

Алсу нигә китә?.. Калдырыгыз Алсуны... Алсу, китмә! — дип кычкыра-кычкыра йөгерде Азат. Җигүле ат басу капкасыннан чыгып күздән югалганчы йөгерде. Башта ул Алсу утырган чананы менә-менә куып җитәм дип йөгерде. Бер як үрәчәгә тотынам дип үрелгәндә генә, үрәчәгә бармаклары кагылды дигәндә генә, йөзтүбән егылып калды. Ә пар ат җигелгән чана уйнаклап китеп барды. Торып тагын йөгерде, атка тагын якынлашты. Чана түрендә мамык шәлгә төренеп утырган Алсуны да аермачык күрде. Аның: «Әйдә, әйдә, Азат, йө-гер...» — дигән сүзләрен дә ишетте. Чанадагылар исә, баш очларында сыек чыбык болгап, көлешә-көлешә атны куаладылар: «На-а-а, юкса икенче кеызыбызны да алып калырга да күп сорамас бу Нурлы Алан егетләре! На-а-а!.. Ха-ха-ха!.. »
Бәлки Азат аларны куып та җиткән булыр иде. Юк, һичшиксез, куып җитәчәк иде ул. Юлның урта бер җирендә абынып егылмасамы... Аяк астындагы бозлы түмгәк бер бадьян алма сыман чәчрәп-таралып китмәгән булсамы... Шуңардан кызык табып, чанадагылар тагы шаркылдап көлмәгән булсамы...
Юлның урта бер җирендә тәгәрәшкән ат алмалары арасында ятып калды ул. Ә чана уйнаклый-уйнаклый китеп барды. Күз төпләрендә, кар бөртекләре эрүдәнме, кайнар тамчылар йөгереште. Шул авыр тамчылар аңар башын калкытырга, торырга ирек бирмәде. Маңгай астыннан гына әрнеп, гарьләнеп карады ул соңгы тапкыр. Алсу да нәкъ шул чакны, чана түрендәге урыныннан кымшанып, аңар нидер дәште, кул болгады төсле.
Азат берни ишетмәде, ишетүдән узган иде. Бөтен ачуын алырга теләп, ялан кулларына эләккән ат алмалары белән карлы юлны төя-төя шыңшыды. Озак ятты шулай. Олыларның үзен аңларга теләмәвенә әрнеде малай күңеле.
Җылы кар өстендә тәгәрәп тынычлана төшкәч кенә аякларына басты. Кесәдән йон бияләйләрен тартып чыгарды. Шап-шоп сугып, карга буялган өстен какты. Бер як җиң очы белән җәлт кенә борынын сөртеп алды. Күз төпләрен уды...
Кодаларның атын чыгарырга дип киереп ачылган капка әле ябылмаган иде. Ишегалдында әле һаман кодаларны озаталар. Тальянга кушылып, әйттерепме-әйттерә туган-тумача. Өй ишегеннән, буран булып бөтерелгән җылыга төренеп, пар стакан һәм шешә тоткан Хуҗа абзый килеп чыкты. Изүләре ачык, күзләр малай өйләндерү шатлыгыннан кысыла төшкән, бәхеткә тулышкан авызы җыеп алалмаслык булып ерылган.
Стаканнарың путалы.
Уң кулыңа тот әле...
— дип җырлый-җырлый, кулындагы кырлы стаканнарны бер-бер артлы кунакларына сузды ул. Эре-эре калҗалар өелгән тум-тутырык тәлинкә тотып, аның артыннан Әминә апа йөри.
— Туй ике килми, кем, «юл аягы» артыннан бер кабып та ал инде... Менә шулай, менә шулай...
— Әй, Әминә апа, кыстап та куясың инде...
— Юк, юк, менә монысын, үзеңә карап торганын, симезрәген, дәүрәген тот әле...
— Әй, Әминә апа...
Кыстау һәм кысташу авазларын тагы Хуҗа абзыйның кәефле җыры күмеп китте:
Ал, күтәреп эчеп жибәр.
Кулыңа килгән стакан...
Гармунчы бию көйләрен аның саен җәһәтрәк тартып җибәрә. Аяклар торган саен ныграк баса. Ишегалды бәйрәм итә, дөнья чайкала. Башка сыеша алмаган бүрекләргә кадәр, биергә теләгәндәй, мәтәлчек атып сикереп төшә. Изүләрдән гайрәт, дәрт бөркелә. Аяк астындагы каты кар такмаклап шыгырдый. Ә Хуҗа абзый — бәхетле, Хуҗа абзый сыйлый:
Аракы арыш мае.
Тот әле. карышма әле...
Кунаклар да биегән җирдән җавап бирә:
Аракыны, виноны
Бик яратам мин аны...
Урам уртасында басып торган Азатта кемнең гаме булсын. Биючеләргә дәрт өстәп зур учларын бер-берсенә шап-шоп сугып торган әтисе дә күрмәде аны хәтта. Бердәнбер улына таба борылып та карамады. Ул арада Мәрьям түтекәй ишегалды тутырып «Баламишкин» көенә җырлап җибәрде. Аның яңгыравыклы калын тавышы берәүнекенә дә охшамаган.
...Менә, малай, мин сиңа әйтим,
Икесен бергә кушып эчсәң,
Ми-тыр я-рым си-и-кертә.
— И-их, әйттерә дә соң безнең Мәрьям түтекәй, — дип, кемдер җыр арасында мактап алырга да өлгерде үзен. Ә ул исә үзенең моңлы керәшен акценты белән тагы да дәртлерәк итеп җырлавында булды.
Кичен өйдә ирләрчә сөйләшү булып алды.
Әтисенең, малларны ашатып-эчертеп, ишегалдыннан керүе, мич каршындагы урындыкка килеп утыруы булды, уңаен көтеп кенә торган Азат шундук аның тезләренә менеп кунаклады.
— Мине дә өйләндер әле, әти!
Ата кеше ирексездән елмаеп җибәрде. Әмма үзен шундук кулга алды. Уйчан кыяфәткә кереп, колак артын кашып куйган булды.
— Ничек була инде бу, сүзең бик җитди икән бит...
— Әйе, — дип, әтисенә охшатырга тырышып, малай да үзенең колагына үрелде.
— Кемгә өйләнергә дисең инде?
— Алсуга, әти, Алсуга!
— Кайсы Алсу? Кем кызы соң ул?
— Исемнәрен белмим. Хуҗа абзыйларның өр-яңа кодасы инде... Миңлегали абый өйләнде бит, шуларның бәләкәй кызы инде...
— Ә-ә, шул буламыни инде Алсу... Соң, бик бәләкәй түгелме соң әле ул? Теге көнне капка келәсенә буе җитми азапланган кызны әйтәсеңме?
— Шул, шул, әти, — дип, уңайрак урын эзләгәндәй, янә бер тез өстеннән икенчесенә күчте Азат. Әтисенең дә Алсуны хәтерләп калуына күңеле булды аның.
— Бәләкәйрәк кыз икән шул.
— Һи-и, әти, үсә ул! — дип тынычландырырга ашыкты малай әтисен. — Туй көнне без Миңлегаяз белән тыңлап тордык, Хуҗа абзый менә болай җырлады: «Бәләкәй булсын, матур булсын — кочаклагач үсә ул», — диде. Ишегалдына ук ишетелде. Үзең дә шундаең бит.
Серләшүен ярым пышылдаудан башлаган Азат, инде дөньясын онытып, шар ярып сөйләргә тотынган иде. Авызы да ерылганнан-ерыла барды.
Әтисен ышандыра алуына аз гына да шиге калмаган иде инде. Шуңа, тез өстенә генә сыеша алмыйча, идәнгә үк сикереп төшеп, урындык әйләнәсендә боргалана башлады.
Әти кешегә мәзәк иде, билгеле. Шулай да ул сагая төште. Улын иңбашыннан үзенә кыса төшеп, сүзне читләтебрәк икенче очтан башлады.
— Сиңа ничә яшь соң әле. улым?
— Җиде. Көзгә мәктәпкә барам.
— Иртәрәк түгелме соң?
— Түгел! Өйләнергә беркайчан да иртә түгел!
— Кем әйтте?
— Үзем беләм. Җыру да ишеткәнем бар.
Әти кеше тагын бер тын уйга калып торды. Улын рәнҗетми генә аңлатырга иде аның теләге.
— Нәрсә, бик тә ошадымыни соң ул кыз? Кем дидең әле...
— Алсу.
— Алсу бит әле... Исеме матур икән.
— Исеме генә түгел, үзе дә, әти. Шундый матур ул... Чанада шундый оста шуа. Малайлардан да болайрак. Беренче көнне үк амбар тавының иң түбәсенә менде дә шуып төшеп китте. Без авызны ачып карап калдык. Ә ул көлә генә. «Таумыни бу, — ди,— моның ише тауны безнең авылда бар дип тә белмиләр»,— ди. Без ул тауның яртысыннан гына шуа торганыек.
— Башына ук менәргә курыкмадыңмы соң?
— Курка ди. Алсу сизсә... Ул болай да көләргә генә тора.
— Егет икәнсең.
— Егет булмасам, әйләнәм дип тә тормас идем. Егетләр гел өйләнә бит. Әнә, Миңлегали абый да егет иде, өйләнде.
Канат үскәндәй булды Азатка. Әтисен ышандырды ич, һәр сүзенә җавап тапты. Инде кайчан алырга барырлар икән Алсуны?.. Кайсы атларны җигеп барырлар икән... Дугага шөлдерләр дә тагарлармы...
— Һи-и, әти, — дип җанланып китте ул кинәт, — әле мин сиңа Алсуның шәле, бияләйләре турында сөйләмәдем. Аларны күрсәң, исең китәр. Каз бәбкәсе сыман йоп-йомшак һәм күпереп тора. Шәл дисәң дә шәл ул, әти, менә шундый-шундый йомшак инде, гел мамык кына...
— Шәлен дә тотып карадыңмыни?
— Юк! Тотына ди! Күзгә шулай йомшак күренә ул. — Малайның күзләрендә очкын кабынган иде, ул мавыгып сөйләвендә булды. — Аларның бә-ә-әк еракта, бә-ә-әк биек таулар ягында бер туганнары бар икән. Менә шул тауларда шундый дә-әү мөгезле кәҗәләр йөри икән... Шул кәҗәләрдә генә шундый йомшак мамык була икән... Шул туганнары кәҗә тотучылардан шундый кәҗә сатып алган. Шул кәҗәнең мамыгы бик күп була икән. Шуны Алсуларга да җибәрәләр икән.
Улы сөйләгәннәр әтисенә дә кызык булып китте.
— Менә ничек икән, — дип, — гаҗәпсенгәнен сиздереп алды ул.— Боларның барысын да сиңа Алсу сөйләдеме?
— Әйе, — дип, канәгать кенә борын тартып куйды малай, һәм белгәннәре әле шулар белән генә бетмәгәнлекне аңлатырга ашыгып, янә кабалана-кабалана сөйләп китте: — Алсуның Айсылу апасы бик оста бәйли белә икән. Алсуга каз бәбкәсе сыман бияләйләрне һәм йомшак шәлне Айсылу апасы бәйләгән... Беләсең килсә, әти, шул ерактагы туганнары Алсуларга да берәр кәҗә алып җибәрербез дип язганнар. Кәҗә аучыларын гына табу кыен икән. Ул аучылар тауларда, кәҗәләрдән болай, кача-поса йөри икән... Тотарга ярамый ди ул кәҗәләрне, закун бар, ди... Ә кәҗәләрне барыбер тоталар икән — анысына да үзенә күрә закун бар, ди...
— Кызык икән, — дип көрсенеп куйды ата.
Малайның кәефе яхшы иде, ул иркенләп сулыш алды. Бераз тын торгач яңадан әтисенә таба үрелде.
— Алсу әйтә, әти, сезнең авыл да матур икән, ди. Нурлы Алан дигән исеме генә ни тора. ди... Аны алырга, пар ат җигеп, бергә барырбыз, яме, әти... Авылларына кергәндә, дилбегәне миңа бирерсең...
Әти кеше улын бүлдермәде. Бәхәсләшмәде, каршы да төшмәде. Күзләре йомыла барган саен малайның хыял офыклары яктырганнан-яктыра барды. Тавышы акрынаеп тоныкланды һәм тәмам пышылдауга күчте. Такыр башын әтисенең култык астына яшергән Азат, татлы хыялларына чумып, изрәгән иде инде. Кымшанырга да уңайсызланып утырды әтисе. Түр бүлмә ишегендә әниләре күренде. Ата-ана бәхетле елмаешып, бер-берсенә күз кысты.
Малайны өй түрендәге йомшак урынга илтеп салдылар. Икәүләшеп аңа озак кына карап тордылар. Тәмле төшләр күрә иде күрәсең: Азат әледән-әле үзалдына елмаеп куя, тынгысызланып башын боргалап ала. Кыңгыраулы пар атларга утырып, урман аръягындагы Югары Сөн авылына, мамык шәлгә төренгән нәни кыз Алсуны алырга бара иде булса кирәк ул төшендә. Атлар пошкыруы яисә кыңгырау тавышлары уятмаса ярар иде үзен.
2
— Хуҗа абзыйның яшь килене cyгa төшеп бара, — дигән пышылдау уятты Азатны.
— Алай бик күрәсең килсә, урамга чыгып карарга иде, әнә, баланы уяттың, — дип җавап кайтарды әнисе. Әмма үзе дә камыр җәйгән җирдән, уклавын куярга да онытып, ире белән янәшә урам як тәрәзәгә барып капланды.
Азатның да суга төшеп барган Айсылу апасын күрәсе килә иде, ләкин кузгалмады. Юрган астында бик тә рәхәт, җылы иде шул. Тәмле йокыны качырасы килмәде. Баштан ук төренде дә стенага таба борылып күзләрен йомды. Ләкин йокы качкан булып чыкты. Малай сак кына сулыш алып өйдәге һәр аваз, һәр хәрәкәтне тыңлап ята башлады: кече яктагы мичкә якканнар икән, чарт-чорт иткән авазлар чыгарып коры утын янганы, ялкын дөрләгәне ишетелә. Әнисе дучмак пешерергә җыена ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде. Ә хәзер, әнә, тукмак белән бәрәңге изә башлады. Күпме генә шыпырт булырга тырышмасын, чуендагы кайнар бәрәңгенең тукмак тигән саен пош-пош иткән авазы әллә каян ишетелеп тора. Аннан соң йомырка сытып, шуны тугыларга кереште. Ул арада, кырынудан туктап күрәмсең, әтисе киенә башлаган иде.
— Кая барасың, чәй дә эчмәгән көенчә, — дип тынгысызланды әнисе.
— Кар яуган ич, син җитешкәнче капка алларын көрәп керим, дим.
— Җитешер идең әле.
— Баш та авыртып тора, мин озакка түгел.
— Авыртмый ни...
Ишекнең шыгырдап ачылганы, аннары шап итеп ябылганы ишетелде. Бераздан капка келәсе шалтырады. Әнисе кисәү агачы белән мич тарта башлады.
Беразга тынлык урнашып торды. Аны тонык кына булып урам яктан әтисенең кемгәдер дәшкән тавышы бүлдерде:
— Саумы, күрше... Су юлын өйрәнәсеңме?
Күрше дигәне кем булгандыр, җавап сүзләрен ишетмәде Азат. Шунда, кече як ишеге ачылып, сак кына атлап аннан әнисе керде, урам як тәрәзәгә үтте.
Тәрәзә янында байтак кына басып торды әнисе. Дәшми-нитми торды, ә үзе ни сәбәпледер тынычсызланды. Кече якка әйләнеп чыккач кына үзалдына сөйләнгәне ишетелде:
— ...Бу ирләрне... Кая ашыга икән дигән идем... Инде утыз биш яшькә җиткән югыйсә, һаман акыл керми... Каршысына чыгып басмаса канә...
Әтисе кар көрәргә керешкән иде инде. Урамда кемдер чаналы атта юыртып узды.
— И Алла, нигә йөзе килми соң моның ,— дип зарланып алды әнисе.
Азатка рәхәт. Үзе җылы юрган астында, шул ук вакытта барын да белеп, ишетеп ята. Алгы яктан әнисенең ягымлы тавышы ишетелгәч кенә күзләрен ачты малай, юкса, изрәп китә язган.
— Азат, улым, тор...
Юрган астындагы рәхәтлекне суза төшеп, тагы бераз киерелеп ятарга иде әле. Әнисе генә тынгылык бирмәс. Әнә, иркәләп, яратып кына уята торган иң ягымлы сүзләре ишетелә:
— Тор-тордан хәбәр килгән, тор, улым, тор, тор...
— Җарар, хәзер торам. Тагы әз генә ятыйм да...
— Ул нинди яту инде, үзең үсеп җиткәнсең. Әллә иптәш малайларың тауга таба төшеп тә бара инде...
— Кемнәр, Миңлегаязлармы? — дип идәнгә сикерде һәм урам як тә-рәзәгә үрелде Азат. Урамда дус-ишләрен күрмәгәч, тынычланып, киерелә-киерелә кече якка чыкты.
— Миңлегаяз бу вакытта торамыни...
— Капкалары шыгырдаганые, улым, шуңа әйтүем.
Әнисе һаман мич янында кайнаша. Өйгә дучмак исе таралган. Авыз суларын китереп тора. Җылы һәм рәхәт. Азат әнисе янына ук килде. Үз эше белән әвәрә килгән ана улының иркәләнәсе килеп йөрүен аңламады.
— Миңлегаяз йоклыйдыр әле... Яшь киленнәре суга төшеп бара, ә син тор дисең, — дип сөйләнде малай, кайнар дучмак исен киерелеп сулый- сулый.
Улының сүзләренә ана капылт кына борылып алды.
— Әле тагы яшь килен суга төшеп киттемени?..
— Безнең турдан үтеп барае, мамык шәлләрен уйнатып.
— Уйнатадыр, уйнатадыр... Атаңны да күрдеңме соң?
— Күренде. Кар көри.
— Көриме?
— Аргандыр, ял итә. Көрәккә таянып басып торадырые.
— Бер-бер кеше булмагандыр бит?..
— Әйттем бит инде, мамык шәлләрен уйнатып...
Әнисе, орышкандай, аны ашыктыра башлады:
— Бар инде, бар, торма. Бишмәтеңне ки дә тиз генә чыгып кер. Бер очтан атаңны да чакыр. Чәй өлгерде диген, тизрәк керсен. Әни әйтте диген...
Бер аягы ишегалдында, икенчесе өйдә булды Азатның. Кочагы белән суык ияртеп кереп тә җитте.
— Әә-әх, әни, суык. Кар шыгырдап тора. Чана шәп шуачак бүген.
— Атаң керәме дим?.. Бар тиз генә юын, хәзер чәй ясыйм.
— Әйттем.
— Сабынлап ю, жәлләмә сабынны... Әйттеңме димим бит, керәме, дим?
— Ярар, диде.
— Бит очыңны гына чылаттың бит, колак артларыңнан ук ю... Чәй өлгерде дип әйттеңме соң?
— Әйттем инде Хәзер керә.
Ул арада, алъяпкычтан көе генә болдырга чыгып, әнисе үзе дә чакыру хәбәре салып керде.
Җылы пар бөркеп, өстәлгә ак самавыр менеп утырды, олы бадьянга өелгән дучмак куелды. Азатның күңел күтәренке иде. Әтисе дә шаяртып кына торды үзе белән. Әле дәү салкын бармаклары белән аның куенына үрелеп кытыклаган булды, әле өстәл астыннан җиңел генә чеметеп күз кысты. Аннары, җитдиләнә төшеп, хатынына дәште:
— Яшь киленнең шәлен күрдеңме?
— Шәленә ни булган...
— Матурлыгын әйтәм. Узып киткәндә урамнарны балкыта шәле.
— Аның яшендә безнеке дә балкыгандыр...
(Дәвамы бар.)
Фото: hapok.ru