Чәчмә әсәр
10 Ноября 2025, 13:59

Марат КӘБИРОВ. Хөрмәтле мәет әфәнде. Повесть (Ахыры)

Бераздан кабер туфрагы елга өстендәге дулкын сыман тибрәнеп куйды. Тора-бара бу дулкын көчәйде, аның өстендәге кәсләр сәер бер үҗәтлек белән биешергә тотынды. Кешеләр катып калды. Котлары алынып, әлеге биюгә, туфрак давылына текәлделәр…

Марат КӘБИРОВ. Хөрмәтле мәет әфәнде. Повесть (Ахыры)Марат КӘБИРОВ. Хөрмәтле мәет әфәнде. Повесть (Ахыры)
Марат КӘБИРОВ. Хөрмәтле мәет әфәнде. Повесть (Ахыры)

* * *

Участковый өчесенә дә күз йөгертеп алды. Һәм монда ник килүенә, әлеге сүзләрен ник әйтүенә үкенеп куйды. Бу кешеләрнең өчесе дә хәзер аңа каршы иде. Аларның нәфрәте инде күз карашларына гына сыеша алмый, аларның нәфрәте өнсез агым булып тышка ургыла, моннан хәтта сулар һава куергандай тоела иде.

– Бәлки, чынлап та, син хаталанасыңдыр… – диде Сәкинә, үзенә хас булмаган салкын тавыш белән. Закирҗанны без дүрт көн элек җирләдек бит инде. Ул чактан соң байтак сулар акты, бик күп үзгәрешләр булды. Ә аккан су кире кайтмый ул…

Участковый дәшмәде.

Ул барсын да аңлый иде. Болар өчен Закирҗанның үлеме отышлырак, аның исән икәнен танудан, өрәк итеп күрү файдалырак иде. Чөнки тере кеше нәрсәгәдер дәгъва итәргә, үз дигәнен исбатлап маташырга мөмкин, ә өрәкнең зыяны юк, күзгә күренеп, кулга тигән хәлдә дә аны адәм санына кертмәскә мөмкин.

– Бәлки, ялгышасыңдыр… – дип кабатлады доктор. – Ни генә әйтсәң дә, хастаханәдә ахмаклар эшләми. Алар үлгән кеше белән терене аера беләләр. Син моны аңлыйсың инде, үзең дә бездә дәваланасың бит…

Участковый кинәт дертләп китте.

Бәлки, чынлап та ялгышадыр ул. Ялгыша, әлбәттә! Өч көн буе кабердә ятканнан соң исән калып буламы?! Хәер, кем белә… Кеше организмының мөмкинлекләре үзе белән. Ләкин эш анда гына түгел… Хәзер участковый бу эшнең алдан уйлап оештырылмаганына шикләнә башлады. Мәрткә китү бар… Коматоз бар… Бәлки, Закирҗанны ясалма рәвештә шул халәткә кертеп күмгәннәрдер? Әгәр мәет талаучылар ялгышмаса, барсы да уйлаганча килеп чыккан булыр иде…

– Үтенеп сорыйм, уйлап кара әле, начальник, – диде Хәсән, пинжәк чабуын пистолеты күренерлек итеп ачып. – Уйла әле.

Участковый уйлый иде. Хәсәннән тамып торган калҗаларның үз хезмәт хакыннан аз түгеллеге турында да, доктор белән дус яшәүнең зыяны юклыгын да, башкасын да. Боларга каршы килү аның тыныч тормышын какшатачак иде.

– Бәлки, хаталанамдыр, – диде ул, ниһаять, һәм кинәт дөнья бөтенләй үзгәреп китте, иңеннән авыр йөк төшкәндәй булып, тәне җиңеләеп, сулыш алулары иркенәеп калды. – Бәлки, дөресмендер дә… Ләкин моның ни әһәмияте?!

Хәсән аны аз гына читкәрәк алып китте.

– Моның әһәмияте зур, – диде ул, участковыйның куен кесәсенә калын гына пачка тыгып. – Барыбыз өчен дә.

– Аңлыйм.

– Аңлый белгән кешеләр белән гомер итү рәхәт.

Көтмәгәндә аяк астында вак ботаклар сынган тавыш ишетелде. Барсы да шул якка борылып карадылар, һәм катып калдылар. Әмма бу юлы инде куркудан түгел, ә гаҗәпләнүдән.

Закирҗан килә иде. Ул бөтенләй яңа кешегә әйләнеп, яшәреп, матурланып киткән. Киемнәре дә, үз-үзен тотышы да бүтән кебек. Моны күрүдән Хәсәннең йөрәге кысылып куйды, кашлары җимерелде, күзләрендә аяусыз ташкын кайнады. Аны монда үлгән кешегә, өрәккә исәпләп торасың, ә ул, юньсез, яшәргә тырышып маташа, ул гына да түгел, матур яшәргә, тормыш рәвешен үзгәртергә тели. Никадәр әрсезлек!

Бары тик Закирҗанның атлап йөрешендәге кыюсызлык белән, күзләрендәге газаплы юашлык кына җанын тынычландырды. Бөгәргә була әле моны, рухы ныгып җитмәгән әле. Икеләнү һәм газап эчендә яшәгән кешене һәрвакыт җиңеп була.

Закирҗан аларны монда очратырга теләмәгән иде бугай, ничектер югалыбрак калгандай булды. Шулай да сер бирмәскә тырышты:

– Нәрсә, минем якты истәлегемне хөрмәт итәргә килдегезме? –– диде ул. Әмма тавышында арыганлык, әрнү сизелә иде. – Карале, хәтта миңа кәчтүмен бүләк иткән кеше дә монда. Рәхмәт.

Кичәге кичне Сәкинә алдында искә төшерүдән Хәсән шартлый язды.

– Өрәк… – диде ул, төкергәндәй итеп. – Бу дөнья сине тере чагыңда да кабул итмәде бит. Нәрсә дип үлгәннән соң да кабереңнән чыгып йөрисең?! Әллә теге дөньяда да артыксынмы?!

Закирҗан дертләп китте. Бу тиклем дә каты бәрүне ул көтмәгән иде.

– Мин өрәк түгел…

Тавышы бик тә кыюсыз булып ишетелде, ул әйтерсең үзенең өрәк түгеллегенә үзе дә ышанып җитми иде. Бу Хәсәнгә канат кына куйды.

– Ха-ха-ха! – дип көлде ул, көлүенә бөтен күңел карасын салып. – Ул үзен кеше дип уйлый. Карагыз әле, ул(!) үзен(!) кеше дип уйлый! Син хатыныңнан сора кемлегеңне.

Закирҗан, ниндидер яклау өмет иткәндәй, тилмерүле карашын Сәкинәгә төбәде.

Хатыны күзләрен яшерде.

Закирҗан йөрәгенең кайсыдыр җирендә нәрсәдер шартлап өзелгәнен тойды.

– Әнә үзеңне адым саен кунакка алган участковыйдан сора!

Закирҗан аңа борылды.

– Син кабергә кара, – диде участковый. – Мәет талаучылар тынычлыгыңны бозгач, син рәнҗүдән терелеп чыккансың. Син кеше түгел, ә өрәк. Һәм җаның да юк синең. Сине рәнҗү хәрәкәтләндерә.

Закирҗан үзенең ничек итеп моргта уянып китүен, ничек итеп качуын, өенә кайтуын ачык хәтерли иде, әлбәттә. Ләкин участковыйның сүзләре аңа дөреслек булып тоелды. Бу мизгелдә аның, чынлап та, җаны тулы рәнҗү иде. Ул үзенең кеше булып, кеше булырга тырышып яшәвеннән тәмам туйган иде инде. Болай итеп, һәр адымда үзеңнең артыклыгыңны, беркемгә дә кирәкмәгәнеңне тоеп гомер итүгә караганда, үлгәнең артык. Аның өрәк буласы килә иде.

– Син чынлап та үлгән идең, – диде доктор, гипнозчы тавышы белән. – Без синең белән фәнни тәҗрибә ясап карадык, һәм үлгәннән соң терелү мөмкинлеге бирдек. Берничә сәгатькә генә. Тәҗрибә уңышлы узды. Тиздән син кабат үләчәксең.

Бу сүзләрнең ялган икәнен ул белә иде. Ни өчен үзеннән котылырга тырышуларының сәбәбен дә төшенә иде. Закирҗанны үлгән дип уйлау, кабергә кую боларның зур хатасы иде. Ә кеше, үз хатасын төзәтүгә караганда, аны онытуны, юк дип исәпләүне өстенрәк күрә.

– Син үләргә әзерме? – Участковыйның тавышы аны айнытып җибәргәндәй булды.

– Мин яшәргә тиеш, – диде ул, үзалдына кабатлагандай. – Яшәргә тиеш…

Бу сүзләрне ул чынлап та күңеленнән кабатлый иде. Бу сүзләр кеше колагы өчен түгел, ә үзенә ясалган психологик басымга бирешмәс өчен иде. Ул, чынлап та, яшәргә тели, ул яшәргә тиеш иде. Хәзер ул үткәндәге хаталарын кабатламаска тиеш, хәзер аның тормыш максаты бар иде. Ул бердәнбер баласын аякка бастырырга, якты үлчәмгә алып чыгарга тиеш.

– Син инде үлеп барасың. …

– Юк…

– Буыннарың йомшара…

– Юк.

– Бөтен тәнең хәлсезләнә. Синең ятып торасың килә.

– Юк! Юк! Юк!

Кинәт Закирҗан докторның бугазына ябышты:

– Син! Син!.. Мине тагын үтерергә уйлыйсыңмы?! Мин – тере кеше! Тере кеше! Кеше!

Ләкин Хәсән белән участковый аны шундук борып салдылар да, кулларын артка каерып, наручниклар кидереп куйдылар.

– Менә сиңа мә! – диде эшнең шулай тиз хәл ителүеннән күңеле булган Хәсән. – Мин синең рухыңны тынычландырып Сәкинәне үземнеке итәр өчен күпме капитал салдым. Ә син – тере, имеш. Юк инде, туган, телисеңме, юкмы, сиңа үләргә туры киләчәк. Ә моның бер дә куркынычы юк. Кулыңда таныклыгың бар, кабер казылган, хәер бирелгән, мәчеткә барып дүрт йөз долларга оҗмахтан урын заказать итеп кайттык. Үзең уйлап кара, оҗмах кадерлеме сиңа, әллә бу дөньяда изелеп-сытылып гомер кичерүме? Син бит беркемгә дә кирәкмисең.

Закирҗан нәфрәттән һәм рәнҗүдән тончыгып тынып калган иде. Ул бер сүз дә әйтә алмады. Чынлап та, беркемгә дә кирәкми иде ул. Әнә бит, ничә ел бергә гомер иткән хатынына кадәр аны яклап сыңар сүз дә әйтми. Ә кызы? Кызы нишләр иде икән? Закирҗан бит аны күрмәде әле. Бәлки, кызына да кирәкмидер ул. Баласы да аның ярдәменә мохтаҗ түгелдер. Әтисенә булган ышанычын ул да, бәлки, күптән югалткандыр…

Хәсән дәвам итте:

– Аннан соң үзең турында гына уйлама син. Хатының, балаңның киләчәге турында да фикер ит. Син исән булсаң, алар ачлы-туклы гомер кичерәчәк, ә үлсәң, аларның бәхетле киләчәген үз өстемә алам…

Моны ишетүгә, Закирҗан башын күтәрде. Хәсәнгә озак итеп карап торды.

– Чынлап әйтәсеңме?

– Ир сүзе бер була.

Озакка тузылган тынлык урнашты. Аны бозарга беркем дә батырчылык итмәде. Закирҗанның уйга калганын барысы да белә иде. Ялгыш кына бер сүз ычкындырсаң, бөтен нәрсә җимерелергә мөмкин.

Кинәт Закирҗан чалкан әйләнде. Барысына да озак итеп карап чыкты.

– Мин риза.

Аның тавышында курку да, рәнҗү дә, нәфрәт тә сизелмәде. Ул әзер иде.

– Кулларымны ычкындырыгыз.

Аны азат иттеләр. Качып китмәсәнә ышанса да, Хәсән кулын пистолетка якынрак тотты.

Закирҗан җиргә утырган җиреннән тәмәке кабызды. Аны ләззәт белән берничә тапкыр суырды.

– Әйе, мин – Өрәк, – диде ул, салкын бер тынычлык белән.

Бу кешеләргә үзеннән нәрсә кирәген аңлаган иде инде. Закирҗанны үтерү түгел, ә өрәкнең рухын тынычландыру кирәк иде алар өчен. Үзләрен үтерүче итеп түгел, ә явыз рухлар белән аралашучы итеп тою.

– Анысын беләбез, – диде доктор, эчке бер канәгатьлек белән. – Син ни өчен кайттың? Закирҗан тыныч кына елмаеп куйды:

– Мин тере чагымда гаиләмне бәхетле итә алмадым. Шул миңа тынгылык бирми. Әгәр кызыма кешечә шартлар тудырырга вәгъдә бирсәгез, мин тынычланырмын.

– Ант! – диде Хәсән.

– Ант итеп әйтәм, хатының да, кызың да бай яшәячәкләр.

– Вәгъдәгездә тормасагыз, мин тагын кайтачакмын.

– Сиңа кире кайтырга туры килмәячәк, – диде Хәсән, астыртын тантана белән. – Ә хәзер кабереңә кереп ят.

Закирҗан тетрәнеп куйды.

– Мин – тере өрәк. Кабат кайтуымны теләмәсәгез, үтереп күмегез.

Тынлык урнашты.

Закирҗанның өрәк түгеллеген белгәнгә күрә, берсенең дә аны үтерәсе килми иде. Шуңа күрә, бер-берсенә карап, озак икеләнеп тордылар. Тавыш-фәлән ишетелмәсә дә, бу тынлык түгел, бу өнсез бәхәс иде.

– Доктор! – диде Хәсән. – Син үлем-китем белән еш очрашкан кеше инде.

– Юк! – Бу сүздән докторның коты алынды. – Юк… Безнең участковый менә. Ул да…

– Мин җинаять кылырга җыенмыйм, – диде участковый, кире какмаслык итеп. – Әнә Сәкинә хәл итсен. Үз иренең рухы бит.

Сәкинә агарынып китеп Хәсәнгә карады.

Өрәкне үтерергә теләүче юк иде.

Хәсән Закирҗанга төбәлде:

– Син явыз рух булдың, ахры, – диде ул. – Тынычландырырга теләүче юк сине. Берәүнең дә үз өстенә гөнаһ аласы килми. Һәм иптәшләренә борылды:

– Бәлки, аны иреккә җибәрербез.

Кешеләр дәшмәде. Әмма котлары алынуын карашлары ук әйтеп тора иде. Доктор алан-йолан каранып алды да якында яткан көрәккә барып ябышты. Аннан күреп башкалар да кулына көрәк алды.

Көрәк белән бәреп үтерергә җыеналар микән?

Закирҗан ипләп кенә торып басты да кабер читенә килде.

– Ярый, юкка бәхәсләшмәгез, – диде ул, тыныч кына. – Вәгъдәгезне бозмасагыз, мин кабат кайтып йөрмәм. Ә хәзер…

Һәм арып кайтып үз караватына егылган кеше сыман, кабергә кереп ятты. Тыныч кына.

Шул ук мизгелдә диярлек, көрәкләр эшкә кереште. Әйтерсең кешеләр Закирҗанның кире уйлап куюыннан куркалар иде. Беркем бер сүз дәшмәде. Бары тик аларның еш-еш сулаганы һәм ара-тирә уч сырты белән тирләрен сөртеп алганы гына ишетелде.

Бераздан кабер туфрагы елга өстендәге дулкын сыман тибрәнеп куйды. Тора-бара бу дулкын көчәйде, аның өстендәге кәсләр сәер бер үҗәтлек белән биешергә тотынды. Кешеләр катып калды. Котлары алынып, әлеге биюгә, туфрак давылына текәлделәр…

Кабер өсте озак калтыранды.

Гүя җирне көзән җыера иде.

Кинәт кешеләр, сүз берләшкәндәй, эшкә тотындылар. Алар Закирҗанның кабереннән торып чыгуыннан куркалар иде бугай. Туфрак аткан саен, җирнең дерелдәве басыла барды. Кабер өстендә зур гына өем пәйда булгач, ул бөтенләй тынып калды.

Шундук диярлек аңа җыелмалы тимер койманы да китереп утырттылар. Сәкинә Закирҗанның фотосын төзәтебрәк куйды да аны кулъяулык белән сөрткәләп алды. Ирләр үзләре белән алып килгән венокларны матурлап элделәр, чәчәкләрне таратып салдылар.

Һәм кайтырга кузгалдылар. Беркем дә бер сүз дәшмәде. Сүзләр артык иде. Зират капкасына илткән тарлавык яныннан узганда, Сәкинә кинәт коты алынып кычкырып җибәрде. Ирләр дертләп китте.

– Нәрсә булды?

Хатын бер кулы белән Хәсәннең беләгенә асылынып, икенче кулы белән якындагы сирень куагына ымлады:

– Анда… Анда – Закирҗан…

Ирләр бер-берсенә мәгънәле караш ташлап алды.

– Тынычлан, Сәкинә. Тынычлан. Закирҗан кабердә инде. Ул беркайчан да кире кайтмаячак.

Ләкин Сәкинә тынычланырга теләмәде.

– Ул кабердә түгел… Ул куаклар арасында… Барып карагыз, ул шунда!

Участковый белән доктор тирә-якны тикшереп килделәр.

– Анда бер нәрсә дә юк, Сәкинә. Тынычлан.

Сәкинә һаман үзенекен сөйләде.

– Закирҗан куаклар арасында иде. Ул миңа телен күрсәтте.

Доктор аны икенче ягыннан култыклап алды да бая Закирҗанны үзенең өрәк икәненә ышандырырга тырышкан тавыш белән сөйли башлады:

– Закирҗан үлде, Сәкинә. Без аны моннан дүрт көн элек җирләдек. Ә бүген рухын тынычландырып, өрәген гүренә кайтардык. Бу безнең изге бурычыбыз иде…

Кинәт ул тынып калды. Кинәт барысы да туктап калдылар. Миңа гына шулай тоелмадымы дигәндәй, бер-берсенә карашып алдылар. Һәм бая гына Сәкинәнең котын алган куак ягына төбәлделәр. Аннан ир кешенең көлүенә охшаш тавыш ишетелеп китте:

– Хы-хы-хы…

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас