Чәчмә әсәр
14 Ноября 2025, 15:17

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (2)

Ике уйлап-нитеп тормаган яшь килен, егетне изүеннән эләктергән дә тартып ук төшергән. Кар өстенә дә түгел, туп-туры бәкегә башы белән чумган Курай Назыйм. Ә Айсылу үз юлында булган. Назыйм исә аның кем булуын, кая китеп югалуын да аңышмый калган.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (2)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (2)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Ак кыялар турында хыял. Повесть (2)

3

Сезнең якларда ничектер — безнең Нурлы Аланга килен төшсә, аны каенана гына түгел, бөтен авыл сыный. Килен булып төшкән кызның һәр адымы, һәр хәрәкәте һәм үз-үзен тотышы аерым бер игътибар үзәгендә торып, атна-ун көн дигәндә аңарга хөкем чыгарып та куела. Кеше кадәр кешене, алай гына да түгел, яшь-җилкенчәк хатын-кызны күреп-тану һәм нәтиҗә ясау өчен бу аз вакыт, билгеле. Әмма, нурлы аланлылар бу эшне озакка сузмый. Хөкем, кагыйдә буларак, дөрескә чыга.

Хуҗа абзый белән Әминә апага килен булып төшкән Айсылуның эшен бер атнага да сузып тормадылар, нәтиҗә икенче көнне үк ясалган иде инде.

— Баскан җиреннән ут чыгара, Хуҗаның Миңлегалие иреште бәхеткә, — диделәр, кибеткә кагылып чыккан күршеләре.

— Югары Сөн кызы ич, алар тоткан җиреннән умыра торган...

Дөрес, яшь киленнең сылулыгы, килеш-килбәте хакында хатын-кыз артык сүз кузгатып тормады, бу кадәресен һәркайсы үзе генә хәтер сандыгына салып куйды. Тик менә бер вакыйга көне-сәгате белән авылны урап узды. Бусы хакында хатын-кыз аеруча тәмләп сөйләде.

Бу болай булган. Кодаларны озатканның икенче таңында ук яшь килен бәкегә суга төшкән. Су буеннан атка атланып Курай Назыйм үтеп бара икән. Нурлы Аланда егетләрнең үтә чыккан мут һәм кыланчыкларын шулай «курай» дип йөртәләр. Назыйм, билгеле, кызны танымаган, Миңлегалинең яшь бичәсе шулдыр дип башына да китермәгән. Ә инде кызның сылулыгын күрми үтә алмаган Курай Назыйм, хәйран калган. Читләп кенә уза торганнардан түгел инде Назыйм андый чакта. Айсылуны кунак кызга санап, бәке янына юыртып килеп тә җиткән.

— Күз тияр дип курыкмыйсыңмы, апасы? — дип сүз каткан килә-килешкә.

Борылып күз дә салмаган Айсылу. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр беткәнмени! Яшь килен чиләкләренә бер-бер артлы чумырып су алган да, көянтәсенә элеп, кузгалырга иткән. Егет атны сукмакка аркылы куеп, аны җибәрми тора икән. Ә көрт тирән.

— Каян килгән карлыгач буласыз, апасы? Кунак кызы дип беликме, ә, апасы?..

— Юлдан китегез, — дип, бер читтән узмакчы булган Айсылу. Әмма ат тагы аның каршысына төшкән.

— Назыйм булырмын мин, апасы! Сез кем атлы? Әллә телен йоткан инде...

— Телең озын икән, аягыңны ялтырат диләр ич. Ал атыңны! — дип тавышын күтәрә төшкән Айсылу.

— Теле дә бар түгелме карлыгачның... И-и-и, апасы!..

Айсылу әйтер суз таба алмаган. Ә егет дигәнебез тәмам сайрарга ук тотынган:

— Җә инде, җә, апасы, тартынма, үзең дә шәлеңә охшап йомшакмы, — дип сөйләнә-сөйләнә ат сыртында көе генә кызның иңбашына ук үрелә башлаган. — Кичкә чыгарсын бит, ә, апасы...

Ике уйлап-нитеп тормаган яшь килен, егетне изүеннән эләктергән дә тартып ук төшергән. Кар өстенә дә түгел, туп-туры бәкегә башы белән чумган Курай Назыйм. Ә Айсылу үз юлында булган. Назыйм исә аның кем булуын, кая китеп югалуын да аңышмый калган. Бәлки бу хакта кеше-кара белмәгән дә булыр иде, әлеге дә баягы шул курайлык инде... Өйләдән соң каравыл ее тирәсендә бер төркем ирләр җыелып торган җиргә килгән Назыйм, түзеп гора алмаган, шапырынырга тотынган. Имеш, иртән су  буенда шундый-шундый чибәр бер кунак кызын очраткан. Кичен клубта  очрашырга сүз дә куешканнар имеш... «Син идеңмени әле ул», — дип,  тыңлап торучылар арасында булган Хуҗа абзый бу эшкә нокта куйган —  Курай Назыймның колак төбенә менеп төшкән.

Бу хакта аеруча яратып сөйләгәне хатын-кызлар иде. «Теләсә кемгә  нәфесен сузып йөрмәс, шул кирәк Курайга», — дип кат-кат кабатлады  алар. Кайберләре, стратегик максатлардан чыгып булса кирәк, ирләренә бу  хакта сөйләгәндә «шул кирәк сезгә» дип тә өстәп җибәргәләгән, имеш.  Озын сүзнең кыскасы шул: урман аръягындагы Югары Сөннән килгән  киленне беренче көннәрдән үк үз итте нурлы аланлылар.

Азат та үзсүзле малай булып чыкты. «Алсуны алырга кайчан барабыз?» — дип, һаман әтисен йөдәтте. Әти кеше, юк сәбәпне бар итеп, малай зарыгып көткән ул көнне чигерә килде. «Бу арада себереп тә тора, буран чыкмагае», — диде. «Урманга карны тирән салган, бераз юл төшсен инде», — диде.

Малай көтә бирде. Бердәнбер юанычы — яңа көн туган саен Айсылу апасын күрү иде. Миңлегаяз янына кергән саен, аның: «Кем дип торам, кияү кергән икән бит. Үзебезнең кияү!» — дип» үз итеп каршылавы бигрәк тә ошый иде Азатка. «Үзебезнең кияү бит ул, мә, Азат!» — дип, аңар Айсылу апасы әллә ничә тапкыр инде кушуч тутырып чикләвек тә бирде. Беркөн, Миңлегаяз югында, кулына күтәреп аркасыннан да сөйде әле ул аны. Күкрәкләренә кысып сөйде, яратып сөйде. Әллә ничек кенә, рәхәт тә, читен дә булып китте аңар шулчакны. Айсылу апасының елтырап торган күзләренә, чыклы үлән сыман балкыган иреннәренә карарга уңайсызланды ул. Оялудан, тизрәк төшәргә итенеп тартынган булды. Ә үзенә, югыйсә, Айсылу апасының йомшак җылылыгын тою бик тә рәхәт иде. Булмаска, Алсуның бертуган апасы ич ул.

* * *

Ниһаять, зарыгып көткән көн килеп җитте. Ул кичне әтисе күршеләрдән күтәренке күңел белән чыкты.

— Иртәгә иртүк юлга. Хуҗа абзыйның үзе белән барырга булдык, — диде ул ишектән килеп керешкә.

— Үзе баргач, юлыгыз уңар, шәт... Әйбәт булган, — диде әнисе. — Бирсәләр генә ярар иде инде.

Боларны күреп, ишетеп торган Азат кулларын чәбәкләп мәтәлчек кенә атмады. Бер урында утыра һәм басып тора алмады ул. Әле түр яктагы сиртмәле караватка менеп сикерде, әле көзге каршына килеп чәчләрен сыпыргалады, бер сәбәпсез борынын тарткалады. Хуҗа абзый белән баргач, алып кайтмыйлармы соң... Алып кайталар болай булгач.

 

4

Берне кунып, икенче көнне төштән соң гына кайтып төште әтиләре. Аларны Азат авыл башына ук чыгып көтеп алды. Иптәшкә Миңлегаяз да бар иде. Юыртып килгән ат алар янына килеп җиткәч атлауга күчте. Азатның күзе чана түренә текәлгән. Тик анда мамык шәлгә төренеп Алсу утырырга тиешле чана башында, толыпка чумган Хуҗа абзый иде. Улының сораулы карашына җавап рәвешендә, әтисе коры гына әйтеп куйды:.

— Өйдә булмады, чана шуарга чыгып киткән...

Әтисенең кәефе чынлап та кырылганга ошый, башка берни дәшмич, дилбегә очы белән атка кизәнеп, юыртып китеп тә бардылар.

Әтиләренә каршы йөгергәндә Миңлегаязны әллә кайда калдырып килгән Азатның аяклары атламас булып торды. Кулына йомарлап килгән кар кисәген бар көченә кизәнеп аяк астындагы каты карга атып бәрде. Ул вак-вак кисәкләргә бүленеп, таралып юкка чыкты.

— Борчылма, Азат! Яз җиткәч, абый белән җиңгәчәйгә ияреп үзебез барабыз аны, — дип тынычландырды Миңлегаяз.

— Әле язга тикле-е...

— Һи-и-и, малай,— дип, кулын шапылдатып дустының җилкәсенә салды Миңлегаяз,— тиз җитә ул. Менә, январьдан соң, февраль гына кала, аннан апрель выжт кына итә, марты сизелми дә узып китә аның. Май җиткәч, җир кипкәч, без аны үзебез генә дә табабыз Югары Сөнне.

Күп калмаган икән калуын. Миңлегаяз белә инде аны, ни дисәң дә ул мәктәптә укый бит инде...

Чана шуган җирдән, эңгер-меңгер җитеп, күктә бер-бер артлы йолдызлар кабына башлагач кына кайтырга чыктылар алар. Итек табаны һәм бияләйләр карлы бозга каткан, бишмәт чабулары гәрбил такта булган, авыз-борын күгәрчен тәпиедәй күшеккән, куллары ут булып кызышкан иде. Хуҗа абзыйларның капка төбендә Миңлегаязның энесе — каеры тун һәм бүре бүрек өстеннән җылы шәл белән уранган төпчекләре Вакыйф көтеп тора иде.

— Адат, Адат, — дип йөгереп килде ул аларның каршына, — беднең әтиләрнең кәҗә бәкәйләре качкан.

— Нинди кәҗә, нәрсә телеңә салынасың, — дип коры гына кистереп куйды Миңлегаяз. Иреннәре күшеккән булуга да карамастан, Вакыйф алдында үзенең абый кеше булуын белгертеп, бер тәкәбберлек белән әйтергә тырыша иде ул һәр сүзен.

— Югары Сөн кодаларга, теге, әллә нәрсәкәй җирдән кайткан кәҗә бәкәе алырга барганнарые, Адатның атасы белән, — диде Вакыйф шуны да белмисезмени дигәндәй, һәм авыз-борынына уралган шәлен читкә тартып, йөзен ача төште.

— Нигә кәҗә алырга барсын алар. Монда чыгып телеңә салынып торасың, — дип, ачуланып дәште абыйсы.

— Кәҗә инде, кәҗә. Ата кәҗә баласы! — Автоматтан аткан төсле, шундук ачыклык кертергә ашыкты Вакыйф.

Миңлегаязның талканы корылана гына барды. Үзе өчен түгел, Алсуны алып кайтуларын күпме көткән дустының хәлен белә иде ич ул. Әле алга, әле артларына төшеп сөйләнгән энесенә дәү олтанлы итеге белән кизәнгән булыр идемени.

— Бирермен мин сиңа ата кәҗә баласын.

Вакыйф аңа типтермәде, бөтерчек сыман читкә тайпылды һәм йөгереп китте. Барыбер үзенекен итте — тыңларга теләүче булмаса да, дөреслекне ачып салды.

— Кәҗә булгач, кәҗә! Ата кәҗә баласы. Урман буена кайтып җиткәч, чаналарыннан төшеп качкан. Куып караганнар, тоттырмаган. Кар тирән ди...

Миңлегаяз, чанасын калдырып, аны куып китте. Куышудан кызык тапкан Вакыйф, шырык-шырык көлеп, юл читендәге көрткә сикерде һәм җиң очлары белән йөзен каплады. Абыйсы үзен кар белән күмәр дип чамалавы иде бу. Миңлегаяз күмеп азапланмады, энекәшенең муенына бер-ике уч кар алып сипте дә юлында булды. Вакыйфның гына әле һаман уеннан туктыйсы килми иде. Абыйсы артыннан ук аякларына басып, ул яңадан үзенекен кабатларга тотынды: «Ата кәҗә баласы... Ата кәҗә баласы...» Үз сүзеннән үзе кызык табып көлә иде инде ул, муенына тулган карда аның уе да юк.

Тагын ике көннән Югары Сөн кода үзе килеп җитте. Чана башындагы толып астында кемдер кыймылдаганны күргәч, капка төбендә трай тибеп йөргән Миңлегаяз белән Азат сагаеп калдылар. Ул да түгел, толып астыннан әкрен генә «ми-и-и» дигән тавыш ишетелде. Югары Сөн кода чанадан төште һәм толыпка үрелде. Аның астында, керт-керт солы саламы чәйнәп, нәни генә бер җан иясе — кәҗә бәтие утыра иде. Аяклары киндерә белән ике як үрәчәгә бәйләнгән булуга да карамастан, чана янына ук  килеп баскан Миңлегаяз белән Азатка ул бик кәефле булып күренде. Алмаш-тилмәш ул аларның күзләренә текәлеп торды. Исем бер дә китми, дип әйтүе булдымы, үзе һаман, сагыз чәйнәгәндәй, авыз эчендә салам  уртлап тора.

Кәҗә бәтиенең маңгаеннан күренер-күренмәс кенә булып нәни мөгез-ләр төртеп тора. Ә мамыгы, әйтеп аңлатырлык кына түгел, аяз көндәге зәңгәр күк төсендә. Хәтфә кебек кабарып, күпереп тора, Алсуның шәле һәм  нәни бияләйләре кебек. Кәҗә бәтие Азатка шундук ошады.

— Аякларын чишегез, ул сезгә, — диде Югары Сөн кода, атның аркалыгын төшереп торган җирдән. — Ләкин качыра күрмәгез, карагыз аны.  Алсуның бүләге — икегезгә дә уртак булсын!

— Кемгә? — дип сорап куйды Азат, үзен дә белешмәстән. Ул бит Миңлегаязларга гына кода. Миңлегаяз белән Вакыйфка диюедер... “

Гел уйламаганда кода кеше, астарлы бияләйләрен салып, Азат янына  килде.

— Алсуны алып кала язган егет син бит әле, — дип, ул аның муеныннан сыйпап куйды һәм шаяртып уң кулының чәнчә бармагы белән аның  борын очына басты.

Үзен олыга санап әйтелгән бу сүзләр Азатка ошап куйды. Тик җавапка  гына сүз таба алмады ул, елмаеп башын түбән иде.

— Шул, шул, кода, — дип, җәтрәк раслап куйды Миңлегаяз.— Азат шул була инде.

Миңлегаяз белән Югары Сөн кода бер-беренә карашып елмаеп куйдылар. Азат, аларга күтәрелеп карарга кыймаса да, бу җылы елмаюны әллә каян сизеп, бөтен күңеле белән тоеп торды.

— Кемгә булсын, Миңлегаяз белән сиңа, — диде Югары Сөн кода кабатлап. — Алсу бүләге! Качырасы булмагыз. Мондый кәҗә бәтиен җиде кат җир астына төшеп эзләсәгез дә таба алмассыз бүтән...

Шатлыктанмы, әллә нидән генә Азатның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Хуҗа абзыйларның сарай түбәсеннән карап көлгән кояшка таба борылды ул. Күзләре чагылды. Өй кыегыннан борынлап чыккан боз сөңгеләренә карады, аларда да күзне чагылдырган нурлар балкыды. Ишегалдындагы һәр кар бөртеге елык-елык итеп аның белән уйный, шаяра төсле иде.

Кода кеше шап-шоп басып аякларындагы карны кага-кага, өйгә кереп китте. Миңлегаяз белән Азат, бу көтелмәгән яңалыктан нишләргә белмичә, үзара карашып бер тын тик басып тордылар.

Чана башында утырган кәҗә бәтиенә беренче булып Азат якын килде. Бер кулындагы бияләйне салып, сак кына, бармак очлары белән генә, аның муеныннан сыпырмакчы булып үрелде. Кәҗә бәтиенә исә бу ошамады — дертләп китеп, кисәк кенә муенын читкә борды һәм бөтен гәүдәсе белән кагынып куйды. «Тиясе булмагыз, кулыгыз юылганмы?» — дип кисәткәндәй, усал итеп, маңгай аша сөзеп карады ул Азатка.

— Юк инде, малай, син безнеке хәзер, — дип янап куйды аңар, моңарчы читтәрәк торган Миңлегаяз, һәм кәҗә бәтиенең янына ук килеп сөйләшә-таныша да башлады. — Әнә, ул Азат абыең булыр. Мин Миңлегаяз кодаң. Киртеп куй колагыңа: Гаяз түгел, Миңлегаяз!! Менә, миңем дә бар...

Кәҗә нәкъ шул чакны, ишеттем, аңладым дигәндәй, әкрен генә «ми-и-и» дип тавыш биреп алды. Малайларга бу кызык булып тоелды, үзара карашып, рәхәтләнеп бер көлешеп алдылар.

— Әллә башлы кәҗә инде, малай. Син әйткәннәрне гел аңлап торды бугай ул, — дип җанланып китте, үзенең куанычы белән уртаклашырга ашыкты Азат. — Билләһи дим, күзенә карап тордым. Эх тә итми тыңлады син сөйләгәнне.

— Башлы булмый... Ул бит сида тегенди-мондый гына түгел, әллә каян, биек таулар ягыннан кайткан кәҗә. Пләмәнни, бик беләсең килсә!

Шулай ерактан килдеңмени, дип, гаҗәпләнеп, шаккатып күзәтте аны Азат.

— Вәт, малай,.. Вәт, малай, — дип, үзенең соклануын яшерә алмыйча сузып куйды ул. — Кәҗә дисәң дә кәҗә ичмасам. Бу инде сиңа безнең авылдагы бакча караклары, ристаннар гына түгел, иеме, Миңлегаяз?

Икесе чананың ике ягына чыгып күзәттеләр алар кәҗә бәтиен. Бер тын сүзсез тордылар.

— Моңа күпме булыр икән? — дип кызыксынып куйды Азат.

— Нәрсә күпме?

— Ничә яшь дим...

— Һе, ничә ай диген, әле бер яшь тә тулмаган аңа.

— Исеме бармы икән?

— Кәҗәнең исеме була димени... Үзеннән сора,— дип кырт кисеп куйды Миңлегаяз.

Аның кырыслыгы ошамады Азатка. Ул сүзсез генә һаман чана тирәсендә бөтерелде. Кәҗә бәтиен әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан чыгып күзәтте.

Бер тын ни эшләргә белми аптырап торган Миңлегаяз, Азатны үртәргә булып, үзенчә кызык тапты. Кинәт кенә чанага сузылып ятты да, кәҗә бәтиенә текәлеп, бар көченә дип әйтерлек кычкырып сөйләшә башлады:

— Кәҗә, кәҗә... Исемең синең ничек? — Үзе сорау бирә, үзе үпкәләмиме дигәндәй, борылып-борылып Азатка күз ташлап ала. Үпкәләргә уйламады да Азат. Аңа ни, кызык кына ич. Миңлегаяз исә тагы да җанланыбрак теленә салына башлады. — Ник әйтмисең, әйт инде, кәҗә! Әнә бит, Азат абыең сорый. Әй, юк, Азат абыең түгел, Азат җизнәң!

Гаҗәпсенеп карап торган кәҗә бәтие шунда аваз салмасынмы:

— Ми-и-әй... Ми-и-әй...

— Исемен әйтте, исемен, — дип, шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде Миңлегаяз. Ул тантана итә иде. Чанадагы печән өстендә бер кат тәгәрәп әйләнде дә янә кәҗә бәтиенә текәлде.

— Ничек дидең, ничек? Исемеңне тагы кабатла әле?..

Кәҗә бәтие башын күтәреп өй ягына карап алды да тагы кабатлады:

— Ми-и-ә-әй... Ми-и-ә-әй.

Миңлегаяз чанадан сикереп ук торды. Азат белән бер-берсенә төртешә-төртешә сикергәли башлады алар. Куанычларына чик-чама юк иде.

— Исемен белә, исеме бар!

— Башлы кәҗә дип әйттем бит...

— Вәт, малай, исемен әйтә бит. «Ми-әй», ди.

— Кабатлап та әйтте, «Ми-әй» түгел, «Микәй» диде бугай.

Миңлегаяз шатлыгыннан бер-ике мәртәбә бүреген күккә чөеп алды һәм ишегалды тирәли сикергәли башлады. Йөгереп кенә өйгә дә хәбәр салып чыкты.

— Кәҗәнең исеме бар, үзе әйтте. «Микәй» диде. Микәй...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас