Чәчмә әсәр
12 ноябрь 2025, 04:35

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (3)

Элек мунчада юыну тыелган. Сөйлəүлəренчə, геологлар кемнəрнедер мунчада юынырга чакырган. Икенче көнне күплəп терлек үлə башлаган. Тыюны боздылар, – дигəннəр. Бəлки, туры килү генə булгандыр.Төньяк кешелəренə, юынмасалар, кышкы салкынны кичерү җиңелрəк. Тиредəн бүленеп чыккан май катламы саклый. Кайчандыр кышын кемнəрдер, кыстауга килеп, мунча кергəннəр. Үпкə ялкынсынуы белəн авырып үлгəннəр.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (3)Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (3)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (3)

(Дәвамы.)

– Неко! – дип кычкырды рəис урынбасары. – Мин сиңа
кунак алып килдем.
– Əллə бу сез инде?! – диде, шатланып, Обьны бергə
йөзеп чыккан кыз.
Аңа инде минем тундрада нəрсə белəн шө-
гыльлəнəчəгем турында хəбəр иткəннəр булып чыкты.
Көндезге сəгать 12дə бездəн ерак түгел канатла-
рын җəеп торган “Ми-8” вертолетына утырдык. Минем
аңлавымча, Салехардтан вертолетлар Ямалга бездə
торак пунктлар арасында маршрут автобуслары йөргəн
кебек оча икəн.


Мүк исе
Юлда вертолет сазлык өстендə такталардан ясалган
мəйданчыкка төште.
– Яр-Сале шəһəрчеге, – диде Неко.
Без һава суларга чыктык.
– Мүк һəм йод исе бик көчле икəн монда, – дидем.
– Шəһəрчек Ямал ярымутравының читендə, Обь кул-
тыгында урнашкан, – дип, минем мəгълүматларны тулы-
ландыра башлады Неко. – Монда тирə-якта сазлык лы
елга ермаклары. Əлегə аларны күрмəссең – ташу ва-
кыты бит, су астындалар. Алардан йод ислəре белəн
аралашкан гипна һəм сфанга мүклəренең ислəре килə.
Яр-Саледан соң – Мыс Каменный, безнеңчə, Таш
Борын поселогына төштек. Алар барысы да Обь
култыгының ярында диярлек утыра.


Өйрəтелгəн мəче йөри шунда
Монда Обь елгасы Төньяк Боз океанының Карск
диңгезенə коя.


“Яшел имəн – диңгез култыгында
Алтын чылбыр аңа бəйлəнгəн,
Өйрəтелгəн мəче йөри шунда
Чылбырында көн-төн əйлəнə...”


Бу юлларны без балачактан ук Александр Пушкин-
ның “Руслан һəм Людмила” əкият-поэмасы буенча
белəбез. Шигырьне урысчадан татар шагыйрьлəреннəн
кемдер тəрҗемə иткəн. Кызганычка каршы, авторын
белə алмадым.
Моның ни дəрəҗəдə дөрес икəнен белмим, лəкин
Ямалга киткəнче үк, мин бу диңгез култыгы турын-
да: “Лукоморье – борынгы Голландия карталарында
күрсəтелгəн реаль урын”, – дип укыдым. Бу тылсымлы
сүз белəн анда Обь култыгын билгелилəр. Өч карта
табылган булып чыкты. Аларны чыганактан сүзмə-сүз
атыйм: картограф Герард Меркаторның 1594 елгы кар-
тасы, голландияле Ян Блауның 1657 елгы атласы һəм
шулай ук Голланд картографы Фредерик де Вит тара-
фыннан 1760 елда төзелгəн карта. Барлык карталарда
да Лукоморье исеме белəн бер үк урын – Обь елгасы
дельтасы билгелəнгəн.
Бу хакта ненец кызы Некога сөйлəдем. Ул моны белə
икəн. Мəктəптə география дəресендə өйрəнгəннəр.


Ай күренде томан эченнəн
Мыс Каменный поселогыннан тундра эченə очтык.
Очып барган арада безнең вертолетны томан каплады.
– Сезнең гаилə чумнарын ул хəзер ничек табар? – дип
сорадым мин Некодан.
– Безнең пилотлар – югары квалификацияле
белгечлəр, – дип җавап бирде кыз. – Алай гына да
түгел, вертолетлар навигация приборлары белəн
җиһазландырылган.
Тəҗрибəле пилотлар, күрəсең, торакның кайда ур-
нашканлыгын яхшы белə иде. Вертолет утырган җирдə
бары тик чум шəүлəлəре, ниндидер зур булмаган əйбер
өемнəре, шулай ук болан көтүлəре генə күренə.
Вертолеттан төшкəндə Некога кулымны суздым.
Йөгереп ак күкрəкле, йонлач кара эт килде, күрəсең,
болан куа торган лайка.
– Джек! – дип кычкырды кыз, һəм эт, аны танып, аның
аяк астына ташланып, аякларыннан кочаклап алды.
Кайдандыр томан эченнəн бер яшь ненец килеп
чыкты. Минем кызның уң кулыннан тотканымны күргəч,
йөзенə ачу шəүлəсе кунды. Бəлки, бу миңа гына шулай
тоелгандыр.
Неко сөенеп китте, кулларын чəбəклəде һəм урысча
кычкырды:
– Вышел месяц из тумана!
Бу сүзлəр миңа: “Вышел ненец из тумана!” – булып
ишетелде.
Студент чакта фольклор экспедициясендə Юлдаш
дигəн керəшен авылында мин малайлардан һəркемгə
мəгълүм, урыс теленнəн тəрҗемə ителгəн, качыш-
лы уены уйнаганда такмаклый торган санамыш язып
алган идем: “Немец чыкты томан эченнəн, кесəсеннəн
пычак чыгарды, кисəчəкмен, кыйнаячакмын, барыбер
син калачаксың” (Урысча варианты: “Вышел месяц из
тумана, вынул ножик из кармана, буду резать, буду
бить, все-равно тебе водить”). Лəкин алар ай урынына
немец, диделəр.
– Ни өчен немец, бəлки, айдыр? – дип соравыма:
– Ай пычак тотып йөрми, ə немецлар, артларына
тибеп чыгарганчы, безнең җирдə йөргəннəр! – дип
җавап бирде малайлар.
Миңа “немец”ны “ненец”ка əйлəндергəн өчен уңайсыз
булып китте, мин бит аларга кунакка очып килдем.
– Бу – Хадко! – диде Неко. Күрше ырудан. Аларның
ирлəре күп. Бездə азрак. Ул минем əтигə булыша.
Шул арада томан эченнəн тагын бер ненец килеп
чыкты да вертолет кабинасы янына килде. Аннары
очучы күренде:
– Утлы су алып килдеңме?
– Алып килдем.
Ул ненецка бер ярты спирт чыгарып бирде. Күзəтеп
торам. Ненец нартага җигелгəн болан янына килде.
Шешəне ачып, тирəн итеп тын алды да, спирт уртла-
ды. Кесəсеннəн үткен пəке чыгарып, боланның сырт
тиресен тар гына кисеп, канын чыгарды. Болан, черки
тешлəгəндəге кебек, дертлəп кенə куйды. Ненец шул
канны иреннəре белəн суырып алды.
Соңыннан белдем, бу Неконың əтисенең энесе Ябцо
икəн. Һөнəрем буенча кызыксынып, төбенə тоз койдым:
мондый исем гаилəдəге иң кече ир балага кушыла.
Ябцо, миңа карап:
– Безнең кабилəгə утлы су кертү юк! Миннəн башка.
Вакыт-вакыт аны мин генə уртлап алам. Сəбəбен үзем
дə белмим. Бер кабып караган идем, шуннан бирле,
сирəк-мирəк булса да, тəмлəп карыйсым килеп тик
тора. Шаманнарда була утлы су. Алар аны үзлəре эчəр
өчен алмый. Кемнедер дəвалау вакытында гына кулла-
налар. Аракыга чаклы без көчле сугышчылар булган-
быз. Сугышканда дошманга якын килеп, еракка, алар
эченə, ягъни тылына сикереп кереп, җиңгəнбез. Ненец-
лар өчен Ямал – изге җир, кодрəтле рухларның яшəү
урыны. Анда исерткечкə урын булырга тиеш түгел. Рух-
лар ачулана. Чөнки эчкəн кеше ни эшлəгəнен белми,
кабилəнең көчен исраф итə.
Һəркемнең үз мохите, дип уйладым. Ненецлар ха-
кында “шəһəрдə – күренексез булсалар да, тундрада
дəһшəтле аучы, оста көтүче”лəр дигəнне ишеткəнем бар иде.
Хадко сөйлəшмəде диярлек, ненецча бер-ике сүз
əйтте дə, кашларын җыерды. Ул Неконы ярата һəм аны
үзенең кəлəше итеп күрə, дип уйладым. Кыз чум эчендə
юкка чыкты һəм, тиз генə ненец киемен киенеп, килеп
тə чыкты...


Утлы су турында
...Алга китеп, əйтеп куйыйм. Томан эчендəге
əсирлектəн башта Неко котылды. Соңыннан бик күп
уңай да, тискəре дə кичерешлəрдəн соң – мин. Бу хакта
сүз алдарак булыр. Чыккач, Неконың температурасы
күтəрелгəнен белдем. Үз мохитеннəн читтə, ягъни ин-
тернатта яшəү кызга тəэсир итми калмаган. Куе томан-
да үтəдəн-үтə чыланудан һəм стресстан, дип уйладым.
Томан эчендəге əсирлектəн чыккач, Неко яшəгəн чум
янында боланга җигелгəн җиңел нарта, аның янында
бер ненецны күрдем. Ул күрше болан көтүчелəрнең
төркеменнəн килгəн иде. Бу шаман иде. Чумнан
Неконың əтисе чыгып, минем алда булгангамы, аңа
урысча эндəште. Мин татарча язам инде:
– Вакытында килдең! Əллə белеп йөрисең инде?
Шаман нəрсəдер булганын шундук аңлап алды
– Неко чирлəдеме? – дип сорады шаман, шулай ук
урысча.
– Əйе.
Шаман аңлап торгандыр инде – интернаттан кайткан
кызның авырып китү ихтималы зуррак.
Белеп килгəнме, йомыш белəн я үтеп барышлый оч-
раклы рəвештə генəме, анысын белмим. Нартасыннан
кечкенə барабан сыман əйбер алып, чумга кереп китте.
Озакламый чум торбасыннан төтен күтəрелде. Бара-
банга суккан тавышлар ишетелде.
Күпмедер вакыт үткəч, шаман чумнан килеп чыкты да:
– Үзем белəн утлы су алу башыма килмəгəн, синдə
юкмы? – диде, миңа карап.
– Юк шул, аның белəн дус түгелмен. Ябцога алып
килгəннəр иде. Эчеп бетермəгəн булса.
– Ябцо! – дип кычкырды шаман.
Тал куагы артында ботаклардан нəрсəдер үреп бу-
лашкан Ябцо килеп чыкты. Алар үзара ни турындадыр
сөйлəште Ябцо бер нартадагы əйберлəр арасыннан
утлы су тутырылган шешəне китереп чыгарды. Яртысы
да эчелеп бетмəгəн иде. Шаман шешəне Неко яшəгəн
чумга алып кереп китте. Ул кызга спирт йоттырган һəм
хатын-кызларга спирт белəн аның аркасын ышкыр-
га кушкан. Шунда мин үземнең сумкамда, кирəге чыга
калса дип салган горчичниклар барлыгын хəтеремə
төшердем. Дарулар да бар иде. Шуларны, ничек итеп
кулланырга икəнлеген əйтеп, хəер, үзлəре дə белгəндер
инде, Неконы дəвалаган хатын-кызларга бирдем...


Чумда
Салехардтан очып килеп, вертолеттан төшкəч,
ненец киемнəре киеп чыккан Неко бер ир янына килеп
нəрсəдер сөйлəде. Минем хакта, дип уйладым. Ул аның
əтисе булып чыкты. Шуннан хуҗалар мине төп чумга
чакырды. Дөресрəге, Неконың əтисе Ёнко исемле ир
телəде.
Нарталар яныннан үттек. Аларның берсендə нинди-
дер агач калаклар, кылыч сыман əйберлəр ята иде.
– Нəрсəлəр болар? – дип сорауга Ёнко:
– Янгычалар, – диде. – Кыш көне кулланалар.
Беренчелəре нартадан кар бəреп төшерү, кар казу,
икенчелəре киемнəн, аяк киеменнəн, чумнан кар себерү
өчен.
Колгада эленеп торган кулъюгычта кулларны чайкадык.
– Җəйлəрен елгада яисə күлдə юынабыз, – диде
Ёнко. – Борын кышларын юынмаганнар. Хəзер безгə
күчмə мунчалар бирə башладылар. Ныклап лəүкəдə
чабынмасак та, əкренлəп өйрəнеп килəбез инде.
Элек мунчада юыну тыелган. Сөйлəүлəренчə, гео-
логлар кемнəрнедер мунчада юынырга чакырган.
Икенче көнне күплəп терлек үлə башлаган. Тыюны бозды-
лар, – дигəннəр. Бəлки, туры килү генə булгандыр.
Төньяк кешелəренə, юынмасалар, кышкы салкынны
кичерү җиңелрəк. Тиредəн бүленеп чыккан май катла-
мы саклый. Кайчандыр кышын кемнəрдер, кыстауга
килеп, мунча кергəннəр. Үпкə ялкынсынуы белəн авы-
рып үлгəннəр.
– Тышта адашып туңган кешелəр бармы?
– Ненецлар бик өшеми инде ул. Алай-болай була
калса, нык өшегəн кешене чыбылдыкка алып кереп,
хатын-кыз җылыта. Күп еллар элек бер геологны шулай
коткарган идек. Бу бездə борынгы заманнардан ук
килгəн изге гамəл.
Белүемчə, Ямалда кешелəр борынгы заманнардан
бирле чумнарда яши. Чум ненецларча – мя. Монда
килеп, шуңа инандым: ул монда тормышның үзəге һəм
тулы бер дөнья буларак кабул ителə.
Чумны тотып торган бер колгада кəрəчин лампасы
эленеп тора. Шул тирəдə – тимер мич, эчендə тал-
гын гына ялкын теллəре уйный. Җəй булганга, кызу
якмыйлар. Мич өстендə – казан, чəйнек. Тора-бара
бу халыкның тормышын өйрəндем. Ягулык буларак
җəйлəрен чыбык-чабык хезмəт итə. Чумны җылыту
өчен диңгез ярга чыгарган йомычкаларны да җыялар.
Аларны ташу вакытында күплəп Обь елгасы алып килə.
Кышка көтүлəрне көньяккарак, урман-тундра һəм
урман ягына куалар. Ярымутраудан чыгып, анда килгəч,
инде иркенлəп агач ягарга була. Җир астында күпме
газ булып, урындагы халык аны куллана алмый. Хəзер
инде бу ягулык Русияне генə түгел, башка иллəрне дə
җылыта. Җəйлəрен боланнарны төньякка, Боз океаны-
на таба куалар. Монда иркен дə, черкилəр дə азрак.
Мич артында – түшəмгə олгашкан төп колга. Аның
янындагы урын иң изге исəплəнə икəн. Артында тəбəшəк
кенə өстəл. Анда матур ашъяулык җəелгəн. Еля исемле
хуҗабикə, Неконың əнисе була инде, чыгарыла торган
биш-алты тартмасы булган тумбочканы якынрак тартып
китерде. Шуннан савыт-саба алды. Ашарга салды. Бер-
нинди чи ит тə, чи балык та күрмəдем. Болан итеннəн
пешерелгəн токмачлы аш иде.

(Дәвамы бар.)

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (3)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас