Чәчмә әсәр
14 ноябрь 2025, 10:15

Гөлназ ƏХМƏТОВА-СƏМИГУЛЛИНА. Язмыш ялгышы Хикəя (2)

...Тагын бер төн узды. Кияү дəрəҗəсен тиешенчə күтəрə алмаган егет янына, түзə алмыйча, Зыя үзе чыкты.– Мидхəт! – дип, авыр көрсенеп, сүзен башлады.

Гөлназ ƏХМƏТОВА-СƏМИГУЛЛИНА. Язмыш ялгышы Хикəя (2)Гөлназ ƏХМƏТОВА-СƏМИГУЛЛИНА. Язмыш ялгышы Хикəя (2)
Гөлназ ƏХМƏТОВА-СƏМИГУЛЛИНА. Язмыш ялгышы Хикəя (2)

(Дәвамы.)

Мидхəт колхозда яхшы гына эшлəп
йөри. Тик менə Фəйрүзəнең икенче
җиргə эшкə урнашуы булды, Сəкинə
Мидхəт яныннан китми дə башла-
ды. Мəктəп бетереп, колхозга урна-
шуы көн кебек ачык иде ул кызның.
Мидхəт белəн Фəйрүзəнең кызла-
ры тууын ишеткəч, кайгысыннан
бер атна өенə кайтмыйча, шəһəргə
киткəн иде китүен. Əмма кире кайт-
ты.
***
...Ул көнне иртəннəн үк яңгыр
яуды. Кичкə таба җил җирдəн чүп-
тузанны əйлəндерə-əйлəндерə
чит якка ташлый башлады. Басу
эшлəре тəмамлануга, клубта
бəйрəм көтелə икəн. Абзар-кура
яннарыннан көчкə аерылып килгəн
эшчелəргə бу бəйрəм кадерле дə
бит, тик бу шомлы кичне һəркайсы үз
малы, йорт-урыны өчен борчылды...
Тантаналы өлештə колхоз алдын-
гыларын котладылар. Араларында
Мидхəт тə бар. Сəхнəдəн төшүенə,
бригадиры читкə алып та китте.
Сəхнə артындагы бүлмəдə бəйрəм
итəргə җыенганнар. Өстəлдə шай-
тан суы, ир-егетлəр мəҗлесне
башлап җибəргəннəр. Бер поч-
макта, Мидхəтне күрүдəн шатлы-
гын яшерə алмаган Сəкинə утыра.
Бəйрəм кызганнан-кыза барды.
Берсе артыннан икенчесен күтəреп
куйдылар. Концерт тəмамланып,
халык таралышырга да җитешкəн.
Тик өстəл янына җыелучылар гына
кайтып китəргə ашыкмады.
Мидхəтнең башы əйлəнде, бүл-
мəдə тынчу шикелле тоелды. Ашы-
гып чыгып китүгə, егетлəр артыннан
чыкмакчы булды, тик Сəкинə, си-
кереп торып, аларга кул болгап,
Мидхəт киткəн юлдан чапты. Ир
үкчə тавышына борылып карады.
Кыз аның янына килеп тə җитте.
Хəлен сорашты. Мидхəтне мондый
хəлдə күрсə, мулла бабасының
өйгə кертмəячəген искəртте. Шунда
Мидхəт тə үзенең ялгышын аңлап
алды.
Сəкинə аңа:
– Карале, мондый хəлдə ни оятың
белəн кайтып җитмəкчесең? Əйдə
безгə! Миндə аулак. Əти-əнилəр
əбинең хəлен белергə китте.
Яңгырлы-җилле көндə кайтмая-
чаклар. Үзем генə булачакмын.
Мин бит сиңа дус, һəрчак ярдəмгə
килəм. Шуңа күрə киттек, мин сине
чəй эчереп, ипкə китерəм! – диде.
Мидхəт, чынлап та, чəй эчсəм,
җиңелəймəм микəн, дип уйлап, “тик
озакка түгел” дигəн сүзлəр белəн
Сəкинəнең йортына кереп китте.
Үткер кыз кунагының бер алды-
на, бер артына төште. Əллə нинди
үлəннəр салып чəй кайнатты. Чəй
янына əнисенең көмешкəсен чыгар-
ды. Мидхəт нəрсə эчкəнен, ни аша-
ганын аңлый алмас хəлдə иде.
– Тəнең ник эссе синең? – дип,
кайгыртучанлык белəн, Сəкинə
аның башын тотып карады.
Егетнең хəле начарайганнан на-
чарайды. Аягына басарлык түгел.
– Тəнең яна, чишен, мин сине
уксус белəн уам, – диде кыз.
Мидхəт киемен салырга уйламый
да, күзлəре йомылыпмы йомыла...
Төнлə өшеп уянып китте Мидхəт.
Тирə-якка карый – кайда икəнлеге
аңлашылмый. Башының авырту-
ына түзəрлек түгел. Янында шəрə
Сəкинə ята. Тукта, нишлəп монда
ул, ничек йоклап киткəн? Кинəт
торып китмəкче булды, тик аягы тот-
мыйча, караватка гөрселдəп ауды.
Сəкинə сикереп торды да:
– Ай, Мидхəткəем. Хəлең ничек?
Тəнең янды гына, шуңа күрə яныңа
яткан идем. Син əллə нəрсə уйла-
ма, – диде. – Əйдə чəй ясап бирəм, –
дип, ашыгып торып, чəй йөгертеп
китереп бирде.
Егет голт-голт эчеп, яңадан
ка раватка егылды. Төн үзенең
караңгылыгына йотты ирне...
– ...Əстəгыфирулла, кем бу?
Мид хəт? Ай, Аллаһым, хур бул-
дык! – дип, кемдер чыр-чу килеп,
кычкырып уятты яшь ирне.
Күңел болгануына чак түзеп,
күзен ачса, янында – Сəкинəнең
əти-əнисе. Сикереп торып басу-
ын сизми дə калды, лəкин Хəмзə
картның йод рыгы көчле булып
чыкты. Мидхəт əйлəнеп үк килеп
төште.
– Гафу итегез, мин берни дə
аңламыйм. Мин монда ничек килеп
элəктем?! – диде.
Тик аның бу сүзлəре тагын да зур-
рак тавыш куптарды. Сəкинəнең
əнисенең кычкырынуына күршелəр
дə кереп җитте. Дистəлəгəн кеше,
аны тирəлəп алып: “Əллə Зыя кия-
веме ул, абау! Гарьлек! Оятсыз!” –
дип, шаккатып басып торалар иде.
Ихатасын себереп йөргəн Зыяны
күршелəре, кулга күтəреп диярлек,
Хəмзə йортына алып килделəр. Бу
вакытта кияү балакай, киемнəрен
киеп, башын тотып утыра иде инде.
Сəкинə бертуктамый елый. Яткан
урыннарында – кызыл тап. Зыя бо-
ларны күрүгə, йөрəген тотып, чыгып
китте. Мидхəт бабасының артыннан
иярмəкче иде дə, җилкəсенə авыр
кул төшеп, урынына шап итеп уты-
руын сизми дə калды.
Тирə-яктагыларга күз салды. Ара-
ларында үз əти-əнисенең яшьле
күзлəрен күргəч, йөзен капла-
ды. Нигə күк ишелеп төшеп, бар
җиһанны юк итми икəн?
...Зыя карт беркемгə дə күрсəтми
генə яшен сөртеп, өйгə керде.
Почмакта Миңсылу уйнап утыра,
бүлмəдə төнге сменадан кайт-
кан Фəйрүзə татлы йокыга талган.
Хəлəл җефете Миңнисаның борчу-
лы күзлəре иренə төбəлгəн иде:
– Ни булды? Əллə, кем дə булса
үлгəнме?
Зыя, йөзен кулы белəн каплап пы-
шылдады:
– Үлде шул, үлде...


***
...Тышта салкын җиллəр сызгыра,
тик көзнең карсыз суыгыннан курык-
маган бер җан капка төбендə утыра.
Китмим, туңсам да, үлсəм дə, кит-
мим, дигəн уйлар белəн Мидхəт
бабасының капка буена ябышып
утыра бирде. “Бу бит вакытлыча
гына. Кеше бит җəннəт алдыннан
интегеп алырга тиеш. Менə мин дə
интегəм”, – дип, үзалдына пышыл-
дый-пышылдый утыра егет. Чынлап
та аның җəннəте шушы капка артын-
да: сөйгəн яры Фəйрүзəсенең күк
йөзе шикелле зəңгəр күзлəрендə,
кечкенə кызының иркə нəни кулла-
рында... “Юк, китмим мин моннан.
Үлсəм үлəм, лəкин китмим”, – диде
ул. Теге зəһəр явыз төннəн соң бер
ай үтеп тə киткəн. Аның гаилəсен
никадəр сагынуын белсəлəр икəн!..
Яннарыннан бер адым китмəскə
дə риза, тик кертсеннəр генə. Аяк-
ларын сизми иде ул. Кайдандыр
ютəл дə ябышты. Көндез җиңелрəк
көтəргə. Менə кичə төнлə чак исəн
калды ул, капка төбендə утырып...
Өйдə авыр тынлык урнашкан.
Фəйрүзəнең күптəн түгел авырып
алуы йөзеннəн сизелə. Ябыккан,
каны качкан. Карынында йөрткəн
баласын югалтты шул ул. Беркем
дə сизмəде кебек. Фельдшер гына
янына кергəлəштерде. Ун бала-
сыннан алтысын гына саклап кала
алган Миңниса апа сернең нидə
икəнен тиз аңлады. Тик боларны
кайгылы иренə сиздермəскə тыры-
шып, белмəмешкə салышты.
Апасының өзгəлəнүенə түзə ал-
мыйчамы, җизни кешене жəллəпме,
энесе капка янына берничə тап-
кыр чыгарга рөхсəт сорады,
лə кин өйдəгелəр, кырт кисеп: “Чык-
мыйсың!” – диде. “Биш кызым бар
минем, улым, алар синең газиз
апаларың. Шуларның берсен дə
кеше алдында хур итеп, интекте-
реп, мыскыл итеп яшəтмəячəкмен.
Гаеплəсə, мине гаеплəр”, – диде
горур Зыя.
Ə Фəйрүзəнең тормышы чел-
пəрəмə килеп, җимерелгəн иде
инде. Җитмəсə, авырын саклый
алмады. Төне көн белəн бутал-
ды, күзлəре яшьтəн кипмəде,
яткан мендəре лычма булды. Əти
сүзеннəн чыгу юк, һаман аның кара-
магында яшəп, аерым йорт булды-
ра алмаган килеш, ничек чыдау кирəк
мондый хурлыкка?! Əти ризалыгын-
нан башка чыгып китсенме? Кем
белəн? Хыянəтче белəнме? “Сəкинə
бала көтə” дигəн сүзлəр авыл буйлап
таралган. Һəр хатында бала калды-
рып яшəгəн ир белəн нинди тормыш
ди?!
...Тагын бер төн узды. Кияү
дəрəҗəсен тиешенчə күтəрə алма-
ган егет янына, түзə алмыйча, Зыя
үзе чыкты.
– Мидхəт! – дип, авыр көрсенеп,
сүзен башлады.
Кышкы толып кигəн Мидхəт йокым-
сырап киткəн җиреннəн күзлəрен
ачты, күңеленең иң түрендə өмет
чаткылары уянып, Фəйрүзəнең əти-
сенең авызына карады. Хəзер, хə -
зер... Көтеп алынган сүзлəр
яңгыраячак. “Кер, өшегəнсеңдер.
Фəйрүзəң, Сылуың көтə”, – диячəк
бит, диячəк, дип уйлады ул.
Тик бабасы, карашын яшереп:
– Мидхəт... – дип кабатлады, – без
сиңа ачу сакламыйбыз, һəр кешенең
язмышы үз кулында. Үз юлын һəркем
үзе сайларга тиеш, – диде.
Əйе, дип уйлады Мидхəт, əткəйнең
сүзлəре һəрчак төпле. Ерактан баш-
лый. Акыл өлəшə. Хəзер миңа: “Кияү,
башка болай хур итмə, беренче һəм
соңгысы шул булсын”, – диячəк тə
мин ашкынып, бар җиһанны кочып,
кадерлелəрем янына керəчəкмен,
кебек уйлар белəн елмаеп ук куйды.
Əмма “Кайтып кит!” дигəн кырыс
сүзлəрне ишеткəч, хыял дөньясының
ишеклəре капыл биклəнгəнен аңлап
алды.
– Юк, əткəй, юк! Ничек яшим мин
алардан башка? Кичерегез мине!
Мин үзем дə аңламыйм, ничек шулай
килеп чыкканын, – диде ул ялварулы
караш белəн.
Тик Зыя, урыныннан кузгалып,
аның аркасыннан кагып ике генə сүз
əйтте:
– Сау бул!
***
Мидхəтнең көннəре кара төнгə
əверелде. Эшкə чыкмады, хəмергə
сузылды. Əти-əнисе аның яныннан
китмəскə тырыштылар. Нəтиҗəдə,
бар баланы да ятим итеп булмый дип,
Сəкинəне алып кайтып, Мидхəтне
көчлəп диярлек өйлəндерделəр...
Көн артыннан көн узды, Сəкинəнең
тулгагы тота башлаган сəгатьлəр
дə килеп җитте. Кыз бала дөньяга
килде. Табиблар баланы кулга
алгач, икелəнеп калды. Əнисенə
күрсəтергəме, бу гарип бала таңга
кадəр яши алырмы?

Дәвамы бар.

Гөлназ ƏХМƏТОВА-СƏМИГУЛЛИНА. Язмыш ялгышы Хикəя (2)
Гөлназ ƏХМƏТОВА-СƏМИГУЛЛИНА. Язмыш ялгышы Хикəя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас