

* * *
– Әгәр ул чынлап та исән булса? – диде Сәкинә, шомлы карашын докторга төбәп.
Закирҗан чыгып киткәннән соң, беркадәр вакыт үткәч, алар икесе дә бер тирәдәрәк һушына килгәннәр иде. Хәлләре артык зыянлы булып чыкмады, куркулары үтеп, дарулар эчкәч, аек фикер йөртер дәрәҗәгә килделәр. Әле менә күргән-кичергәннәрен аңларга тырышып утыралар иде.
– Соң, әйтеп торам бит инде, – диде доктор, хатынга әлифба аңлаткандай итеп. – Бездә сәламәтләнеп чыгучылар да тулысынча савыгып бетми. Әмма мәетләр тулысынча үлә.
Сәкинә һаман үзенекен сөйләде:
– Тавышы да, буй-сыны да үзенеке иде бит…
Доктор үртәлә башлады:
– Соң, менә син үзең уйлап кара. Кеше үлә, әйеме, шуннан соң без ярабыз бит инде. Яргач, бөтен сәламәт органнарын кисеп алабыз. Донор итеп. Менә шуннан соң да исән калырга мөмкинме?!
– Аптырап әйтәм инде.
– Хәтта бер-бер могҗиза белән исән калса да, аны, чыгып мишәйт итеп йөрмәсен дип, ике метр җир астына күмеп, фәлән тонна туфрак белән бастырып куялар.
– Ничек чыккан соң ул алайса?
Доктор ялт итеп Сәкинәгә борылып карады. Әле булып узган хәлләрдән соң, ул үзен дә бик үк яхшы тоймый иде. Ә Сәкинәнең хәле бигрәк тә хөрт, башы да юньләп эшләп җитми, ахрысы. Шулай да ул каты кагылмады, кулыннан килгәнчә сабыр булырга тырышты:
– Соң, әйтеп торам бит инде… Ул синең күзеңә генә күренгән. Галлюцинация! Өрәкләр, гадәттә, яңа гына йокларга яткан кешегә килә. Әвен базарына киткәндә, кеше күпмедер вакыт уяулык белән йокы арасында була. Нәкъ шушы чакта ул төрле тавышлар ишетергә, күзенә нәрсәләрдер күренергә мөмкин. Бу галлюцинация дип атала. Мондый галлюцинацияләр төш күрүдән үзләренең чынбарлыкка нык охшаш булуы белән аерыла.
Сәкинә аңа сәерсенеп карап торды. Аннан соң икеләнеп кенә әйтеп куйды:
– Мин йокларга ятмаган идем бит.
– Алайса нигә диванда уянып киттең соң?! Хатын иңнәрен генә җыерды. Ә доктор, аның кабат берәр мәгънәсез сорау бирүеннән курыккандай, ашыгып-ашыгып сөйли башлады:
– Үлем белән очрашу безне көнкүреш хәрабәләреннән сөйрәп ала, тормыш мәгънәсе турында уйланырга этәрә. Без гомернең мәңгелек түгеллеген тулысынча аңлап тетрәнү кичерәбез. Якыннарыбызның, кадерле кешеләребезнең үлеме белән безнең дә йөрәкләрдә нәрсәдер үлә. Күпме ныграк яратабыз, югалтуны шулкадәр авыр кичерәбез, яралар да тирәнрәк була. Вакыт узу белән җәрәхәт уңала, әмма аның мәңге бетмәс җөе кала. Үзебезне гаепле итеп тә сизәбез.
Ул тукталып, аңлый микән бу дигәндәй, Сәкинәгә бертын карап торды да сорап куйды:
– Ә сез аның белән әйбәт яшәдегезме?
Хатын бераз уйланып торды:
– Әйбәт дип… Талаша-сугыша торган кеше булмады инде, анысы… Хәерче яшәдек, адәм арасына чыга алмадык.
– Димәк, син аннан канәгать булмагансың?
– Ничек канәгать буласың инде… – Хатын авыр сулап куйды. – Эштән башканы белмәде бит. Өч эштә йөргән булды. Ә хезмәт хакы… Тфү!.. Ташкулчим… Шуннан арып кайта да йокларга ята. Башыннан сыйпарга да өлгермисең, гырлап йоклап та китә. Ун ел буе шулай!
– Менә-менә, – диде доктор, алтын тапкандай куанып. – Димәк, аңа ачулы, нәфрәтле дә булгансың. Ә чирләп китүен ничек кичердең соң?
Сәкинә гаепле елмаеп куйды.
– Башта ачуым килде. Өйдә таракан күзенә салырлык ризык юк, ә ул чирлегә сабышып егылып ята! «Ашыгыч ярдәм» алып киткәч, куркуга калдым. Гомер буе шулай чирләшкә булып калса, нишләрмен? Шулай уйладым инде…
–Тәк-тәк-тәк… – Доктор тагын алтын тапты бугай. – Ә үлемен ничек кабул иттең?
Хатын портретка карап алды да борынын тартып куйды.
– Элекке уйларым өчен оялдым башта. Кызгандым да. Яшь иде бит әле ул…
Доктор урыныннан ук сикереп торды:
– Менә!.. Сәкинә сискәнеп китте. Аптыраулы да, сораулы да карашын докторга төбәде. – Менә! – дип дәвам итте доктор. – Менә нәрсә ята сезнең галлюцинацияләр нигезендә. Сез үзегезне ирегез алдында гаепле саныйсыз. Шул гаеп хисе сезгә тынгы бирми. Шуңа ул сезнең күзегезгә күренә.
Дөньякүләм мәсьәләне уңышлы хәл иткәндәй, икесе дә тынып калды. Үз–үзеннән канәгатьлеге докторның йөзенә үк чыккан иде.
Сәкинә исә һаман нәрсәнедер ачыклый алмый интегә иде шикелле. Бераздан ул кыюсыз гына сорап куйды:
– Ә сез, доктор?.. Ул сезнең дә күзгә күренгән бит?!
Доктор тирән уйга батты.
– Ну, мин инде… Мин… Миндә дә шундый ук хәлдер…– диде ул, ниһаять. – Тиешенчә дәвалап, аны үлемнән алып кала алмаган өчен үземне гаепле саныймдыр.
Тынлык урнашты.
– Рәхмәт, доктор! – диде бераздан Сәкинә, күңеле булып. – Димәк, ул тере түгел. Димәк, күзгә генә күренә.
– Әлбәттә, шулай!
Кинәт Сәкинә нәрсәнедер исенә төшерде.
– Доктор, ә бит ул телефоннан да сөйләште.
– Соң, әйтеп торам бит, галлюцинация бу, күзгә күренә, колакка ишетелә торган нәрсә.
Сәкинә бертын икеләнеп торды да тәвәккәлләде:
– Мин генә ишетмәдем бит аны… Әйтсәм әйтим инде… Без фатирда бер иптәш белән идек бит.
– Димәк, анда да галлюцинация! – диде доктор, шуны гына көткәндәй.
Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады. Икесе дә катып калдылар, бер–берсенә карашып алдылар. Доктор медикаментлар тутырылган чемоданын җыярга кереште.
– Мин куркам, доктор.
Доктор елмаерга итте, ләкин йөзендә көзән җыергандагы гариплек кенә пәйда булды. Ахырда ул ишеккә ымлады:
– А-ачарга к-кирәк.
Сәкинә кылт иткән тавыштан да һушын җуяр хәлгә җитеп ишеккә юнәлде.
– Кем бар анда?
Кинәт ишек үзе ачылып китте. Сәкинә четердәтеп күзләрен йомды, күкрәгеннән ыңгырашуга охшаш аваз саркылып чыкты. Доктор кулыннан чемоданын төшереп җибәрде.
– Бу мин идем. Участковый. Исәнмесез.
Икесе дә күзләрен ачты. Иреннәренә татлы елмаю кунды.
– Ә-ә-әйдә, р-рәхим итегез…
– Юк, узып тормыйм… – Участковый үзе дә дулкынлана иде бугай. – Мин озакка түгел… Мин бер нәрсәне генә ачыкларга теләр идем…
– Рәхим итегез.
– Ни бит, әйеме?.. Закирҗанны җирләгән идегез бит?!
– Әйе… Сәкинә дә, доктор да ниндидер гаҗәп хәбәр көтеп тын калдылар. – Жирләгән идек шул.
Участковый бераз уйланып торды. Аннан соң китәргә борылды:
– Шуны гына ачыкларга теләгән идем. Ярый, сау булыгыз.
– Юк инде… – Сәкинә җәһәт кенә аның каршысына килеп басты. – Башлаган сүзеңне әйтеп бетер инде син. Кайгы уртаклашырга дип кермәгәнсеңдер бит.
Участковый икеләнеп бераз башын кашып торды да тәвәккәлләде.
– Мин аны бүген урамда күрдем, – диде ул, өненнән авыр йөкне салып ташлагандай итеп. – Кулында үлеме турында таныклык та бар иде…
Өчесе дә сүзсез калдылар.
Бераздан Сәкинә ниндидер яшерен өмет белән докторга карады. Тегесе бу карашны шундук тотып алды да милиционерга төбәлде:
– Исән чагында сез аңа берәр зыян эшләмәгән идегезме?
– Юк… Хәтерләмим…
– Алдашасыз! – диде Сәкинә, бәбкәсен курчалаган ана каз сыман муенын алга сузып. – Кем аны бер гаепсезгә унбиш суткага ябып куйды?!
Участковый уңайсызланып калды. – Бәй… Анысы сүз тыңлап кына бит, үзегез кушканга гына…
– Ә син бит аның гаепсез икәнен белә идең!
– Соң, булгалады инде… Акчаның да кирәк чагы иде…
– Аңлашылды! – дип сөенде доктор. – Димәк, Закирҗан алдында үзегезне гаепле дип саныйсыз?
– Шулай булып чыгадыр инде…
– Аңлашылды, – дип кабатлады доктор. – Безнең барыбызның да Закирҗан алдында гаебебез бар. Шушы гаеплелек хисе безгә тынгы бирми, без аны ничек кенә теләсәк тә оныта алмыйбыз, шуңа ул безнең күзләребезгә күренә. Аның алдында гаебебезне җуймый торып, аның рухына берәр изгелек кылмый торып, ул безгә тынгылык бирмәячәк.
Сәкинә тынычланыбрак калгандай булды. Бераздан ул кухняга кереп китте дә җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Участковый белән доктор аның артыннан таш– ландылар.
– Нәрсә булды?
Сәкинә ап-ак төскә кергән иде.
– Доктор, – диде ул, телен көчкә әйләндереп. – Галлюцинация аракы эчәме? Ә Өрәк аракы эчәме? Мондый мәгънәсез сораудан аптырап калган ирләр Сәкинә өстәлгә ымлагач кына төшенделәр. Анда яртылаш эчелгән аракы шешәсе белән кабымлыклар тора иде.
– Димәк, бу бернинди дә галлюцинация дә, өрәк тә түгел, – диде Сәкинә, бөтен сөйләшүгә йомгак ясап. Димәк, Закирҗан кабердән чыккан!
– Нич-чек?!
– Монысын инде милиция ачыкларга тиеш. Һәм медицина!
Барысы да аптырап калдылар. Баш миендәге фикерләрнең чәбәләнгәне ишетелерлек тынлык урнашты. Бераздан доктор кычкырып җибәрде:
– Тукта! – Һәм ул участковыйга борылды. – Сез кергәндә ишек бикле түгел иде бит?! Димәк, без һушсыз ятканда да ул ачык булган. Ә бу вакыт эчендә берәр кеше кереп…
Участковый Сәкинәгә борылды:
– Тикшереп чыгыгыз әле, бер нәрсәгез дә югалмаганмы?
2
Зиратка якынайган саен йөрәкләр шом белән тула барды. Монда барысы да эшләрен бетереп мәңгелек йокыга талганлыктан, мәгърур тынлык булырга тиеш кебек иде. Ләкин алай булып чыкмады. Агачлар шаулавы, яфракларның бедер-бедер серләшүе колакка үтеп керде, кайчагында агачлар, чынлап та, сөйләшәләрдер сыман тоелды, хәтта яфраклар шыбырдавында ниндидер сүзләр дә ишетелеп киткәндәй булды. Аңа кабер ташларын кискәндәге тавыш чыгарып чикерткәләр черкелдәве кушылды. Тулган ай нурында селкенгән агач күләгәләре шушы шомлы моң астында бииләр төсле тоелды. Монда һәммәсе дә җанлы иде. Шуңа күрә мәетләр һич тә йокыга талмагандыр, алар да терелеп чыкканнардыр да хәзер үзләрен җир астында калдырып киткән кешеләрдән үч алырга җыеналардыр кебек күренде.
Бомжлар бер-берсенә карашып куйдылар.
– Бәлки, качарбыз? – дип пышылдады берсе.
Икенчесе ирененә бармагын куйды да, башын кагып, алда атлаган кечкенә буйлы ябык кешегә күрсәтте. Ишетеп калмасын, янәсе.
Төн уртасында гаражлар арасына килеп, аларның тынычлыгын бозган бу кешене башта акылга утыртырга теләгәннәр иде алар. Күрер күзгә бик гайрәтле дә күренми, арт сабагын укыту кыен булмас, дип икесе дә мондый очраклар өчен махсус әзерләнгән чылбырларын күтәреп каршы чыктылар. Ләкин теге кеше куркып качмады, дәшми-тынмый гына кесәсеннән пистолет чыгарды да берсенең аяк астына атып җибәрде, һәм мондый хәлдән тораташка әйләнгән бомжларның чылбырларын алып, әллә кайда атып бәрде. Аннан соң икесен дә гараж стенасына аркалары белән терәп куйды да тәмәке кабызды.
– Бе-бе-без с-с-сакланырга гына теләггән ид-дек… дип, сүзләрен сытып чыгарды берсе. – Без явыз ният белән түгел.
Таныш түгел кеше дәшмәде.
Бомжлар бу тынлыкның юньлегә түгеллеген чамалап, баскан урыннарыннан кузгалырга ашыкмадылар. Авыз ачып тагын берәр сүз әйтергә дә йөрәкләре җитмәде.
– Мин сезгә туйганчы ашарлык акча бирәм, – диде таныш түгел кеше. – Ә сез миңа ярдәм итәсез. Килештекме?
Килешмичә аларның чарасы юк иде. Әлбәттә, эшнең бик авыр һәм пычрак булачагын чамалыйлар иде, юньле нәрсәгә аларны беркем дә чакырмый. Ләкин төн уртасында зиратка бару турында аларның башына да килмәде.
Ләкин хәзер ни дә булса үзгәртергә соң иде инде.
Алар төнге зират эченнән атлыйлар иде. Ниндидер яман тавышлы кошлар кычкырып җибәрә. Вак ботаклар сынганы ишетелә. Черкиләр безелди. Салкын җил исеп куя. Таныш түгел кеше кинәт бер кабер янында туктап калды. Тирә-якка каранып алды.
– Сез бер нәрсә дә ишетмәдегезме? – дип пышылдады ул бераздан.
Бомжлар, «юк» дигәнне аңлатып, баш чайкады. Таныш түгел кеше пистолетын чыгарды. Тегеләрнең чигенеп куюын күргәч, елмаеп җибәрде һәм кулындагы озынча чехолны аларга бирде. Якында гына корган ботаклар сынганы ишетелде. Бу юлы барысы да үзара карашып куйдылар. Монысы инде уен түгел, йә берәр зур җанвар, йә кеше булырга тиеш иде.
Таныш түгел кеше шул якка пистолетын төбәде. Шул халәттә озак басып торды. Тавыш башкача ишетелмәде. Бераздан ул коралын кесәсенә тыкты да бомжларга ымлады: «Киттек!…»
Алар ары атладылар. Барысы да көчергәнешле хәлдә иде.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com