Чәчмә әсәр
15 Ноября 2025, 08:15

Гөлназ Әхмәтова-Сәмигуллина. Язмыш ялгышы. Хикəя (3)

Шулчак:– Апа! – дип, кемдер арттан дəште. Фəридə аксый-аксый аның артыннан килə иде.– Апа, минем синең белəн бер утырып сөйлəшəсем килə!Миңсылу исə:– Юк, мин сиңа апа түгелмен! Уртак сөйлəшəсе сүзебез дə инде юк безнең! – диде...

Гөлназ Әхмәтова-Сәмигуллина. Язмыш ялгышы. Хикəя (3)Гөлназ Әхмәтова-Сәмигуллина. Язмыш ялгышы. Хикəя (3)
Гөлназ Әхмәтова-Сәмигуллина. Язмыш ялгышы. Хикəя (3)

(Ахыры.)

Сəкинə баланы күрү белəн аңардан
баш тартты. Əмма гариза язып чыгып
килгəн җиреннəн Мидхəт аны тукта-
тып калды. Табиблар бар хəлне ачык-
лап, баланың килəчəктə сөйлəшə,
йөри алса да, башкалардан аеры-
лып торачагын искəрттелəр. Мидхəт,
мин кызымны ташламыйм дип, ба-
ланы дəваханəдəн үзе күтəреп алып
чыкты. Миңсылу кызымны яраткан
шикелле, сине дə яратырмын дип,
йөрəгенə кысты.
Бала елый торганнардан түгел иде.
Акыллы күзлəре белəн елмаеп кына
карап тора. Мидхəт аңа “Фəридə”
исемен кушарга булды.
Сəкинə:
– Фəйрүзəңне искə төшереп,
аның исеменə якын булсын дип
кушасыңмы? – дип пыр тузынды.
– Син инде баладан баш тарткан
чит кеше, эшең булмасын, – дип кырт
кисте ир.
Ə хатыны:
– Синең Фəйрүзəң эше. Кызыбыз-
ны ул гына сихерлəде. Аны ташлап
китүеңə түзə алмыйча шулай эш-
лəде. Безнең мəхəббəтебез көчлерəк
булды шул! – дип, Мидхəтнең
күңеленə ташлар салып, такталар
кадаклап ук куйды.
Мидхəт, өнемдə булмаса, төшемдə
булсын дип, күбрəк йокларга тырыш-
ты. Йоклый алмаганда, шайтан суын
эчеп, көннəрен кыскартты...
Ə Фəйрүзə төнге сменалар-
ны күбрəк алыр булды. Район
ашханəсенə баш пешекче итеп юкка
куймадылар бит аны. Көне-төне
ялт-йолт аш-су хəзерлəп, авыр уй-
ларыннан качты. Кызы əлегə авыл-
да, картəнилəре белəн. Мəктəпкə
керергə вакыт җиткəч, шəһəргə
күченергə кирəклеген аңлый баш-
лады. Шуңа да, аерым фатир
бирмəслəр микəн дип, эшендə тыры-
шып хезмəт итте.
Миңсылу бик матур кыз булып үсеп
килə иде. Бар урам кыз-малайлары
Миңсылуны ярата. Үзе шук, үзе
үткер. Җитмəсə, шəһəрдəн əнисе яңа
уенчыклар алып кайта. Кыз юмарт,
уенчыкларын барысына да биреп
тора, жəллəми. Авыл балаларының
андый ялтыр-йолтыр уенчыкларны
күргəннəре дə юк. Кайчак яннарына
кыюсыз гына аксый-аксый бер гарип
кыз килə, Миңсылу аның ягына кара-
маска тырыша. Тик Фəридə исемле
кызчык:
– Апа, миңа да тубыңны ыргытчы,
минем дə уйныйсым килə бит! – ди.
Миңсылу аңардан өч-дүрт яшькə
өлкəн булса да, ниндидер сəбəптəн:
– Мин сиңа апа түгел! – дип, кырт
кисеп, читкə китə.
Балалар башкалардан аерылып
торган Фəридəдəн читтəрəк уйнарга
тырыша. Фəридə баскан җиреннəн
борылып, аксый-аксый кире атлый.
Миңсылу аны жəллəми түгел, тик
йомшаклыгын күрсəтмəскə тыры-
шыпмы:
– Яра, бар-бар, кайт, уйнама безнең
белəн, əтиең белəн уйна, – ди.
Əйткəн сүзенə үзе кыенсы-
на Миңсылу, тик үпкəсе зур иде
кызчыкның. Бəлки, ишетмəгəндер
дип өметлəнде үзе. Фəридə туктады
да, борылып, матур итеп елмайды
гына. Чабып кереп китер иде дə, бул-
дыра алмый шул.
Өлкəннəр кайчак аның турында:
“Күклəр рəнҗеше төшкəн микəн, ке-
шенеке микəн? Эх, бичара. Язмыш
ялгышы”, – ди...


***
Миңсылу ашыгып эштəн кайтып
керде, кечкенə кызчыгы Гөлназ аны
көтеп торган. “Картый янына киттек-
ме, көтəдер?” – диде.
Иртəн əнисен дəваханəгə салып,
бүген ике генə дəрес укытам, аннан
килеп җитəм дип, эшенə чапты.
Соңгы вакытта Фəйрүзə бик еш
авырый. “Күкрəк янында нидер тын
алырга бирми”, – ди. Əнисе өчен кай-
гырып, үз-үзенə урын таба алмый
Миңсылу.
Менə кызы белəн ашыгып палата-
га килеп керделəр. Фəйрүзə аларны
шат елмаеп каршы алды. Ə күрше
караватка Фəридəне салганнар икəн.
Аны күрүгə Миңсылуның йөзе качты.
Фəйрүзə, гомере буена ялгызлык
белəн көрəшкəнгəме, алтмыш яше
тулмас борын, битен – тирəн сыр-
ларга, башын чал чəчлəргə баетыр-
га өлгергəн иде. Тик салкын чиста
күлдəй зəңгəр күзлəре генə һаман
шул ук. Күптəн күрмəгəн баласы
белəн очрашканмыни, Фəридəне
күрүгə шундый шат ул. Миңсылу
китергəн тавык шулпасын тəүдə
Фəридəгə йөгертеп китереп бирде.
– Ашый аласыңмы? Ашатыйммы? –
дип сорады.
Миңсылу əнисенең изге күңелле
зат булганлыгына тамчы да шик-
лəнми иде, тик бусы ук артык то-
елды. Фəйрүзəнең тырышып аның
аягына оек кидерүен аптырап карап
утырды. Җитмəсə, Миңсылуның ко-
лагына:
– Читкə типмə ул баланы. Туганың.
Алай ярамас. Аның гаебе юк, – дип
пышылдады.
Моны ишеткəч, юк, бу бигрəк инде,
дип уйлап, Миңсылу кайту юлын ка-
рады:
– Ярый, əни, хəллəрең əйбəтлəнеп
килə, шөкер. Без кайтыйк инде, –
диде.
– Ярый, балам. Бер йомышым бар:
иртəгə Фəридəгə берəр җылы кием
алып килə алмассыңмы? Бөркенергə
пуховой шəл булса да шунда. Дер-
дер килеп өши. Терелсен иде инде! –
дип кайгырды анасы.
Миңсылу гарип сеңлесенə күз таш-
лады. Беркайчан да кияүгə чыкма-
ган, ана бəхетенə ирешə алмаган
Фəридəне жəллəп тə куйган шикелле
булды.
Фəридəнең:
– Ə бу матур кызчык апаның
кызы булып чыга, əйе бит? – дигəн
сүзлəренə җавап урынына, усал
итеп:
– Əтиең ни хəлдə соң? – дип со-
рады.
Фəйрүзə, Фəридəнең кəефе
төшмəсен дип, тизрəк җавап кайта-
рырга ашыкты:
– Бу кыш əтиегез бакыйлыкка
күчкəн икəн, мəрхүм. Яхшы кеше
иде. Урыны оҗмахта булсын!
Миңсылу бу сүзлəрне ишетүгə
сикереп торып басты да ишеккə
таба атлады. Кызы Гөлназ турын-
да онытып ук китте. Үз уйларына
чумды. Күпме еллар үтте. Ə ул бит
əтисен көтте! Кайчан да булса бер:
“Мин яратам сине дə, кызым”, – дип
əйтер микəн дип көтте. Юк, əйтмəде.
Əйтмəячəк тə инде хəзер, үлгəн бит.
Кечкенə чагында аны урлап та ка-
рады əтисе. Үксеп елап урам урта-
сында басып торганы əле дə истə...
Тик ул əтиле хатирəлəр кайдадыр
артта калган. Аның менə хəзер
əтисен күреп, елый-елый хəллəрен
сөйлəп бирəсе килгəн иде. Күпме
еллар аны сагынып яшəвен, “минем
əтием” дигəн сүзлəрне əйтəсе килүен
сөйлəргə иде дə – юк икəн... Элек тə
булмаган əти инде дөньялардан да
киткəн икəн...
Шулчак:
– Апа! – дип, кемдер арттан дəште.
Фəридə аксый-аксый аның артын-
нан килə иде.
– Апа, минем синең белəн бер уты-
рып сөйлəшəсем килə!
Миңсылу исə:
– Юк, мин сиңа апа түгелмен!
Уртак сөйлəшəсе сүзебез дə инде юк
безнең! – диде...


***
Берничə ел үтте. Фəйрүзəнең хəле
начарайды. Беркем дə аның нəрсə
белəн авыруының сəбəбен ачык-
лый алмады. Кинəт кенə хəле бетеп
киткəндəй булды, сулышы кысылды.
Күпме генə тикшеренсə дə, табиблар
сəбəбен таба алмады.
– Əни, яңа гəзитне укыдыңмы? –
дип, Миңсылу кулына гəзит алып,
битлəрен актарып, ниндидер хəбəр
эзли башлады.
– Укыдым шул, кызым. Кыен булып
тора шуңа, – диде əнисе.
Миңсылу хəбəрлəрне күзе белəн
йөгертеп алды да, соңгы биткə
җиткəч, тукталып калды. Фəридə...
Фəридə... Тамагына төер утырып,
сүзсез калды.
– Əни, ул... Ул...
– Əйе, шул, кызым, сеңлең киткəн.
Гəзитне йөзенə каплап, кычкырып
елап җибəрде Миңсылу. Əтисез
үскəн балачагы өчен, артыннан
аксап йөргəн кыз өчен, “сеңлем” дип
кочаклап ала алмаган бер гарип
өчен...
– Əни-и, əтисез булуымны мин
аңардан күрдем бит! Əтисез узган
ялгыш язмышыма ачуны аңарга
чыгардым. Белə идем бит, аның га-
епсезлеген, əни. Ул миңа шундый
кадерле, шундый якын иде... Əни-и...
...Зиратта моңлы дога яңгырый.
Фəйрүзəнең кабере янында кыйбла-
га таба басып, кулларын күтəреп,
Миңсылу белəн Гөлназ дога укый-
лар. Əнилəре, картəнилəренең гүр
иясе булуына егерме елдан артык
вакыт үткəн. Тынын кысып, хəлен
алып йөргəн чир бакыйлыкка алып
китте дə инде аны. Ул авыру – яман
шеш булган икəн. Никтер табиблар
аны соңгы стадиясендə генə ачык-
лый алган. Фəйрүзə үлгəннəн соң
киемнəрен яндырган чакта, пəлтə-
тун көленнəн ялтыр-йолтыр яткан
берничə энə табылды...
Кабере янына килгəн кызлары
бүген дə гөллəмəлəр алып килгəн.
Ул яратканча, кызыл чəчəклəр. Кыз
белəн анасы шулай ук күпьеллык
чəчəк орлыкларын да чəчəргə бул-
дылар. Артык калган орлыкларны
читкə алып куймакчы иде Миңсылу,
тик кинəт йомшак җил исеп китте.
Кулында калган орлыклар Фəйрүзə
кабере артындагы кабер өстенə
чəчелде. Миңсылу аның кем кабе-
ре икəнен ачык белə, шул якка күзен
ташлады.
Авыр уйларыннан кызы өненə кай-
тарды:
– Син дə күрдеңме, əни? Ник-
тер кызыл чəчəк зиратта картəни
каберендə һəм шушы кабердə генə
үсə. Бер җил белəн килеп тамырлан-
ган шикелле, шундый матур янып
аталар. Əле дə менə орлыкларны
җил шунда чəчте. Тагын икесендə
генə үсəрлəр инде. Ярый, үссеннəр.
Тик ул каберне беркем дə карамый-
мы соң? Тигəнəклəрен алып таш-
лыйм əле. Чиста булсын, бер үк
чəчəклəр үсəчəк булгач.
– Кызым, таныш бул, – диде
Миңсылу. – Монда минем əтием ята.
Синең картəтиең...

Гөлназ Әхмәтова-Сәмигуллина. Язмыш ялгышы. Хикəя (3)
Гөлназ Әхмәтова-Сәмигуллина. Язмыш ялгышы. Хикəя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас