Чәчмә әсәр
20 ноябрь 2025, 05:05

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (7)

Диңгез ярына килеп җитəлəр. Һəм нəкъ аларга каршы ерткыч үзе килеп чыга. Ненец, каты кар кисəге алып, аю өстенə ыргыта. Аюның ачуы чыга һəм аларга ташлана. Ненец тота да чум ягына йөгерə – апрель аенда кояшта аяк киеменең үкчəлəре генə ялтырап кала. Менə куркак, – дип уйлый геолог һəм аюны атып ега. “Нишлəдең син! – дип кычкыра ненец. – Менə хəзер аюны чум янына кадəр сөйрəп алып бар инде!” – ди.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (7)Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (7)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (7)

(Дәвамы.)

“Ң” авазы
Əйтүемчə, мин Ямал ярымутравына июнь азагында
килгəн идем. Өч атналап вакыт үтте. Шул арада, бо-
ланнарны яңа көтүлеклəргə күчерə-күчерə, өч урын
алыштырдык. Ул чакта хəзерге кебек диктофоннар юк
иде. Чумда яшəп, мин ненецларның сөйлəшүен магни-
тофон тасмаларына яздырдым. Язмалар шактый мул
килеп чыкты. Ненецларның исемнəрен, фольклорын
өйрəндем. Миңа аларның шушы əйтемнəре бик ошады:
“Нянчедо Мынику əйткəн – ташны елгага ташлама,
анда яшəүчелəрне яраларсың!” “Мишеньсез атма –
берəрсен яраларсың!” “Əшəке сүзлəр əйтмə – начар ис
калдыра!”
Əледəн-əле аларның сөйлəшүлəренə колак салам.
Ике хатын-кызның исемнəре Ңаркане, Ңацма икəнлеген
хəтеремə сеңдердем. Икенче исем бездəге Нəсимə
исемен хəтерлəтте. Боларда “ң” авазы сүз башында да
килə, имеш.
Неко белəн җилəк ашарга сазлыктагы утрауга ав-
густ башында төштек. Аңынчы мин бераз сəяхəт итеп
кайттым. Эш командировкасына отпускны да кушкач,
вакытым бик күп иде. Һəм мин Ямалның җир асты бай-
лыкларын тикшерүче бораулаучыларга илтүлəрен со-
радым.


Фатир мəсьəлəсе
Мине Хадко нартада юеш үлəн, мүк өстеннəн тундра
буйлап илтеп куйды.
– Җыен! – диде ул миңа. Һəм кесəсеннəн агач сы-
бызгы чыгарды. Егет сызгыртып җибəрде һəм шунда
ук көтүдəн Роско кушаматлы озын мөгезле, кулга
иялəштерелгəн зур һəм матур болан аерылды да
аның янына йөгереп килде. Аңа икенче болан иярде.
Ул боланнарны җиңел нартага җиккəн арада, мин үз
əйберлəремне җыйдым.
Бу боланнарның йоны – кара-көрəн төстə. Ачык
көрəннəрен дə күргəнем булды. Җəй көне мондагы бо-
ланнар карасу диярлек. Көздəн язга кадəр ачык төскə
керəлəр. Шундый укларны берничə елдан соң коми
җирлəрендə күрдем. Алары башка тарих.
Хадко бик сөйлəшеп бармый иде. Башлыча Неко
белəн аралаша идем.
– Боланнар нигə карасу-соры? – дип сораган идем
берчак аңардан.
– Җəй шундыйлар, – дип җавап биргəн иде кыз.
– Безнең куяннар кебек инде. Кыш агаралар, җəй
соры төскə керəлəр.
Боланнарга иң кирəк азык – ягель дип аталган аксыл
тундра мүге. Икенче төрле болан мүге дə дилəр. Бо-
ланнар ансыз яши алмый. Җəйлəрен аңа бик ислəре
китмəсə дə, кышларын – ул төп азык, тояклары белəн
кар астыннан казып ашыйлар икəн. Кайдандыр ишет-
тем, хайваннар аксымны үсемлеклəрдəн генə алмый
икəн, үлəн ашаганда, андагы бөҗəклəрне дə йота, ə
төньяк боланнары лемминг дип аталган, тычканнан аз
гына зуррак тундра əрлəннəрен дə ашап куя.
Нефть табу һəм чыгару Көнбатыш Себердə 1950
елда башланган. Тундра флорасы һəм фаунасы
үзенчəлеклəрен исəпкə алмыйча алып барылган.
Тундра бозылган, күллəр һəм елгалар пычранган. Ə
бит җирле халык, тундра бозылмасын өчен, болан
көтүлəрен бер урында озак тотмый.
Бораулау корылмасыннан ерак түгел берничə ме-
талл вагон һəм балоклар урнаштырылган. Кайберлə-
ре – склад, кайберлəре торак буларак кулланыла. Пар-
тия начальнигын эзлəп таптым.
– Илфат Хантимеров, – дип таныштырдым мин һəм
үземнең Ямалга ничек килеп элəгүемне сөйлəдем.
– Фидрат Каюмов, – диде ул.
Аның татар булып чыгуына аптырыйсы юк. Геологлар
арасында татарлар бик күп.
Шулай итеп, танышып киттек. Ул минем якташым
булып чыкты, алай гына да түгел, күрше Карлыман авы-
лыннан. Минем бер авылдашым Марсель Гобəйдуллин
Архангельск шəһəрендə Төньяк федераль универси-
тетта укыта. Профессор, Русия Федерациясенең атка-
занган геологы. Яшь буенча ул миннəн күпкə олырак.
Бəлəкəй чакта велосипедым ватылса, əткəй: “Марсель
абыеңа эндəш, ул бик шəп мастер”, – ди торган иде.
Марсель абый минем өч тəгəрмəчле техникамны тиз
генə көйлəп тə куя иде.
– Сездə күпме була алам, Фидрат əфəнде? – дип со-
радым мин.
– Телəсə күпме. Ненецны кире җибəр. Аннары, кая
кирəк, шунда алып барырбыз.
– Рəхмəт, мин бүген үк китəрмен, дигəн идем.
– Юк инде, Ямалга бер элəккəч, туйганчы йөр, өйрəн.
Без татарча сөйлəшүгə күчкəн идек. Хадкога барысын
да аңлаттым. Ул нартага утырды һəм кузгалып китте.
Беренче көнне үк мин геология-разведка партиясенең
эшен һəм көнкүрешен өйрəнə башладым. Буровойда
булдым, бораулауның ничек барганын карадым. Җир
астыннан чыгарылган керн дигəн токымны җыялар.
Аннары аларны өйрəнергə тиешлəр. Геологларның
төп максаты – нефть һəм газ эзлəү. Ятма 60нчы еллар
уртасында ук ачылган. Хəзер эшкəртүне башлау өчен
алдан эш алып баралар.
Еш кына ашарга балык кыздыралар, күлдəн тотабыз,
ди геологлар.
– Ишетүемчə, мондагы күллəрне ненецлар үзара
бүлешеп алганнар, имеш. Балык күп булса да, читлəргə
аны тоту рөхсəт ителми, – дип сүзгə кушылдым ашап
утырганда.
– Ялгандырмы, чындырмы, алар сөйлəде моны, –
дип сүзне дəвам итте Фидрат. – Элек булган хəл. Хəзер
урындагы халык белəн килешеп яшибез. Геологлар,
вертолеттан бау белəн металл “тырнак” төшереп,
ненецларның ауларын тартып ала башлаганнар.
Тегелəр дə аптырап калмаган. Ауларын трос белəн куак
тамырларына беркетеп куйганнар. Бер вертолет, ауны
тартып алам дигəндə, əйлəнгəн дə күлгə килеп төшкəн.
Август башы, кояш инде офык артына төшə һəм
караңгылана башлады – поляр көн тəмамланды,
дип сана. Җитəкче балогында утырабыз, геологлар
һəм башка белгечлəр дə бар. Шул турыда, бу турыда
сөйлəшəбез.
– Ненецлар чумда ничек яши? – дип сорый Фидрат.
– Начар түгел, – дим, – минем аңлавымча, алар гади
йортларда яши алмый.
– Бу хакта анекдот та бар, – диде геолог Юрий
Васильевич. – Беренче карашка бу халыктан көлəлəр
кебек тоелырга мөмкин. Лəкин, уйлавымча бу алай
түгел. Һəр халык җирле шартларга җайлашкан. Башка-
ча яшəү – аның өчен һəлакəт.
– Фəлсəфə җитəр, сөйлə! – диде аңа начальник.
– Шулай итеп, ненецларга поселок төзилəр. Икешəр
катлы бөтен уңайлыклары булган йортлар. Кирпечтəн.
Бер ненецка фатир бирəлəр. Абыйсы кунакка килə. Һəм
хуҗа аңа фатирны күрсəтə башлый. “Менə монда кухня,
менə монда зал, сулда – йокы бүлмəсе, уңда – бала-
лар бүлмəсе. Монда ванна, битеңне юарга була. Ванна
янында ниндидер кечкенə генə сəер бүлмə. Ишекне
ачып, унитазны күрсəтə. – Менə монысы ни өчен икəнен
мин аңламыйм: баудан тартсаң, шау-шулы су шулкадəр
тиз китə, юынырга да, эчəргə дə өлгермисең”. “Ə чум
кайда тора?” – дип сорый абыйсы. “Залда”, – ди хуҗа.
“Бəдрəфкə кайда йөрисең? –“Чум артына”.
– Азагы көлүне көчəйтү өчен уйлап чыгарылган ин-
де, – дип кушылды Фидрат. – Һəр халык икенчесен
көлкегə калдырырга тели. Кечкенəдəн үк хəтерлим:
безнең яклардагы зур авыллар һəрвакыт кечкенə авыл-
лардан шаяртып көлəлəр иде. Алар турында мəзəклəр
уйлап чыгаралар. Белəм, ненецлар өчен зур булма-
ган поселоклар төзелгəн урыннар бар. Кайберəүлəр,
бəлки, фатирда яшидер, лəкин кемдер аларны склад
буларак куллана. Ə чум залда түгел, ə йортлар янында
урнашкан. Тундраның кырыс шартлары өчен чумнан да
яхшырак башка бернинди торак та уйлап табылмаган.
Һəм уйлап табып та булмас. Халык акыллы һəм зирəк.
Башка мəзəклəр дə бар. Ничектер бервакыт геолог
ненецтан аны үзе белəн ак аюга ауга алуын сораган.
Диңгез ярына килеп җитəлəр. Һəм нəкъ аларга каршы
ерткыч үзе килеп чыга. Ненец, каты кар кисəге алып, аю
өстенə ыргыта. Аюның ачуы чыга һəм аларга ташлана.
Ненец тота да чум ягына йөгерə – апрель аенда кояшта
аяк киеменең үкчəлəре генə ялтырап кала. Менə кур-
как, – дип уйлый геолог һəм аюны атып ега. “Нишлəдең
син! – дип кычкыра ненец. – Менə хəзер аюны чум
янына кадəр сөйрəп алып бар инде!” – ди.
– Һəрнəрсə гадəткə дə бəйле, – дип сүзгə кушыл-
дым. – Минем бер танышым егет чагында беренче тап-
кыр шəһəргə туганнарына кунакка килə. Төнлə бəлəкəй
йомышы белəн кысталып уяна. Фатирдагы бəдрəфкə
керергə ояла. Ишекне ачып, биклəми генə урамга
чыгып китə. Биш катлы йортның өченче катыннан төшə.
Агачлар арасына барып йомышын йомышлый. Кире
кермəкче була. Менə бəла! Кайсы подъездан, кайсы
каттан чыкканын оныткан. Сəгать буе подъездлар-
этажлар буйлап, бикле булмаган ишекне тапканчы,
тоткаларны тарткалап йөри бу...


Август башындагы Ямал
Геологлар мине ненецлар янында вездеходта кал-
дырып китте. Мин алар янында булганда ненецлар
янə ике урын алыштырганнар иде инде. Тирə-ягыма
күз салдым. Төрле җилəклəр пешкəн. Саз җилəге, кара
җилəк, күк җилəк. Аяк асты тулы гөмбəлəр. Карыйм,
боланнар комызланып шул гөмбəлəрне ашый. Кышка
аксым запаслары туплыйлар, дип уйладым. Көн җылы.
Усал бөҗəклəр күбəйгəн. Неко үзенең энелəре белəн
таяк тотып, боланнар арасында йөри.
– Кигəвеннəрне куабыз! – ди Неко, челтерəп көлеп.
Чум янындагы нартада əтилəре Ёнко болан тире-
се тасмаларыннан болан тоту өчен кулланырга аркан
үреп утыра. Мине күргəч, урыныннан торды. Малайлар-
га нəрсəдер əйтте. Алар абыйлары Ябцоны чакырды-
лар.
– Монда əле тагын бер атна тирəсе торабыз! Сиңа
яңадан кунак чумы корып бирерлəр, – диде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (7)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас