

6
Азат белән Вакыйф инде ничә тапкыр ачуланышып, ничә тапкыр дуслашырга өлгерде. Миңлегаяз әле һаман күренми. Абыйсы юклыктан файдаланып, Вакыйф Азатның теңкәсенә тиеп йөдәтте. Микәй белән маңгайны-маңгайга терәп шаярышкан, сөзешле уйнап торганда, менә тагын ул килеп кысылды. «Ат дагалаганда бака ботын кыстырмасыные» ,— дип, Миңлегаязча читкә генә этәрергә иде дә бит үзен. Булмый үз ишегалларында икәнлекне Вакыйф яхшы белә. Ә Микәйнең исә аның белән уйныйсы килми. Вакыйф, әрсезләнеп, башын суздымы, шундук читкә тайпыла.
— Микәй сине бар дип тә белми... Күрдеңме, әнә, сиңа маңгай урынына койрык кына селкетә, — дип көлеп җибәрде Азат.
Вакыйфның җен ачулары чыга, шуннан берсен икенчесе узып үчекләшергә тотыналар.
— Ә син. аның каравы — Адат, кадак, бик беләсең килсә.
— Төпчек түгел инде... Хуҗа абзыйның төпчеге ич син. Төпчек!
Төпчек!
— Ә син аңа каравы — фифырузы да үзең, төпчеге дә. Төпчеге дә, фифырузы да...
— Мыййайы байайай... Мыййайы байайай...— дип, тантана итеп такмаклый башлый шунда Азат. Үчекләшергә тотынса, Вакыйфны Миңлегаяз абыйсы да «мыййайы байайай» белән генә телсез калдыра. Шулай дидеңме, — гарьлектән Вакыйфның теле тотлыга башлый, шундук үчекләшмәс була.
Гарьләнерсең дә... Күптән түгел мондый хәл булган: Әминә апа түр якларында кер үтүкли икән. Миңлегаяз дәрес әзерләп утыра. Унга кадәр санарга өйрәнеп килгән Вакыйф мич асты тулып уйнап йөргән куян балаларын санап карарга булган. Кышның кыш буена аларның мич астында куян балалары тәгәрәп үсә иде.
Кулына кисәү агачы алган да Вакыйф берәм-берәм куян балаларын мич астыннан өстерәп чыгара башлаган. Тоткан берсен әтисенең иске салам * эшләпәсенә сала, ди. Вакыйф җидегә җиткән, сигезенчесен тоткан, ә эшләпәдә бер куян баласы да калмаган — тоткан берсе, аннан чыгып, кире мич астына кереп тая бара икән. Уйлаган, уйлаган да бер әмәлен тапкан бу: тоткан бер куян баласын мич асты капкачы булып хезмәт иткән калын такта астына кыстыра бара икән. Ә үзе шул такта өстенә сузылып ятып, мич астындагы куян балаларының күплегенә сокланып тик такмаклый икән: «мыййайы байайай, мыййайы байайай!..» Бу аның үзенчәләп «мондагы балалар» дип әйтүе булган. Такта астына куян балаларын тезеп чыккач, исәбенә үзе генә чыга алмыйча, абыйсын да чакырган Вакыйф.
— Абый, абый, мыййайы байайай! — ди икән.
Әнисе белән абыйсы йөгерешеп чыкса, нишләргә белмәгәннәр — такта астыннан бер тигез рәткә тезелгән куян балаларының башлары гына күренеп тора икән...
Шуннан тагылып калды аңа бу үчек. Аз гына теленә салына башладымы, малайлар Вакыйфны «мыййайы байайай» белән каплый да куя. Шулай диделәрме, аның күзләренә яшь килә. Куян балаларын әле дә булса кызгана һәм юксына иде ул.
— Әйдә, үчекләшмик, Адат. Бүтән алай әйтмә, җәме, — дип, бу юлы да Вакыйф тизрәк дуслашырга ашыкты.
— Ярар. Син дә «фифырузы да, төпчеге дә» димәс булсаң гына...
— Ярар, малай. Аның каравы, сине кыйнаучы юк. Миңлегаяз кебек абыең булса...
Борынын сызгыртып алды да, бер читтә бәрән себеркесеннән калдык-постык яфракларны чүпләп торган Микәйне чакырырга кереште Азат.
— Бәрәч, бәрәч... Микәй, кил монда...
— «Бәрәч» дип сарыкка гына әйтәләр, — дип төзәтте аны Вакыйф. — Кәҗәне «кәҗ-кәҗ-кәҗ...» дип чакыралар.
Моңарчы кәҗә асрамагач, Азат каян белсен инде аны. Икәүләшеп, Вакыйф өйрәткәнчә, чакырырга керештеләр. Микәй, аңлаган сыман, борылып карады һәм тып-тып атлап яннарына килде.
Ничек килүен күрсәгез иде сез аның. Ул муен... Ул аяклар.. Ул гәүдә... Үзе ашыкмый, ә үзе чабышка әзерләнгән ат сыман бии-бии килә.
— Безнең әти дә язга бер кәҗә алабыз, ди. — Бу сүзләрне Азат Микәйнең үз-үзен тотышына сихерләнеп әйтеп куйды. Вакыйф шундук аңарга каршы төште.
— Нәмәрсәгә соң ул. Микәй булмый бит инде ул...
— Микәйне кунакка алып чыгарбыз, аңарга күңелсез булмас, ди әти.
— Беләм, беләм... Ник апчыкканнарын беләм, — дип, серле елмаеп куйды Вакыйф. Үз елмаюыннан үзе оялгандай, йөзен читкә борырга тырышты, Азаттан күзен яшерде.
— Нәрсә беләсең?
— Беләм. Әйтмим генә, — дип елмайды Вакыйф.
— Әйтмәсәң, әтидән сорыйм — исең киткән...
— Һи, тилебәрән орлыгы ашасаң, сора. Әтидән шундыйны сорыйлармыни.
Бу яңалык Азатка ошады. Ул яңадан кәҗә бәтие белән сөйләшергә кереште.
— Микәй, исемеңне әйт әле, Микәй. Исемең ничек синең?..
— Ул сиңа уенчык түгел лә, — дип тагы акыл бирергә ашыкты Вакыйф.
— Түгел шул, акыллы ул, иеме, Микәй! Йоп-йомшак ул, матур ул.
Вакыйф шунда яңа кызык уйлап чыгарды.
— Адат, Адат, Әйдә, малай, карыйк әле, кода ялгышмады микән...
— Нәрсәне?
Тагы серле итеп елмайды Вакыйф һәм Микәйне аркасыннан кочаклап та алды.
— Кода дөрес әйттеме икән, дим. Әйдә, әйләндерергә булыш әле...
— Һи-и, тиле, барыбер түгелмени,— дип, Азат төшенгәндәй итте.
— Бер булса, тәрәзәдән йөрерләр иде. Тотыш инде...
Яннарында торган кәҗә бәтиен әйләндерә-тулгандыра башлады алар. "Кәҗә карышты, тыпырчынды, әмма типмәде, сөзмәде.
— Ялгышамы соң, безнең кода бит ул, — дип куйды Вакыйф. — Дөрес әйткән, ата кәҗә баласы.
Нәкъ шул чакны, баш очларында гына аларга кушылып тагы кемдер, өченче кеше көлгәне ишетелде. Күтәрелеп карасалар, фермадан кайтып килүче Айсылу апалары басып тора икән.
— И-их, син аларны...— диде ул, көлүеннән туктала алмыйча.
— Ә-ә, җиңгәчәй кайткан, — дип, иң элек уңайсызланып Вакыйф сикереп торды. — Менә без монда карап торадырыек әле... Иеме. Адат!..
Аларның кулыннан ычкынырга өлгергән кәҗә бәтие лапаска таба торып йөгерде. Сикергәли-сикергәли, туп-туры тагын ияләнгән урыны — түбәгә менеп китте.
Айсылу апалары Вакыйф янында уңайсызланып басып торган оялчан малайны шунда гына күргәндәй итте.
— И-и, күрми дә торам икән, Азат түгелме соң... Азат кияү икән ич, — дип. аркасыннан сөйде.
Айсылу апасы аны күргән саен шулай яратып, үз итеп, «кияү» дия-дия сөя торган иде. Азатка бик тә рәхәт булып китә иде ул сөйгәндә. Тик авызын ачып сүз әйтергә генә өлгерми кала. Гел шулай, көтмәгәндә килеп чыга да шапылдатып сөя һәм, күңеле булгач, көлә-көлә китеп бара. Бу малайның теле юк ахры, дип уйламый микән Айсылу апасы...
Бу юлы инде ул өлгерлек күрсәтте, Айсылу апасы кузгалып киткәнче дәшәргә ашыкты.
— Айсылу апа, — диде һәм ни әйтергә белми кинәт туктап калды... Юк. сүз булмаудан түгел. Айсылу апасы белән сөйләшәсе килгән сүзләр аның күңелендә тулышып, хәтта ташып тора. Шул минутта нәрсәдән башларга, ни дияргә белми генә сүзсез калды ул.
Айсылу апасы, иелә төшеп, ялан куллары белән аның башындагы бүреген рәтләп куйды. Туңмадыңмы дигәндәй, колак яфракларын тоткалап карады һәм тагы бер тапкыр уз итеп сөйде дә болдырга таба юнәлде.
Вакыйф, дөньясын онытып, кыек башына менеп баскан кәҗә бәтиен күзәтә иде.
Карале, малай, карале, ул түшләрен киереп торуларын гына күр син аның... Питыр патша атланган айгырмыни...
7
Түбәгә менгәч дөнья иркенәеп китә...
Кешеләр аркылыга да торкылыга да корып бетергән койма-киртәләр моннан чүп кенә булып кала. Бөтен әйләнә-тирә ап-ак. Урамнар гел актан. Өй түбәләре, каралты-куралар ап-ак юрган астында. Шул ак түбәләрдән ара-тирә ап-ак төтен чыгып тора. Ул төтен ак багана булып ак болытларга барып тоташа. Ак болытларның аръягында да аклык микән?..
Ап-ак бакчаларның аргы башындагы киртәләр дә ак йомшаклыкка чумган. Ак урамнар буйлап тезелеп киткән баганалар арасын ак бәскә төренгән чыбыклар тоташтырган. Урам читенә өелгән кар көртләреннән ак каеннар үсеп чыккан. Нәни генә тармакларыннан исә аклыкларына сыеша алмыйча мөлдерәгән ап-ак чуклар менә тамам, менә тамам дип торалар...
Аклыкта коенган ак каенның иң югарыгы ботагына ап-ак түшле, озын ак койрыклы купшы бер кош килеп кунды. Тармаклардан ак бәс коелды. Шул ак койрыклы кошныкыдай канатлары булса икән Микәйнең дә... Ни эшләргә белер иде ул. Ике дә уйлап тормыйча шушы ак авылның аргы ягыннан башланган чиксез аклыкка таба чыгар да очарые. Шул аклыкның чигенәчә очарые... Ә аклыкның чиге буламы икән?.. Юктыр! Аклыкка ни җиткән...
Күз күреме җитмәс бу аклыкның аргы якларында ап-ак урманнар бардыр. Ак офык читендә ул урман төсмерләнә дә кебек. Ә ул ак урманнарның да аргы ягында ак юллар бардыр. Шул ак юлларның кайсысы бик еракларда калган ак таулар иленә илтә икән? Аклык тантана иткән менә шул тау һәм кыялар илендә аның әнкәсе, туган энесе торып калды. Бу минутта алар да Микәйнең күз алдына ак булып килделәр. Ак болытлар арасыннан ак нурлар сирпегән әнә шул кояш сыман бит аның әнкәсе. Алар да аны юксынамы, сагынамы икән?.. Ак урманнар төбәгеннән килгән ак юллардан күзләрен алмый аны көтәләрме икән?..
Шунда, ак каенның ботакларына елышып менеп килгән ак мәчедән куркып, теге ак койрыклы кош кагынып очып китте. Их шуның кебек канатлы булсаң икән, дип тагы бер кат сокланып, көнләшеп калды аның артыннан Микәй. Нигә канатсыз булып туды икән ул?..
Кинәт, әллә нидән генә аякларына көч, гәүдәсенә дәрт, нәни мөгезләренә гайрәт килә башлавын тойды ул. Бер урында тик кенә басып тора алмыйча, алгы аяклары белән түбәдәге карны тырнарга кереште. Күзләре очкынланды, иңбашларына пар канатлар чыккандай хис итте ул кинәт үзен. Менә хәзер шушы лапас түбәсеннән кушаяклап этенеп китсә, аның иңбашында канатлар җилпенә башлар, һәм ул күз ачып йомганчы урман аръягындагы теге ак юлларга барып җитәр. Шулай итәчәк тә — ике уйлап тормый алга, югарыга томырылды Микәй.
Әмма иңбашларында җилпенергә тиеш булган канатлар хыянәт итте, тыңламады. Ак болытларга күтәреләсе урында, тирән көрткә төшеп чумды Микәй. Ләкин кимсенү, өметсезләнү турындагы уй мөгез очларына да килеп карамады аның. Ничек итеп көрттән чыгуын һәм бакчалар аша бата-чума ничек басуга чыгып чапканын хәтта үзе дә абайламый калды. Күкрәгенә тулган дәрт, аякларын алгысытып торган көч, мөгезләреннән чәчрәп торган гайрәт канатлардан болайрак ашкындырды аны. Чапты да чапты ул. Дүрт аягы берьюлы кар астына төшеп күмелсә дә, көрткә кереп чумган аякларга вакыт-вакыт таяну гел мөмкин булмый башласа да. алга омтылды. Күкрәкләре белән, бөтен гәүдәсе белән этенде ул. Пружина сыман җыерылып килде дә, муеннарын сузып, тагы алга ыргылды — шуып барды, йөзеп барды кар өстеннән, әмма тукталмады. Ярык тоякларының йомшак кар өстеннән йөрергә гел яраксыз булуын шунда гына аңлады ул, ләкин сукранмады. Алда урман иде... Урман артында үзләренә тартып торган ак юллар. Шул ак юллар аны әнкәсе янына илтер. Шул хактагы уй хәлдән тайган аякларына тагын көч һәм гайрәт бирде. Ташып, ярсып килде гайрәт...
Артка борылып та карамыйча ашкынуын гына белде Микәй. Күзләренә һичбер нәрсә күренмәде. Бөтен тирә-як тоташ кардан гына тора. Күзләрен камаштырып торган шул аклык аны берөзлексез алга, бары алга дәшә.
Дөньясын онытып шулай алга омтылганда, кинәт тояк астындагы карның шуыша башлавын сизде. Ничек дип юрарга белмәде ул моны, ак кар булып ак кар аңар шулай хыянәт итәрме... Читкә сикерергә омтылды, өлгермәде. Соң иде инде... Үзе артыннан ишелгән кар тавына ияреп түбәнгә — ак упкынга тәгәрәвен абайлады Микәй. Аяклары үзенә буйсынмады. Мәтәлчек ата-ата, кая тәгәрәве хәзер үз ихтыярында түгел иде инде. Колак төбендә кар шавы, кар шыгырдавы гына ишетелеп торды.
Озакка сузылгандырмы ул шау, Микәй анысын абайламады. Ниһаять, бары да тынды, туктап калды. Үзенең карга күмелгән хәлдә текә яр астында ятуын аңлады ул. Тояк астында да кар, мөгезләре очында да. Бөтен хыяллары белән бергә ак кар астында калган. Кузгалырлык, кымшанырлык кына түгел. Арыган гәүдәсе, кызышкан аяклары, оеп, рәхәт бер талгынлыкка күмелә барган төсле булды. Күзләре дә йомылырга итте.
Шунда аның бөтен тәнен яшен ташы телеп үткәндәй булды. Тукта, ул шулай хәлсезләнеп кар астында оеп ятса, нәрсә була соң әле бу... Озаккамы ул монда? Ә гел бөтенләйгә булса? Шушы кар астындамы! Ә урман аръягындагы ак хыял булып үзенә тартып торган ак юллар... Ак кыялар иле... Әнисе...
Аякларына кайнар агым булып янә җегәр килгәнен тойды Микәй. Торырга, һич югында тезләнергә омтылды ул. Әмма аяклар буйсынмады, кымшанмады да. Аның саен тәненә, күкрәкләренә дәрт акты... Үз өстенә өелгән карны йолкып атырдай булып кагынырга, җилпенергә итенде ул. Арка өстендәге кар тавы авыр гына ыңгырашып алды. Ләкин җибәрмәде. Калын иде кар.
Торырга дигәч, торырга! Кайнар агым акты да акты, иңнәрендә чын-чынлап канат талпынгандай тоелды. Мөгез очларыннан гайрәт ташкыны бәреп чыкты. Бу юлы инде аны һични тотып тора алмаячак... һәм шулай булып чыкты да — кар тавы аның алдында баш ияргә мәҗбүр булды.
Ул тагы ак киңлектә! Барыр юлларына ак келәм сузылган. Кире борылу турында уйлыйсы да юк — әле генә мәтәлчекләр ата-ата ишелеп төшкән урында мәһабәт биек яр калыккан. Бөтен гәүдәсен калтыратып кагынып алды Микәй. Аркасына, йоннары арасына кунган салкын кардан да бигрәк, икеләнү һәм шүрләүдән котылырга теләп кагынды ул. Ләкин кузгалып ерак китә алмады. Яр читеннән дүрт-биш тапкыр сикерергә өлгердеме-юкмы, аяк астындагы көпшәк кар тагы убылып куйды. Бу юлы да ул читкә сикерергә өлгерә алмады. Ак түшәк кебек кар астында агып яткан инешкә төшкән булып чыкты. Йоннарын чылатып алган салкын су чиркандырып, айнытып җибәрде аны. Бар көчен җыеп яр читендәге кар өстенә сикерде ул. Беренче сикерүендә барып чыкмады — арт аяклары белән кире салкын суга ишелеп төште. Тагы сикерде, алгы аякларын тез турыннан бөгәргә өлгерде бу юлы. яр читендәге кар өеменә иякләрен куйды, бөтен гәүдәсе белән алга омтылып тырмана торгач, инеш читенә исән-аман чыгып басу насыйп булды.
Көн кичкә авышып бара иде инде. Җылы нурлары белән озата килгән, җемелдәшкән кар бөртекләре аша аның күзләренә өмет өстәп торган, гайрәт биргән кояш та алсуланып баерга җыена иде. Шулай да кирегә юл юк — анда салкын инеш, анда текә яр һәм днда ялгызлык. Ә алда алсу шәфәкъ нурларында коенган ап-ак чиксезлек. Шул ак киңлек янә аның күңелендәге ак хыялларны яңартып җибәрде һәм алгысытып үзе артыннан әйдәде.
Шактый озынга сузылган сезәк үрне менде башта. Тирән көрт өстеннән шуышып һәм йөзеп барды диярлек. Инешкә чыланудан түшена һәм бәкәлләренә нәни боз кисәкләре каткан. Көрттән арынып, азга гына каты кар өстена чыктымы, шул боз кисәкләре бер-берсена бәрелеп, дистәләгән нәни шөлдерләр сыман, аваз бирә башлый. Йомшак мамыклары чыланган турыда тәнен салкын чеметкәләп ала. Әмма барыбер бирешергә уйламады ул.
Ниһаять, күз алдында ак шәүлә төсле генә булып урман төсмерләнә башлады. Кояш инде офык читендә эленеп торган ак болытларга кереп күмелә язган. Караңгы төшә баруга да карамастан, аклык кимемәде, Ә тагы бераздан, җир белән күк арасындагы төс аермасы кими барып, ак кар һәм ак болытлар үзара тоташып, бер булдылар. Ак кар өстеннән атлый идеме ул, ак томаннар ерып бара идеме, әллә ак болытлар өстеннән йөзепме — аңламассың. Шундый серле билгесезлек халәтендә бара торгач, ак караңгылык арасыннан аермачык булып урман күренә башлады.
Ул урман буена җитеп туктап калды. Аяклары хәлсез, бөтен гәүдә арыган, әлсерәгән. Тәненә карлы боз кисәкләре укмашып каткан. Салкын җил исеп куйды — калтыратырга тотынды. Күзләргә вак кар бөртекләре сибеп җәяүле буран себерә. Шомландырып урман шаулый. Ул да түгел, якында гына нидер сынды һәм шак-шок килеп берничә тапкыр бәрелеп алгач тынып калды — кар эченә чумды.
Нишләргә?.. Хыялындагы ак юлларын эзләп урман эченә кереп китәргәме?.. Әйләнә-тирәне томалап алган дөм караңгылык, җил һәм агачлар шавы күңелгә шом өстәп тора... Урманга керми генә ак юлларны ничек табар соң ул? Күпме ара үтелгән, күпме газап... Хыялындагы ак юллардан хәзер аны бары тик шушы урман гына аерып тора. Тәвәккәлләргәме әллә?.. «Тәвәккәлләргә!» дип боерды аңа җаны. Көч табылды — урманга таба ыргылды Микәй. Әмма күп китәргә өлгермәде, колакларын сагайтып, туктап калды.
— У-у-у...
Урман эченнән сәер, шомлы аваз ишетелде. Колак төбендә генә сызгырган җил авазы түгел иде бу. Ниндидер шом алып килгән чит-ят аваз.
Башын бер читкә янтайта төшеп, сагаеп кына урман ягына колак салды ул. Ерак түгел генә коры куак сынганы ишетелде. Озак көттермичә, шул ук шомлы аваз кабатланды:
— У-у-у. у-у-у-у...
— Шомлы аваз дигәне бу юлы янәшәдәге куе караңгылык артында гына ишетелде. Якынлашып килгән куркынычны сизүдән Микәйнең муеннары турайды, колаклары үрә торып басты. Ике уйлап торырлык ара юк иде инде, урман читләтеп чабарга тотынды ул. Кар тирәнлеге дә, каршы искән җил дә, ару һәм тәнендәге сызланулар да онытылды. Бары бер уй — тизрәк читкә тайпылу, теге шомлы аваз чыгарган куркыныч җанвардан качып котылу максаты гына иде аңарда.
Дөньясын онытып шулай бер тын чапкач аякларын тыя төшеп, тагын колак салды Микәй. Ул-бу ишетелмәгән төсле үзе. Шулай да аның артындагы ак караңгылык эчендә әледән-әле нидер ялтырап киткән сыман тоела. Бу нәрсә?.. Аермачык күренеп-күренеп ала — ике утлы күмер кисәге диярсең. Әллә курыкканга гына күренәме?.. Башын тагы да бора төшеп, колакларын торгызып күзәтте Микәй. Теге ике утлы күмер һаман да ныграк ялтырый. Алар артында зур гына кара шәүлә дә төсмерләнә иде инде. Тик ул шәүлә шундый ипле килә, шуамы, тәгәриме, һич аңларлык түгел. Бернинди тавышы-авазы юк, ә үзе якынайганнан-якыная бара. Әллә күзенә күренүче берәр шәүлә генә микән ул?..
Башта мөгез очлары, аннан берьюлы бөтен тәне чымырдап куйды кәҗә бәтиенең. Аяклары тыңламас булып туктап калды. Шунда гына үзе артыннан куа килгән әлеге гәүдәдән качып котылу мөмкинлеге чамалы булуны аңлап алды. Башка чара калмаган иде. Ни язса, шул булыр дигәндәй, бер пар утлы күмергә ияреп килгән шәүләгә каршы борылып басты. Аякларын терәп куйды, башын селкеп, нәни мөгезләрен барлап алды. Күләгә исә, тагы да якынлаша төшкәч, өч-дүрт сикерем ара калдырып туктап калды. Әллә аны да сагаю һәм шом туктатты, табышының инде качып котылыр җае булмауны аңлап, үзенә күрә ләззәтләнүе идеме?.. Соңгы сикереш ясар алдыннан, бераз гайрәт җыеп, теш кайравы гына булдымы?..
Нәрсә булса булды, соры ерткыч та Микәйгә охшатып, арт аякларына чүгеп карга утырды. Күзләре елтыр-елтыр килә. Ул да түгел, муенын урманга таба янтайта төшеп, югары сузды да кинәт бөтен тирә-юньне уятып, сузып-сузып уларга кереште:
— У-у-у-у... .
Микәйгә аның бу авазы өстәмә көч бирде. Ерткычның шөбһәгә калуы һәм урманга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе дип аңлады ул моны үзенчә. Аның каршында басып торган Микәй соры ерткыч өчен, бәлки, тагы да куркынычрак җанвар булып тоелгандыр... Бәлки, Микәйнең күзләре дә кышкы урман буендагы бу караңгылыкта, дошман күңеленә шом салып, куркыныч елтыраша торганнардыр...
Бер-беренә бөтенләй чит-ят булган ике җан иясе, урман читендәге салкын карга чүккән көйгә, байтак кына күзгә-күз карашып тордылар. Әлеге киеренкелеккә күнегә төшкән Микәй як-ягына да күз салырга өлгерде. Үзеннән ун-унбиш сикерем ераклыгында биек итеп өелгән печән кибәне торуын күреп алды ул.
Байтак озынга сузыла башлаган тынлыкны теге соры нәрсә бүлде. Ул аякларына басты, саклык белән генә Микәйгә якыная башлады. Күзләре янә утлы күмер сыман ялтырарга кереште. Мәкерле рәвештә шуышып килүче җанвар аермачык күренә башлады. Үзенә нинди куркыныч янавын кәҗә бәтие шунда гына аңлады булса кирәк. Икеләнер ара калмаган иде, ул кинәт кенә кырт борылды да печән кибәненә таба торып чапты. Дәү ерткыч аңардан мондый елгырлык көтмәгән булса кирәк. Хәтта, үзенә ташланудан шүрләпме, сискәнеп, туктап та калды бугай әле ул бер мизгелгә. Кәҗә бәтиенең качарга җыенуын аңлагач та артык исе китмәде. Мондый төндә, мондый урында аңардан берәүнең дә котыла алганы юк иде әлегә. Кая китсен, ерак китә алмас. Ипле генә атлавында булды бүре. Лап-лоп басып килгән тәпиләренең саллылыгы, шыкыр-шыкыр килгән тешләренең үткенлеге бирде аңар бу ышанычны.
Кибән янына салган кар, ни хикмәттер, каты булып чыкты — аяклары батмады Микәйнең. Әллә ак төснең аны шулай үз итүе идеме — ак кар аны иңнәренә алды. Томырылып килгән җирдән сикерүе булды Микәйнең, бурап салган кар өстеннән тырмана-тырмана печән кибәненең түбәсенә менеп тә басты. Артыннан ишелеп калган кар өемнәреннән елгыррак булып чыкты ул.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com