Чәчмә әсәр
15 ноябрь 2025, 11:12

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (3)

Кәҗә бәтиен лапас түбәсеннән төшерү бер олы вакыйгага әйләнде. Өйдәгеләр чыкты. Азат белән Миңлегаяз урамда йөргән малайларны чакырып кертте. Ишегалдында бер дистә чамасы кеше җыелгач, план кору башланды.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (3)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (3)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (3)

Миңлегаяз белән Азатның шатлыгын уртаклашырга аннан-моннан гына киенгән бәләкәй Вакыйф килеп чыкты. Авыз тутырып нидер чәйни иде үзе. Абыйлары янына килгәч, кесәсеннән берәр уч бавырсак чыгарып, Миңлегаяз белән Азатны да сыйлады.

— Югары Сөн кодагый җибәргән, — диде ул, авыз тутырып чәйнәвеннән туктамыйча, — Сезгә — кәҗә, миңа — төш.

Вакыйфның үзенчә мактануы иде бу. Миңлегаяз белән Азатның гаме аңардамыни... Миңлегаяз кинәт кабаланып куйды һәм чанага таба ашыкты.

— Кода кереп киткәнгә биш былтыр, без әле һаман Микәебезне чишмәгән, әйдә. Азат, торма, — дип, кәҗә бәтиенен аягы бәйләнгән бауга барып тотынды ул.

— Нигә Микәй булсын, тукта, — дип алар артыннан ук җылы оекбаш өстеннән кигән олы галушларын шаптор-шоптыр сөйрәп Вакыйф йөгереп килде.

— Микәй булгач. Микәй инде. Үзе әйтте!

Вакыйфка әйттең ни, әйтмәдең ни, авызына тагы бер бавырсак ыргытты да үҗәтләнүендә булды.

— Ниткән Микәй. Кәҗәнең исеме булмый аның, ул шулай кычкыра  гына, беләсегез килсә.

— Телеңә салынып торсаң...— дип, аңар абыйсы йомарланган бияләен  күрсәтеп алды.

— Чишмәгез, тагы кача. Кәҗә ич, ристан ич ул,— диде Вакыйф.

Миңлегаяз аңар кулын гына селтәде.

— Синнән сорамыйлар. Әнә, лапас артына барып кил дә, артың  катканчы кереп йөгер өйгә.

— Адатның атасы белән безнең әтидән качкан кәҗә ул, бик беләсегез  килсә...

Вакыйфның әйтеп бетерүе кая, кәҗә бәтие Миңлегаязның култык астыннан сикереп тә чыкты.

— Капканы ябыгыз, бикләп куегыз, — дип боерык бирде Вакыйф.

Азат, шап итеп, капканы бастырык белән бикләп тә куйды.

— Нигә аңа бастырык тыгарга, кулы юк бит кәҗәнең, — дип, Вакыйф  тагы үзенчә шелтә ясап куйды.

Бәйдән ычкынган кәҗә бәтие ишегалдының бер почмагыннан икенчесенә ук кебек атылып чабулап йөрүен дәвам итте. Өчәүләшеп үзен  тотарга дип йөгергән, малайларны бар дип тә белмәде, араларыннан выжт  кына үтә дә кире якка торып чаба иде. Бер почмакка кысрыклап, инде тоттылар дигәндә генә, ул тагын Миңлегаязның бот арасыннан чыгып шылырга өлгерде. Артыннан чаба торгач, малайлар хәлдән тайды, карга чумып беттеләр. Сулуларына капты. Итек эчләренә кар тулды, бияләйләрен югалттылар. Вакыйфның бер галушы төшеп калган булып чыкты, койма читендәге көрттән шуны эзләп маташа иде.

Малайларның тынып калуын күреп Микәй дә тукталды. Ишегалдының урта бер җирендә җиңүче сыман тик басып тора. Як-ягына карангалап байтак кына шулай торды да, кинәттән ук кебек атылып, сөяп куйган сөзәк колгалар өстеннән лапас түбәсенә менеп китте. Нәрсә, нәрсә, әмма мондый елгырлыкны аңардан берәү дә көтмәгән иде!

Түбәдәге кар өстеннән эз салып, ул кыек очына ук менеп басты һәм шунда гына тынычлык тапкандай туктап калды. Муенын сузып турайта төште. Кар тузаннарыннан кагынып куйды. Киерелеп, як-ягына карап алды. Ә аста, ишегалдының өч почмагында, карда аунап, әлсерәп беткән өч малай басып тора. Микәйнең аларга исе дә китмәде. Кыек читендә үк басып торуын белде. Әле бакча якка, әле ишегалдына таба карангалап алгач, күкрәген тагы да киерә, муенын турайта төшеп хәрәкәтсез кала. Өй кыегына кадаклап куйган әтәч диярсең.

— Урман ягын күзәтә. Югары Сөнгә таба карый ул, — дип пышылдады Вакыйф.

— Югары Сөндә нәрсәсен югалткан, кодаларга ерак таулар ягыннан җибәргәннәр ич аны... Шул таулар күренмиме, дидер.

 

3

 

Кәҗә бәтиен лапас түбәсеннән төшерү бер олы вакыйгага әйләнде. Өйдәгеләр чыкты. Азат белән Миңлегаяз урамда йөргән малайларны чакырып кертте. Ишегалдында бер дистә чамасы кеше җыелгач, план кору башланды. Малайларның барысын да бакча якка чыгардылар, алар шунда бер рәт булып тезелеп, кәҗәне бакча якка качырмаска тиеш булдылар. Әминә апа тавыкларга дип изгән бер табак кайнар бәрәңге күтәреп чыкты. Ләкин «бәрәч-бәрәч...» дип тә. «кәҗ-кәҗ-кәж» дип тә күпме генә дәшеп карамасын. Микәй башын бормады. Хуҗа абзый өр-яңа бәрән себеркесе тотып түбә читенә үк басып чакырып торды. Аның сүзләрен дә колагына алмады кәҗә. Югары Сөн коданың ачуы чыгып, түзәр әмәле калмады — ишегалдыннан бер кисәк каты кар табып, шуны кәҗә бәтиенә тондырды. Кар кисәге «лык» итеп Микәйнең арт санына барып тиде, ләкин ул кыймылдап та карамады. Алай да булмагач. Хуҗа абзый ишегалды себерә торган озын саплы себерке белән түбәгә үрелде. Буе җитмәгәч, ачуыннан, аны болгап торып ыргытып та җибәрде. Себерке, кәҗәгә җитәр-җитмәс, сабы белән түбә өстендәге карга барып кадалды.

— Баскыч бармы, кая, баскыч китерегез, — диде Югары Сөн кода ныклы фикергә килеп.

Хуҗа абзый лапас эченнән сәндерәгә менә торган баскычны күтәреп чыкты. Миңлегаязны дәшеп алдылар. Малайның авыз колакка җитте, шундый җаваплы эшне сиңа ышанып тапшырсыннар әле...

Түбәдә кар тирән иде. Миңлегаяз, бата-чума булса да, тиз менеп җитте. Аннары, кыек буйлатып, лапас түбәсендәге кәҗә бәтиенә таба якынлаша башлады.

— Авызыңны ямшәйтер, типмәсен, — дип кычкырды бакча ягындагы малайлардан кемдер.

— Тибәргә, әллә син аны кырыкмыш тай дип белдеңме, — дип җавап кайтарды шундук икенчесе.

— Улым, тотыныбрак бар, егыла күрмә, — дип борчылды әнисе.

— Егылса, карга төшә ич ул, нәрсә булсын, — дип Хуҗа абзый да тавыш биреп алды.

Күпме кешенең күзе Миңлегаязга текәлгән. Шуны тою ничек рәхәт икәнлеген беләләр микән? Ул тагы да кыюлана төшеп, алга омтылды. Кәҗә бәтиенең янына ук барып җитте инде. Астагылар, ни булыр икән дигәндәй, кинәт берьюлы тынып калдылар. Микәйнең үзенә таба борылып та карамыйча басып торуы, анардан аз гына да шүрләмәве сәер тоелды Миңлегаязга. Әллә бер-бер юньсезлек кылырга җыенамы...

Ул да түгел, бакча ягыннан малайларның берсен-берсе уздырырга тырышып биргән киңәшләре яңгырый башлады:

— Арт саныннан эләктер...

— Нәрсә җебеп торасың...

— Тот инде, тот!

Җаваплылыкны тою рәхәтлегеннән башы әйләндеме, кыймылдамый да тик басып торган кәҗә сихерләдеме, Миңлегаяз нинди карарга килергә белмичә, аякларын як-якка җәеп кар өстенә утырды. Шунда гына Микәй артына борылып, тыныч кына аңар карап куйды. Ләкин куркып түгел, ни эшләп йөрисең монда дигән төсле генә карау иде бу.

— Кочаклап ал, улым, — дип, яратып һәм ышаныч белән дәште Хужа абзый. Аның тавышы Миңлегаязга тәвәккәллек өстәде, айнытып җибәрде. Бер карарга килеп, кулларын сузды да кинәт кенә бөтен гәүдәсе белән алга таба ыргылды Миңлегаяз һәм... әле генә кәҗә бәтие басып торган кар өстенә барып капланды. Ә Микәй күз иярмәс тизлек белән, арт аякларында гына калып үрә басты да, түбәнгә томырылырга өлгерде.

Бакча якта, түземсезлек белән батырлык кылыр минутны көтеп торган малайлар, «урра» кычкырып, бер-берсен төрткәләшеп кәҗәгә таба дәррәү йөгерделәр. Ләкин алар килеп җиткәнче, Микәй инде үз иреге белән көрттән чыгып ишегалдына төшкән иде. Ишегалдының урта бер җиренә чыгып басты да, нигә шаулаша бу малай-шалай дигән сыман бакча ягына карап куйды һәм, берни булмаган төсле, тыныч кына өстенә кунган кар тузанын кагарга кереште.

Миңлегаяз әле һаман лапас түбәсендә иде, ишегаллындагылар өчен инде хәзер ул әллә бар. әллә юк. Еларга да, көләргә дә белми бераз басып торгач, малай кәҗә тәкәсенә охшатып ике кулын югары күтәрде дә «урра» кычкырып көрт өстенә сикерде.

Кәҗә бәтие Миңлегаязларның утын лапасындагы җылы почмакта  яши башлады. Инде урынлы-урынсызга качам дип куркытмаса да, ул барыбер кулга ияләшергә ашыкмады. Ишегалдына чыгаруга, дөньясын онытып чабулап йөри дә аннан, ни эшләргә белми, бераз тик басып тора. Һәм әллә кай арада гына бер карарга килеп, теге вакыттагы тәвәккәл-леге белән, сөяп куелган колгаларга таянып, бер сикерүдә лапас түбәсенә  менеп җитә. Ияләнгән урынына — кыекның нәкъ очына ук барып баса,  күкрәкләрен киерә төшеп, башын турайта һәм күңеле булганчы урманга  карап тора.

Аны инде хәзер һичкем борчымый, куаламый аннан. Урамнан узучылар  күрсә, гаҗәпсенеп бер тын карап торалар да, башларын болгап, үз юлларыннан китеп баралар. Белсәң иде: кая карый, нәрсә көтә ул? Кемне  эзли икән шулай?..

Каникуллар үтеп, Миңлегаяз мәктәпкә йөри башлагач, Азатка ямансу  булып калды. Су буена тау шуарга да төшәсе килмәде. Анда төшсә. авылда Микәй кала. Берөзлексез кеше ишегалдында чуалу да уңайсыз. Төпчекләре Вакыйф күбрәк өйдә — куян мамыгыннан шәлдер, оек-бияләйдер бәйләп утырган әнисе янында бөтерелергә ярата.

Үз өйләрендә бер ялгызы көнозын ничек утырсын, менә тагын ул  урамга чыгып бара. Ике кулы кесәдә. Юлда аунап яткан ат алмаларын  үзалдына типкәли-типкәли атлый. Сызгырырга тырышып карады, барып чыкмады, төкерек кенә чәчелде. Ичмасам, шундый булдыксызлыгыннан көлүче дә юк бит. Үтеп барышлый гына, гадәтенчә, капка ярыгыннан Хуҗа абзыйларның ишегалларына күз салды. Барча кош-корт ишегалдында: сыердыр, сарыктыр, каздыр, үрдәктер, тавыктыр йөри. Аларның әле Микәйдән тыш тагы ике дәү кәҗәләре дә бар. Шуларның берсе лапас капкасына терәлеп аркасын кашып тора, икенчесе янәшәдә генә, сагыз чәйнәгәндәй, сакалын селкетә, Микәй бер ялгызы ишегалды уртасында басып тора.

Шунда капка ярыгыннан күзәтеп торган Азатны гаҗәпкә калдырган бер тамаша булып алды. Аркаларын кашып алгач, теге ике кәҗә, җәт-җәт атлап, яңа имидән аерылгай сабый сыман басып торучы Микәй янына килделәр. Озын йоннары аннан-моннан тузган, асылынган дәү мөгезле, капкорсаклы бу кәҗәләр каршында Микәй әллә каян аерылып тора. Аны бу ишегалдына очраклы рәвештә генә төшеп кунган бер зифа кош диярсең. Бөтен гәүдәсе, күгәрчен канатыдай елык-елык килеп, әллә каян күзләрне камаштырып тора. Түгәрәкләнеп килгән җыйнак гәүдә, үзенә килешеп торган туры аяклар, төз һәм озын муен, текә маңгай — һәммәсе зифалык һәм гайрәт турында сөйли.

Теге ике кәҗә дә шул зифалыкка соклана иде булса кирәк. Ләкин һәр соклану хөрмәт һәм ихтирамга нигез булып тормый. Соклану көнләштерә, эчне пошырып та куя торган була вакыт-вакыт. Әлеге кәҗәләр дә килә-килешкә, борыннарын суза төшеп, гаеп эзләп тикшергәндәй, кәҗә бәтиен бер кат әйләнеп чыктылар. Микәйнең исә аларга исе китмәде, әйтерсең лә алар аның өчен бөтенләй юк иде, колагын да кыймылдатмый тик басып торуында булды. Дәү кәҗәләрнең берсенә шул ошамады оугай Микәйнең каршына ук килеп туктады да мөгез очлары белән аның муен төбенә төртеп куйды. Кәҗә бәтие башын борды, әмма дүрт аягының берсен кымшатмады. Дәү кәҗә, аның тирәсендә тагы бер тапкыр әйләнеп чыккач, янә Микәйнең каршысына ук килеп басты. Арткы аякларын җәебрәк куйды, сөзәргә җыенуын белдертеп урак сыман кәкрәеп килгән мөгезләрен алга сузды.

Микәй аның саен кымшанмады, моңарчы ничек торган булса, шул хәлендә тора бирде. Күзләрен йома төшеп, кояш нурларында җылынуын белде. Ул арада дәү кәҗә кинәт кенә бер адым артка чигенде һәм бөтен булган гайрәте һәм авырлыгы белән аңа китереп тә бәрде. Мондый явызлыкны бөтенләй көтмәгән бәти гармун күреге сыман кысылып куйды.

Боларны күзәтеп торган Азатның да тәне чымырдап алды. Әйтерсең, аның үзен дә әлеге явыз кәҗә баганага китереп терәгән иде. Шул мур кыргырыны ишегалдына кереп, таяк белән ярырга иде хәзер. Ул да түгел, авызын ачып катып калды малай: теге мөртәт җан шак-шок басып янә сөзү нияте белән килеп маташканда кәҗә бәтие кинәт кенә үзгәрде дә китте. Күз иярмәс тизлек белән арт аякларына басты да. сорау билгесе сыман кәкерәеп алга ыргылды, теге ристанның муен төбенә китереп тә ямады! Мәтәлчек ата язып, янтаеп ук китте урак мөгезле дәү кәҗә дигәнебез һәм ипле генә кире борылды да, алдына-артына карамыйча, башын болгый-болгый лапас капкасыннан кереп югалды.

Үз күзләренә үзе ышанмыйча, ишегалдына атылып керде Азат. Хуҗа абзыйларның болдырыннан шул мәлдә кисәү агачы күтәргән бәләкәй Вакыйф килеп чыкты.Башына кияргә дә онытып чыккан Вакыйф дәү галошларын өстерәп йөгеренә башлады.

— Үтерәм. кайда ул карт ристан... Кайда? — дип кычкыра үзе бар көченә.

Кош-корт, мал-туар аңардан куркышып, як-якка сибелде.

— Кемне үтерәсең? Нәрсә өчен? — дип кисәү агачыннаң читкә тайпылды Азат.

— Микәйне үтерә ич. теге карт ристан. Кая качкан...— дип бәргәләнде Вакыйф.

— Болгама әле шул тимереңне, башны умырасың ич. — дип тынычландырырга кереште аны Азат.

— Болгамаска... Мин бит тәрәзәдән күрдем. Микәйне үтерәе, — дип, берөзлексез як-ягына каранып, эзләнүеннән туктамады Вакыйф. Үзенә күрә генә түгел, төпчек малайның гайрәте чик-чамасыз иде. Әрнүдән, менә-менә күзләреннән мөлдерәп яшь тамчылары чыгарга тора.

— Һи-и. малай, син күрмәгән икән. Микәй аның үзен үтерә язды, бик беләсең килсә, — дип аның җиңеннән тартты Азат.

Ачык калган ишектә Әминә апа күренде.

— Вакыйф дим, Вакыйф, кер тизрәк. Җәй көне дип белдеңме әллә, шәп-шәрә көе нинди тилереп йөрү ул.

— Хәзер, Адат, киенеп кенә чыгыйм да, — дип, галошлары артыннан кисәү агачын өстерәп, Вакыйф кире өйләренә йөгерде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас