Чәчмә әсәр
11 ноябрь 2025, 04:35

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (2)

Минем яннан палуба аша баягы кызларның берсе үтеп бара иде. Мин исəнлəшкəч, туктады. Елмайдым. Ул да елмайды. Кыю кыз икəн. Мин аңа тартылгач, миңа таба атлады. Сөйлəшеп киттек. Неко исемле ненец кызы булып чыкты.

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (2)Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (2)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (2)

(Дәвамы.)

Ихтимал, күплəрнең “Ямалдагы кара көн” турын-
да ишеткəне бардыр. Бик күптəнге хəл булса да, ул
хакта бик язып бармаганнар, шуңа күрə бу хакта мин
Ямал геологларында кунакта булганда гына ишет-
тем. 1938 елның 18 сентябрендə була бу хəл. Утрауны
караңгылык чолгап ала. Ике йөз метрга якын киңлектəге
аралык тулысынча караңгылана. Моңа шаһит булган
геологлар сөйлəвенчə, ул көнбатыштан көнчыгышка
таба күчə һəм Обь култыгын камый. Радиостанциялəр
эшлəүдəн туктый. Сигнал ракеталары җибəреп, шуны
күрəлəр: һава тыгыз болытлар белəн капланган, алар
кояш нурларын үткəрми икəн. Яну дан чыккан төтен яки
көл кисəкчеклəре дə түгел. “Кояш тотылу” якынча бер
сəгатьтəн үтə.
Галимнəр бу күренешне аңлата алмый. Урын дагы
ненецларны Нянчедо Мынику эшкəрткəнме, үзлəре
шундый уйга килгəнме – алар күккə кадəр ашкан зур-
лыктагы кара карчыкны күргəн.
Нянчедо Мыникуга килгəндə, Неко сөйлəвеннəн, мин
аны ненецларга хəбəр җиткерүче буларак аңладым.
Төбенə төшеп тормадым. Соңрак аның хакында бик кы-
зыклы тарих ишетербез.
Томан эчендə əле көнчыгыштан барлыкка килгəн
караңгы буй ярты гасырдан артык элек булган
күренешне кабатламый микəн?
Бу сорауны Некога бирдем. Нəсел тамырлары серле
ярымутрауның борынгы дəверлəренə барып тоташкан
кыз нəрсə əйтер? Ул карашын дулкынсыман хəрəкəтлəр
белəн безгə таба якынлашучы, зур кара-соры тигезсез,
урыны белəн үткен кырыйлы “тукымага” ташлады...


Гадидəн катлаулыга таба
Неко белəн ничек таныштык соң? Барысы турын-
да җентеклəп сөйлим хəзер. Бу төбəклəргə юлым
Карелиянең Тел, əдəбият һəм тарих институты мине
хезмəт командировкасына җибəргəннəн соң башлан-
ды. Нибары бер еллык кече фəнни хезмəткəр стажына
ия булып, күптəн инде фəн өлкəсендə алга омтылыш
ясарга тели идем. Академик Виктор Иванов миңа
бердəм фəнни проектта катнашырга тəкъдим иткəч, бик
сөенеп ризалаштым. Тəүге бурычым шуннан гыйбарəт
булды: мин ненецларның гадəти тыныч мохиттə, ягъни
гаилəлəре белəн ял иткəн вакытта сөйлəшүлəрен маг-
нитофон тасмасына яздырырга тиеш идем. Виктор
Петрович аңлатуынча, язма Ерак Төньяк кабилəлəре
теленең аваз төзелешен тирəнтен өйрəнү өчен кул-
ланылачак икəн. Шуннан соң, мөмкин булган кадəр,
риваятьлəр, халык авыз иҗаты үрнəклəрен язып алыр-
га кушты. Əлбəттə, бик гади бирем алдым, лəкин бу
тəүге адым, аның артыннан икенчесе булачак. Барлык
эш-гамəллəр дə нəрсəдəндер башлана ич. Гадидəн кат-
лаулыга табан.
Июнь аеның егермелəре иде. Мəскəү-Лабытнанги
поезды Сейда станциясенə кадəр ике тəүлек буена
диярлек мин күнеккəн гадəти ритмда барды. Арыта-
ба – Поляр арты башлана. Урман-тундра кəрлə агачлар
баскан тундрага əйлəнə. Биредə составны башка теп-
ловозга куштылар. Воркута шəһəреннəн Мəскəү сос-
тавына тагылып килгəн Лабытнангига барасы вагонны
да тактылар. Уң якка борылып, тундрага кереп югалган
тимер юлдан ташбака тизлеге белəн кузгалып киттек,
ул бер сəгатьтəн дə, ике, өч сəгатьтəн дə шəбəя алма-
ды. Тепловоз, əлбəттə, гаепле түгел иде, Поляр Урал
таулары аша юеш тундрага салынган рельслар буйлап
барганда тизлекне арттыра алмады. Арттырырга да
тиеш түгел иде. Сулда таулар арасында Харп посело-
гы калды. Бу атама ненец телендə “Төньяк балкышы”
дигəнне аңлата.
Купеда минем белəн бергə геологик-күзəтү партия-
лəренең бораулау корылмалары вахта-эшчелəре бара.
80нче еллар. Ямалда нефть, газ ятмаларын эзлəү-
күзəтү эшлəре тулы куəтенə барган чак.
Мин ул дəвердəге Лабытнанги поселогы вокзалында
кич төшеп, Полуй елгасы буйлап Обька чыгучы “Ом”
теплоходына утырырга тиеш идем. Бу көннəрдə язгы
ташу астында калган мəһабəт елганы бер сəгатьтə
йөзеп чыгып, Салехард пристаненда туктала ул.
Анда күптəнге танышым – “Ямалнефтегазгеология”
берлəшмəсенең баш инженеры урынбасары Алек-
сандр Парфенов каршы алырга вəгъдəлəде. Сəгать
иртəнге 9да ул мине шəһəр башкарма комитетына
алып барачак, анда исə Ямал ярымутравына озатучы
кеше көтеп торачак.
Кояш тəүлеклəр буена офык артына төшми торган,
май аенда башланган Поляр көн иде. Əйлəнə-тирəдə
көндезге кебек якты.
Лабытнангига хантылар нигез салган. Исеме алар
теленнəн “Җиде карагач” дип тəрҗемə ителə. 1932 елда
монда “Кызыл Таң” күмəк хуҗалыгы пəйда була. Торак
пункт поселок рəвешенə кереп үсə. Предприятиелəр
һəм оешмалар барлыкка килə. 80нче елларда төбəкнең
газ индустриясе аларга таяна.
Ерак Төньякта навигация башланган чак. Җирле
халык теплоходны, үз итеп, “Омик” дип йөртə. Кичке
уникенче яртыда Полуй елгасын калдырып, Обька
йөзеп кердек.
Елга диңгезне хəтерлəтə иде. Теплоходның ике ягын-
да, Поляр көннең тасвирлап бетерə алмаслык төслəрен
чагылдырып, яшькелт-сары дулкыннар чайкала. Тепло-
ходта түгəрəк йөзле, тəбəнəгрəк буйлы кызлар төркеме
күренə. Ненец кызлары, мөгаен. Чөнки Салехард
шəһəре – Ямал-Ненец автономияле округының башка-
ласы. Бəлки алар арасында ханты-манси кызлары да
булгандыр. Сөйлəшүлəре буенча аерып булмый, урыс
телендə аралашалар һəм алар барлык совет яшьлəре
сыман киенгəн иде.
Сул як палубага чыктым. Баеп баручы кояшның нур-
лары су баскан талның ботаклары арасында саргылт-
кызыл утлар булып җемелди. Шулай да бу кич һəм
шул ук вакытта таң да иде. Озакламый аның артыннан
яңа көн туачак. Мин бу якларда тəүге тапкыр булган-
га, каршымда кечкенə коры җир кисəклəре калкып тор-
ган су баскан ярлармы, яисə куаклар баскан бəлəкəй
генə утраулар идеме, аңлый алмадым. Минем яннан
палуба аша баягы кызларның берсе үтеп бара иде.
Мин исəнлəшкəч, туктады. Елмайдым. Ул да елмай-
ды. Кыю кыз икəн. Мин аңа тартылгач, миңа таба атла-
ды. Сөйлəшеп киттек. Неко исемле ненец кызы булып
чыкты. Минем урындагы кеше түгел, ə ерактан килгəн
гыйльми хезмəткəр икəнлегемне белгəч, ул Ямалның
көнчыгыш ярыннан Төньяк Боз океанына койган Обь ел-
гасы һəм аның исемен йөрткəн диңгез култыгы турында
сөйли башлады. Туган җире хакында сорадым. Ярым-
утрауда елга-күл исемнəре булса да, күчмə халыкның
даими торак пункты булмаганга күрə, паспортында
“Ямал тундрасында туган”, дип язылган икəн...


Карчык түгел...
– Карчык түгел, ул əкрен генə күккə кадəр үсəр
иде, – диде Неко. – Төньяк болан көтүе уза. Аларны
Хадко күрше көтүлеккə куа, дип уйлыйм.
Урыны-урыны белəн очлы кырыйлы, тигезсез дулкын-
сыман хəрəкəтлəр ясап, безгə якынлашып килүче зур
соры өер ягыннан, вакыт-вакыт мыркылдап пошкырган
хайваннарның карлыккан тавышлары ишетелə. Томан
эчендə боланнар гүя очып бара иде.
Шушы авазлар арасында меңəрлəгəн болан тояк-
ларының тонык тавышы ачык булып ишетелə башлады.
“Ямалдагы гаять зур карчык – яңа кара көннең” җитүе
дип уйлый язган нəрсə болан көтүе булып чыкты. Үткен
очлы читлəре – һичшиксез, мөгезлəре. Сихиртяны
хəтерлəткəн аксыл-соры шəүлəлəр исə каракучкыл-со-
ры томан төерлəре иде.
– Безнең утрауны су басмасмы?
– Юк, су ул тикле югары күтəрелмəячəк.
Неко нəрсə турындадыр уйлана иде.
Мин монда килгəн көнне хəтеремə төшердем.


Иң көнбатыш шəһəр
Бер сəгатьтəн теплоход Поляр түгəрəктəн аз гына
көньяктарак урнашкан Салехард пристанена килеп
җитте. Кояш күтəрелеп килə иде. Җирне җылытып
өлгергəн. Шəһəр өстендəге күк йөзе чиста. Бераз
дымлы җылы һаваны сулау рəхəт.
Ул чактагы шəһəрнең йортлары биек түгел, нигездə,
ике катлы агач йортлар булды. Урамнарда кар инде юк.
Бу монда Поляр түгəрəк артында урнашкан Воркута
шəһəрендəгегə караганда җылырак булуын күрсəтə.
Анда миңа нəкъ бер ел элек геолог дусларымда кунакта
булырга туры килде. Шəһəрлəр бер-берсеннəн əллə ни
ерак та түгел, лəкин климат аермасы нык сизелə. Алар
арасында биек һəм мəңге салкын, пелəш түбəсенə кар
башлык кигəн Поляр Уралның гаять зур тау тезмəлəре
ята бит. Салехардта агачлар тəбəнəк, лəкин Ворку-
тадагы кебек кəрлə дə түгел; һəм алар яфракларын
җəеп җибəргəннəр. Бу шəһəрлəрдəге агач төрлəрен дə
нəрсəдер аера иде шикелле. Поляр түгəрəге артында
Воркутаны – Европаның иң көнчыгыш шəһəре, ə Са-
лехардны Азиянең иң көнбатыш шəһəре дип атыйлар.
Европаны Азиядəн үсемлеклəрнең төрлелеге аерып
тора, дилəр.
Аяк астында – ком, гомумəн, бөтен шəһəр комда
утыра. Салехардта һава күпкə чистарак булып чыкты.
Берни дə əйтеп булмый, Воркута – үсеш алган тау про-
мышленносте булган шахтерлар шəһəре бит. (Ул ва-
кытта шулай иде).
XVI гасыр ахырында текə Обь борылмасында хант-
ларга (иштəклəргə) караган Обдор Борын шəһəрчеге
булган. Бу хакта Салехард тарихын өйрəнгəндə укыган
идем. Иштəклəр аны – Пулинг-ават-ваш, ə ненецлар
(самоедлар) Салия-харден дип йөрткəннəр. Тегесе дə,
бусы да бер үк нəрсəне аңлата: “Борын шəһəрчеге”.
Коми-зыряннар бу җирлəрне Обдор, ягъни “Обь янын-
дагы урын” дип атаганнар. 1933 елда аның исеме Сале-
хардка үзгəртелə, 1938 елда, Ямалны берничə сəгатькə
караңгылык каплаган елны, ул шəһəргə əверелə.
Пристаньда Некодан “Ямалнефтегазгеология”нең
кайда икəнен белеп, аның белəн саубуллашкач,
шəһəргə чыктым. Мин аны бүтəн беркайчан да күрмəм
дип уйлаган идем, лəкин язмыш үзенчə эш итте.
Шəһəр буйлап барам. Обьтан көнбатыштарак
Поляр Уралның кар белəн капланган аксыл-зəңгəр
түбəлəре күренə. “Ямалнефтегазгеология” бинасына
кадəр барып җиттем. Бернəрсə белəн дə игътибарга
лаек булмаган бер катлы озынча бина. Ямал-Евро-
па газүткəргече проекты шуннан башлана. Төнге өч.
Берлəшмəдə беркемнең дə булмавы гаҗəп тə түгел.
Каравылчы бар иде, əлбəттə. Ишек шакый башладым.
Лəкин йоклагандыр, мине ишетмəгəндер. Ярты сəгать
көтеп тордым да яңадан шакыдым. Ниһаять, каравыл-
чы килеп чыкты. Бер бүлмəгə кереп, Анатолий Парфе-
новка шылтыраттым. Озакламый ул килде һəм мине үз
өенə алып китте, ул якында гына иде.
Парфенов йортында кыздырылган балык ашадым, ял
иттем.
Иртəнге сəгать 9га шəһəр башкарма комитеты би-
насына килеп җиттек. Анатолий мине туп-туры учреж-
дение рəисе урынбасары Виктор Галанов кабинетына
алып барды, ул минем Ямал ярымутравының тундра-
сына маршрутны билгелəргə тиеш иде.
– Вəгъдə ителгəнчə, көнендə килеп җиттең. Рəх-
мəт! – диде Виктор Юрьевич. – Бəхеткə, тундрага сту-
дентлар кайта. Аларның берсе – миллəте буенча ненка,
аның белəн мин килештем инде. Урысча бик яхшы белə
ул. Аларның гаилəсендə яшəрсең – чумда. Аларны мин
яхшы белəм, бик кунакчыллар.
Мин аңа рəхмəт əйттем.
– Өч сəгатьтəн Ямалга вертолет очачак. Мин сезне
аэродромга кадəр озатам, – дип дəвам итте рəис урын-
басары.
Брезент капланган “УАЗ-469”га утырдык. Комлы
юлдан барганыбызны һəм кырка уңга борылганыбызны
хəтерлим. Тиздəн без өчəү – мин, Анатолий Парфенов,
Виктор Галанов аэродромда идек инде.
Тəбəнəк бина янында берничə кыз басып тора иде.

(Дәвамы бар.)

Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (2)
Илдус ТИМЕРХАНОВ. Ненец чыкты томан эченнән (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас