

Аның бу гадәтеннән, усал ният белән файдаланып, кызык чыгаручылар да табылды. Кушаяклап куып килгән Микәйдән качар урын тапмаган малайлар йөзтүбән юлга сузылып ята да кәҗәнең үзенә тими янәшәдә тик таптанып торуыннан кызык ясый иде. Кымшанырга гына ярамый. Ялгыш кымшанып куйсаң — игелек көтмә! Икеләтә эләгәчәк. Көтеп-көтеп тә җирдә ятучы урыныннан кузгалмаса, очратырмын әле бер дип, ул үз җае белән китеп тә бара. Малайларга кызык — әле бер минут элгәре, йөрәге уч төбендә булып, тын алырга да куркып яткан җирдән торганда, авызлар ерылып китә. Күрдегезме, янәсе, минем батырлыкны... Тик бернәрсәне — Микәйнең моны барыбер искә төшерәчәген генә онытып җибәрәләр. Ә Микәй бурычлы калуны яратмый.
Ни генә булмасын, әле кайчан гына ялгыз башын кая куярга белми газап чиккән Микәй тиз арада Нурлы Алан авылы малайлары арасында үз кешегә әверелде. Ишегалдыннан көннең теләсә кайсы вакытында качып чыгып китеп, үз вакыты белән кире әйләнеп кайта торган булды ул.
9
Көннәрдән бер көнне мәктәптән кайткач та Миңлегаяз атыла-бәрелә Азатларга йөгереп керде.
— Микәй сездәме? Микәйне күрмәдеңме? — дип сорады ул кергән уңаена.
— Әле генә лапас түбәгездә кадаклап куелгандай басып торае...
— Анда юк. Киртә аша чыгып качкан.
— Нигә качсын, урамдадыр, — диде Азат дустын тынычландырырга ашыгып. Ләкин үзенең дә күңеленә шом керде. Чынлап торып качкан булса?.. Хәзер кыш көне түгел, эзеннән барып табармын димә. Боз кузгалып, сулар ташыган чак...
Икәүләшеп урамга йөгереп чыктылар. Кая барырга белми икеләнеп торгач, иң элек пожар өе һәм кибет тирәсеннән урап килергә булдылар.
Иртә язда һәм кышын ир-атның җыелып гәпләшә торган урыны — пожар өе янында, ни хикмәттер, кеше юк дип әйтерлек иде бүген. Сугышта бер кулын калдырып кайткан Гаяз абый гына ат җигеп азаплана.
Тагы бераз киткәч, юлда очрашып нидер сөйләшеп торган ике әбигә игътибар итте алар. Дөньяларын онытып, рәхәтләнеп сөйләшкән сүзләре, тыңламыйм дисәң дә, әллә каян ишетелеп, колакка бәрелеп тора.
— Теге нәмәрсә кайткан, шуңа дип менгәнием әле, Маһитап абыстай.
— Минем дә шунда таба теркелдәвем, соңгарак калып ишеткәнем шул, соңгарак калып. Җитсә генә ярар иде канә.
— Җитәр, җитәр. Маһитап абыстай, икешәр шешә генә бирәләр әҗәл дарулары иттеләр инде шул шайтан суын, билләһи.
— Әҗәл даруы булмый ни, безнең ише карт-корының утынын да шул кисә, шул турап өя, бакчасын да сукалый, койманы, каралты-кураны рәтлим дисәң дә шул чукынган нәмәрсәкәй кирәк бит.
— Әйтмә дә инде, Маһитап абыстай, әйтмә дә... Чистый бар эшкә дә ярый торган булып китте шул җен каргаган нәрсә. Менә безнеке, сабанга төшкәнче кыш чыккан тәкәне чалам, ди. Сугымы да шунсыз булмый хәзер. Кодалар да киләсе барые... Икене генә бирәләр шул. Ике шешә белән нишләмәк кирәк, кеше алдында оятка калуың бар...
— Ярар, кем, Галимә, ие... җүгерим әле. Мин сузылып менеп җиткәнче бетеп куя күрмәсен.
— Бар, бар, Маһитап абыстай, сүзнең ни, аның бетәсе җук, чиратка баса тор.
Малайларга аларның сүзләреннән бигрәк, үз-үзләрен тотышы кызык тоелды. Хатыннар икесе дә ашыга, кабалана иде. Әмма һич кенә дә бербереннән аерыла алмыйлар. Аяклары икесен ике якка тарта, чигенә-чигенә юлларын дәвам итәргә тырышалар үзләре, ә күңелләре җибәрми. Сөйләшер-аңлашыр сүзләре күп, ә үзләре рәтле-башлы берни сөйләшми. Инде аерылалар дигәндә генә яңадан бер-беренә тартылалар. Азат белән Миңлегаяз үтеп киткәч тә, алар әле шулай черкелдәшеп калды.
Кибет урамына борылгач та хәйран калды малайлар. Сирәк була торган җанлылык иде кибет каршында. Берсе керә, берсе чыга — кулларына сумка-сетка ише әйбер тоткан авылдашлар арлы-бирле йөгерешә. Кибетнең ишекләре як-якка киереп ачылган, урамга аннан җылы пар бөркелеп тора. Сату-алу гөрләп барган урыннарда гына була торган ыгы-зыгы һәм авазлар яңгырап тора. Шаяру һәм уен-көлке арасында кемнәрнеңдер сукрану сүзләре дә ишетелеп куя.
— Кем чыгарган ул закунны, нигә ике генә шешә? — диде калын тавышлы ир кеше.
— Бүчкәсенә төшерсәң дә туймассыз сез.
Җавап бирүченең кибетче Миңнурый апа булуын әллә каян таныды малайлар.
Шунда хатын-кыз затыннан икенче берәүнең тавышы яңгырады:
— Чиратсыз бирмә, алланың кашка тәкәсе түгелдер ләбаса...
Кырга тирес чыгарасы бар, күзеңә тилчә чыкмагандыр бит, кем апа... Әнә, трактор эшләп тора, — дип җавап кайтарды чиратсыз керүче. Монысы Аю Гаяны тавышы иде, әле ике генә ел элек унны бетергән егет. Чаңгы буенча район чемпионы. Узган елны Сабан туенда батыр асты калды
Ул арада, кулына ике шешә тотып, Гаян үзе дә килеп чыкты. Өстендә куртка-мазар юк, свитердан, яланбаш. Азат белән Миңлегаязны күргәч тел очында мөлдерәп торган сүзләрен аларга әйтте: «Вәт, малай, җыен бездельник җыелып ята шунда, эшләгән кешегә: «Чират!..» — дип торган булалар».
Ул борын астыннан тагы ниләрдер мыгырданып, урамның каршы ягында гөрләп эшләп торган тракторына таба җил-җил атлап китеп тә барды. Арбасына тирес төялгән «К-701» кара төтен чыгарып газ бирде дә үкереп урыныннан кузгалды. Кабинаның ярымачык ишегеннән Гаянның канәгать йөзе генә күренеп калды.
Малайлар үзләренең кибет ишеге төбенә үк җиткәнлекләрен дә абайламый калдылар. Ишек төбеннән сузылып киткән чиратның очында уңай-сызланып кына басып торган Миңлегали абыйсын күргәч, Миңлегаяз сис-кәнеп үк куйды. Нигә икәнен ул үзе дә аңламагандыр, мөгаен. Азатның җиң ңеннән тартып, тизрәк китәргә ашыкты. Микәйне эзләргә чыгуларын оныта з язганнар ич...
Шулай да кибет ишегеннән чыккан тагы бер яңалык колакларын торгызды а.тарның.
— Аракысын алалар, ә шешәсен тапшыру дигәндә — юк, — дип зарлана иде кибетче.
— Тапшырмый нишләтәсең, ул буш шешә кемгә кирәк... — дип, ыгы-зыгы килде берничә кеше.
— Үзем дә аңламыйм, гомер булмаган хәл. Кая куялардыр буш шешәне. әллә шешә ашаучылар килеп чыккан инде...
Миңлегаязның карашы янә абыйсына юнәлде — ул тәмам коелып төшкән, үз якасы эченә яртылаш кереп чумган иде инде. Абыйсын шундый хәлдә күрмәс өчен генә булса да китәргә ашыкты ул.
Урамның аргы ягына чыгып, күп тә китмәделәр, аларны чыр-чу килгән бала-чага авазлары артларына борылып карарга мәҗбүр итте. «Микәй сөзә, Микәй...» — дип кычкырыша иде алар. Күзләре маңгайда, ә авызлары колакка җиткән. Чынлап та кибет ишегалдыннан, канатлы ат сыман очып диярлек, Микәй килеп чыкты. Әмма җан-фәрман йөгерешкән ыбыр-чыбыр әниләренең итәк астыннан кибет эченә кереп шылырга өлгергән иде инде.
Микәй туктап калды. Кая барырга белмичә, бер тирәдә таптана башлады. Үзен рәнҗетүченең арт сабагын укыта алмауга кәефе кырылган иде аның. Аннары, башын ия төшеп, бер читкә китте дә, кибет каршында тау сыман өелеп торган буш аракы тартмаларына сөялеп, муенын кашырга кереште. Үзен яратып һәм үз итеп читтә күзәтеп торучы Азат белән Миңлегаязны ул әле абайлап өлгермәгән иде.
Шунда кибет каршына килеп туктаган мотоцикл тавышыннан тирә-юнь кинәт сискәнеп алгандай булды. Кояш нурларында җылынып басып торган Микәй койрыгына ук килеп терәлә язган мотоциклны вакытында чамаламый калдымы, сискәнеп, икенче бер читкә сикерде. Мотоциклда килүчеләргә шул җитә калды — эчләрен тотып бөгелә-сыгыла. рәхәтләнеп көлделәр дә, күңелләре булгач, зур эш майтарган кыяфәт белән кибеткә кереп юк булдылар. Ул да түгел, кабаланып урыныннан кузгалган Микәйнең каршысына, музыкаль сигнал биреп, кызыл «Жигули» килеп туктады. Ул янә сискәнеп алды, башы белән һава сөзеп, арт аякларында гына торып калган көе гәүдәсен читкә борды. Ләкин бер-ике адым китәргә дә өлгермәде, кинәт газ биреп урыныннан кузгалган авыр йөк машинасы астында кала язды. Тагы арт аякларына ташлады гәүдәсен, үрсәләнеп читкә сикерде. Әмма кай якка борылырга һәм кайсы юнәлештә китеп, бу мәхшәрдән ничек качып котылырга да белми иза чигә иде Микәй. Машина, трактор һәм мотоцикллар берөзлексез тукталып һәм кузгалып торалар иде кибет каршында. Бу шомлы ыгы-зыгы ошамады аңар, ул бер тын гаҗәпсенгән сыман башын кагып, мөгезләрен як-якка айкап, чайкалдырып торды, һәм бары шуннан соң гына, кинәт бер карарга килеп, машина-тракторлар ыгы-зыгысы арасыннан атылып чыгып йөгерде. Каршына йөгереп чыккан Азат белән Миңлегаязны да абайламады. Алдына-артына карамыйча туп-туры чапты да чапты ул су буена таба сузылган озын урам буйлап — тояклары астыннан язгы пычрак кына чәчелеп калды. Микәйнең шундый тизлек белән йөгерүен авылда бу көнгәчә берәүнең дә күргәне юк иде әле.
Малайлар әлсерәп су буена төшеп җиткәндә. Микәй ярсып, кабаланып аккан язгы ташу читендә тын гына бер ялгызы басып тора иде. Әлеге ташуның кыш буе күңелен һәм карашын иркәләгән аклыкны урлап качуын уена да кертеп карамады ул.
10
Үзенен эчкерсез көләчлеге һәм яшьлеге белән өйне балкытып йөргән Айсылу җиңгәсенең йөзендә Миңлегаяз шул кичне беренче тапкыр борчылу чаткылары күрде. Кичке ашка алар Миңлегали абыйларыннан башка гына утырдылар, җиңгәсе белән янәшәдәге урын буш торды. Ә Миңлегали мич артындагы итек киптерә торган сәке өстенә яткан да ыңгырашуын белә.
— Ярар, исегез киткән икән, бүтән эчмәс, — дип кенә куйды Хуҗа абзый.
Айсылу дәшмәде. Миңлегали ягына карангалап ала да тик башын иеп утыруын белә. Әминә апа башына чөйгән яулык чите белән башкаларга күрсәтми генә күз төпләрен сөртеп-сөртеп ала иде.
— Әрмиягә киткәндә салып биргән рүмкәсен дә иптәшләреннән яшереп, өстәл читенә куеп киткән бала бит ул. Кайткач та күпме гомер иснәп карамаган бала, — дип сукранды үзалдына.— Кемнең генә күзләре тиде икән, и-и бала...
— Дөньяның асты-өскә килмәгәндер ләбаса. Җитәр, балавыз сыкмагыз! — дип, сүзгә тагын Хуҗа абзый кушылды. Ул үзе дә борчыла иде, әлбәттә. Шулай да сүзне, үзенчә шаяртмакчы булып, бүтәнгә борырга итте. — Анда әнә шешә ашаучылар күренә башлаган ди авылда...
Урынсыз шаяру итеп кенә кабул иттеләр бу яналыкны. Берәү дә дәшмәде, Миңлегаяз гына, кая куялар икән ул шешәне дип, үзалдына уйлап куйды.
Утлар сүнде. Өй тынып калды. Миңлегаязның күзләренә йокы кермәде. Бүген көндез кибет янында күргәннәре бер-бер артлы хәтерендә яңарып торды. Урамда сөйләшеп торган ике апаның һәр сүзе күңеленнән узды. Кибет ишегеннән бүселеп чыккан чират... Шул чиратның очында кыяр-кыймас басып торган Миңлегали абыйсы... Кибеттән кош тоткандай атылып чыккан Аю Гаяны... Урамдагы машина-трактор ыгы-зыгысы... һәм шул ыгы-зыгы уртасында югалып, ни эшләргә белми аптырап калган Микәй...
Әйтерсең лә боларның берсен дә ул бүген үзе күрмәгән, ә хәзер генә йокы аралаш күз алдына китереп ята. Әмма хәтерне алдап булмый — барысын да күрде һәм ишетте алар. Бәлки шул минутта Азат та шул ук хакта уйлап ята торгандыр әле...
Яр читендә язгы ташуга карап торган Микәй нинди уйларга бирелеп тора иде икән?.. Кибетче Миңнурый апасы сүзләре тагы... Ул буш шешәне нишләтәләр икән, кая куялар — монысы инде бөтенләй башка сыймаслык яңалык...
Аның күңелен аеруча телгәләгәне — Миңлегали абыйсы иде билгеле. Кибет эчендәге чиратның иң очында түзем генә посып торган абыйсы ниләр кичерә иде икән?.. Ул гомер булмаганча кызганыч бер кыяфәттә иде. Иң өсләре басылган, кая куярга белмәгән озын куллары салынып төшкән, бүреге булып бүреге башында чит кешенеке сыман эленеп торган кебек иде. Шуның өстенә, Миңлегаяз белән Азатны күргәч сәер бер кыяфәткә кереп, тагы да куырыла төште һәм энеләрен күрмәмешкә сабышты бит әле...
Ә хәзер, әнә, мич артындагы сәкедә ята, нәкъ шул чакны абыйсы авыр гына кымшанып куйды, икенче ягына әйләнеп ятты булса кирәк. Сәке шыгырдап алгач, яңадан гырылдап йокыга китте. Вакыйфка рәхәт, ул Миңлегаязның янәшәсендә, «мес-мес» килеп, тик йоклавын белә. Кече якта, инде күптән ут сүнгән булуга да карамастан, әтисе белән әнисе нидер пышылдашып алды. Ул да түгел, өйнең түрендәге чаршау артыннан оекбаш очларына гына басып Айсылу җиңгәсе чыкты. Өйгә төшеп торган ай нурларында аның сылу шәүләсе аермачык булып күренә иде.
— Миңлегали, җаным, тор, — дип пышылдаганы ишетелде аның мич артыннан. — Әйдә, урыныңа барып ят... Итекләреңне сал һич булмаса...
Абыйсы нидер мыгырданды төсле, әмма кеше аңларлык сүз әйтә алмады. Сәке тактасын шыгырдатып боргаланды да янә гырылдый башлады.
— Тор инде, Миңлегали...— дип, тагы да ягымлырак һәм акрынрак итеп ниләрдер пышылдады Айсылу җиңгәсе.
Миңлегаяз аны кызганып куйды.
— Миңлегали дим, куркам...
Бу юлы инде елар-еламас эндәште Айсылу җиңгәсе. Ә абыйсы аны ишетмәде. Ул, өметен өзеп, кире өй түрендәге үз чаршауларына таба узды. Миңлегаязга хушбуй исләре бөркеп торган эчке күлмәк җиле кагылып үтте. Шунда, кулын суза төшеп кенә, җиңгәсенең иңбашларына таратып салынган озын чәчләренә кагыласы, «курыкма, җиңги, мин йокламыйм, курыкма!» — дип әйтәсе килде Миңлегаязның. Кыймады... Шушы вакыткача уяу булып, олыларны күзәтеп ята дип әйтер җиңгәсе. Уңайсызланды.
Күзләрен четердәтеп йомарга тырышты Миңлегаяз. Ләкин алар йомылырга теләмәде. Бер чите генә булса да ачык кала иде күзләренең. Йокларга, дип сүз бирде үз-үзенә, йокы читләп узды. Чаршауга таба карамаска тырышты, ә баш, үзеннән-үзе күтәрелә төшеп, шул якка үрелде.
Җиңгәсе бераздан чаршау артында тонык кына ут кабызды. Кулына эш алып бәйләргә тотынды. Микәйнең беренче мамыгыннан Миңлегали абыйсына шарф бәйли ул. Аннары Миңлегаязга, Вакыйфка һәм Азатка да бәйләячәк. Тизрәк бәйләсен иде инде. Нинди шарф дигәндә. Микәй мамыгыннан дип, горурланып йөрисе килә иде аның тизрәк. Үч иткәндәй, җиңгәсенең кулындагы энәләр дә бүген теләр-теләмәс кенә кый-мылдый. Озак-озак туктаттырып та тора әле. Уйланадыр... Ниләр уйлый икән, белсәң иде. Ник килен булып төштем боларга, ди микән? Юк, алай димәс. Тизрәк шушы төн генә узсын, иртәгәдән үк янә абыйсы белән гөрләшеп тора башларлар. Төне генә озын...
Айсылу җиңгәсенең теләсә нинди үтенечен, йомышын үтәргә әзер иде Миңлегаяз. Аның шул минутта ук җиңгәсенә ниндидер зур яхшылык эшлисе килде. Ләкин нинди? Ничек ярдәм итә ала соң ул?.. Югары Сөннең иң уңган савымчысы булган диләр бит аның җиңгәсен... Безнең авылда да шул гадәтен куа дип сөйлиләр. Миңлегаязның әнә нинди уңган һәм матур җиңгәсе бар... Ул булмаса бик күңелсез булыр иде аңарга. Абыйсы да төшеп калганнардан түгел. Сабан туенда батыр калды. Менә дигән шофер. Армиядән кайтканда түше тулы значок иде. Теләсә кемгә бирәләр ди ул тиклене!..
Малайның уйларын бүлеп, яңадан мич артындагы сәке шыгырдап куйды.
— Су... — дип ыңгыраша иде абыйсы.
Миңлегаяз торырга өлгермәде. Өйнең ике почмагында берьюлы кымшанган авазлар ишетелде — кече яктан әнисе һәм олы якның түрендәге Айсылу җиңгәсе.
Айсылу никадәрле сак булырга тырышмасын, су чиләк төбендә генә булгандыр күрәмсең, ул чүмеч тиюдән шалтырап куйды. Бераздан абыйсының комсызланып эчкәне ишетелеп торды, һичкем берни дәшмәде.
Юрганына чумып яткан Миңлегаязны яңадан хушбуй исе килеп торган ягымлы җиләслек иркәләп узды. Бу юлы инде кулына эшен алмады җиңгәсе. Чаршау артындагы урыннарын рәтләде, ипле генә бер-бер артлы мендәрләрен кабартып алды. Аннары, кулларын аркасына таба сузып, таратып салынган чәчләре арасыннан нидер эзләгәндәй итте — ике тапкыр эрбет чикләвеге ваткан сыман «черт»ләтеп куйды. Чаршаудагы шәүләдән карашын ала алмаган Миңлегаяз Айсылу апасының бөтен килеш-килбәтен бер дулкынга, гел алга ашкынган ярсу дулкынга охшатты. Ут сүнеп, өй эче тынып калгач та шул дулкын сурәте озак кына Миңлегаязның күз алдыннан китми торды.
Язгы кояш нурлары бөтен өйгә тулып балкый башлагач кына уянды ул. Шылт иткән аваз да ишетелми. Янәшәсендә яткан Вакыйфтан да җилләр искән. Кабаланып сикереп торды Миңлегаяз. Айсылу апасы фермага киткән булса кирәк. Әтисе дә эштә. Әнисе ишегалдыңда маллар карап йөри. Вакыйф аның тирәсендә чуала. Миңлегали абыйсы кече якта икән, өстәл артына бер ялгызы утырган да дәү куллары белән маңгаен кочаклап уйга чумган.
Миңлегаяз җиңелчә киенеп ишегалдына чыкты. Вакыйф аңа каршы йөгереп килде.
— Бәләкәй абый, бәләкәй абый...
— Кем тия?!
— Дәү абыйга, беләсең килсә, өр-яңа машина биргәннәр. Үзбушаткыч, беләсең килсә... Бөтен шүфир кызыккан... Ә Мөдир яңа машинаны дәү абыйга биргән. Аңладыңмы?!.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com