Чәчмә әсәр
11 Ноября 2025, 15:25

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Тормышчан бетем. Хикәя

Берәү үлми, икенче көн күрми.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Тормышчан бетем. ХикәяТәлгат ГАЛИУЛЛИН. Тормышчан бетем. Хикәя
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Тормышчан бетем. Хикәя

Хикәя сырлау кеби керемсез шөгыльгә алынган кемсә, мөхтәрәм гәзитнең бүлек мөдирен, күгәрчен аулаган җирән мыеклы мәчедәй, күптәннән сагалап йөри иде. Мая килми дә килми. Эшенә шалтыратса, тегесе тәкәббер генә: «Это – не телефонный разговор», – дип җибәрә, озынча тар бүлмәсенә килеп керсә, кичектергесез хөкүмәт эше белән мәшгуль яисә чит мәмләкәтләр белән мөнәсәбәтләр өчен җаваплы кешедәй кыйланып, телефонга ябыша, берсе трубканы алмаса, башкасын җыя, һич югында, күрсәткеч бармагының сөяге белән сәгатенә суккалап: «Баш мөхәррир срочно керергә кушкан иде, гафу ит, малай, сөзсә, мүкләк сыер кебек ул безнең хуҗа, аңардан тиз генә ычкынып булмас, кыскасы, көтеп торма», – дип кисәтеп, озакка чыгып тая. Әлбәттә, ул маңгаена «М» хәрефе кадакланган бүлмәдән ары китми. Кыскасы, елдырым вә фәһемле адәм бүлек мөдире, шома балык төсле, кулдан шуып чыга.

Ниһаять… Җәтмәгә эләкте бугай. Бәхет, энҗе тешләрен ялтыратып, хикәяченең каршысына килеп басты. Кирәкле кишер яфрагы өйләдән соң, чекистлар йорты каршындагы бакчаның тымызык бер почмагында хозурланып, аш сеңдереп утыра иде.

Каләм тибрәтүченең үткен күзенә ул нәкъ менә шунда тап булды. Мөдирне башкалар белән бутау мөмкин түгел иде. Ак озын муенны гыйнвар карыдай ап-ак күлмәк дәвам итә. Чем кара чәчле кечкенә башы, каймакка төшкән чебен кебек, ерактан күренеп тора.

Колга буйлы яшь хикәяче, ахырзаман Газазилы кебек, аның каршысына көтмәгәндә, уйламаганда килеп басты.

Бүлек мөдиренең кәеф-сихәтләре әгъла булуы түгәрәк йөзенә, почык борынына, хәтта кыска керфекләренә хәтле бәреп чыккан. Сез белмәгән сәбәбе бар иде шул. Гәзитнең кичәге саны өчен дус-иштән һәм түрәләрдән бер кочак мәдхия-мактау җыеп алган көне иде. Балалар уенчыгы фабрикасында эшләүчеләрнең шигырьләр бәйләме дә, тезмә әсәрләргә артык җылы мөнәсәбәттә булмаган, дөресе, аларны аңламаган мөхәррирнең тән күзәнәкләренә мәтрүшкәле себеркедәй хуш килгән. Үтереп мактады.

Мәгълүм еллар да кабул ителгәнчә, төшке аш астына, уртасына һәм тәмамына салып калдырган затлы хәмер, алтын балдакны бизәгән фирәзәдәй, яшәүгә мәхәббәтне бермә-бер арттырып җибәрә. Мәгәр аның кем беләндер, бигрәк тә чиле-пешле әдәби әсәр турында фикер куертып утырырга һич кенә дә теләге юк иде. Җиһан шундый олы, ямьле, гөнаһсыз, синеке генә.

Адәм баласының олы тирәлек кырында берүзе калып, үзен ирекле шәхес итеп тоеп, илһамланып утыру теләген дә гаепкә санап булмый. Кемнеңдер мазасызлавын теләмәгән мизгелләр була.

Хикәяченең чандыр сыйраклары коңгырт күзләренә чалынгач, бөтен тәне буйлап салкынча дулкын узды, «бу кычыткан чыпчыгыннан тиз генә котылып булмастыр», дигән тәмсез уй миен авырттырып игәүләп алды, кәгазь әрәм итүченең өч ай өстәл тартмасында яткан хикәясе келт итеп исенә төште.

Әсәрен җентекләп укыган кешедәй кыйланып, мөдир үзен кулга алды, эчендә котырынган давылны ихтыяр көче белән бастырыклап, йөзенә елмаюга охшаш җыерчыклар чыгарып, кул биреп исәнләште. Ни әйтсәң дә, заманында дусханә, кунак-кунак уйнап яшәгән, гаиләләр белән аралашкан кешеләр. Араларына көзге кырау берсе бүлек мөдире итеп билгеләнгәч кенә төште. Коммунистлар хакимиятеннән соң, буйлы кешеләрне үстерү уены үтте. Язучы булу хыялы белән тилереп йөргән иптәш һаман да гади мәктәп укытучысы булып кала бирде.

Хәл-әхвәлләрне белешкәч, хикәяче вәсвәсен куертып җибәрде.

– Мин сездә яткан хикәям турында фикер алышмакчы идем. Таныша алдыгызмы?

– Әйе, бик бөртекләп укыдым.

Каләм иясе бүлек мөхәрриренең чәнечке күзләренә моңсу һәм бирелгән караш белән текәлде.

– Соң? Ниндирәк тәэсир калды?

– Кызганыч, әмма аны укучыга тәкъдим итә алмыйм. Ленин бабай бу очракта «паки, паки» дигәнме әле.

– Ни өчен? – дигән сорау хикәяче авызыннан шампан бөкеседәй атылып чыкты.

Җаваплы инсан йөзенә хәсрәт төсмере чыгарып, башын чайкады.

– Хикәя ифрат йомшак. Күптәнге танышлар булмасак (дуслар дип әйтүдән вакытында тыелып калуына эчтән сөенеп), катырак та әйтер идем.

Мөдир урта бармагы белән алтын нигезле күзлеген төзәтеп куйды, ашыкмыйча гына кесәсеннән затлы пачкалы «әфисәр бармагын» чыгарды. Бу бәндәгә тәкъдим итәргәме, юкмы дип икеләнеп алганнан соң, абруен төшермәслек алым тапты. Хәтәр килеп чыкты.

– Төтенләргә теләгең булса, тартынып торма, үрел!

Тегесе, әдәплелек үрнәге күрсәтеп, рәхмәт-рәхмәт дигәнрәк мәгънәдә башын чайкады.

Тәмәкесен кабызып, авызын чалышайтып, төтен алкаларын мәңгелеккә озаткач, хуҗа сүзен дәвам иттерде.

– Дөресен әйтим, дускай, хикәяңнең вакыйга канвасы, сюжет җебе ярыйсы гына. Хәтерем ялгышмаса, ә ул минем сирәк хаталана, бер җитәкченең хатыны өйләренә ремонт ясаган гади эшчегә үлепләр гашыйк була һәм нәтиҗәдә ирен, йортын ташлап, теге иргә ияреп Себергәме, Урта Азиягәме чыгып китә. Тел чатаклыклары, калькалар тулып ятып, ягъни санаигы нәфислек ягы аксаса да, аларын сипләргә ярдәм итәр идек, бу хәтлесе әле ышандыра, һәрхәлдә килешергә, кабул итәргә мөмкин. Хатын-кыздан барысын да көтәргә була. Аларның башы белән еш кына чәч идарә итә, дигәннәр борынгылар.

 Ә хикәянең изюминкасы соңгы өлешендә була, дип өстәгәннәр классиклар. Син, дускай, әсәреңнең бетемен таба алмагансың. Ничек әле анда? Җаваплы иптәшкә хатынының ташлап китүе турында хәбәр иткәч, ул урыннан сикереп торып, төкерекләрен чәчә-чәчә: «Булмас! Ялган сөйлисең! Без бер-беребезне өзелеп яратабыз», – дип «сөенеч» иңдерүченең якасына ябышасы, сугып җибәрәсе урынга, кинәт тынып кала, язмышына буйсына. Җитмәсә, ачу китергеч рәвештә: «Кайчан, нинди поезд белән китәләр, хет озатып калыр идем», – дип өсти, бөтен ир-ат нәселен рисвай итеп.

Сазлык суырып алган кешене хәтерләтеп, гәүдәсе күз алдында кечерәя барган хикәячегә орынтын-яшертен генә күз ташлый да, бүлек мөдире тәнкыйть кәлимәсен ялгап алып китә.

– Биредә синең ифрат ярлы гөманлы күрәзәче икәнлегең, тормышны начар белүең, кеше психологиясен аңламавың астан бәреп тора. Хәят ул без уйлаганнан күпкә катлаулырак, дустым. Мәхәббәтнең илаһи көчен, ләззәтен, тәмен ачып җиткерә алмавыңны да гафу иттек, ди.

Хикәяче тәфсилле тискәре бәя белән килешкәндәй итеп, төксез ияген астан өскә селкеткәләде дә, сорап куйды:

– Бу очракта ир үзен ничек тотарга тиеш дип уйлыйсыз? Минемчә…

Бүлек мөдире укытучыга сүзен дәвам итәргә бирмичә, «минемчә» сүзен авызыннан тартып алып, өстәмә басым белән көчәйтте дә, дәвам итте:

– Минемчә, мәсхәрәләнгән ир күтәрелеп бәрелергә, өстәлдәге һәммә нәрсәне пыран-заран китереп, ватып-җимереп ташларга тиеш иде. Ә ул нәҗес хәбәр алып килгән адәмгә тинтәк сораулар бирә.

Бүлек мөдире ачулы үпкә сүзләрен бөтешеп калган каурыйчының өстенә шактый яудырды, ягъни туйганчы дөмбәсләде. Сүзләрен дәлилләп, исбатлап торуны кирәк тапмады. Көчленеке – замана.

Низаг, буза куптарып торуның файда китермәсен чамалады хыялый язучы. «Дустының» холкын ул яхшы белә: бер кәҗәләнсә, бетте, аның үҗәтлеген җиңәр көч табылмас. Өстән кушылмаса.

Бичарадан ни чара дигәндәй, морадына ирешү хыялы хикәячене бик үк чиста булмаган, хәтта коткылы адымга этәрде.

Чиратын, түземлелек үрнәге күрсәтеп көтеп алып, капылт әйтеп салды:

– Әлеге бетемнең тормышчан нигезле булуын исбат итәргә тырышырмын. Дөресен әйткәндә, мин хикәям турында юл уңаенда гына сүз каттым. Аны «Идел» журналы сорап алды. Тиздән чыгарга тиеш. Мин сезгә бик үк күңелле булмаган хәбәр алып килдем. Әйтмичә калдыра алмыйм.

Мөдир әлеге кинаягә игътибар итмәгән төсле кыйланса да, тантаналы, җиңүчән, сугышчан рухының җылыга эләккән боздай шиңә баруын сиземләве кыен түгел иде. Билгесез шом – адәм баласының ихтыярын сындыручы иң явыз көч.

– Моннан бер ике сәгать элек, – дип дәвам итте хикәяче, йөзенә, тавышына кайгы илә үкенеч төсмере бирергә тырышып, – сезне эзләп өегезгә кагылган идем. Бик әкәмәт, сәер манзарага тап булдым. Үземә дә кыен булып китте. Ник кергәнемә, ник бу фани дөньяга килгәнемә үкендем. Хәләл җефетегез чемоданнарына кием-салымнарын, чүпрәк-чапракларын тутырып ята. Ашыга-ашыга… «Кая шулай җыенасыз, Зөләйха, әллә ял йортына китәсезме бергәләп?» – дигән сөалемә төгәл һәм көтелмәгән җавап алдым. «Иремне ташлап китәм. Бөтенләйгә! Туйдым шул мөнафыйкъ, икейөзле, йомагай бәндәдән…» – дип тезеп китмәсенме ямьсез сүзләрне. «Әткәйләр янына, Уфага китәм. Улыбызны калдырмыйм, үзем белән алам», – дип тәмамлады сүзен Зөләйхаң…

Бүлек мөдиренең ак йөзе яшен җиргә коярга әзер болыттай каралды, озын муены кырмызы төскә манчылды. Эчендә утырган шайтан суы да, ярдәм итәсе урынга, киресенчә, хисләрен куертып җибәрде. Соңгы вакытта хатынының үзеннән канәгать булмавын сизенеп яшәсә дә, мәсьәлә шулай ук җитдиләнеп китәр, дип башына да алмаган иде. Бәла-каза аяк астында йөри, диләр шул. Хак сүз икән. Бәлки, әле кинәт дулаган чыгымчы атны туктатып калырга мөмкиндер.

Шунда башына тискәре уй килде. Әгәр бу мөртәт аны юри чобаласа?

– Кара юморыңны ташла, абзый! Шаярта торган эш түгел.

– Билләһи, дим! Күзләремә кара, алар беркайчан алдашмыйлар, – диде басылмаган һәм әле генә бусагадан кире кагылган хикәясеннән өзек китереп.

Анда тагын шундый юллар да бар иде: «Ирешкәннәренә бүкәй төсле ышанмыйча утырды. Әмма билгесез көч үтмәс пычак белән йөрәген тунады.

Җаныннан кан саркыды. Әгәр бу мөртәт дөресен сөйләсә? Хатын-кызның акылы үзе белән. Җаваплы урындагы ирен адәм хуры итүе турында уйлап та бирмәс. Кеше күзенә ничек күренерсең! Туктатырга кирәк ул тилене. Во чтобы то ни стало».

Хикәяче, тавышына мөмкин чаклы ваемсызлык, битарафлык төсмере бирергә тырышып, өстәп куйды.

– Чынында, ышану-ышанмау Сезнең ихтыярда. Тик минем тагын бер шигем бар.

– Анысы тагын нәрсә?

Бүлек мөдире урыныннан ук сикереп торды.

Тегесе әйтергәме, әйтмәскәме дип, икеләнгәндәй итте дә, йөзенә моңсу мәгънә чыгарып, өстәп куйды.

– Аның Уфада дим… Берәр йөргән кешесе юктыр бит? Ни әйтсәң дә, шунда урта мәктәпне, уку йортын тәмамлаган… Сезгә бит ул аспирантурага килгәч кенә килеп капты. Кем белә?

Бу хәтлесе бүлек мөдире өчен артык иде инде.

Салкын тир бәреп чыккан почык борыны очына ук төшкән күзлеген чәнчә бармагы белән төзәтте дә:

– Кайчан, нинди поезд белән китә, йөгереп барсак, соңга калмабызмы? – дип әйтеп салганын сизми дә калды. – Мондый кыен вакытта мине ташлама инде, – дип өстәгәнен дә тоймады.

Тавышы, бармагы ишеккә кысылган баланыкы кебек, калтыранып, киселеп чыкты. Хикәяче каршысында шәраб һәм затлы ризык исәбенә абруен күтәргән, үз-үзеннән канәгать, тәкәббер кеше түгел, дөнья җилләренә тиз бирешә торган гади бер җан иясе, куркак ир утыра иде.

– Вакыт тап инде, дускай, вокзалга бергә төшик!

Хикәяче, Шүрәле кытыклагандай, кычкырыпкөлеп җибәрде. Әшәке уенны дәвам итәргә көче җитмәде. Ояты җиңде.

– Сиздегезме, хикәядәге тормышчан бетемне үзегез расладыгыз. Хатыныгыз турындагы хәбәрне болай гына, үземне тикшерү өчен генә әйттем. Усал шаяртуым өчен гафу итәрсез!

Бүлек мөдире кызарынды, бүртенде, зилзилә куптарды, янады, җил-буран туздырды. Әмма акылына кайтып төште. Мәсьәләнең үз файдасына хәл ителүе аның өчен зур бәйрәм иде.

Саубуллашканда, дусларча диярлек әйтеп салды:

– Хикәяңне журналдан ал. Безнең гәзиттә урын табарбыз. Тел ягын үзем рәтләрмен.

Каурый каләм тибрәтүче хикәянең журналга кабул ителүе турында үзенең мәҗүси хыялын чынга әйләндереп кенә әйткән иде. Язганының әллә кем түгел икәнлеген ул аңлый һәм аның өчен иң әһәмиятлесе – теләсә нинди юл белән хикәясен матбугатта чыгарып калу иде. Берәү үлми, икенче көн күрми, диләрме әле?

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас