

Куа килгән соры бүре, киресенчә, бата-чума башлады. Әйтерсең лә, аның авыр гәүдәсен ак кар күтәрергә теләми иде, ул баскан саен шыгырдап торган кар убылып-убылып түбән төшеп китә. Тәпиләрен никадәр иплерәк һәм җайлырак итеп басарга тырышмасын, соры шәүләне барыбер үз итмәде ак кар. Аяк терәп этенергә һәм кибән өстенә сикерергә дип күпме генә талпынмасын, кибән тирәсенә бурап-бурап салган көрттән аерыла алмады бүре. Дәү тәпиләренә басып сикерергә талпынуы була ул янә түше белән тирән кар эченә кереп чума иде.
Бүре печән кибәнен әйләнеп йөренә башлады, бер-бер хәйлә кору җаен карады. Микәй исә бер урында таптанып, аны берөзлексез күзәтеп торды. Бүре аның саен башын болгый-болгый йөрүендә булды, печән кибәнен аяклары белән тырнады, тешләре белән йолкыды.
Йөреп-йөреп тә рәт чыгара алмагач, печән кибәне итәгенә чүгәләп тешләрен кайрады, иреннәрен ялап, улап та алды. Тагын торып хәйлә эзләде, берни майтара алмый, яңадан барып чүкте — кибән өстендә утырып чыккан ялгыз кәҗә бәтиен күзләп, таңга кадәр авыз суын корытты.
Яктырып бетте дигәндә генә, артына борылып карый-карый, башын түбән иеп китеп барды соры ерткыч. Микәй шунда гына иркен сулыш алды һәм, төн буена сузылган киеренкелектән бушанып, печән өстенә сузылып ятты. Ирексездән. күзләре йомылды. Изрәп йокыга талды. Иртәнге салкынны да, басу ягыннан исеп торган ачы җилне дә тоймас хәлгә җиткән иде ул.
Татлының да татлысы булган төш керде аңа.
Имеш, таң вакыты. Зур булмаган кәҗә көтүе биек-биек таулар, дәү-дәү ташлар арасында йөри икән. Кәҗәләр арасында аның әнкәсе дә бар. Ягымлы күзләреннән, озын кара мөгезләреннән һәм кояшлы көндә үзеннән берөзлексез көмеш нурлар балкытып торган зифа гәүдәсеннән таныды аны Микәй. Ул кыя читендәге олы бер таш өстенә менеп баскан да еракка-еракларга, офык читендәге мәһабәт ак тауларга карап тора. Шунда алгы аяклары белән ташны тырнап торган әниләре бәтиләрен үзе янына чакырды. Микәй, туган энесе белән икәү, дөньяларын онытып таштан-ташларга сикереп куышлы уйнап йөри иде. Чакырганны күреп, алар шундук, уеннарын ташлап, әнкәләре янына томырылып килделәр һәм, әнкәләренә охшарга тырышып, аның белән янәшәгә кыя читенә килеп бастылар.
— Мә-ә-ә, — дип дәште әнкәләре тыныч кына.— Каршыдагы үзәнлек аръягындагы ак калкулыкны күрәсезме?
— Ми-ә-ә, — дип, бер-берсен бүлдереп җавап кайтарды бәтиләр. — Күрәбез, күрәбез...
— Шул ак калкулыкның да аргы ягында ап-ак болытларга ашкан ак кыялар бар...
— Ә ул ап-ак болытларга җиткән ак кыяларда ни бар?
— Бәхет, бәтиләрем. Бәхет...
— Бәхет ул ни була, әнкәбез?
— Ул — тынычлык һәм ирек дигән сүз... Әнә, ул ак кыяларда сезнең бәхеткә һичкем кул сузмас, бәтиләрем. Шунда гына сез рәхәтләнеп иректә йөри алырсыз.
— Монда да бик тыныч, иркен ич, әнкәбез.
— Тыныч иде...
— Нигә «иде»?
— Кеше эзләре, бәтиләрем!.. Кеше эзләре күренә бу кыяда.
— Ә кеше ул нинди була?
— Кешеме? — дип, ничек әйтергә белми уйга калып торды әнкәләре.
— Әйе, әйе, кеше... Ул нинди була, әйт инде, әйт, әнкәбез?..— дип тынгысызланды алар.
— Ул ике аяклы, бәтиләрем, һәм мең мәкергә ия! Аю-бүредән качып була, ә кешедән качу кыен, бәтиләрем.
— Әнкәбез, әнкәбез... Ә ул ап-ак болытларга ашкан ак кыяларда юкмы кеше?..
Нәкъ шул чакны, төшнең иң киеренке җирендә генә, көмеш нурларга төренеп балкыган әнкәләре ни әйтергә икән дип уйланып торганда, ниндидер шартлау авазыннан сискәнеп уянып китте Микәй. Шартлау авазы тагы ишетелде. Капылт кына тирә-ягына карангалап алгач, үзенең кайда булуы һәм нинди язмыш белән монда килеп чыгуын хәтерләде кәҗә бәтие. Ә тирә-юнь яңадан тынып калган, һичкем күренми, шылт иткән аваз да ишетелми. Төш инде өзелгән. Яңадан ялганырмы ул... Нигә нәкъ менә бүген күрде соң әле ул бу төшне? Нигә кичәге явыз бүре түгел, ә әнкәсенең кешеләр турында сөйләгәннәре керде?.. Кешеләрнең аңа нинди явызлык кылганы бар? Юк, кешеләр турында Микәй начар уйлый алмый иде!
Ирексездән күзләре яңадан кысыла башлады Микәйнең. Күзләре кысылды, ә йокы иңмәде. Хәер, йокы кайгысы идемени соң! Өзелеп калган төшнең дәвамын хәтерләргә, барларга кереште ул. Кыядагы зәңгәрсу аклыкны гына таба алмый газапланды, ә башкасы әлегедәй хәтерендә иде.
...Әнкәләренең иркә карашыннан канатланып, таштан-ташка сикергали, уйный башлаган иде ул туганы белән. Шунда, янәшәдә генә нидер кыштырдап куйды, һәм алар, аны-моны уйлап тормыйча, бер-бер артлы әнкәләренә таба ыргылдылар. Туган энесе алдан сикерде, ә Микәй сикергән җиреннән һавада эленеп калды. Күпме талпынып, тыпырчынып та чыга алмады ул үзен уратып алган ятьмәдән. Ятьмәгә эләккәч тә әле озак кына кыядагы таштан-ташка сикерә-сикерә ераклашып баручы әнкәсен һәм туганын күзәтте ул. Кәҗә төркеменнән беразга калыша төшеп туктадылар алар һәм Микәй калган якка бер тын каерылып-каерылып карап та тордылар әле. Күрделәрме, юкмы — билгесез. Әнкәсенең моңсу итеп кабат-кабат үрсәләнеп кычкырганы әле дә булса аның колак төбендә яңгырап тора.
Юк, явыз түгел кешеләр! Алар аны үзен тоткын иткән ятьмәдән чыгарды. Явыз түгел кешеләр — алар аны сукмый-какмый гына өйләренә алып кайттылар да ерак юлга озаттылар. Алар аны ашатты-эчертте, җылы урында тотты. Кешеләр явыз түгел — аны рәнҗетмәде, алар үз итте, кадерләде. Ничек итеп кешеләр турында начар уйлый алсын соң ул...
Әнкәсенең кешеләргә булган үпкәсен күпме генә ачыкларга тырышмасын, Микәй аңлый алмады. Үзенең ак кыялар иленнән еракта бер ялгызы көн күрүенә кешеләр сәбәпче дигән уйны мөгез очларына да китереп карамады.
Ак кыялар илендә калган әнкәсе һәм туганы хәзер кайда икән? Бәхет вәгъдә иткән ерак кыяларга барып җитә алдылар микән?.. Җитсәләр дә, аңардан башка моңсудыр үзләренә. Әле ярый Микәйнең кайларда булуын, ниләр күрүен белмиләр. Юкса тагы да моңсурак булыр иде. Менә кайтып кына җитсен, әнкәсе белән туганын ул шундый шатландырыр! Үзенең соры ерткычтан ничек итеп качып котылуын сөйләр, һәм, әлбәттә, кешеләр турында сөйләр. Ул бит аларны бик якыннан белә хәзер, бөтен кәҗәләрдән яхшырак белә. Кешеләрнең яхшылыгын, игелеклелеген бәйнә-бәйнә сөйләр Микәй.
Урман аръягындагы ак юллар турындагы уйлар аны урыныннан кузгатты. Инде үзен саклап калган кибән өстеннән сикерергә әзер иде. Әмма бая соры ерткыч китеп барган юнәлештән ниндидер авазлар ишетелү аны тыелырга мәҗбүр итте. Кибән очында чокыраеп төшкән урынына кереп яшеренергә ашыкты ул.
Тавышлар якынайды. Микәйгә таныш авазлар иде бу. Ул алардан курыкмады.
— Үнә, үнә, кибән өстендә. Колаклары белән мөгезе күренеп тора, — дип, чаңгыда килүчеләрнең берсе таяклары белән этенә-этенә алга чыкты. Азат иде бу. Аның артыннан җан-фәрман Миңлегаяз куалый. Ә өченчесе, аркасына мылтык Деканы, Азатның әтисе. Ул чана тартып килә.
— Мин беренче күрдем, мин беренче! — дип тантана итте Азат.
— Теге бүре Микәйне сагалап торган, — дип нәтиҗә ясады Миңлегаяз.
Кулларын як-якка ташлап, иртәнге урман-кырларны яңгыратып, шатлыгыннан бар көченә кычкырып җибәрде Азат:
— Микәй исән! Ур-ра, Ми-кәй и-сә-ән...
Кибән төбен өчесе өч яктан урап алган танышлары янына Микәй үз иреге белән төште. Малайларның шатлыклары эчләренә сыймады. Микәине инде күптән бүре карынындадыр дип хафаланган иде ич алар. Кәҗә бәтиен исән күрүдән икесенең дә күзләре дымланды, бугазлары тирәсендә нәни төерләр уйнап алды.
Аңарга дусты Миңлегаяз да кушылды. Ә бераздан, урман ягыннан пырхылдап очып чыккан кошлар сыман, яңгырап кайтаваз ишетелде...
8
Көннәр сизелми дә үтә торды. Кыеклардагы сөңге бозлардан тамчы тамды. Тәрәзә төпләрендә яран гөле чәчәк атты. Ишегалды тагы да җанлана төште. Иреккә чыгу шатлыгыннын кош-кортларның котын алып, бозау чабулый башлады. Ак, кара бөдрәләренә тамчы да кар кунмаган сарык бәрәннәре сикерешеп уйнады. Микәй генә һаман да әлеге җанлы һәм шау-шулы ишегалдында үз-үзенә урын тапмады. Кая барып сугылырга белмичә, арлы-бирле йөрде дә, ияләнгән гадәте буенча, лапас түбәсенең иң биек ноктасына менеп, күзләре талганчы тирә-якны күзәтте. Уч төбендәгедәй күренеп торган авыл һәм кырлардагы, урман һәм су буйларындагы тоташ аклык инде көннән көн кими бара. Урамдагы юллар чекерәеп күзгә ташланып тора, киртә һәм койма башларындагы, өй кыегындагы аклык та күз алдында эреп югала сыман. Тау битләре ала-кола сыер сыртын хәтерләтә башлады. Үзенең аклыгы белән алгысытып, офык читеннән берөзлексез үзенә таба әйдәп торган урман булып урман да көрән төскә кереп авылга
якыная төште. Күз алдында эреп югала барган шушы аклык сыман, кәҗә бәтие күңелендәге ак кыяллар да сүрәнләнә, ерагая бара түгелме соң...
Әкияттәге батырлар сыман ай үсәсен көн үсте, көн үсәсен ай үсте Микәй. Аяк торыклары нык кына калкынды, күкрәге күзгә күренеп киңәя төште. Сакал да үзенекен итте. Аеруча сокландырганы аның мөгезләре иде. Буынтыклы-буынтыклы булып нык тамырдан үсеп чыккан юан кара мөгезләре... Әле кайчан гына үзенә мөгез күтәргән дәү кәҗәләр дә хәзер аның яныннан үткәндә койрыкларын кыса төшеп, көяз генә карангалап уза. Сөзү, куркыту турында уйлап карау түгел, әле теге чактагылары өчен дә үзләрен гаепле санап, гафу үтенгәндәй итәләр. Хәтта берсе, син үпкә саклама инде безгә, дуслашыйк әйдә дигәндәй, муенын сузып, аның аркасын кашырга да әзер булуын белгерткән иде. Микәй назланып тормады торуын, шул ук вакытта өйдәш кәҗәләргә ачу-үпкә дә сакламады.
Ул, Азатка ияреп, алар ишегалдына кунакка йөрергә дә күнекте. Тора-бара Миңлегаяз белән Азат Микәйне үзләре белән чана шуган җиргә дә ияртеп төшә башладылар. Малайлардан бигрәк, кәҗә тәкәсенең үзенә ошады бу.
Тау шуарга йөргән малайларның телләрендә хәзер гел Микәй исеме иде. Көннәрдән бер көнне түбән очтан Фаяз да үзенең овчарка токымы дип йөргән Дүрткүзен ияртеп төшкән. Шундый токымлы этен күрсәтеп, аның да үзенчә мактанасы килгәндер инде.
Дүрткүз анда кәҗә тәкәсе йөрүен генә ошатмады. Чанадагы малайлар артыннан дөньясын онытып кушаяклап чабып төшкән кәҗәне күрүгә, эт аяк астындагы карны тырный-тырный өрергә тотынды. Ә Микәйнең аңарда гаме юк — малайлардан алда ук тау өстенә менеп баса да, шунда аларны сабыр гына көтеп тора. Тегеләрнең шау-гөр килеп, этешеп-төртешеп шуып китүе була, алар белән куыша-куыша уйнаклап Микәй дә түбәнгә томырыла.
Һәркем шулай үзенчә кызык табып йөри иде. Тау итәгендә мәтәлешеп яткан малайларны сабыр гына күзәтеп тора иде кәҗә тәкәсе, байтактан инде бәйләнергә җай эзләп йөргән Дүрткүз кинәт, котырынып өрә-өрә, аңарга ташланды.
— Ул бит овчарка, ботарлап ташлый хәзер кәҗәне, — дип кычкырыша башлады малайлар.
— Тый этеңне, бетерә бит кәҗәне, — диделәр Фаязга.
— Дүрткүз... Дүрткүз, — дип кычкырды Фаяз.
Эт, хуҗасын ишетүдән узып, өрүендә булды. Гәүдәгә дә Микәйдән шактый калку күренә иде ул. Ә кәҗә бәтие исә ни эшләргә дә белми тик боргалана тау итәгендә — койрыгыннан эләктерергә чамалап тирәсендә бөтерелгән Дүрткүзгә таба башы белән борыла да, сер бирмичә, сагаеп карап тора. Малайлардан берәве дә якын килергә базмады алар янына, көтмәгәндә килеп чыккан гаугадан югалып калганнар иде.
— Тилергән этеңне ал аннан, — дип березлексез Фаязга кычкырындылар.
Эт, аның саен котыра биреп, хәзер үк ботарлап атарга теләгәндәй, Микәйнең өстенә үк ыргыла башлады. Үзеннән курыкмаска иткән бу кәҗә бәтиенең шулай бер урында таптанып торуы чыгырыннан чыгаргандыр, ахрысы. Эт якынрак килгән саен, Микәй сагая, бер йодрыкка җыелган пружина сыман кысыла барды.
Һәм шунда малайларны шаккатырган бер хәл булып алды. Тешләрен зәһәрле ыржайтып котырынган эт бәтинең арт саныннан каптырып алды дигәндә генә, Микәй күз иярмәс тизлек белән кинәт башын болгап алды да, мөгезләренә эләктереп, этне үзе аша икенче якка чөеп ыргытты. Кар өстенә аркасы белән барып төшкән Дүрткүз, чыйный-чыйный, артына да борылып карамыйча, авылга таба торып йөгерде. Чаналарын онытып бу хәлне күзәтеп торган малайлар үз күзләренә үзләре ышанмадылар.
Инде авылга менеп качкан этнең чинау авазлары басыла төшкәч кенә малайларның берәм-берәм телләре ачылды. Барысы да әле генә күргәннәренә ышанырга да. ышанмаска да белмичә, шаккатып фикер алышырга тотындылар:
— Малай, күрдеңме, баш аркан ыргытты бит, име...
— Ие булмый, мамык урынына очыртты бит!
— Вәт кәҗә дисәң дә кәҗә, малай!
— Овчаркасын гел бетереп атты.
— Ниткән овчарка токымы булсын ул, кәҗәдән шулай мыскыл иттергәнне...
— Бетерү генәме соң, урамга чыгарлыгын калдырмады.
Нишләргә белми бер урында басып торган Фаяз гына үзенең мактанычы булган овчарка токымы Дүрткүзен кызганды. Ул бер тын мыштым гына борынын тарткалап торды да, бу гарьлеккә артык түзә алмыйча, елый-елый тыкрыкларына таба йөгерде.
— Фаяз, чанаңны ал, чанаңны оныттың, — дип кычкырдылар аңа. Күзендәге яшьне күрсәтергә теләмәде Фаяз, кире борылмады.
— Овчаркасының сөякләрен җыярга төшәсе бар бит әле аның... Капчыкка дип менүедер, — дип өстәп куйды тагы да усалрак теллесе.
Шулай итеп, Микәй авыл малайлары өчен легендар геройга әверелде дә куйды. Телләрендә хәзер гел ул гына. Теге көнне тау шуганда күргәннәрен әллә ничә тапкыр арттыра-арттыра сөйләде алар. Барый исемле малай икенче көнне озын тәнәфес вакытында бөтен мәктәп алдында кулларын, башларын болгый-болгый сөйләп күрсәткән.
— Башын менә болай итеп, кырын-кырын гына карангалап торды да, малай, менә болай итеп сөзеп эләктереп тә алуы булды, тотып та атуы булды, — дип башы белән кискен хәрәкәт ясап күрсәткәндә, ишек тоткасына бәреп, әздән генә күзен чыгармаган. Андый чакта күз турында уйлап торалармы! — Малай, беләсегез килсә, Фаязның овчарка токымы каравыл өе өстеннән очып, инешнең теге ягындагы бакчага — кем бакчасы әле... әйе, Гаяз абыйларның бакчасына ук барып төшмәсенме. Ул чинавын аның ишетсәгез... Билләһи газим менә, әнә, Миңлегаяздан сорагыз ышанмасагыз,— дип әйткән, ди. Миңлегаяз, шулай булды ахры дип, үзе де ышанып тыңлап торган боларны. Барый сүзләренең дөреслеген раслап баш та кагып торган әле.
Мәктәптән кайтучы малайлар хәзер Микәйне бер күрер өчен генә дә алар урамыннан урап уза иде. Койма читенә өелгән бүрәнәләргә менеп күзәтәләр, капка-койма ярыкларыннан карыйлар. Кәҗә бәтиенең лапас түбәсендә чагына туры килсәләр, гел телсез калалар, бер-беренә төртешеп пышылдашырга тотыналар:
— Үнә, үнә, күрәсеңме...
— Кәҗә түгелдер бу, малай. Күрәле син аны, канатлы атмыни!
— Син аның мамыгына кара, мамыгына. Бар хикмәте мамыгында ди бит аның.
— Көмеш укадан чиккәннәрмени, малай, ә?
— Түбә тикле түбәгә ничек менә диген...
Хәзер авылдагы бөтен малай Микәйне әллә каян таный, үз итә, аңарга бер генә тапкыр булса да кесәсеннән ипи чыгарып каптырырга дип хыяллана. Миңлегаяз белән Азатның да дәрәҗәсе көне түгел, сәгате белән артты малайлар арасында.
Күрше-тирә малайлар, мәктәптән кайтып, аннан-моннан капкалап алырга өлгерәләрме-юкмы, ничектер җаен чыгарып, Хуҗа абзыйларга таба элдертү ягын карыйлар. Миңлегаязның кәҗә бәтиен ияртеп урамга чыгуы була — китә уен, китә тантана. Микәйнең үзенә дә ошый иде алар белән куышып уйнау. Тора-бара кәҗә бәтиенең холкын, бөтен сәер гадәтләрен белеп бетерде малайлар.
Әйтик, болай була: арадан берәү кар йомарлап Микәйгә таба ата да, кайсы кая йөгерешә, кача башлыйлар. Кар кайсы гына яктан ыргытылмасын, аны атучыны Микәй шундук ачыклап өлгерә һәм сикергәли-уйнаклый куып та китә. Юлдан йөгереп тә, кар эченә кереп тә котылырмын димә инде. Бүрәнәләр өстенә менеп китсәң дә эләктерә, бура-мазар булып, шуның эченә кереп качсаң да — әҗерен кайтармыйча туктамый. Ярсуын тыя төшеп, йомшак урынга ипле генә берне кундырып ала да, ара өзелде дигәнне аңлатып, канәгать кенә кырт борылып китеп тә бара. Микәйнең берәүгә дә җәрәхәт ясаганы, берәүнең дә күзеннән яшь чыгарганы булмагандыр. Үзеннән качып барган малай абынып егыла-нитә калса, түземлек белән аның аякка басканын көтә. «Тәрбия» эшенә ул торганнан соң гына керешә. Ни итсә итә, әмма егылганга тими. Шул көннәрдә телевизордан «Өч мушкетер һәм Д' Артаньян» киносын караган малайларга Микәйнең бу гадәте аеруча мәзәк тоелды.
— Карале, малай, карале, мушкетерлар кебек ич бу...
— Микәй түгел. Д' Артаньяндыр ул.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com