

* * *
Кабернең ачылганын күргәч, бер мәлгә барысы да катып калдылар. Аннан соң барысы да берьюлы уянды, кабер тирәли сәер бер хәрәкәт башланды.
Доктор дарулар тутырылган портфелен калкан сыман итеп күкрәгенә куеп тотты да ягымлы ялагайлык белән тулы күзләрен күккә төбәде.
Хәсән акча янчыгын капшап, авырлыгын белергә теләгәндәй тибрәтеп карады, аннан соң пистолетын кобурасыннан алып, чалбар каешына кыстырып куйды.
Сәкинә: «Бисмилла, Закирҗан… Бисмилла!…» – дип артка чигенә башлады да күршедәге кабернең коймасына терәлеп туктап калды.
Участковый, татлы сөяк тапкан эт сыман, кабер тирәли берничә кат әйләнеп чыкты. Кесәсеннән метр чыгарып, өемнең биеклеген, киңлеген үлчәде. Аннан соң туфракны учына алып, озак кына уалап торды. Аны авызына кабып тәмләп карады да башын чайкап куйды һәм, тезләнеп, җирне иснәргә кереште. «Ике кеше… Ике ке-ше… – дип кабатлады үзе авыз эченнән. – Ике ир… Юк, өчәү… Юк, дүртәү… Хәтта бишәү… Юк, дүртәү… Берсе Закирҗан булырга тиеш…» Һәм кинәт барысын да сискәндереп сикереп торды: «Әйе шул! Әйе!!! Ничек тәүдә үк уйламаганмын!»
– Нәрсә булды? – дип сорады Хәсән.
Башкаларның да сораулы карашы аңа төбәлгән иде. Тик участковый моны сизмәде дә, ишетмәде дә. Ул үз эше белән мәшгуль иде.
– Закирҗан кичә кич кайттымы? –– дип текәлде ул Сәкинәгә, тегесе, баш каккач, докторга борылды. – Точно үлгән идеме ул?
– Үлгән иде инде… Йөрәге типми иде…
– Ахмак! – диде участковый, ачусыз-нисез генә.– Йоглар йөрәк тибешен үз ихтыяры белән дә туктатып тора ала.
– Ул йог түгел! – Докторның тавышы нәзегрәк булып чыкты. – Йөрәге туктаган кеше үлә.
– Ярый. Үпкәләмә, – диде участковый һәм тагын беркадәр кабер тирәли өерелгәннән соң, кинәт тынычланып калды. Үзенә төбәлгән карашларга тамчы да игътибар итмичә, ашыкмый гына тәмәке кабызды. Аны ашыкмый гына тартып бетерде. Үпкәсеннән чыккан төтен, сорау билгесен хәтерләтеп, һавада асылынып калгач, иренеп кенә докторга төбәлде. Һәм бер-бер артлы барсына да серле караш ташлап, тыныч кына сөйли башлады:
– Бу очракта без, мөхтәррәм доктор, бернинди галлюцинация белән дә түгел…
Докторның ирен читләре тартышып-тартышып куйды.
–…һәм бернинди өрәк белән дә түгел, мөхтәрәм җәмәгать…
Сәкинә белән Хәсән, пошаманга төшеп, бер-берсенә карашып алды.
–…ә тере кеше белән эш йөртәбез. Закирҗан үлмәгән булган.
– Ничек!!! Закирмы?.. Син аны каян беләсең?! Син!..
– Әкиятеңне әбиеңә сөйлә!
Участковыйга барысы да нәфрәтле карашын төбәде, әйтерсең ул намуслы кешеләргә яла ягучы пычрак бер зат иде. Ләкин тәртип сакчысының моңа исе китмәде. Ул дәвам итте:
– Закирҗан үлмәгән булган. Кичә урамда күргәч, ул миңа: «Мине тере килеш күмгән булганнар. Гүрдә уянып киттем, кабер казып, мәет талап йөрүчеләр чокып алды», – дигән иде. Мин, әлбәттә, моңа ышанмадым, шаяру дип уйладым. Бүген менә үзегез күреп торасыз… Закирҗан җир өстендә. Кабер ачылган. Тикшеренүләрем нәтиҗәсендә, мин бу каберне кичә кичтән чокыганнарын ачыкладым. Туфрак анализы шул хакта сөйли. Аяк эзләре һәм кеше исе буенча, казучыларның саны икедән дүрткә кадәр булырга тиеш. Берсе бик юан гәүдәле, кыска буйлы, икенчесе озын ботлы, әмма җиңел авырлыкта. Калган икесе хакында төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма алар икесе дә бердәй җиңел гәүдәле, һәм… аяк киемнәрен чүплек башыннан тапканнар булырга тиеш. Ә бәлки, бомжлардыр.
Тынлык урнашты. Һәркем үз уе белән иде.
Доктор үзенең һөнәри ялгышы, Закирҗанны моргка озатуы, галлюцинация дип баш катыруы өчен гарьләнде, һәм киләчәк язмышы турында баш ватты. Әгәр бу хәл билгеле булса, аны шыр наданга исәпләп, эштән куачаклар, адым саен төртеп күрсәтеп артыннан көлеп калачаклар иде. Әлеге фаҗигане ничек булдырмый калырга? Нинди чара табарга? Участковыйның хәбәре Сәкинәне дә сөендермәде. Ул, әлбәттә, ирен кызгана иде, ләкин иреннән дә бигрәк үзен жәлләде. Ирен тере килеш кабергә тыккан хатын турында кешеләр нәрсә уйлар?! Баласы ни дип әйтер?! Бу очрактан соң өеңнән чыгарга зар-интизар булып яшәрсең. Яшәрлегеңне калдырсалар әле… Аннан соң, хәерчелектән арынып, рәткә кереп барган тормышыннан да шулай аянычлы рәвештә колак кагасы килми иде.
– Бәлки, син хаталанасыңдыр? –– диде Хәсән, участковыйга ялварулы карап. – Бәлки, ялгышасыңдыр?
– Бирерәк килегез әле. – Участковый аларны кабер читенә үк китерде. – Менә күрәсезме?! Бу Закирҗанның тырмашып чыккан эзләре.
– Кабере сай бит! – дип, шатланып кычкырып җибәрде Сәкинә. – Без аны тирән күмгән идек.
– Ә хәзер әнә тегендә күз салыгыз, – дип, якындагы актарылган кабергә күрсәтте тәртип сакчысы. – Мин ул хакта да уйладым. Закирҗан кабереннән торып чыккач, аларның коты алынган. Качып киткәннәр. Һуштан язулары да ихтимал. Ә Закирҗанда алар кайгысы түгел, ул игътибар итмәгән. Соңыннан, җинаятьләре фашланып, табыш алу урыныннан колак какмас өчен, алар каберләрне күмәргә дип кире килгәннәр. Ләкин тагын нәрсәдер комачаулаган һәм алар эшләрен ташлап качарга мәҗбүр булганнар. Әнә тегендә яткан дүрт көрәк шул хакта сөйли.
Өчесе дә, анда-монда ташлап калдырылган көрәкләргә карап, тынып калдылар. Участковый үз эшен яхшы белә. Аңа каршы төшү мөмкин түгел иде. Сәкинә кинәт шатлыгыннан сикереп куйды:
– Закирҗан бай түгел иде!.. – диде ул, моңа гомерендә беренче тапкыр шатланып. – Аның хәерчелеген барысы да белә иде.
Ләкин участковыйның җавабы әзер булып чыкты:
– Жинаятьчеләр каберләрне бутаган булырга тиеш. Үткән төн караңгы иде. Хәтерлисездер. Каберләрне бутап, алар башта Закирҗанны казып чыгарганнар. Аннан соң, ялгышларын аңлап, теге кабергә тотынганнар. Болай булуы да ихтимал: башта алар икәү генә килгән, ә соңыннан, хатаны төзәтү һәм җинаять эзен яшерү өчен, тагын ике кеше иярткәннәр.
Шулкадәр җентекләп сөйләгән участковыйга каршы килерлек дәлил дөньяда юк иде. Барысы да авыр уйларына басылып тын калды.
– Бәлки, син хаталанасыңдыр… – дип кабатлады Хәсән, бу юлы сүзләренә аерым бер мәгънә салып. Бәлки, ялгышасыңдыр?!
– Юк, хаталанмыйм, – диде участковый, коры гына. – Ялгышмыйм да.
– Уйлап карагыз әле, начальник… – Хәсәннең тавышында янау ноталары чагылып китте. – Ялгышмый хаталанудан хаталанмый ялгышуга бер адым гына…
* * *
Закирҗанның бер максатсыз гына урамда йөргәне юк иде. Ул һәрвакыт кайдадыр чапты, ашыкты, кайдадыр өлгерергә тырышты. Хәзер кайда икәнен дә хәтерләми инде. Шулай тиз онытылырлык нәрсәләр өчен шулай чабуларга кирәк булды микән? Чынлап та, кайда ашыкты икән ул шул вакытларда? Жавап табарлык та түгел. Мөгаен, бер эшеннән икенчесенәдер. Соңга калудан куркып. Куркып…
Хәзер аның вакыты күп иде. Хәзер ашыктыручысы да, көтеп торучысы да юк. Шәһәр урамы буйлап, ашыкмый гына атлауның да үзенә генә хас бер ләззәте бар икән. Ул соңгы елларда гына күтәрелгән мәһабәт йортларга игътибар итте. Болар «хрущевка»лар да, эре панельле сыерчык оялары да түгел инде. Болар бүтән. Кешегә адәмчә шартлар тудыру нияте белән төзелгәннәр, хәтта тәрәзәләренә кадәр ниндидер бер тәкәббер нур белән балкый. Адым саен очраган вак кибетләргә кереп, тәмле-татлы ризыклардан авыз итте, затлы сигаралар алып кабызды, чит ил эчемлекләрен тәмләп карады. Базарга сугылып, өс-башын яңартып чыкты, шунда ук утырган парикмахердан чәчен матурлатты. Хәтта кояш күзлеге дә алып киде. Кара, нинди матур икән бу ил! Һәм бай икән. Жаның нәрсә тели – барысы да бар. Оҗмахның үзе. Алма-хөрмәләреннән алып хур кызларына кадәр бөтенесен дә татып карарга мөмкин. Элек боларны ничек күрмәде икән ул. Шулкадәр күзгә бәрелеп торган бәхетле дөньяны да күрмәс өчен никадәр сукыр булырга кирәк!
Закирҗанның күңелен авыр үкенеч көйдереп үтте. Жәннәт бакчасына тиң дөньяда яшәп тә, аның кадерен белмәвенә, шундый гүзәл тормышта алтындай елларын әрәмгә үткәрүенә ачуы килде. Нәкъ шушы заманда, нәкъ шушы дөньяга туганыңа сөенеп кенә яшисе икән бит югыйсә. Ә ул, ахмак, сукырларча гомер сөрүдән арына белмәде. Бер караңгыдан икенчесенә чапты, яктылыкны күрә алмады.
Ник соң шулай килеп чыкты әле?
Әҗәл белән күзгә-күз очрашып, гомернең мәңге түгеллеген, үлемнең котылгысызлыгын аңлагач кына, кеше үз тормышына бөтенләй башкача карый башлый, диләр. Бәлки, бу хак сүздер, Закирҗанның карашы үзгәрүгә дә, бәлки, бүгенге авыр хәле сәбәпчедер. Шулай, әлбәттә!
Ул мәһабәт йортларга тагын бер кат күз йөгертеп чыкты. Соклангыч! Сокланудан, тормышның гүзәллегенә хозурланудан канатланган хисләре кинәт кенә сөрлегеп китте. Ул үзе дә чак абынып егылмыйча калды.
Загс бинасы да, белешмә артыннан кергән йорт та шундый гүзәл иде. Тик Закирҗан алардан авыр уйлар белән өметсезлек кенә алып чыкты.
Закирҗан затлы сигара алып кабызырга теләп, түш кесәсенә тыгылды. Кулы, кичә чишендергән кешедән үзенә күчеп, хәзер инде шактый юкарып калган акча пачкасына төртелде. Акча! Һәм Закирҗан, тәмәке турында бөтенләй онытып, кулын кире тартып чыгарды.
Кинәт ул барысын да аңлады.
Ни өчен бүгенге матурлыкны моңа кадәр күрә алмавын да, ни өчен көне-төне чабып йөрүен дә. Акча! Кеше бер үк дөньяда гомер итсә дә, әллә ничә төрле үлчәмдә яши икән ләбаса. Берәүләр караңгылык, икенчеләр сорылык, өченчеләр яктылык үлчәмендә, дүртенчеләр… Һәм берәүләр күргән дөньяны икенчеләр күрә алмый, алар үзләре белән янәшәдә бөтенләй башка үлчәм кешеләре дә яшәгәнен белмиләр, белсәләр дә моны аңламыйлар. Аңлый алмыйлар һәм теләмиләр дә. Ә бер үлчәмнән икенче үлчәмгә күчү чарасы – акча. Акчаң күбрәк икән – син яктылык үлчәмендә, аз икән – караңгылыкта.
Ул гомер буена караңгылык үлчәмендә булды. Үзе дә аңгармастан, бер эштән икенчесенә чабып, тормышның аз гына нурын, яктылыгын сатып алыр өчен акча табарга омтылды. Таба алмады. Шуңа күрә гаиләсен дә караңгылык үлчәмендә яшәтте.
Ул үзенең өс-башына күз салды. Матур. Килешле. Ә бит моңа кадәр аның юньле кием күргәне юк иде. Һәм кирәкмәде дә. Урамдагыларга игътибар итте. Барысы да пөхтә киемнән. Хәтта ярлыраклар да, үзләренең мескенлеген яшерер өчен, матур күлмәкләргә төренгәннәр. Шулай кирәк тә. Кешеләр ихтирам итсен өчен, киемең яхшы булырга тиеш. Кесәңдә бер тиен акчаң булмаса да. Табыныңда сыңар валчык икмәк калмаса да. Чөнки берәү дә синең фатирыңа барып тикшеренеп йөрми, берәү дә кесәңне әйләндереп карамый. Ә киемең әллә кайдан кемлегеңне әйтеп тора.
Ул хатынын кешечә киендерә алмады. Кызын да. Кызы бигрәк кызганыч. Бала-чага аяусыз була бит ул. Киеменә карап кимсеткәннәрдер инде аны. Хәерче кызы, шапшак, дигәннәрдер. Хәтта бер авыр сүз әйтүче булмаса да, энәдән генә төшкән күлмәктән йөргән ахирәтләренә карап үзе дә кимсенгәндер. Кеше рәнҗеткәнгә түзеп була әле, ә үзең кимсенү… Монысы инде гомер буена төзәлмәс ярага, бәхетсезлеккә дә әйләнергә мөмкин.
Ул тәмәке алып кабызды.
Моны аңлау аңа авыр иде.
Үз гомереңнең бер максатсыз, бер мәгънәсез үткәнен төшенү беркайчан да җиңел булмый. Соңга калып аңлау – бигрәк тә.
Бераздан Закирҗан өенә шалтыратты. Трубканы алучы булмады. Өйдә кеше юктыр инде. Кызы кайда икән? Кичә дә күренмәде. Бәлки, авылга кайтарып куйганнардыр. Кемгә, кайсы туганына, нинди авылга икән? Әллә барып күрергәме соң?
Жанын тәкатьсез сагыш өзгәләде. Ярата, өзелеп ярата иде ул үзенең кызын. Аны бер генә күрер өчен бөтен илне гизеп чыгарга да риза иде. Ләкин бер нәрсәдән курыкты. Әгәр кызы да аны күргәч һушын җуйса, Закирҗан моны күтәрә алмаячак иде. Бердән, баласы күңеленә яра салуы җанын актарса, икенчедән, үз сабыеның да аны терегә санамавы йөрәген теләчәк иде. Яшәү кояшы сүнәчәк иде ул чакта.
Закирҗан, якындагы почта бүлегенә кереп, кесәсендәге акчаның зур өлешен кызы исеменә күчерде дә, авыр уйларыннан арыну уе белән, зират ягына атлады.
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.com