

Авыл йортларында кичке утлар
сүнгəн, тик йолдызлар гына, җе-
мелди-җемелди, тулган ай белəн
бергə күк йөзендə уйный. Яшьлəр
өчен иң күңелле вакыт җитте: сихри
төн караңгылыгында йөрəктəге
хислəрне, моң чишмəсеннəн аккан
су кебек, ачып салып була. Көн якты-
сында күзлəрен яшереп, эндəшергə
дə курыкканнар, кич җиткəч, батырая
төшəлəр. Егетлəр кыюлана, ə кызлар
йөзлəрен ача. Егетлəр, кызларны
күргəч, гармун төймəлəреннəн бар-
макларын ялт-йолт йөгертеп, кычкы-
рып җырлап җибəргəннəрен сизми
дə кала. Алар яңа гы на мəктəпне
тəмамлаган. Кайберлəренең шəһəр-
гə эшкə китеп, ялга кайтулары, ə
Мидхəт белəн Фəйрүзəнең үз кол-
хозларында беренче адым ясаган
чаклары. Икесе дə читтəн торып уку
курсларына керде. Тик əлегə Мидхəт
тракторны өйрəнə, ə Фəйрүзə сыер
саварга шомара. Куллар арый, йокы
туймый, тик кызый бер дə кыенлык-
лардан курыкмый. Апалары ара-
сында үскəнгəме, эшне сөя. Көтеп
алынган бер энесе дə бар аның.
Авылның беренче чибəр егете булып
үсеп килə. Əле мəктəпне тəмамларга
ике елы бар. Фəйрүзəнең аңа тальян
гармун алып бирəсе килə. Яраткан
энесе бит, бердəнбер генə, кадерле...
Шундый хыяллар белəн иртəн торып
эшкə китə һəм эш хакын түлəячəк
көнне зарыгып, ашыктыра-ашыктыра
көтə бирə.
Мидхəтнең хыяллары башка –
аның Фəйрүзəгə өйлəнəсе килə.
Əти-əнилəре – хəлле кешелəр,
туйны гөрлəтеп үткəрə алырдайлар,
тик Мидхəт горур. Үзе тапкан акча
белəн генə туй үткəрергə хыялла-
на. Туйның да ниндиен əле – бөтен
авылны сыйларлык булсын. Берен-
че сыйныфтан бер парта артында
утырып, мəктəпне бергə тəмамлаган
Фəйрүзəдəн башка яшəп булачак-
мы? Юк инде. Дуслары да Мидхəтне
– Фəйрүзəсез, Фəйрүзəне Мидхəтсез
күз алдына китерə алмый.
Кулга-кул тотынышып, Фəйрүзə
белəн Мидхəт дуслары яныннан кай-
тып киттелəр. Соңга кадəр йөрү юк,
сыер саварга торасы бар. Шуңа күрə
Фəйрүзəне битеннəн булса да əп
итеп, капкасыннан кертеп җибəрəсе
иде. Эштə дə күрешү элəкми, ич-
масам. Ферма кызлары Мидхəткə
төшке ашка сөт-ипи алып менə, ара-
ларында Фəйрүзə генə булмый. Ə
егет бит аны көтə. Тик аның янында
никтер гел, сагызак кебек, Сəкинə
урала. Апасы янына фермага килə
дə, ярдəм иткəн булып, Мидхəтне
сагалап тик йөри. Борын асты да
кипмəгəн, үзе егетлəр күзлəп йөргəн
була, дип уйлый Мидхəт, ачуы килеп.
...Хушлашканда Фəйрүзəнең ник-
тер күзеннəн яшь тамды. Мидхəт
сискəнеп китте:
– Ни булды сиңа, Фəйрүзə?
– Мидхəт, мин синең яныңа башка
чыга алмасмын инде. Мине күрше
авылы Фатыйх абыйның малаена
ярəшкəннəр, – димəсенме кыз!
Шулвакытта Мидхəтнең күз алла-
ры кинəт караңгыланып киткəндəй
булды. Бу хəбəрне ишетергə əзер
түгел иде ул.
– Ничек инде?
– Мин апаларда булган чакта,
сорап килгəннəр. Үзем өйдə булма-
гач, “əйе” дə, “юк” та димəгəннəр.
Тик барыбер Фатыйх абый – əтинең
яхшы дусты. “Ярəшелгəн инде син,
кызым”, – диделəр.
Мидхəтнең тамагына төер утырды.
Ул Фəйрүзəсеннəн башка килəчəген
күз алдына да китерə алмый. Акча да
туплыйсы бар, туйны да гөрлəтеп уз-
дырырга кирəк. Туплавын тупларсың,
тик кəлəшең булмаса, кемгə кирəк ул
туй?!
– Фəйрүзə, син минеке! Мин сине
беркемгə дə бирмим. Əйдə кача-
быз! – дигəнен сизми дə калды.
– Юк, Мидхəт. Минем əти – авылның
хөрмəтле кешесе. Мулла. Аның кызы
качып кияүгə чыгып киткəн дип ничек
күз алдыңа китерəсең? Юк! – дип
кырт кисте Фəйрүзə.
– Алайса, үзем килəм! Бүген үк.
Кич. Зыя абзый куып чыгармас əле.
Тик менə, ярəштем инде, дисə, ниш-
либез? – дип борчылды егет.
– Белмим, җаныем, белмим. Əти
сүзеннəн ничек чыгып була инде?
Ярый, хуш бул, кадерлем. Эт өрə
башлаганчы, мин кереп китим, – дип,
капканы əкрен генə ачып, Фəйрүзə
кереп тə югалды.
Мидхəт кенə, тирəн уйларына
чумып, капка яныннан тиз генə китə
алмый торды...
***
Икенче көнне Зыя абзый йортын-
да ыгы-зыгы купты. Фəйрүзə өйнең
бер башыннан икенчесенə йөгерде,
тавыгын тиз генə суеп, эшкəртеп, пе-
шереп тə өлгергəн иде. Гомумəн, аш-
суга кыз бик җитез. Хыялы пешекче
булу иде аның. Савучы булып эшлəп
йөрүе вакытлыча гына.
Зыя абзый кызындагы борчуны бик
тиз сизеп алды. “Ни булды, кызым?
Əллə кунак килəме?” – дип сорады.
Фəйрүзə ни əйтергə белмəде.
Шулчак капкадан кемдер керде.
Йорт ишеге ачылуга, кыз дерт
итеп сискəнеп куйды. Чиста-пөхтə
киенгəн, кулына чəчəк бəйлəме тот-
кан Мидхəт: “Исəнмесез!” – диде,
бөтен йөзе белəн балкып. Шулай да
йөзендə курку катыш борчу чалым-
нары сизелə.
Зыя абзый түр яктан ишеккə таба
төбəлеп:
– Бəрəч, Мидхəт, балакай, син-
мени? Уз əйдə, уз. Мактап йөрисең,
табынга утырмакчы идек. Фəйрүзə,
чакыр безнекелəрне. Эштəн кайта-
лар да бакчага чыгалар. Кертеп бул-
мый шуларны! – дип, тышка чыгып
чакырмакчы иде, тик егет аны тукта-
тып калды:
– Бигрəк əйбəт икəн, алайса безнең
сөйлəшүгə беркем дə комачаула-
мас, – диде.
Хуҗа аңа сəерсенеп карап куйды,
һəм кинəт бу егеткə ни кирəклеген
аңлап алып, кызына караш ташлады.
Фəйрүзə, җирнең бер тишеге булса,
шунда төшеп китергə əзер иде.
Алтмышын тутырып яткан абзый
Мидхəтне түргə чакырды:
– Я, улым, алайса əйт йомышың-
ны, – дип, карашын аңа төбəде.
Егет, каушап, үз-үзенə урын таба
алмыйча: “Мин соңрак керермен,
вакытыгыз кысыктыр”, – дип, кинəт
чыгып китмəкче булды.
– Юк, без игътибар белəн
тыңлыйбыз, ни булды? – диде əти
кеше.
– Мин... мин... Мин Фəйрүзəнең
кулын сорарга килгəн идем, ярар,
соңрак керермен, – дип, утырган
җиреннəн яңадан торып басты.
– Бəрəч, Мидхəт, нəрсə дидең
син? Əллə кыз сорарга килдеңме?
Мин аның килəчəге турында инде
сөйлəшеп куйдым, нишлəмəк кирəк?
Егет, кыюланып, куркуын читкə
атып:
– Биргəн сүзегезне кире алып бул-
мыймы соң? – дип куйды.
– Сүз, алырлык булса, бирелми
ул! – дип кырт кисте гаилə башлыгы.
Шулчак почмакта утырган Фəй-
рүзəне күреп, йөрəге кысып-кысып
куйды. Йөзеннəн шатлык чалымна-
ры югалган, керфегеннəн бер-ике
тамчы яше менə тамам, менə тамам,
дип тора.
Зыя абзый, кияү буласы кешегə бо-
рылып:
– Син Фəйрүзəмне сөясең, димəк?
Чын-чынлап яратасыңмы? – дип,
күзенə туп-туры карады.
Егет, ике дə уйламый:
– Əйе! – дип җаваплады.
– Кызымны бəхетле итəр өчен ты-
рышлык салырсыңмы, хөрмəт итеп
яшəячəксеңме? – дип сорады ата.
– Əлбəттə, Зыя абзый, əлбəттə! –
диде сөенече йөзенə керə башлаган
егет.
– Алайса мин Фатыйх белəн яңадан
сөйлəшермен. Хəлне аңлатырмын.
Бар нəрсəне дə аңлатып була,
төзəтеп була. Күңелдəге яралар гына
төзəлми, балалар. Яралардан читтə
торыгыз, бер-берегезне беркайчан
да рəнҗетмəгез! – дип, егет кешене
аркасыннан сөйде...
Бер айдан соң тыйнак кына никах
уздырдылар. Яшьлəр башта аерым
йорт алып яшəде, соңыннан, үзлəре
йорт салырга булгач, əти-əнилəренə
кайтып торырга карар итте. Мидхəт
ягы көчле, хəлле булса да, күп ба-
лалы, ишле гаилə. Энелəре дə
өйлəнмəгəн. Ə Фəйрүзəнең йортта
бер энесе һəм читтəн торып укыган
сеңлесе генə. Өстəвенə, менə-менə
бəби туарга тора. Беренче балага
картəни ярдəме дə кирəк булыр, дип
уйладылар.
...Язгы тамчылар тама башлаган
чакта, мулла йортында сөенечле
вакыйга булды: алты малай онык-
тан соң беренче кызчык туды.
Мидхəтнең шатлыгыннан башы
күккə тиде инде. Беренче сыйныф-
тан ук гашыйк булган Фəйрүзəсенə
мəхəббəте мəңгелек хискə əйлəнде.
Хəзер аларның дəвамчылары – кур-
чак шикелле кызлары бар. Фəйрүзə,
əнисенең телəгенə колак салып, аңа
“Миңсылу” исемен бирергə булды.
Бəхетле гаилə көннəн-көн ныгыды.
Берничə елдан колхоздан җир алып,
йорт сала башладылар. Фəйрүзə
пешекче курсларын тəмамлап, шə-
һəргə эшкə чыкты. Сменалы эш
булганга күрə, тиз генə күнегеп
китеп булмады. Бик нык арыта икəн,
соңгы вакытта күңеле дə болганып
ала. Тик серен беркемгə дə чишми.
Тизрəк аерым йорт-җиргə чыгу ту-
рында хыяллана ул. Кызлар оядан
очып китəргə тиеш, шуңа да күңеле
кителеп-кителеп торганлыктан, əт-
кəсенең күзенə күренергə дə ояла.
Əнкəсе əлегə сизми шикелле...
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында.
Дүртөйле шəһəрендə туганмын. Кечкенə чактан ук туган телем-
не яратып үстем. Төбəкара олимпиадада татар əдəбиятыннан беренче урын
алган идем. 2012 елда Казан дəүлəт университетының ике кызыл дипломына
ия булдым: “Татар филологиясе һəм тарихы”, “Психология” факультетларын
тəмамладым. Амур өлкəсендə хəрби частьта психолог булып эшлəдем. Пси-
хология өлкəсендə ун ел стажга иямен. Туган якка 2020 елда кайттым. Əлеге
көндə Дүртөйле районы хакимиятенең мəгълүмат-аналитика бүлегендə социаль
челтəрлəр өчен җаваплы белгеч булып эшлим.