Чәчмә әсәр
17 ноябрь 2025, 03:50

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (4)

– Əтисеннəн, əнисеннəн һəм балаларыннан тыш, чумда башка туганнар да яши, – диде миңа хуҗа. – Кунакларга – олы хөрмəт. Сиңа кунак чумы төзеп бирəбез.  Чумны, билгеле инде, колгалардан күтəрəлəр. Чум каркасы өчен алар урманлы районнарда чыршы кəүсəлəреннəн əзерлəнə. Зур чумнарга кырыктан артык колга кирəк булса, минем бəлəкəй чумга унбиш-егермеколга җитте бугай. Алар йөк өчен махсус эшлəнгəн нартада ята иде. Чумны миңа борынгы кагыйдə буенча, хатын-кызлар төзеп бирде.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (4)Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (4)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (4)

(Дәвамы.)

Иң тəмле əйбер булып, болан теле санала. Өстəлгə
шуны чыгардылар. Аның очын кисеп, мичтəге учакка
ташладылар.
– Күп сүз сөйлəүдəн коткара, – диде хуҗабикə.
Моңа бераз кəефем төште – миңа күбрəк сөйлəүлəре
кирəк иде.
Неко тел кисəген капты. Шул чакта энҗедəй тешлəре
ялтырап китте. Матур итеп чəйни башлады. Əллə га-
шыйк булам инде ненец кызына?
Аш белəн пешкəн тел ашагач, чəй əзерлəделəр. Олы
җирдəн Неко алып кайткан прəннеклəрне дə куйдылар.
Шикəрлəп чəй эчтек. Икмəклəре дə бар икəн. Бер-ике
кисəк кабып карадым. Онны суда изеп, əвəлəп, учак
өстендəге калайда ике ягын əйлəндерə-əйлəндерə
пешерəлəр дип аңладым. Он, су, шикəр кушып кына
пешерсəлəр дə бик тəмле кебек тоелды миңа. Шунысы
гаҗəп: икмəк аларда нянь дип атала. Татарда да бит
икмəкнең борынгы исеме – нан. Үзбəклəр бүген дə аны
нан ди.
Хəзерге ненецлар оннан һəм шикəрдəн башка яши
алмый. Чи итне һаман да ашыйлар икəн. Мин килгəнгə
күрə генə куймаганнар. Монда яшелчə-җимеш үсми.
Витаминнарга бай чи ит зəңгелə чиренə каршы торырга
ярдəм итə икəн.
Тундрада мүк күп. Нярсо дип атала. Аны чүпрəк-
чапрак урынына кулланалар. Аштан соң савытны юып,
шул мүк белəн сөрттелəр. Яшь бала дымланмасын
өчен мүкне бишеккə дə салалар икəн.
Чум эченə күз салдым. Ике якта да урын-җир. Алар
тал чыбыкларыннан үрелгəн кебек тоелды. Чыптала-
ры кипкəн үлəннəн шикелле. Өслəренə болан тиресе
капланган. Мин күз салып өлгергəн нəрсəлəр – шулар.
Калган ашны хуҗабикə тыштагы этлəргə чыгарып
салды. Кыска йонлы болан куучы лайкалар. Арала-
рында бер көчек тə бар. Хутебяк исемле. Үзе бик шаян.
Синг, ягъни Кыңгырау дигəне яңгыратып өрə.
Үземə яңалык булып тоелган һəрнəрсəне блокнотка
теркəп бардым.


Миңа ничек чум ясап бирделəр
Ашап туйгач, тундрага чыктык.
– Əтисеннəн, əнисеннəн һəм балаларыннан тыш,
чумда башка туганнар да яши, – диде миңа хуҗа. – Ку-
накларга – олы хөрмəт. Сиңа кунак чумы төзеп бирəбез.
Чумны, билгеле инде, колгалардан күтəрəлəр. Чум
каркасы өчен алар урманлы районнарда чыршы
кəүсəлəреннəн əзерлəнə. Зур чумнарга кырыктан артык
колга кирəк булса, минем бəлəкəй чумга унбиш-егерме
колга җитте бугай. Алар йөк өчен махсус эшлəнгəн нар-
тада ята иде.
Чумны миңа борынгы кагыйдə буенча, хатын-кызлар
төзеп бирде.
Колгаларны кагып, аркылы такталарын бəйлəп куй-
гач, аларны "нюк" дип аталган болан тирелəре белəн
капладылар. Нюклар болан сеңерлəреннəн ясалган
җеплəр белəн тоташ тукымаларга тегелгəн. Җəйге чум-
нар үзлəре өчен искерəк һəм юкарак тукымалар белəн
капланган булса, кунак өчен, яки минем өчен чумны
кышкы вариант – ике катлы, мехы эчкə дə, тышка да
каратып тегелгəн нюклардан корып бирделəр. Мондый
чумда җилəсрəк тə була, диделəр.
Болар бик кыйммəтле əйбер. Җəйлəрен киптереп, ту-
заннарын кагалар, чистарталар, ремонтлыйлар. Кышкы
торактан җəйге торакка күчү июнь урталарында Неко
кайтыр, мин килер алдыннан гына булган.
Хуҗадан чум турында күбрəк сөйлəвен үтендем.
– Борынгы заманнарда җəй көне чумны тире урыны-
на каен тузлары белəн каплаганнар. Моның өчен тузны
агачтан сыдырганнар. Балык эремəсе салынган казан-
да берничə тапкыр пешергəннəр, елгада чайкаганнар.
Каен тузы нык, йомшак һəм су үткəрми торган булып
киткəн. Каен тузы белəн капланган чумда эсседə – сал-
кынча, салкында җылы һəм һəрвакыт коры булган.
Үз хуҗалары белəн бергə чум еш кына бер урыннан
икенче урынга күчə. Шуңа күрə анда караватлар да,
шкафлар да юк. Мебельдəн анда бары тик кечкенə
өстəл һəм бəлəкəй сандык, тумбочка, мех капчык,
сумка мендəр, япма кебек əйберлəр генə бар.
Бүген инде ненецларның күчмə электр станциялəре
бар. Элекке филтə тыгылган балык мае яисə болан мае
белəн тутырылган яктырткыч касəлəр, кəрəчин лампа-
лары урынына хəзер инде кемнəрдəдер электр уты яна.
Йокы урынын ситсыдан чыбылдык белəн каплады-
лар. Ул төнлə генə кулланыла. Иртəн торгач ничек итеп
пөхтəлəп рулонга төрергə өйрəттелəр.
Чум тирəсендəге тирəлек шулай ук катгый бүленгəн.
Бүген Ямал халыклары нарталарда да, кар машинала-
рында да, машиналарда да йөри. Элек, төп транспорт
нарталар булганда, чумга керү ишеге алдында гадəттə
хатын-кыз нарталары торган. Чум арткы яктан йөк
нар тасы белəн терəлгəн. Бу билгеле бер тəртиптə са-
лынган нюклар җил белəн өзелмəсен һəм ачылмасын
өчен эшлəнə. Кышкы əйберлəрне йөк нарталарында
туп-туры тундрада калдыралар. Боланнарны тотканда
мондый нарталардан утар оештырганнар. Чумны ур-
наштыру белəн хатын-кыз шөгыльлəнə. Башта гаилə
башлыгы булачак чум өчен урын күрсəтə. Аннары бу
урын чистартыла. Олылар һəм балалар боланнарны
тугара. Чистартылган урынга учак аслыгын салалар.
Кыш көне яфрак астына, кар эремəсен өчен, ике бүрəнə
куела. Җəй көне учак астында чокыр ясала. Учак ас-
лыгы – учак, өй җылысы, гаилə символы һəм бөтен
чумның үзəк өлеше.
Учак астының ике ягына ике-өч такта куялар,
бу – идəн. Такталар артында, учактан арырак, чып-
талар тезəлəр. Төтенлекне өстə тимер кыршау белəн
беркетəлəр. Яңа урынга күчкəндə чум урынында тыр-
нак, чəч кебек əйберлəр һəм бер бөртек тə чүп калырга
тиеш түгел.
Коткаручы
...Шулай итеп, без Неко белəн томан эчендə басып
торабыз.
– Безнең җилəк ашарга барганыбызны Хадко күрмəде.
Аның килүе һəм безне коткаруы икеле, – диде Неко.
Мин күлгə таба атладым. Аяк астыннан арт тəпилəре
кыска гына очлы борынлы бака сикерде.
– Бакаларга рəхəт, – дип дəвам итте кыз. – Алар яшəү
урыннарыннан егерме метрдан да ары китми. Аларга интер-
натта укырга кирəкми. Шуңа да томан эчендə ялгыш-
мыйлар. Безнең кебек җилəк эзлəргə дə чыкмыйлар.
Болан да көтмилəр, ауга да йөрмилəр. Черкилəрне,
бөҗəклəрне, үрмəкүчлəрне, коңгызларны яшəү уры-
нында гына ашыйлар.
Кинəт уң якта су чəпелдəгəн тавыш ишетелде. Томан
пəрдəсе аша тонык кына күрəбез: ниндидер шəүлə
күлдəн нəрсəдер тартып чыгарды да юк булды.
– Ак төлке күлдəн үрдəк тоты, – диде Неко.
Тынлык урнашты. Озакламый тагын чəпелдəгəн
тавыш ишетелде. Кайда йөзеп, кайда түмгəклəр
өстеннəн сикерə-сикерə, сазлык аша безнең янга бер
эт килеп керде. Бу Джек иде. Ул Неконы иснəде, аннары
мине иснəде, шуннан соң кергəн юлы белəн кире чыгып
китте.
– Бəлки, безгə Хадконы китерер, – диде Неко, үзен дə,
мине дə өметлəндереп.
Томан булуга карамастан, үлəн арасында бөҗəклəр
ашыкмыйча гына хəрəкəт итə. Лемминг – төньяк тычка-
ны йөгереп узды.
– Леммингларга һəм бөҗəклəргə дə рəхəт, томан
аларга комачауламый һəм алар үлəннəр арасын-
да үз юлларын яхшы белə, – дип дəвам итте Неко. –
Тик, томан эчендə дымнан бөҗəклəрнең тəне авырая,
дилəр.
Минем ненец легендаларын җыюым хакында белгəн
Неко янə Нянчедо Мыникуны хəтеренə төшерде.
– Мынику сөйли: усал карчык Парнэ җир асты хуҗасы
Ңганы чакырып, кешелəрне кояшсыз калдырырга
уйлый. Өшеп, туңып үлсеннəр, янəсе. Кояшны тотып,
капчыкка салалар. Җир өстен караңгылык каплагач,
чумнарга кереп, ненецларның əйберлəрен алып чыгып
китəлəр. Моны ишетеп, Тормыш Рухы Илевампэртя
килеп чыга. Теге явызлар, аннан куркып, җир читенə ка-
чалар. Шуннан Илевампэртя элек матур булган, əмма
Ңга сихерлəп, илəмсез затка əйлəндергəн Налыбукны
чакыра. Налыбук Ңга кулындагы кояш салынган капчык-
ны тартып ала. Бавын чишə. Кош күккə олгаша. Егетнең
матурлыгы кайта, тагын да күркəмрəк булып китə.
Мин кесəмдəге блокнотка шуларны теркəп куйдым
да, онытылып торыр өчен:
– Əйдə, теплоход палубасында җырлаган җырны
җырлыйк əле! – дидем.
– Əйдə!
Һəм без җырлый башладык:


Хороши вечера на Оби,
Ты мой, миленький, мне подсоби,
Я люблю танцевать да плясать
Научись на гармошке играть...


Беренче куплетны тəмамлап та өлгермəдек, томан
артында эт белəн кеше шəүлəлəре күренде.
Юеш түмгəклəр арасыннан теге кеше оста гына
утрау га керде. Джек та түмгəк өстеннəн безнең янга си-
кереп төште. Хадко, миңа күз кырые белəн генə карап,
кызны кулына күтəрде дə кире атлады. Эт, миңа боры-
лып та карамый, алар артыннан китте. Мин эз буйлап
аларга иярмəкче идем дə, өч түмгəктəн соң сукмакны
югалттым да җилəкле утрауга кире кайттым.
Без тар гына сукмак аша кергəн утраудан сазлык аша
коры җиргə табан берничə “тел” – коры җир сузылган.
Тик мине алар да коткара алмаячак. Томан төшкəнче
күргəн идем: алар саз аша чыгып бетмəгəн. Ярты юлда
“туктап” калганнар..
Шулай итеп, Хадко мине алып чыкмас микəнни?
Томан таралса да, су астында калган сукмакны таба
алмаячакмын бит.
Авызыма берничə җилəк салып, чəйнəп йоттым да,
уйга калдым. Мыс Каменный геологлар бистəсен исемə
төшердем, анда вертолет бер сəгатькə якын торган
иде. Шунда поселокны ни өчен Мыс Каменный дип
атаганнар? – дигəн сорау ишеткəн идем. Анда бит ком
гына. Бəлки, яр буенда кайчандыр ташлар булгандыр?
Бер айдан артык тундрада яшəп, ярымутрау турында
китап укыдым. Ямалда ком күп, шуңа күрə сазлыклар
азрак, дип язалар. Лəкин түбəнлеклəрдə һəм елга ту-
гайларында алар аз түгел. Мине Неко алып килгəн “па-
лестинка” да шуның үрнəге.
Хадко мине коткарырга килер микəн? Ни өчендер
минем аңа ачуым килеп китте: Неко белəн безгə җырны
тəмамларга да ирек бирмəде.
Кызны Хадко алып чыгып киткəч, уйларга чум-
дым. Хадко килмəсə... Мин томан эчендə. Болан
көтүчелəрнең икенче урынга күчəсе вакытлары да
җитеп килə. Чөнки боланнарның аяк астындагы азык
сирəклəнə башлады. Минсез күчеп китсəлəр?
Шунда бəлəкəй чактагы бер вакыйга исемə төште.
Миңа биш яшьлəр булгандыр. Əтием һəм əнием белəн
Свердловскига кунакка җыендык. Ул чакта хəзерге
кебек машиналар выжлап торган асфальт юллар юк.
Автобус Уфага район үзəгеннəн китə. Шунда безне ат
арбасында Фатихҗан исемле егет илтеп куйды. Бик
озак барганыбыз хəтердə. Чəй эчкəч, ул егет арбага
утырып, яңадан авылга кайтып китте. Анда милиция
начальнигы булып эшлəгəн əниемнең абыйсы Глүс
абыйларда кундык. Иртəн уянсам, əти-əни өйдə юк.
Мин еламсырап:
– Свердловскига минсез киткəннəрдер инде! – димен.
Җиңгəчи апа:
– Юк инде, ничек синсез китсеннəр?! Автовокзалга
кассага билет алырга киттелəр.
Алар озак йөрде. Миңа моңсу. Хуҗаларның уллары
Рəшит тə кайдадыр урамда уйнап йөри. Аның бик матур
шашкалары бар иде. Кызыгып, берничəсен кесəгə сал-
дым. Рəшит өйгə кайтып, шашкаларының югалганын
белгəч, əнисенə əйткəн, ахры.
Əти-əнием кайтты. Шуннан соң əни белəн җиңгəчи
магазинга барырга булдылар бугай. Мин дə аларга ияр-
дем. Җиңгəчи түтəй:
– Улым, син Рəшитнең шашкаларын алмадыңмы? –
дип сорый.
Мин:
– Əнкəй, мин киттем! – дидем дə, тоттым да йөгердем.
Əни мине тотып алды да кесəдəн шашкаларны тапты.
Шулай итеп, милиция начальнигының малаен “талап”,
оятлы булдым. Шуннан бирле, Тукай əйтмешли,
читлəрнең əйберлəренə кызыкмый башладым.
Шуны искə төшереп, көлеп куйдым. Беренчедəн,
томан эчендə күченмəслəр. Икенчедəн, ничек инде
мине калдырып китсеннəр? Ненецлар бик кунакчыл
халык. Эшлəре күп булса да, кунакларга зур игътибар
бүлəлəр.

(Дәвамы бар.)

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (4)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас