

* * *
Икенче көнне иртә белән зират капкасы төбенә зәңгәрсу «ауди» килеп туктады. Аннан чәчәкләр, кечкенә веноклар күтәреп, бер хатын-кыз, өч ир-егет төште дә каберләр ягына атлады. Алар бер нәрсә хакында да сөйләшмәделәр. Сүзләр артык сыман иде… Барысы да кичә кичтән үк сөйләшеп куелган иде инде.
Закирҗанның рухын тынычландыру өчен, башта алар мәчеткә барып хәер бирделәр. Барсының да Ходай йортына беренче тапкыр барулары иде. Дөнья куып мең мәшәкать белән чабулап йөргәндә, мәчет турындагы уй башыңа да кереп чыкмый, ә менә теге дөнья вәкилләре белән күзгә-күз очрашып котың алынганнан соң, әби-бабайлар сүзе белән колакка кереп калган нәрсәләр хакыйкатьнең үзе булып тоела икән. Теге дөнья, оҗмах, тәмуг… Боларның барысы да чынбарлыктыр кебек күренә. Ирексездән Аллага ышанырга, тормыш рәвешең хакында уйланырга мәҗбүр буласың. Ә йөрәгеңдә дәрт, кулыңда көч бар да бу хакта бик уйланасы килми.
Мәчеткә кергәндә, хәтта Хәсән дә югалыбрак калгандай тоелды. Ул күтәрмәнең беренче баскычында ук аягын салды да аяк киемемне монда калдырсам, урламаслар микән дигән сыман, бертын карап торды. Аннан соң үз уйларыннан үзе оялып, кыюсыз гына ары узды. Моңа кадәр бер йортка да, елның кайсы вакытында да, аяк киемен салып керми торган участковый да, күтәрмәгә менеп җиткәч, Хәсәннән күреп, кире борылды һәм беренче баскычка кабат төшеп ботинка шнурын сүтәргә тотынды. Тик ул, җинаятьчелек белән көннең көненә күзгә-күз очрашып торган шәхес буларак, аяк киемен калдырмады, аны кулына тотты. Докторның кулында медикаментлар белән шыплап тутырылган кечкенә чемодан иде. Мәчеткә чемоданымны алып барыргамы-юкмы дип, ул төне буе баш ватып чыкты һәм берәр дин әһеле чирләп-нитеп китсә, аны бушка дәвалап саваплы булу өмете белән алырга карар итте. Бу өмете әле дә җуелып бетмәгән иде, шуңа ул үзен юлдашларыннан өстенрәк итеп тойды. Ни генә әйтсәң дә, медицина Ходайга якынрак торган шөгыль, пәйгамбәрләрнең берсе дә миллионер да, мент та булмаган, барысы да диярлек авыруларны савыктырып дан казанган. Ишек төбендә икеләнебрәк калган иптәшләренә тәкәббер караш ташлап, ул кыю гына эчкә узды. Һәм, тавышын көррәк чыгарырга тырышып, сәлам бирде:
– Салам аләй кум!
Кызганычка каршы, мәчеттә Алла үзе юк иде. Хәзрәт тә күренмәде. Ишек төбендә алама гына киемле бер карт басып тора иде.
Милиция формасындагы участковыйны күргәч, ул дертләп китте. Ләкин доктор белән Хәсәннең йөзендә ягымлы булырга тырышу галәмәтен тоеп, тынычланыбрак калды. …
– Иң зур мулла сез буламсыз? – диде доктор, үзенең диндар «буламсыз»ы белән юлдашларын сокландырып. Без рухы тынгылык табалмаган әрвахымыз өчен хәер бирергә килгән идек.
Һәм инде кәшилүген актара башлаган Хәсәнгә мәгънәле караш ташлады. Тегесе йөз доллар тартып чыгарды. Аптырабрак торды да аңа тагын шундый ук өч купюра өстәде.
Түбәтәйле карт башта нидер әйтмәкче иде, тик акчаны күргәч, ялт-йолт каранып алды да елмаеп җибәрде һәм күрешергә кулын сузды:
– Әссәләмәгаләйкүм! Рәхим итегез! Кем рухына дога кылыйм?
Докторның җавабыннан соң, хәйләкәр елтыраган күзләрен яшерергә тырышып, акчаны кесәсенә чумдырды да, кулларын күккә сузып, авыз эченнән нәрсәдер пышылдарга тотынды. Аннан соң тиз генә битен сыпырып куйды һәм: …
– Урыны оҗмахта булсын! Урыны оҗмахта… – дип бөгелә-сыгыла чигенә башлады. – Гафу итегез, минем ашыгыч намазым бар. Гафу… Урыны оҗмахта…
Ул китеп югалгач, ишек төбендә бертын таптанып тордылар да, ары-бире дәшүче булмагач, кире борылдылар.
Хәсән үзенең юмартлыгыннан, доктор зирәклегеннән канәгать иде. Тик участковый гына бер сүз дә дәшмәде. Әлеге карт аңа ничектер таныш кебек тоелды, әмма кайда күргәнен генә хәтерли алмады.
Сәкинә, хатын-кызларга мондый урынга йөрү фарыз түгел дип уйлаганлыктан, аларны мәчет капкасы төбендә бөтен белгәнен кабатлап көтә иде. Ә белгәне бик үк күп тә түгел, ул: «Бисмилла, Закирҗан, бисмилла!» – дип пышылдый да битен сыпырып куя, пышылдый да битен сыпыра иде.
– Барысы да тәртиптә! – дип сөрәнләде доктор, аны күрү белән. – Барымыз исеменнән дә хәер тапшырдык. Мулла бик ихлас итеп дога кылды. Закирҗаныңның урыны оҗмахта булачак, диде.
Хәсән аны җөпләп баш какты.
Участковый дәшмәде. Ул нәрсәнедер хәтерләргә тырыша иде бугай…
Барысы да тәртиптә иде, әлбәттә, һәркем, үз уйларына бирелеп, кылган савапларының ләззәтен тоеп, зиратка кадәр дәшми бардылар.
– Мәчеткә ешрак йөрергә кирәк булган икән, – дип куйды доктор, каберләр арасыннан узганда. – Ходай Тәгаләдән ераклашырга ярамый.
– Аңа артык якын булу да бәхет түгел. – Хәсән ни өчендер докторның сүзеннән туя башлады. – Бәхет булса, Алла каршына пациентларыңны озатмас, үзең барыр идең.
Доктор дәшмәде.
– Ярдәме тияр микән, – диде Сәкинә, үзалдына сөйләнгәндәй. – Галлюцинациядән котылырбыз микән…
– Әлбәттә, тиячәк! Аз гына дәваланырга да туры килер.
Докторның бу сүзеннән Хәсән дертләп китте:
– Син дәвалыйсыңмы?
– Юк, психиатр.
– Кем? Псих… Нәрсә, син безне психлар дип уйлыйсыңмы әллә?
Кинәт участковый яман итеп сүгенеп куйды:
– Эх, без аңгыралар! Жыен дивана без!!! Мулла түгел иде бит ул…
– Нәрсә?!
Барысы да аңа төбәлделәр. Участковый бер мәлгә югалып калды. Дөресен әйтергә ярамый иде аңа. Үзләренең бер жуликка дүрт йөз доллар хәер биргәнен белсәләр, боларның җен ачуы чыгачак, ә иң беренче чиратта участковыйның үзенә ташланачаклар иде.
– Мулла гына түгел иде бит ул. Мөфтинең үзе иде… дип дәвам итте участковый. – Ә без тиешенчә рәхмәт тә әйталмадык…
Юлдашларның кыяфәтендәге көчергәнеш күзгә күренеп кимеде.
– Ярый, – диде доктор, җиңел сулап. – Алла бәндәләренең күңеле киң була, кичерер әле.
Бу вакытта алар Закирҗанның каберенә җитеп киләләр иде инде.
Сәкинә кинәт, коты алынып, кычкырып җибәрде.
– Йа Хода!
Барысы да ул караган якка борылып катып калдылар. Сулыш алулары да тынып торды, бары тик йөрәкләрнең курку катыш гаҗәпләнү белән ярсып типкәне генә ишетелде.
Закирҗанның кабере актарылган иде…
* * *
Закирҗанның өйләнгәннән бирле загска барганы юк иде. Көне-төне гаиләгә акча юнәтү хәстәре белән йөргәнлектән, ул гражданлык актларын теркәү урыны турында күптән оныткан, мондый урынның дөньяда барлыгын да белми иде.
Зираттан үз каберен күреп кайткач, исенә төшерергә туры килде. Гомер буена үлеме турында таныклык тотып йөреп булмас бит инде дип, иртә белән шунда юнәлде. Урамдагылардан сораша торгач, сәгать ярым дигәндә, эзләп тапты. Матур гына йортта урнашкан икән. Хәер, шулай булырга тиештер дә – күпчелек халык монда туй үткәргәндә, бәхетле чагында килә бит. Кеше мыжгып торадыр инде. Кемдер өйләнергә йөри, кемнеңдер баласы туган, кемнеңдер якыны үлгән. Адәм баласының эше бетәмени…
Ләкин загста кеше күп түгел иде. Берничә пар никахлашырга гариза тотып килгән. Өч-дүрт карчык пенсия өчен ниндидер белешмә артыннан йөри. Аларның чираты аерым. Закирҗан кебек үзенең исәнлеген исбатларга теләгән бер генә адәм дә юк. Вахтадагы ир аңа сынап озак итеп карап торганнан соң, ничәнче бүлмәгә керергә икәнен әйтеп җибәргән иде. Әле бу бүлмәгә чират бөтенләй юклыгын белгәч, Закирҗан шатланып, үзенең шушы матур йорттан законлы тере кеше булып чыгачагына ныклы ышаныч белән ишек тоткасына үрелде. Аны зур бер кинәнеч белән үзенә тартты. Ләкин ишек ачылмады.
Закирҗан ишекне тагын тартты. Ачылмады. Тагын. Тагын… Ахырда ул ике куллап ябышты. Файдасыз. Аптырагач, уң аягын ишек яңагына терәп, тартырга кереште. Юк. Кинәт аның күңелен ниндидер рәнҗү биләп алды. Аны беркем дә санга сукмый, аның кайгысы белән беркем дә санлашырга теләми кебек күренде. Ул, канаты сынган кош сыман, өмет белән мөлдерәмә тулы карашларын ишеккә төбәп, инде елар чиккә җитеп басып тора иде. Кинәт ишек ачылып китте. Аннан бер яшь кенә ханым күренде.
– Нәрсә дип тартасыз аны. Безнең ишек эчкә ачыла бит… – диде ул, елмаебрак. – Әйдәгез, узыгыз. Ни йомышлар белән килдегез?
Закирҗан урт төпләренә кадәр күрсәтеп елмаеп җибәрде. Бу мизгелдә ул дөньялыкның иң бәхетле кешесе иде.
Һәм бүлмәгә узды. Үз халәтен сүзләр белән аңлата алырына ышанып җиталмыйча, үлеме турындагы таныклыкны яшь ханымга сузды. Һәм кинәт бу ханымны танып алды. Һәм кычкырып көлеп җибәрде:
– Ха-ха-ха… Менә ичмасам очрашу! Хы-хы-хы…
Ханым иң тәүдә аның үлем турындагы таныклык тоткан кулын күрде. Күрде дә катып калды. Таныды ул аны. Кичә кәшилүген һәм туфлиен китереп биргән кул иде бу. Таныды да күзләрен ала алмады. Бөтен булмышын курку ялмады, тез буыннары тотмас булды. Аннан соң кичәге Өрәкнең чиркангыч тавышын ишетте. Хы-хы-хы… Димәк, кичәге очрашу очраклы хәл булмаган. Димәк, Өрәк аны күзәтә, эзәрлекли, зыян салырга итә. Миенең кайсыдыр почмагын шундый уй көйдереп үтте. Һәм Гүзәл, ярдәм сорап кычкырырга дип ачылган авызын да ябып өлгермичә, әкрен генә идәнгә шуып төште…
Закирҗан бер мәлгә аптырап калды.
Аңа авыр иде. Үзе азмы-күпме белгән, аралашкан кешеләрнең кайсын гына очратмасын, барысы да һушын җуя. Аларга бер сүз әйтергә, үз хәлеңне аңлатырга да өлгералмый каласың. Йомарланган керпе, үз кабыгына кереп качкан ташбакалар сыман. Хәер, бер карасаң, һушыңны югалту да тормыш чынбарлыгыннан качарга маташу чарасы ич. Икенче үлчәмгә качу, үз кабыгыңа кереп бикләнү. Ни үле, ни тере булып идәндә сузылып яткан шушы чибәр ханым белән сөйләшеп, аңа нәрсәдер аңлатырга тырышып кара инде.
Кинәт аңа бөтен кешеләр дә ташбака сыман булып тоелды. Аларның бит барысы да үз кабыгы эчендә гомер итә. Ул кабык күзгә күренми, кулга тими. Кулга тими, әмма җанга тия. Адәм баласы үзен яралткан табигатьтән курка, үзе тудырган явызлыктан, мәкердән, сызланудан… Бер-берсеннән курка! Тынычлыгын сакларга теләп, үз кабыгы эченә кереп бикләнә дә – ялгызлыктан курка. Кеше гомере гел куркудан тора.
Хәер, кеше генәмени?! Шул ук әкәм-төкәм… Шул ук елан. Еланнарны ерткыч түгел, диләр. Куркуыннан гына чага, диләр. Елан – агуы, бүре – тешләре, үгез мөгезләре артында яши. Ә кешедә, дөньяның иң бөек ерткычы буларак, барысы да берьюлы – мөгезе дә, тешләре дә, агуы да. Хәтта аның изгелек кылуы да үз-үзен саклау чарасы гына.
Жир әйләнә икән, аны курку әйләндерә.
Бу уйлардан Закирҗанга тагын да кыенрак булып китте. Ул үзе дә курка лабаса. Тереләр арасыннан төшеп калудан курка. Шул ук вакытта яшәүдән дә курка. Чынлап та, бәлки, үлгән булса, җиңелрәк булыр иде. Кешеләр арасында, адашып килеп чыккан өрәк шикелле, япа-ялгыз гомер уздырудан ни мәгънә инде?// Автомобиль авариясенә эләгеп теге дөньяга барып кайткан бер танышының: «Караңгы тоннель аша ниндидер сихри яктылыкка барган җиремнән хатынның: «Үлмә, җаным! Үлмә!» – дип елаган тавышын ишеттем, һәм кире борылдым. Соңыннан гына белдем, йөрәк тибешем туктап калгач, ул чынлап та шулай елаган икән. Һәм бераздан миңа җан кергән…» – дип сөйләгәнен искә төшерде. Ул тоннельне Закирҗан да күрде. Ләкин аны чакырып кайтаручы булмады бугай. Ул үзе кайтты. Әрсезләнеп. Нигә кайтты икән шул чагында?! Колач җәеп көтеп тормыйлар бит…
Мондый уйлар белән акылыңнан язу да озак түгелдер. Закирҗан аларны куарга тырышты. Тик тормас өчен генә Гүзәлне кәнәфигә күтәреп салды. Һушына килмәсме дип, битләренә суккалап алды. Кая инде! Һәм елмаеп куйды… Әгәр кабат үз хәленә кайтса, бу ханымны тагын һушын җуймас дип кем әйтала?! Әйе… Уянып, куркуыннан кычкыра башлаганчы, чыгып ычкынырга кирәк.
Вахтага җиткәч, Закирҗан кинәт туктап калды. Ни генә әйтсәң дә, тулы хокуклы кеше буласы килә иде аның. Һәм вахтерга борылды.
– Сез өйрәткән бүлмә бикле бит әле, – диде ул, күңелсез генә.
– Бер килгәч, эшне бетереп китәсе иде дә…
– Бер килгәч?! – диде вахтер, мыек астыннан елмая биреп. – Ярый, бер килгәч, фәләненче бүлмәгә кереп чыгыгыз.
Бу бүлмәдә һушын җуючы булмады. Бәхеткә каршы. Әгәр озын буйлы килеш тә артык юан булып тоелган бу карт ханым егылып китсә, Алла сакласын иде…
– Исәнмесез…
– Исәнмесез, – диде хатын, робот тавышы белән. Йомышыгыз? Закирҗан болай да каушабрак тора иде. Нәрсәдән башларга белми аптырады. Ахырда ул теге кәгазьне сузды. Тик үрелеп алучы булмады. Барысын да тел белән аңлатырга туры килде:
– Мине үлде дип моргка кертеп куйганнар. Ә гаиләмә икенче кешенең мәетен биреп җибәргәннәр… – Закирҗан мөмкин кадәр кыскарак булырга тырышты. – Ә ул мәетне моннан дүрт көн элек җирләгәннәр дә минем исемгә үлем турындагы таныклык алганнар. Үзем моргта уянып киттем. Кичә кич белән…
Закирҗан кинәт тукталып калды. Мондый очраклар көн саен булып тормаганын ул чамалый иде. Әмма хатынның йөзендә бернинди кызыксыну әсәре дә, сыңар хис тә күренмәде. Шуңа күрә Закирҗан туктап калды да ханымга төбәлде – колагы ишетә микән моның, чукрак түгел микән? Хатын, аның карашын тоеп, башын күтәрде.
– Шуннан? – диде ул, робот тавышы белән. – Йомышыгыз?
Закирҗан инде ник кергәненә үкенә башлады. Соң, шундый хәлдә калган кеше загска нәрсә өмет итеп, нинди йомыш белән килергә мөмкин! Өйләнешер өчен түгел бит инде…
Ләкин каты бәрелмәде.
– Миңа тере кеше документлары кирәк иде, – диде ул, үз сүзенең дә мәгънәсезрәк яңгыравын тоеп. – Исәннәр сафына басарга телим.
– Гариза языгыз.
Закирҗан тагын аптырап калды. Мондый сорау кызык булып яңгырады. Ләкин хатын җитди иде.
– Нәрсә дип?
Хатын бер кәгазьне аңа табан шудырды:
– Менә бланк.
Гариза язгач, өч бит кәгазь сузды.
– Бу – кирәкле белешмәләр исемлеге. Шуларны җыегыз да кабат килерсез. Хушыгыз.
Ул хатынга тагын бер караш ташлады, һәм аңлады. Үзен кургәч аның ни өчен һушын югалтмаганын аңлады. Бу ханым эшлекле битарафлык кабыгы астына яшеренеп яши иде.
Загс ишеге төбенә җиткәч, сискәнеп туктап калды. Ул урамга чыгу белән дөнья йә һушын җуяр, йә «Исәнмесез. Йомышыгыз?» дип сорар төсле тоелды…
Исемлеккә күз салгач, тереләр документы алырына шикләнеп калды. Бу тиклем белешмәне җыеп бетерер өчен бер гомер генә җитмәстер төсле тоелды. Шулай да ул, төшенкелеккә бирелмәскә тырышып, исемлекнең башында торган белешмә артыннан китте. Чират су буе иде.
– Мин кем артыннан булырмын? – дип сорады ул, бүген белешмә эләгәчәгенә шикләнеп.
Чираттагылар сәерсенеп карап куйды. Дәшмәделәр. Бары тик бер ханым гына аның соравына сорау белән җавап бирде:
– Сез кайчан язылган идегез соң?
– Ничек инде? – Закирҗан аңламады.
– Мин, мәсәлән, узган елның декабрендә язылдым. Һәм бу бичараның бернәрсә дә аңламавын күреп өстәп куйды. – Бу бүлмәгә чират белән керәләр. Ләкин чиратка басар өчен, фәләненче бүлмәгә кереп чиратка язылырга кирәк. Ким дигәндә ярты ел алдан. Аңладыгызмы?
Закирҗан баш какты. Ләкин баш кагуы аңлаудан түгел, ә хатынга рәхмәт йөзеннән иде.
– Аңласагыз, әнә теге бүлмәгә чират алыгыз, – дип елмайды хатын.
Ул бүлмәгә чиратны күргәч, Закирҗан үзе һушын җуя язды.
Урамга чыккач, Закирҗан авыз эченнән генә нык итеп сүгенеп куйды. Болай булгач, тереләр документы алыр өчен аңа бер гомер генә җитмәячәк иде.
Әрнүен басарга теләп, урам буендагы кафега керде. Берәр йөз грамм эчеп, берәрсенә күңелен бушату иде исәбе. Ләкин кафеда бер генә кеше утыра иде. Закирҗан стаканын тотып, аның янына килде.
– Мөмкинме?
Теге кеше усал карашы белән кадалды да яман итеп сүгенеп куйды:
– Уйди на … отсюда!!!
Закирҗан дәшмәде.
Сүгенү калканы астына качкан бу адәмгә ачуланмады да.
Күрше өстәлгә утырып стаканын бушатты да чыгып китте. Үз каберенә барып күңелен бушатудан башка чарасы юк иде аның.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com