башын
горур күтəреп, миннəн биш метрлар чамасы ераклыкта
аксыл-чуар поляр ябалак утыра. Ул миннəн курыкмады.
Бəлки, курыкмавын күрсəткəндер генə. Мондый томан
эчендə ул кая очсын?! Кошчыклары инде канатка бас-
каннардыр. Аякларымның шау-шуыннан, Неко белəн
бергə күргəн лемминг йөгереп узды. Бəлки, башкасы-
дыр. Бу кимерүчелəр тундрада бик күп. Ох, ябалак аны
шундук элəктереп тə алды!
Күлгə күз салдым. Томан эчендə йөзеп баручы җирəн
муенлы чыпчык күрдем. Əлбəттə бу, һичшиксез, чып-
чыкка охшаган, “йөзгəлəк” исемле кош иде.
Шулай да тереклек иялəренең хəрəкəте томан эчендə
дə туктамый. Һəркем үз эше белəн мəшгуль.
Күл кырыеннан коры җиргə барып карыйм əле, дип уй-
лыйм. Аяк киемен салдым, чалбар балакларын югары
күтəрдем, суга кердем. Томан эчендə ул бик серле
булып тоелды. Өстəвенə, салкы-ы-ы-н! Күл читендə үк
тирəн булып чыкты. Дөрес булмаган якка китеп, батып
үлəм бит! Кире утрауга кердем. Чалбар балакларын
төшердем, аяк киемнəрен кидем. Иелеп бер бөртек эре
җилəк алдым. Авызыма салдым. Тел һəм аңкау арасы-
на кысып издем. Йотып җибəрдем.
Куе томан аша җигелгəн болан шəүлəсе күренеп,
юкка чыкты. Нартада бер кеше басып тора иде бугай.
Озакламый сазлыкка бер башына бау тагылган зур
такта очып килеп төште. Томан артында Хадкога ох-
шаган кеше пəйда булды. Җитез хəрəкəт белəн такта-
га басты, лəкин уңышсыз килеп чыкты: такта аның аяк
астыннан шуып, күлгə йөзеп кереп китте. Томан эчендə
юкка чыкты. Егет түмгəклəргə көчкə басып өлгерде.
Минем янга керде, сүгенде:
– Виңкни!
Бу “росомаха” дигəн җəнлекнең ненец телендəге
исеме иде.
Кайдандыр укыдыммы, ишеттемме: бу сүз алар
кабилəсе телендə иң начар сүз. Росомаха үзенең
йөгəнсез һəм əшəке холкы белəн дан тота, аны “убыр”
дип тə атыйлар, ул башка җəнлеклəрнең, хəтта бүре, аю
һəм селəүсен кебек көчле җəнлеклəрнең дə табышын
тартып ала икəн. Аучының табышын тозактан урлый,
ди, аның кышлавыгын талый. Мөгаен, шуңа күрəдер.
Хадко кесəлəрен актарды. Ул нəрсəдер эзли иде.
Лəкин таба алмады. Ул искергəнрəк икенче бер кечкенə
киемдə иде. Эзлəгəнен, мөгаен, мин күнеккəн киемендə
калдыргандыр. Шуннан соң Хадко җəйге аяк киеменең
озын кунычыннан пəке тартып чыгарды. Минем башы-
ма тагын балалар санамышыннан сүзлəр килде: “Ненец
чыкты томан эченнəн, пычагын чыгарды кесəсеннəн,
кисəчəкмен, кыйнаячакмын...”
“Нишлəргə тели ул? Миңа кадаргамы?
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.