

Сазлыклар уртасындагы утрауда
Чалт аяз көнне томан юк чакта тундрада һава якты
һəм һич кимчелексез үтə күренмəле була. Уйлавым-
ча, аларны сулыклардан һəм туфрактан күтəрелеп,
кояш нурлары белəн сафланган пар чистарта. Нинди-
дер тузан яки башка шундый җиңел кисəкчə барлыкка
килдеме, аны шун дук дымның күзгə күренмəс вак-вак
тамчылары элəктерə һəм, авырайтып, аска алып төшеп
китə. Шуңа да Поляр түгəрəк арты зиреге һəм тал яф-
раклары исе белəн тулы җиңелчə дымлы һава чиста,
һəм сулавы рəхəт. Коры җил күп тузан туздырган урын-
нарда һаваның үтə күренмəлелеген югалтуы билгеле.
Шулай булса да, тирə-якта күз күреме на чарланып
китте: акрынлап томан төшə башлады.
Без Неко белəн бирегə саз җилəген – Поляр түгəрəк
артының кура җилəген – тəмлəп карарга килдек. Мук-
сун балыгы ашап, аның артыннан шикəрлəп куе чəй
эчкəннəн соң чумнан саф һава суларга чыктык. Тундра-
га күз салдык. Җилəк күл янындагы сазлык уртасыннан
күтəрелеп торган утраучыкта, югары проба алтыны
кебек кызгылт-сары төстə, гəрəбəдəй сибелеп ята иде.
Кыз мине шушы “палестинкага” чакырды. Аңлавымча,
Пришвинның “Кладовая солнца” əсəреннəн бу сүз аңа
ошый, гəрчə анда балалар Мəскəүдəн 140 чакрым ур-
нашкан җирлəрдə мүк җилəге үскəн урынны шулай
ата са да. Палестинка монда Якын Көнчыгыштагы без
белгəн Фəлəстин җире белəн ниндидер мəгънəдə
бəйлəнгəндер, дип уйлыйм. Михаил Пришвин җилəк
мул булган матур һəм күңелле урман почмагын шулай
атаган. Гомумəн, дөньяда киң таралган бу сүзнең төп
мəгънəсе – бəхет һəм шат тормыш вəгъдə иткəн җир...
Авызга саз җилəге салгач, шул повестьта сурəтлəнгəн
“куркыныч” урынны хəтергə төшердем:
– “Палестинка” булгач, сездə куркыныч Сукыр Елан
да бардыр инде? – дип сорадым. – Əлбəттə, Пришвин
китабындагыча, урыс телендə, “Слепая Елань”, дип.
Елань – урмандагы сазлыкка барып терəлгəн киң
акланны аңлата, сүзнең килеп чыгышы төрки сүз
“ялан”га барып тоташа.
– Бездə алар адым саен, – дип җавап кайтарды Не-
ко. – Һəм тирə-ягыбызда да шулай, – дип өстəде, саз
ягын күрсəтеп.
Безне уратып алган, җиңелчə томан сарылган сазлык
хəзер миңа чынлыкта ничектер куркыныч булып тоел-
ды. Бирегə тар сукмак буйлап кергəндə тыныч идем.
Тирə-як ерактан ук ачык булып күренеп тора иде бит.
Ə хəзер, киемнəрдəн, ачык калган кул очларыннан һəм
битлəребездəн шуышып, салкынча саф сулышы белəн
җиңелчə кагылып, безне ниндидер серлелек чорнап
алды. Шундый тиз арада булды ул – без, җилəк белəн
мавыгып, сизми дə калдык.
– Кайтырга вакыт, – диде Неко һəм без кергəн сук-
макны эзли башлады. Бер урыннан китте, тик шунда ук
кирегə сикереп чыкты. Аннары икенче урыннан кереп
карады. Алар барысы да баткак сазга кереп югала
иде. – Күлдə су күтəрелгəн, – диде кыз.
Кайдадыр, зур булмаган шушы күлгə агып төшкəн
инешнең өске агымында, ихтимал, көчле яңгыр булган-
дыр. Тез тиңентен судан бара алабыз, тик сукмак тар
гына, читкə чыгу хəвефле, сазның тартып алуы бар.
Хəер, Неко үзе дə сукмакларның кайсысы коры җиргə
алып чыкканын хəтерлəми. Берсе бар иде, анысы да
су астында калган. Өстəвенə, без юл эзлəгəнче томан
куерып өлгерде, берни дə күренми.
– Цивилизацияле дөньяда яшəп, интуициямне югалт-
тым, – дип өстəде Неко. – Хадко югалтмаган, бəлки, ул
ярдəм итəр.
– Буран кешелəргə ярдəм итəмени? Җитмəсə, əле
җəй. Сүз миңа таныш иде: “хадко” ненец теленнəн
“буран” дип тəрҗемə ителə.
– Аңламадың. Безне вертолеттан каршы алган теге
егетнең исемен əйттем. Буран вакытында туганга аңа
шушы исемне биргəннəр.
Неко тундрада, Ямал ярымутравында туган. Җиде
яшендə, барлык яшьтəшлəре кебек үк, аны Салехард-
тагы интернатка укырга алып китəлəр. Матур җырлый,
шуңа да урта мəктəптəн соң сəнгать училищесына
кергəн. Бу елда икенче курсны тəмамлаган. Хəзер,
томан эчендə утырып, Некодан күп нəрсə белдем.
Хадко укырга бармаган. Тундрага качкан. Башта Неко
белəн бергə качканнар.
– Агач башына менеп, куе ботаклар арасында качып
калдык! – диде дə Неко, көлеп җибəрде.
Бу сүзлəргə башта ышана яздым. Шуннан:
– Ямал тундрасында андый биек агачлар бармы-
ни? – дип сорадым.
– Юк, əлбəттə! – дип көлде Неко. – Бу Ямал шаяруы –
аны безгə геологлар алып килгəн.
Боларны тотканнар. Неко башкача качмаган, чөнки
əти-əнисе аның укуын телəгəн. Ə Хадконы укырга
җибəрергə телəмəгəн əтисе яшергəн. Шулай итеп, ул
укымыйча надан калган.
– Зур җирдəге кешелəр шулай уйлый, – дип аңлата
кыз. – Тик ул табигатьне “укый” белə. Бу, безнең караш-
ка, болан үрчетүче ненец өчен мөһимрəк тə. Ул нык
тəрбияле егет.
Тирə-ягыбызда – без тоткыннары булып калган тыгыз
дымлы аксыл томан. Кайда көнчыгыш, кайда көнбатыш
булуын хəзер без янəшəдə чайпалган күлнең чите бу-
енча гына аера алабыз. Мондый куе томанны минем
беренче тапкыр күрүем. Менə, ниһаять, ниндидер
əйберлəр күзгə чалына башлады. Ихтимал, алар безнең
сазлыкны күз керфеклəре кебек əйлəндереп алган
биек үлəннəр һəм куакларның үзгəргəн шəүлəлəредер.
Томан пред метларны, аларның күлəмен лупадагы
кебек зурайтып, мистик күренеш барлыкка китерə,
дилəр. Аларга кадəр булган ара да чынбарлыктагыдан
зуррак тоела.
Өстəвенə, ниндидер аклы-сорылы сызык лар күренə
башлады. Сихиртялар түгелме икəн?.. Ненец ышану-
лары буенча, мондый һава шартларында җир өстенə
мифик җан иялəре чыга. Томан эчендə тот кында утыр-
ганда, мин Некодан шуны белдем:
– Нянчедо Мынику сөйлəгəн. Болар хакында мин
бəлəкəй чактан ук белəм, – диде Неко.
Сихиртя кечкенə буйлы була икəн, күзлəре ак ди.
Ненецлар, ягьни “чын кешелəр” (Ерак Төньякта күп
халыкларының үзатамалары шулай тəрҗемə ителə)
килгəч, алар җир астына төшеп киткəн. Анда “җир бо-
ланнары”, ненецча – я хор, ягъни мамонт көтүлəрен
көтəлəр. Димəк, мамонтлар югалмаган, алар сихиртя
мал-туарына əйлəнгəн. Сихиртялар өчен хəзер көн –
төн, ə төн – көн икəн. Кояш күтəрелгəч чыксалар,
күзлəре шартлый. Җир астында, элекке кебек үк,
нарталарына эт җигеп йөрилəр. Сихиртяларның кайда
икəнен бары тик шаманнар гына белə ала. Сихиртя-
лар бик яхшы тимерчелəр дə булган. Кайвакыт аларны
төнлə ятьмəдəн балык тартып чыгарганнарын күрəлəр.
Ерактан томанны хəтерлəтəлəр. Шуңа күрə төнлə генə
түгел, кояшны яшергəн томан эчендə дə чыгалар..
Алар белəн очрашу – изге билге. Алар ненецка
хуҗалыкта кирəк булган əйберлəр бүлəк итə: пычак,
чүмеч, уймак. Тик сихиртяны кыерсытырга ярамый.
Ул чагында уңышсызлык көт тə тор. Бу хакта һəр
ненец белə. Тундрада бөтен яктылык – бəхет билгесе.
Төшендə зур булмаган кар йомарлаклары күргəн ненец
яхшы кəеф белəн уяна, һəм алар ненецларның төшенə
керə дə. Караңгы – киресенчə. Эпидемиялəрне ненец-
лар күккə кадəр ашкан зурлыктагы карчык кыяфəтендə
күз алдына китергəн.
Гүя безнең сөйлəшүне ишеткəндəй, кинəт сазлыкның
көнчыгыш ягындагы калкулыкта караңгы буй пəйда
булды. Ул якынайган саен зурая иде: киңлеккə дə,
биеклеккə дə.
Əле генə сөйлəгəн карчык түгелме соң?
(Дәвамы бар.)
Автор турында
Илдус Тимерханов чыгышы белəн Илеш районының Түбəн Череккүл авылыннан.
Урта мəктəпне тəмамлагач, “Чакмагышнефть” нефть һəм газ чыгару идарəлегендə
слесарь-ремонтчы булып эшли. 1974-76 елларда Владивосток шəһəрендə һəм Приморье
краеның Хасан районында өч ил – СССР, Кытай, Төньяк Корея – чигендə Совет Армиясе
сафларында хезмəт итə. Башкорт дəүлəт университетында филолог һөнəре ала.
Əдəби иҗат белəн мəктəптə укыган чагыннан ук шөгыльлəнə. Əсəрлəре гəзит-
журналларда, аерым китаплар булып чыгып тора, татар, башкорт, урыс, якут, коми,
мари теллəрендə басылган, дөньяга билгеле венгр полиглоты Даби Иштван тəкъдиме
белəн венгр, чех, словак теллəренə тəрҗемə ителгəн. Өлкəннəр өчен дə, балалар өчен
дə уңышлы иҗат итə, шул исəптəн журналистикада да эшли. Озак еллар Дүртөйле
районының “Юлдаш” гəзитендə хезмəт салды.
Илдус Хəмит улы – Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һəм
киңкүлəм мəгълүмат хезмəткəре, Башкортстан Хөкүмəтенең Шəһит Ходайбирдин
премиясе лауреаты һəм башка бүлəклəр иясе. Русиянең иң яхшы ун əкиятчесе
исемлегенə кергəн.
“Тулпар” укучыларына тəкъдим ителгəн бу əсəре 1980 елларда
“Полярноуралгеология” җитештерү берлəшмəсенең тəҗрибə-методик
экспедициясендə эшлəгəндə, Арктика киңлеклəрендə җыелган материаллар нигезендə
язылган.