

Закирҗан докторны идәнгә сузып салды. Яңагына чапкалап алды. Теге һушына килмәде. Шунда гына ишек төбендә бөгәрләнеп яткан җәймәгә игътибар итте. Ул катып калды. Күзләрен угалады. Башын чайкап алды. Жәймә шул ук килеш ята бирде. Закирҗан, чирканып кына, аны кулына алды. Иснәп карады. Шул! Аның бөркәнчеге үзеннән алда өенә кайтып җиткән.
Гаҗ-җәп!
Өй эченә тагын күз йөгертте, һәм башын чайкап куйды. Өстәл өстендә таныш чәчәкләр утыра. Ишек төбендә аның бөркәнчеге. Тумбочка өстендә өр-яңа затлы телефон. Прихожийда кызгылт лампа. Никадәр яңалык! Нинди үзгәрешләр!
Закирҗан үзен чит дөньяга килеп эләккәндәй хис итте. Ул монда бөтенләй ят кеше иде. Ул монда артык. Ул инде үткәннәрдә калган һәм хәзер беркемгә дә кирәкми иде. Кулындагы җәймәне докторның өстенә япты да ишеккә юнәлде.
Подъезд һаман элеккечә иде. Баскыч мәйданчыгына чыгу белән, шундый таныш ис борынын иркәләде. Бу песи сидеге исе булды. Үлем белән яшәү арасында тартышкан кырыклы лампочка, янып-сүнеп, янып-сүнеп сәлам бирде. Аның нурында идәндә чәчелеп яткан тәмәке төпчекләре, сыра банкалары күренеп китте. Өске катта ниндидер яшүсмернең яман сүгенгәне ишетелде. Барысы да шундый таныш һәм кадерле иде.
Ул дворга чыкты. Тирә-якка карангалап торды. Ишек төбендә күрше-күләннең җиңел машиналары тезелеп киткән. Арырак балаларның уен мәйданчыгы. Анда яшьләр җыелышып сыра чөмерә. Тәмәке кузлары, сүгенү авазлары ялтлап китә. Тегендәрәк ике хатын сөйләшеп тора…
Бар да әйбәт. Дөнья матур. Ләкин кайда барырга? Ул акрын гына атлап китте. Кайда икәнен әле үзе дә белми иде. Хәер, аңа хәзер барыбер инде.
Адәм ышанмаслык хәлгә юлыгуыннан ничектер кәефе күтәрелеп китте. Ул үзенең хаклы булып, башкаларның хаталануын яхшы аңлый, моны аңлау аңа көч бирә, үзен алардан өстенрәк итеп тоярга мәҗбүр итә иде. Шушы өстенлек хисе аның күңелен күтәрде. Закирҗан ниндидер дәртле көй сызгырып җибәрде. Бераздан моның белән генә канәгатьләнмичә, җырларга ук кереште.
Алпан-тилпән атлап кычкырып җырлап барган бу адәмгә узгынчылар туктап-туктап карап тордылар, кайберләре бармагын чигә тирәсендә бөтереп алды, кайсылары бөтен кайгысын онытып ихлас елмайды да күңелләренә дәрт йөгерде, адымнары җиңеләеп калды. Закирҗан аларның берсен дә күрмәде. Ул исерек һәм бәхетле иде.
Әлегегә охшаш халәтне ул больницага эләккәч тә кичергән иде. Дөрес, анда баштарак чыдап булмаслык авырту, бөтен булмышыңны иңрәргә мәҗбүр итә торган ачы әрнү булды. Ә соңыннан ул упкынга очты. Юк, упкынга түгел, упкын түбәндә була, ә ул югарыга күтәрелде. Бөтен авырлыкларын, сызлану-әрнүләрен салып ташлады да галәм киңлегенә юл алды ул. Караңгы бер торба буйлап, ниндидер яктылыкка күтәрелде. Якты нурлар аңа күзен кысты, ул нурлардан бар булмышы иркәләнде. Аңа шундый, шундый җиңел иде!..
Һәм әле дә, урам буйлап җырлап атлаганда, ул ниндидер сихри ләззәт тойды. Иңнәренә канат үскән кебек, җир өстеннән очып барган кебек.
Ләкин аны бәреп төшерделәр. Һавасыннан бәреп төшерүче кеше участковый иде.
– Гражданин, туктагыз әле! – диде ул, таләпчән тавыш белән.
Ул башта тавышны гына ишетте. Тавышыннан ук аның кемлеген таныды. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Гадәт буенча гына. Ләкин курыкмады. Хәзер аңа барыбер иде.
Закирҗан җырның сүзен әйтеп бетермичә, күтәрелгән сул аягын җиргә тидермичә катып калды. Әйтерсең фильмны кинәт туктаттылар.
– Документыгызны күрсәтегез!
Участковый аның каршына килеп басты.
– Нинди документ? – Закирҗан елмаеп куйды. – Ә-ә-ә… Хәзер, хәзер…
Ул адәмчә итеп басты да кесәсенә тыгылды.
– Тизрәк булы… – Кинәт участковый катып калды, танавын тартып куйды. – Бәй, Закирҗан… Син түгелме соң?!
Закирҗан кычкырып көлеп җибәрде:
– Ха-ха-ха-ха!.. Мин бу, начальник. Мин!
Участковый сискәнеп китте. Күзләре шар булды. Фуражкасы сизелер-сизелмәс кенә күтәрелде.
– Бәй, син үлгән идең бит… –– диде ул, үз сүзләренең мәгънәсез икәнен сизеп, өстәп куйды. – Әйе, точно! Өч көн элек җирләделәр.
Закирҗан тагын көлде. Аның тавышыннан участковый кечерәебрәк калгандай тоелды.
– Шулайрак булды шул, – диде ул көлеп туйгач һәм тәртип сакчысына текәлде. – Сезне сагынып кайттым менә. Син җитмисең анда, начальник.
– Ту-туктале, ша-шаярмале…
– Чынлап әйтәм. Сагынып кайттым. Ну, кызык түгел анда. Ятасың да ятасың. Өч көн буе йокы туйдырдым да бүген кайттым менә.
Участковый як-ягына каранып алды. Ул инде бу кешене нигә туктатканына үкенә башлаган иде бугай. Ләкин бирешмәде. Тавышын бугаздан алырга тырышып, сорау бирде: Чы-чынлап сө-сөйли бе-беләсеңме син, юкмы?!
Закирҗан тагын кычкырып көлде. Бөтен кешене пошаманга төшерә торган бу дәһшәтле елмаюы аның үзенә дә ошый иде.
– Ха-ха-ха!… – Участковый артка чигенеп куйды, ә Закирҗан аңа каршы атлады. – Чынлап кирәкмени?! Ну, үлмәгән булганмын мин. – Закирҗан бераз тынып торды да дәвам итте: – Кабер эчендә уянып киттем. Караңгы. Куркыныч. Тамак кибә. Ятам шулай уйланып. Ничек чыгарга инде моннан, дим. Селгетергә тырышып карыйм – көч җитми. Бермәлне өстә «дөп-дөп» иткән тавыш килә башлады. Якынайганнан-якыная теге. Әһ-һә, мәйтәм, хәл белергә киләләр. Бераздан күзгә ай яктысы китереп бәрде. Тегеләрнең сүзләре ишетелә башлады.
Закирҗан участковыйга карап алды. Ул каккан казык кебек басып тора иде. Закирҗан туктап калгач, «шун-нан, шуннан?» дигәнне аңлатып баш какты. Ләкин сүз әйтә алмады.
– Ну, сөйләшәләр тегеләр. «Авызын да ачып карарга онытма, алтын теше юк микән?!» ди берсе. Шуннан соң мин, тыныч кына итеп: «Мине таларга сезнең хакыгыз юк!» дигән идем, икесе дә ауды. Менә бит, начальник, безнең халык әйбәтләп әйткәнне дә аңлый бит. Ә син мине каталажкага яба идең…
Участковый озак кына тын торды.
Шуннан куркып уянып киткәндәй:
– Карале, аларны кулга алырга кирәк бит, – дип, наручнигына үрелде, һәм Закирҗанның ерык авызын күреп күңеле сүрелде. – Туктале, чынлап сөйлисеңме соң син?
Закирҗан аның иңеннән сыйпады:
– Шаяртам гына инде. Күрмисеңмени, кәеф күтәренке чак.
Участковый Америка ачты:
– Димәк, син үлмәгәнсең инде?!
– Юк, начальник, үлгән идем мин… Кире кайтардылар.
– Ни-нич-чек?
– Ну… Неприемный көнгә эләккәнмен. Газраил больничныйда булган… Эх, начальник… Милициягә кем дөресен сөйләсен инде…
Ниһаять, участковый һушына килде:
– Нәрсә син баш катырасың! Документыңны күрсәт!
– Менә ул документ, – дип, кәгазьне борын төбенә сузды Закирҗан. – Осторожно, кул белән тияргә ярамый.
Участковый авыз эченнән генә укып чыкты да катып калды.
– Үлеме турында таныклык… – дип кабатлады ул, дөньяда шуннан да мөһимрәк язу юк шикелле. – Үлеме турында…
Закирҗан китеп хәтсез вакыт үткәч тә, ул баскан урынында катып тора иде әле. Һәм кабатлый иде:
– Үлеме турында таныклык…
* * *
Ул күңеленнән генә дусларын барлап чыкты. Бүген кемгә дә булса барып кунарга кирәк иде. Урамда инде салкынайта. Узгынчылар да азая бара. Төн җитеп килә.
Якында гына яшәгән Гайнан дустына кереп чыкты. Ишеге бикле иде. Башкалары ерактарак тора. Өйдәме-түгелме әле. Хәзер күпләр бакчаларында яши бит. Җәй.
Бертуган апасына барса? Ул ялгызы яши. Ире үлеп калды. Балалары башлы-күзле булып, үз дөньясын көтә. Аңа барсаң, урын таба инде. Бертуган энесен башка бер-кем белән дә бутамас, шундук танып алыр. Сөйләшерләр. Серләшерләр. Юкса соңгы вакытта берәү белән дә рәтләп сөйләшә алганы юк бит.
Закирҗан шунда китте.
Таныш подъездның таныш баскычларын күрү белән, күңеленә җылы йөгерде. Авыр чакларында гел апасына килә иде ул. Күңелен бушатып, аның җылы сүзен, эшлекле киңәшләрен ишеткәч, җаны тынычланып кала, яшәүгә дәрте арта иде.
«…иде…»
Ул авыр сулап куйды. Хәзер барсы да шул «иде»гә калдымыни инде?! Шулайдыр шул. Бәлки, кеше турында гел «иде» дип кенә сөйләргә кирәктер әле. Ул бит минут саен, секунд саен, мизгел саен үзгәрә бара. Безнең алда инде бер ел элек күргән кеше түгел. Безнең алда бер мизгел элек күргән кеше түгел. Шул ук кебек, ләкин шул ук түгел. Адәм баласы бары тик үлгәч кенә үзгәрүдән, «иде» булудан туктый.
Тиреләр таушала, чәчләр агара йә коела, нерв күзәнәкләре кире кайтмас өчен юкка чыга, эчке органнар туза, күзләр үткенлеген югалта, колак ката башлый. Шул ук вакытта һәр мизгелдә без кичергән вакыйгалардан ниндидер сабак алабыз, без рухи яктан үсә барабыз һәм үз асылыбызны аңлауга якынаябыз. Картайган кешенең кинәт дингә бирелеп китүенә дә шул сәбәпчедер әле. Тормышның фанилыгын аңлап, үлемгә әзерләнә башлау ятадыр аның нигезендә.
Үлемгә әзерләнү…
Берәр дистә ел дисбе тартканнан соң, Ходай каршына барган кеше бәхетле, ни генә әйтсәң дә, йөзе якты була аның. Ә бу дөньядан бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда, бернинди әзерлексез китсәң?
Ә китә алмый калсаң?! Поездга соңлаган кеше кебек. Билетың кулыңда, ә поезд киткән. Тү-ү… Закирҗан да бүген шундый хәлдә иде: үлем турындагы таныклыгы кулында, кабере зиратта, ә үзе монда, апасының ишек төбендә.
Ул кыңгырау төймәсенә басты. Тавыш-тын булмады. Тагын басты. Колак салып торды. Идән буйлап күн башмак шуышканы ишетелде. Тиздән ишек тоткасы селкенде.
– Кем бар?
Закирҗан шатлыктан талпынып куйды:
– Мин бу, апа. Закирҗан!
Инде ачыла башлаган ишек дөп итеп кире ябылды. Сукранган тавыш ишетелде. Бераздан апасы ишекнең күзчегенә капланды да коты алынып кычкырып җибәрде:
– Йа Хода!..
– Апа, мин бит бу! Ач инде… Ялгышлык килеп чыккан бит…
Аңа беркем дә җавап бирмәде. Күрәсең, апасы да һушын югалтты. Ләкин Закирҗан моңа ышанырга теләмәде, ул һаман ишекне дөбердәтүен белде:
– Апа, дим, апа… Бертуган энең бит мин!.. Ач инде, башкача барыр урыным юк бит… Тыңла әле, апа… Ялгышлык килеп чыккан бит. Мин барысын да аңлатырмын!..
Апасы хәбәр-хәтер бирмәде. Бераздан күршедәге ишек ачылды да аннан әзмәвердәй гәүдәле яшь кешенең башы күренде:
– Слушай, абзый кеше, китә беләсеңме, юкмы син?!
Закирҗан шунда гына тынып калды. Сагышлы карашларын соңгы кабат ишеккә төбәде дә акрын гына баскычтан төшеп китте.
Йөрәгенең ниндидер тамыры өзелгәндәй булды.
Ниндидер тамыры?!
Хәзер аның бу дөньяда бер тамыры да калмаган иде инде. Дуслары да, якыннары да, танышлары да аны күрү белән һуштан яза. Хәтта әнисе урынына калган апасы да һушын җуйды. Ул да аңларга теләмәде, аңлый алмады. Закирҗан бу җирдә япа-ялгыз иде.
Хәзер инде аның көләсе дә, җырлыйсы да килмәде. Үзенең хаклы булуына ышану рухына көч өстәмәде, ул үзен өстен итеп тоймады. Өстенлеген белгән хәлдә дә, ул моның ачы бәхетсезлек икәнен яхшы төшенә иде.
Ул үзенең шултиклем бәхетсез бәндә икәненә ышанырга теләмәде. Зиратка барып үз каберен казып карарга, ялгышлык килеп чыкканын исбатларга кирәк. Ләкин урамда караңгы төн иде…
(Дәвамы бар.)
Freepik.com