

(Дәвамы.)
Матур кəлəш нинди була?
Некога бер дустым Ясəвинең мəхəббəт маҗаралары
турында да сөйлəп өлгердем шул кичтə. Беренче
яраткан кызы Сəхия көтмəгəндə бер бай чит ил
кешесенə кияүгə чыгып күчеп киткəч, ул бик кайгырды.
“Оныта алмыйм, нигə шулай итте?” – дип хəсрəткə
чумды. Шуннан соң озак еллар күп кызлар белəн йөрде.
Тик берсенə дə өйлəнмəде.
“Син нəкъ Корипан принцы Пəнҗи кебек!”– дип əйттем
мин аңа.
– Ə кем ул? – дип сорады ул.
– Ишеткəнең юкмыни? Бали утравы легендаларын-
нан. Ул үзенең матур кəлəшен югалткач, аны төрле
кызларда эзли башлый. Берсендə югалткан кəлəшенең
бертөрле сызатларын тапса, икенчесендə – икенче
төрле сызатларын таба, өченчесендə – өченче... Əмма
аны тулысынча алыштырырдай кызны тапмый.
– Алай булгач, мин аңладым, – диде дустым. – Мин
дə шулай башкаларда Сəхияне эзлим икəн лəбаса!
Югыйсə, миңа күплəр син бозык кеше, хатын-кыз-
лардан туя алмыйсың, ди. Картəнием ачулана: “Ничə
кызның башын əйлəндердең инде! Син аларны таш-
лап, кыерсытасың! Алар бит кемнеңдер балалары!” Ə
бу балалар үзлəре мине тели. Бəлки, алар да миннəн
үзлəренең элекке принцларын эзлилəрдер. Мин бер
тапкыр да берсендə дə югалган принцессамның тулы
сыйфатларын очратмадым. Əгəр тапсам, мин шулай
йөрер идеммени? Аңа өйлəнеп, əйтим, мин өйлəнгəндə
гыйффəтле булмаса да, аңа бер тапкыр да хыянəт
итмəс идем. Кешелəр минем маҗараларымны ничек
тели, шулай кабул итсен! Шундый əйтем бар: һəркем
вакыйганы үзенең бозыклыгы тирəнлеге буенча үлчи.
Мин Сəхияне шулкадəр ярата идем, җирдə беркем дə
беркемне дə шулкадəр ярату хислəре кичермəгəндер!
Миңа эзлəүне дəвам итəргə туры килер, бəлки, берəр
кызда аның образын табармын. Мин менə шундый! Мин
бозылмаган. Җир йөзендə, һичшиксез, бозык кешелəр
дə бар. Лəкин мин үземне андый дип санамыйм.
Дустымның мантыйгы шундый иде.
Неко шул принц хакындагы легенданы сөйлəвемне
үтенде.
– Бер генə принц турында да шулкадəр күп мəхəббəт
тарихлары сөйлəмилəр, – дип башлана ул легенда.
Принцны сөйгəне ташлап китми. Киресенчə. Əмма нин-
дидер дəрəҗəдə Ясəвинең маҗаралары белəн аваз-
даш. Принц дөньядагы барлык иллəрне йөреп чыга.
Кызлар белəн очрашу эзли. Очрашкан барлык кыз-
лар да аны ярата. Берсе дə аңа каршы тора алмый.
Аның көченең сере атаклы, чибəр, биюгə, җырга һəм
мəхəббəт уенына оста булуда гына түгел. Ул һəрбер
кыздан ул үзенең беренче мəхəббəтен эзли. Теге яки бу
сызатларны охшатса да, аны таба алмый. Барысыннан
ныграк назлы принцесса Даханы ярата. Тик аңарда да
беренче мəхəббəтен таба алмый.
Вакыйга болай башлана. Пəнҗи бик яшь чагында
ышанычлы хезмəтчесе Пунта белəн бакчада йөри.
Шунда ул үзе бик яраткан барлык чəчəклəрнең дə
арып-алҗып, башларын иеп утырганын күрə.
– Пунта абзый, чəчəклəр нигə корый? – дип сорау бирə.
– Əфəндем, бирегə күктəге бер кыз килеп урнашкан.
Ул чəчəклəрнең исен шулкадəр нык сеңдерə ки, хəтта,
чəчəклəр көчлəрен югалта. Бүген төнлə бакчага кереп
кач, бəлки, аны очратырсың.
Тулган айның көмеш яктысында ул чəчəк кебек матур
бер кызны күрə. Принц, кача-поса килеп, кызны күтəреп
ала да өенə алып керə.
– Кызыкай, син кем?
– Мин күклəр патшасының бердəнбер кызы Дəвия.
Əтиемнең сүзен тыңламыйча, җиргə төштем. Шуның
өчен рухлар миңа җəза бирде: мин беркайчан да бер ир-
атны да кочаклый алмаячакмын. Төннəрен чəчəклəрдəн
эчкəн көч белəн яшəргə тиешмен. Бу əфсенне бозарга
тырышма, югыйсə мин хəзер үк үлəчəкмен!
Принц Дəвиягə үлеп гашыйк була. Бу кызсыз яши ал-
маячагын аңлый.
– Дəвия, – ди ул кызга, – мин сине кочаклап хатыным
итсəм – син үлəсең, кочакламасам – мин кибеп үлəм.
Икенче көнне хезмəтчесе Пунта Пəнҗине агарынган
хəлдə күрə.
– Мине раджа Даһига алып бар! – ди Пунтага Пəн-
җи. – Аның кызын күрəсем килə.
Килсə, раджаның кызын очрата. Аны күргəч,
күзлəрендə Дəвиянең карашын таный. Тик елмаюы
икенче. Тора-бара, икенче бер раджаның кызы елмаю-
ында Дəвиянең елмаюын таный.
Шулай итеп, ул бик күп хатыннарны ярата, алар-
да үзенең ирешə алмаслык беренче мəхəббəтен –
Дəвияне эзли.
Берчак кич, Пəнҗинең газапларын күреп, Дəвия
чəчəклəр арасыннан килеп чыга да, аңа үзен кочаклап
яратырга рөхсəт бирə. Һəм көмеш яктылык белəн бал-
кыган кыз, болытка əверелеп, күккə олгаша.
Егет кайгысыннан таулар арасына китə. Рухлар аны
кызганып, җир тетрəү вакытында тауга əйлəндерəлəр.
Таң белəн тау башына болыт ята. Пəнҗи белəн Дəвия
шулай кочаклашып кушылалар.
…Кояш көнбатыштагы офыктан шактый биек
күтəрелгəч кенə йокы урыннарына юнəлдек – мин
үземнең кунак чумына, Неко – төп чумга.
Качышлы уйнау
...Мин һаман томан эчендə утырган шушы утрауга
минем телəк буенча кердек бит. Шушында килер
алдыннан:
– Саз җилəге ашарга алып бар əле мине, – дигəн
идем Некога.
– Ярар, үзем чакырырмын, чумда əнигə ярдəм итəсем
бар, – диде кыз.
Төшке аштан соң үземнең кунак чумында ял итеп
утыра идем, тыштан Неко тавышы ишетелде:
– Əйдə, саз җилəге ашарга төшəбез!
Чыктым – Неко юк. Эзлим, исеме белəн эндəшеп тə
карыйм. Юк! Эзе-юлы да юк! Бераздан əйберлəр өелгəн
нарта артыннан башы күренде моның. Челтерəп көлеп
җибəрде. Качышлы уйный кыз минем белəн.
Минем бурычларның берсе урындагы күчмə
халыкның уеннарын, фольклорын да да өйрəнү иде
бит. Некога качышлы уйнау турында сорау бирдем.
Бу уен барлык халыкларда да бардыр. Бала-чага те-
зелеп баскач, берəү санап чыга. Санамышның соңгы
сүзе кемгə төшə, шул кала. Күзлəрен каплап, почмакта
басып тора. Калганнар кача. Алар качып беткəч, безнең
авылда калучы шундыйрак сорау бирə:
– Мəхрүм күкəй пештеме?
Качканнар арасыннан берəү, барысы да качып
беткəненə инангач:
– Пеште-е-е-е! Пеште дə, идəнгə килеп төште-е-е! –
дип кычкыра.
Шунда гына калган бала эзлəргə чыга. Кемне башта
таба, уен алга таба дəвам итсə, шул кала.
Безнең бала чактагы санамышларны хəтеремə
төшереп, Некога сөйлим:
– Атк-датк даган-атк, дата питыр пуба литр, иш-туш
шанкалаеш, шира-мира чык та кит!
Үсеп җитеп, солдат хезмəтенə киткəч, армиядə Со-
ветлар Союзының һəр төбəгеннəн килгəн төрле миллəт
кешелəреннəн сорадым, берсе дə телебездə мондый
сүзлəр бар, димəде. Үсмер чакта ук үзебезнең мари-
лардан да сорап караган идем, алар телендə дə бу
сүзлəр юк икəн. Соңыннан, югары уку йорты тəмамлап,
теллəр өйрəндем, мондый сүзлəр тапмадым. Бу бала-
лар фольклорына карый. Уйлап чыгарылган сүзлəрдер
инде. Неконың да бу санауны ишеткəне юк иде.
– Лынзекова уены! – диде Неко. – Бездə шулай ата-
ла. – Əмма качучылар эндəшми. Калучы: “Кем качма-
ган, үзе гаепле!” – ди дə эзли башлый.
– Икъте-пикъте чутьке ме абл фабл даймане, икс-
пикс пуля пук, ноур!
Без моны авылда татарчалатып “чутьке ме” дип əйтə
идек. Пермьнəн күршелəребезнең туганы Рəзиф кай-
тып, урыс стилендə “чутьке пе” дип “төзəтте”. Азагы
“ноур” түгел, “найн вышел майский жук!” – дип бетə икəн.
Неко:
– Бу санамыш бездə дə бар! – диде.
Шуннан соң Некога татар телендəге бер санамышны
такмакладым:
– “Аладан-боладан, песи бара елгадан, алдат-бол-
дат, столовый солдат!” Янə тагын берне: “Җиде, сигез,
тугыз, ун, байлар кия төлке тун, төлке тунның бəясе йөз
дə туксан тугыз сум”.
Неко, əлбəттə, аңламады. Урысчага тəрҗемə итеп бирдем.
Кəрлə каен
Неконы Хадко утраудан əллə кайчан алып чыгып
китте. Көткəнгə генə шулай тоеламы? Мин һаман саз-
лык белəн күл арасында томан эчендə уйларга чумып
басып торам.
Утрауга саз җилəге ашарга төшкəндə тирə-якка
күз салдым. Бер-ике ел элек моннан вездеход үткəн.
Əлбəттə, геологлар инде. Болан көтүчелəр андый тех-
никада йөрми. Эзе һаман суланып тора. Əкренлəп үлəн
каплый башлаган. Җəй кыска булганга, тундраның
ярасы бик озак төзəлə шул. Монда биек агачлар булу
мөмкинлеге хакында сүз дə юк. Кəрлə агачлар гына
үсеп утыра. Агач та дип булмый, куаклар. Исемнəрен
дə өйрəндем. Поляр арты зиреге, себер артышы, тал.
Зирек агач төреннəн булса, болары – куак. Кəрлə ка-
еннар да бар. Алар чокырларның көньякка караган
читлəрендə үсə. Каен икəнлеге аксыл тузыннан, ботак-
ларыннан, чəнти бармак тырнагыннан да зур булма-
ган яфракларыннан, алардан чыккан мунча миллеге
исеннəн таныла.
Неко белəн җилəк ашый-ашый атлап килə торгач, бер
оя кебек нəрсəгə юлыккан идек. Анда кош утыра икəн.
Нишлəп утыра? Балаларын чыгарып, үстереп, очыр-
гандыр бит инде. Безне күреп, чырылдап куйды. Һөҗүм
итмəкче була үзе.
– Ах, кара əле син аны! – дип ачуландым да, карап
торам моңа. Кош очып китте. Очканда мияулап җибəрде.
– Песиме бу, кошмы? – дип сорыйм Некодан. – Үзе
бездəге күгəрченне хəтерлəтə. Койрыгы кыскарак, ка-
натлары озынрак, əлбəттə.
– Поморник дигəн кош, – диде Неко. – Очканда миуя-
лый торган гадəте бар.
Безнеңчə “диңгезче” буладыр инде.
– Оясында йомыркалары я балалары булса, яралан-
ган кыяфəттə, канатларын сəлендереп, аксый-аксый
оясыннан ары китеп, безнең игътибарны читкə юнəлтер иде.
Менə шуннан соң кошларның акыллы түгел димə инде!
– Үзе усал ул. Очканда акчарлакларның балыгын тар-
тып ала. Үземнең күргəнем булды, – ди Неко.
Томан төшəр алдыннан күк чалт аяз иде. Шуңа да
зəп-зəңгəр. Неконың күзлəре төймəлəр кебек ялтырый.
Яшел камыш фонында күл суы да зəңгəрлəнеп тора.
Шунда яртылаш чумып бер кош йөзеп китте. Башы
борын дəвамы шикелле. Муены зебраныкы кебек буй-
лы-буйлы. Аркасында ак таплар күренə.
– Бу нинди кош? – дип сорыйм.
– Гагара, – ди Неко. – Бездə кошлар бик күп.
Барысының да исемнəрен белеп тə бетермим. Бездə
кыр тавыгы белəн ак ябалак кына кышлый.
Монда һава торышы тиз үзгəрə. Болытлар күренде.
Шуннан əлеге тарала белмəгəн томан төште.
– Сездə томан төшəме? – дип сорый Неко.
– Төшə, əлбəттə. Хəтта кышларын да төшə. Андый
чакта агачларны зур-зур бəслəр каплый. Томан тара-
лып, аязытса, төннəрен ай яктысында бик матур булып
күренə алар.
– Бездə ай кыш вакытында гына чыга. Җəйлəрен –
поляр көн бит, кояш батмый. Якты булгач, ай күренми.
Кышларын томан сирəк була, – ди кыз.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.