

* * *
Алар каберне казып бетерә язганнар иде инде.
Болытлар арасыннан тулган ай килеп чыкты. Моңа кадәр тоташ караңгылыкка күмелгән зират саран нурга чумды. Әлеге икәү өскә күтәрелделәр дә, көрәкләренә таянып, як-якка күз салып алдылар.
Болар кадерләп күмелгән бай мәетләрне талап йөрүче кешеләр иде. Аларның берсе кыска һәм юан гәүдәле булып, икенчесе сабантуй колгасы кебек ябык озын иде. Элек заводта бергә эшләп очын очка гына ялгап яшәгән бу дусларның икесен дә, хәерчелекләренә риза булмыйча, хатыннары ташлап киткән иде. Алар анда сугылып, монда бәрелеп йөрделәр дә шушы кәсепкә тотынып киттеләр. Башта бик куркыныч булды. Тора-бара өйрәнделәр, хәзер алар зиратны гадәти эш урыны итеп күрәләр иде. Шулай булмыйча… Хәзер аларның тормышлары җитеш, кайда теләсә, шунда бара, нәрсә теләсә, шуны кылана алалар ич. Ни генә әйтсәң дә, акча инде кешенең кешелеген билгели торган нәрсә.
Бүген дә менә бик бай клиентка (үзләре талыйсы мәетне алар шулай атыйлар иде) юлыктылар. Офисының ишек төбендә атып үтерелгән бу бизнесменны затлы балдаклары, алтын сәгатьләре, чылбырлары, тагын әллә нинди кыйммәтле нәрсәләре белән бергә күмделәр. Бүген алар хәйран гына суммага мантып китәчәкләрен яхшы аңлыйлар, шунлыктан кәефләре бик күтәренке иде.
Ай калыккач, алар эшләреннән бер мәлгә туктап өскә күтәрелделәр, тирләрен сөртеп куйдылар һәм тирә-якка күз салдылар.
– Тиздән төшеп җитәбез инде. – Озын буйлысы канәгать елмаеп куйды, тик шундук бөтен битен ниндидер газап гарипләде. Ул, үз күзләренә үзе ышанырга теләмәгәндәй, якындагы кабергә текәлде, һәм бик яман итеп сүгенеп куйды.
– Нәрсә булды? – Кыска юан иптәше дә ул күрсәткән якка карап катып калды, ул да сүгенде.
Ярсуларына тончыгып тын калдылар.
– Гомердә дә болай ялгышканыбыз юк иде бит… диде Колга, еларга җитешеп. – Нәрсә булды безгә?! Нишләдек без?!
Икенчесе күңелсез елмаеп куйды:
–Төн караңгы иде бит… Без ашыккан булдык… Ярый, таңга кадәр вакыт бар әле, өлгерербез.
– Монысын шул килеш калдырабызмы?
– Кире күмәргә туры килер инде… Ә безгә кирәкле кабер әнә тегендә ул. Тагын ялгышмыйк инде.
– Әйдә, алайса озак юанмыйк.
Алар эшкә генә тотынганнар иде, берсенең кәрәзле телефоны шалтырады. Икесе дә бер мизгелгә катып калдылар. Шуннан Кәрлә трубканы колагына китерде.
– Сезгә табан өч кеше килә, – диде шалтыратучы. – Берсенең пистолеты бар. Икесенең кулында озынча чехоллар. Көрәккә охшаган. Мылтык булуы да мөмкин.
Дуслар бер-берсенә карашып алдылар да җәһәт кенә караңгылыкка кереп югалдылар.
Актарылып ташланган кабер янында тынлык урнашты.
* * *
Бомжларга таныш түгел кеше – Закирҗан иде.
Ул аларга очраклы рәвештә генә тап булды. Гаражлар арасына ул печ итеп чыгар өчен генә кергән иде. Ләкин көтелмәгән хәлдә үзе дә сизмәстән пистолетка ябышып, үзе дә сизмәстән җиңүче булып чыккач, йөрәкләнеп китте, башында хәтәр бер фикер туды. Ул үзенең каберен дә барып күрергә тели иде ич. Ә нигә менә бу бәндәләр белән бергә барып карамаска?! Төн булса ни… Курыксаң, көндез дә куркып була инде. Каберне ачып та карарга кирәк бит әле. Бәлки, анда бөтенләй бер кеше дә җирләнмәгәндер. Әлбәттә, берәү дә юк инде анда. Аның каберендә бүтән кем булсын?! Закирҗан үзе монда йөри ич.
Һәм ул бомжларны үзе белән бергә ияртте. Төнге кибетләрнең берсенә кереп, юл уңаена көрәкләр дә сатып алды, аларга чехол да сорады.
Башта ул тамчы да курыкмый иде. Элек бик кыю йөрәкле кеше түгел иде бит, бу халәтенә үзе дә аптырап куйды. Бәлки, үзе янында дер калтырап торган бомжларга батыр булып күренү теләге көч өстәгәндер. Ләкин корган ботаклар сынган тавышны ишеткәннән соң, йөрәген шом яулый барды. «Ахмак! – дип әрләде ул үзен. – Иртәгә барып карасаң нәрсә булыр иде. Юньле кеше төн уртасында зиратта йөримени?!» Ләкин кире борылырга горурлыгы ирек бирмәде. Әлеге икәү алдында ахыргача кыю булып күренәсе килде.
Бераз баргач, ботаклар сынган тавышлар тагын ишетелде. Кемнәрдер пыш-пыш сөйләшә дә шикелле тоелды. Закирҗанның йөрәге табан астына шуышты. Ләкин ул бу хискә бирелмәскә, аны ераграк куарга тырышты. Кем йөрсен инде бу вакытта монда пышылдашып?! Мәетләрнең кабердән чыгуына ул ышанмый иде. Шулай үзен тынычландыра торгач, әлеге авазлар да, аяк тавышлары да бөтенләйгә тынып калды.
Кайдадыр якында, зират читендә генә, машина тавышы ишетелгән кебек булды. Ул бераз колак төбендә дырылдап торды да кайдадыр китеп югалды. Тынлык урнашты.
Закирҗан бомжлардан да күз яздырмаска тырышты. Алар да нәрсәдер пышылдашып алалар бугай. Бәлки, аны талап китәргә дә җыеналардыр әле. Көрәкләрне юкка гына бирде аларга. Хәер, күтәрсеннәр, эшләп ашасыннар. Аларның да куркуы чамадан ашкан булса кирәк, тирә-якка еш-еш карангалап алулары, атлау рәвешләре, хәтта сулышларына кадәр шуны раслый.
Тиздән ул үзенең каберен эзләп тапты. Тапты да катып калды. Кабер тулысынча диярлек казылган иде. Аның бер як читкә алып куелган коймасындагы язуны Закирҗан, кесә фонарен кабызып, кабат-кабат укыды. Үзенең исем-аты, туган-үлгән елы язылган иде анда. Хәтта фотосына кадәр куйганнар. Аның белән бергә бомжлар да сурәткә текәлде һәм, нәрсәдер сизенеп, бер Закирҗанга, бер сурәткә карап тордылар да куркудан шар ачылган күзләрен бер-берсенә төбәп катып калдылар.
Закирҗан моны сизмәде. Ул шок хәлендә иде. Әлбәттә, үзенең кабере булырга тиешлеген дә, хәтта аның кай тирәдә икәнен дә ул чамалый иде. Бары тик үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып кына карыйсы килгән иде аның. Ләкин каберем казылгандыр дип ул башына да китермәде. Нишләп болай соң әле бу? Кем казыган моны? Һәм аның бөтен булмышын үзгәртеп, бер утлы фикер үтте: «Бәлки, үзем казып чыкканмындыр?» Һәм ул әлеге уйның дөреслеген куәтләрлек тагын бер дәлил китерде: «Югыйсә нишләп мин монда соң? Менә ич минем каберем…» Болай уйлауга җаны эсселе-суыклы булып китте. Ул моңа тулысынча ышана башлады, хәтта үзенең кабердә уянулары, ярсып кычкырулары, ничек итеп тырманып, көч-хәл белән кабердән җир өстенә чыгуларына кадәр хәтеренә төшкәндәй булды.
Кинәт ниндидер көч Закирҗанны ике кулбашыннан эләктерде дә күккә күтәрде. Ул куркудан кычкырып җибәрергә дә өлгермәде, кинәт ычкындырдылар һәм ул түбәнгә очты. Түбәнгә, караңгылыкка. Ул озак очмады, мизгел эчендә ниндидер салкын һәм каты мәйданчыкка барып төште. Тәнен чиксез авырту көйдереп үтте. Һәм Закирҗан йомарланып тынып калды.
Аны ике яклап тотып караңгылыкка ыргытучы көч үзе ияртеп алып килгән ике бомж иде. Алар каберенә кереп-чыгып йөри ала торган бу явыз көчтән котылуларына сөенеп бар хутларына шәһәр ягына чаптылар. Бераздан зират тынып калды.
* * *
Бомжлар китеп беркадәр вакыт үткәч, куаклар арасыннан мәетләр талаучы ике дус чыкты. Аларның кәефе кырылган, кашлары җыерылган иде инде.
– Әллә бүген кайтып кына китәбезме? –– диде Колга, нәфрәт белән җиргә төкереп. – Иртә уңмаган кич уңмас… Менә бу каберне генә күмеп куярбыз да.
Иптәше тиз генә дәшмәде.
– Бәлки, клиентны эш итеп өлгерербез? Таңга кадәр вакыт бар бит әле.
– Вакыт бар да ул… Нигәдер күңел тартмый тора.
Кәрлә юан аңа карап мәсхәрәле елмаеп куйды:
– Хатын-кыз булмыйк әле. Әйдә, теге каберне казыйбыз.
– Ә монысы?
– Шул килеш калып торсын. Өлгерсәк, күмәрбез, өлгермәсәк, калыр.
Алар сүзсез генә эшкә тотындылар. Башта кабернең коймасын сүтеп читкә алып куйдылар. Аннан соң ниндидер махсус җайланма белән аның һәйкәл ташын суырып чыгардылар да, икәүләшеп күтәреп, коймалар янына алып киттеләр. Шуннан икесе кабернең ике ягына басып казый башладылар.
– Туфрагы басылып өлгермәгән, Аллага шөкер, – диде Колга.
Иптәше аңа ачулы караш ташлады:
– Тавышланмый тор. Иртә кычкырган әтәчнең башы авырта.
Дәшми-тынмый гына озак казыдылар.
Салкын җил исеп куйды.
Рәхәт булып китте.
– Эх, тегесенең табутына төшеп җиткән идек… диде Колга. – Ялгышмаган булсак, өйдә бер яртыны кагып утырасы кешебез дә…
– Соң, нәрсә карадың үзең?
– Ә син?
Тын калдылар. Бер мәртәбә авызлары пешкәннән соң, эшләре бик ырамады.
– Юкка гына тотындык моңа, – диде Колга, көрәгенә таянып. – Вакыт тиз үтә, ә эш бармый.
Кәрлә юан, бик төксе генә итеп, нидер әйтмәкче иде, кинәт йөзе үзгәрде, кулыннан көрәге төшеп китте. Иптәше гаҗәпләнеп аңа карады да, ниндидер хәвеф сизеп артына борылды, һәм коты алынып катып калды. Алар бая ялгышып казыган кабердән шуышып бер мәет чыгып килә иде. Мәет үрмәләп чыкты да акрын гына торып басты. Тирә-ягына күз йөгертеп алды һәм әлеге икәүне күреп, алар ягына атлады. Бик яман итеп сүгенеп куйды. Аннан соң кесәсенә тыгылды да ниндидер ялтыравыклы нәрсә тартып чыгарды.
– Сез мине шушында калдырып китәргә теләдегезме?! – диде ул, әлеге икәүгә якынлашып. – Мәсхәрә итмәкче булдыгызмы?!
Ике дус, киселгән пар каен кебек, акрын гына җиргә ауды.
Закирҗан алар янына килде. Беләкләрен капшап карады. Жаннары бар иде. Кесә фонаре белән йөзләренә яктыртты, һәм аптырап калды. Болар бөтенләй башка кешеләр иде. Болар ул ияртеп килгән бомжлар түгел. Кемнәр соң алайса?
Ник төн уртасында кабер казыйлар? Әллә үзен дә шушылар чокып чыгарды микән? Ул аларның яңакларына чапкалап карады. Тик берсе дә һушына килмәде. Закирҗанның йөрәген дә шом баса башлаган иде. Ул, бер нәрсә турында да уйламаска тырышып, шәһәр ягына атлады.
* * *
Закирҗан үзенең тормышын күз алдына китереп, әлеге хәлгә калуның сәбәпләрен ачыкларга тырышты. Аның узганы үзе кебек гади кешеләрнекеннән бер нәрсәсе белән дә аерылмый иде. Шул ук балачак, авыл, мәктәп, армия, һөнәрчелек училищесы, завод һәм кыскартылу.
Кыскартылу.
Бу сүздән Закирҗан дертләп китте. Аны моннан берничә ел элек гомер буе тир түккән заводыннан чыгарып ташлаганнар иде. Ул начальнигының сүзен әле дә ишеткәндәй булды: «Икътисади хәлебезнең көннән-көнгә авырлаша баруы сәбәпле, синең һөнәр кешеләрен эштән кыскартырга мәҗбүрбез…» Бу инде синең ишеләр безгә элек тә бик кирәкми иде, ул чакта хәлебез әйбәт булгач, без сезгә яшәү хокукы бирергә тырыштык, ләкин хәзер үз көймәбез дә комга терәлде, гафу итегез, әмма без сезне борт аръягына ташларга мәҗбүрбез, дигән сүз иде. Закирҗан ул чакта үзен нәрсәгәдер ныклы бер ышаныч белән ышанып, аяусыз алданган бала кебек хис итте. Әйе, һәр һөнәрнең мәртәбәле, һәр останың кирәкле икәненә ышана иде ул. Бу ышаныч мәктәп елларыннан ук канына сеңдерелгән иде. Ул үз эше белән илнең, кешеләрнең бәхетле тормышын якынайтуына да ышана иде. Дөньяда һәр кешенең бердәнбер булып, Табигать һәм Ватан-ана өчен һәркемнең бер дәрәҗәдә газиз вә кадерле икәненә дә ышанычы көчле иде. Бактисәң, ул бу завод, бу ил, бу кешеләр өчен сукыр бер тиенгә дә тормый икән бит. Аны теләсә кайсы вакытта, үзләренә кыенлык килү белән, борт артына, котырынган тормыш диңгезенә атып бәрергә мөмкиннәр икән. Ул үзен тузган кием, сасыган ит кебек хис итте.
Кыскартылу
Юк, гомер буе хәләл көчен биргән заводына да бик үпкәләмәде бугай ул. Жанын өзгәләгән сәбәп башка иде шикелле. Гомер буе үзеңне мөһим бер шәхес итеп тоеп та, азак бер пүчтәк зат икәнеңне аңлау, шул беткән баш көеңә әллә кем булып кыланып йөргәннәреңнән гарьләнү ачысы изде бугай күңелен. Син заводың белән генә кеше идең, хәзер ул авыр хәлдә, ә аннан башка син беркем дә түгел. Син – чүп.
Ул вакытта Закиржан шулай әрнегән иде. Алай да төшенкелеккә бирелеп, адәм мәсхәрәсенә калырга теләмичә, вакытлыча гына дип, берничә урынга эшкә керде. Хезмәт хакын аз түлиләр иде, әлбәттә, ләкин тора-бара юньлерәк эш табылачагына, табылмаса, монда аның тырышлыгын күреп акчасын күтәрәчәкләренә өметен өзмәде. Шушы «вакытлыча эшләр»нең берсеннән берсенә чабып айлар үтте, еллар…
Сәкинә аны аңларга тырышты шикелле
Эш урыныннан кыскартылуын белгэч тә, бик артык тузынмады, Закиржан кебек авыр уйларга бирелмәде. Акчасызлыкка үртәлеп бераз чәйнәнеп йөрде дә тынды. Соңрак хәтта юатырга да тырышты әле: «Ни юньләп акча түләмәделәр, ни кадереңне белмәделәр, ул заводыңнан күптән китәргә кирәк иде инде. Үзең тәвәккәлли алмас идең әле, кыскартулары да яхшы булды, диде ул. Тәне таза кешегә эш бетмәгән. Берәр юнен табарсың…
Һәм шуңа өметләнеп озак кына көтте Сәкинә. Закирҗан да көтте. Эзләде. Ләкин заманында дөньяның нәкъ яртысын канат астында асраган дәүләттә адәм рәтле эш калмаган булып чыкты. Хезмәт хакы яхшы урыннарга Закирҗанны якын китермәделәр, анда чират болай да Әллә ничә катлы иде, ә башкаларында акчаны ачтан үлмәслек кенә түлиләр, әле анысын да берничә айга соңлап бирәләр иде…
Сәкинәнең дә түземлеге озакка бармады. «Өстемә кияргә юньле кием юк, адәм арасына чыгарга да оят. Кешеләр кебек тәмле ризык күргәнебез юк… дип башланган шелтә сүзләре әкрен генә җанны талаучы сукрануга, акыру-бакыруларга әйләнә бардыр. Үтте гомерем бер бозау белән… Әнә кешенең ирләре! Урамга чыккан саен хатыннары күлмәк алыштыра, затлы машинада типтерәләр, ә безнең… Ирме син, түгелме син! Сарык бәрәнедер син!..»
Ахыр чиктә мондый тиргәшүләр дә онытыла барды. Хәер, Закиржан башта бик авыр кичерсә дә, соңрак күнегә төште. Аннан соң хатынының тузынуларын тыңларга бик вакыты да, хәле дә калмый иде. Көне буена эштән эшкә чабып, арый да кайтып капкалап алу белән тәгәрәп йоклап китә.
Бер йортта бер гаилә булып яшәсәләр дә, инде аралары суынган, һәркайсының үз тормышы бар сыман тоела башлаган иде. Хатыны аңа хәзер ир итеп түгел, ә артык файдасы да, зыяны да булмаган бер мәхлукка караган сыманрак карый иде бугай.
Танышулары да, өйләнешүләре дә ничектер сәеррәк килеп чыкты. Трамвайда очрашып сөйләшеп киттеләр. Аннан соң да очрашып йөрделәр. Закирҗанга кыз ошый иде. Ләкин артык зур: хис, мәхәббәт дип җан атарлык, төн йокыларыңнан яздырырлык көчле тойгы кичермәде. Сәкинәнең дә хәле шундыйрак иде бугай.
– Ярый, бик әйбәт булыр, – диде ул, Закирҗанның өйләнешү турындагы тәкъдименә. – Тулай торактан да куарга торалар…
Өйләнешеп бергә яши башлагач, аралары якынаебрак, җылыныбрак киткәндәй тоелды. Тулай торакның бер бүлмәсендә гомер иттеләр. Ашау-эчүләренә җитеп барды. Икесенең хезмәт хакы да артык зурдан булмагач, җиһаз-фәлән турында уйлый алмадылар. Хәер, тулай торак караватында йоклаганда, аның бик хаҗәте дә юк шикелле иде. Бераздан Закиржанга фатир бирделәр. Тәүге ярты елда идәндә йоклап, тәрәзә төбен өстәл итеп яшәсәләр дә, шатлыклары чиксез-чамасыз иде. Фатир алу белән мәхәббәт тә артып киткәндәй булды.
Адәм аягы басмаган утрауда яшәсәләр, алардан да бәхетле кеше булмас иде. Ләкин… Араны бөтенләй чит-ят кешеләр суытты. Сәкинә белән Закирҗанның бәхетенә үч иткәндәй, алар көннән-көнгә байый барды, затлы киемнәр киделәр, яхшы машиналарга утырдылар, кибетләрдән татлы ризыклар сатып алдылар. Шуларны күреп торган килеш ничек инде үз бәхетеңнән канәгать булмак кирәк?! Ә үз бәхетеннән канәгать булмаган кеше бәхетле була аламы?
Аны башта заводыннан кыскарттылар.
Акрынлып гаиләгә дә хаҗәте кими барды. Гаиләдә дә ул кыскартылу алдында тора иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com