

Шунда сүз өзелде, ашау дәвам итте. Бераздан фән докторы әңгәмә башларга тәвәккәлләде. Аспирантның юраганы юш килде.
– Ни өчен мин экспедициягә сине алдыммы?..
– Чөнки безнең бүлектә миннән башка настоящий химиклар юк.
– Сәләтлеләр күп иде. Әмма мин быел сине сайладым. Чөнки син… син миңа якын.
– Нас сближает теснота комнаты.
– Безне бүлмә кысанлыгы түгел… уртак киләчәк якынайта.
– Син – биохимик, мин – химик, ике арада – «био».
– «Био» тереклек ул, яшәү!
– Һәркем уйлары, үз өметләре, үз ниятләре белән яши. Әйдә, ял булсын! Эчеп куй!
– Читтән тәэсир итүче башка элементларның ролен исәпкә алмаган химик – начар химик ул. Җир шары массасының 20 процентын тимер тәшкил итә. Әмма кайсы рудниктан саф тимер табалар? Юк! Кайда да тутык хәлендә, тоз-селте белән бозылган хәлдә генә яши ул.
– Аңа карап проценты үзгәрми: егерме икән – егерме! Ә менә «цирконий» дигән элемент Җир шары массасының нибары ноль бөтен, меңнән егерме бер процентын гына тәшкил итсә дә – саф яши. Периодик таблицада үз урынын били! Шулаймы, «Әфганыч?»
– Әфганыч…
– Әнә, күрәсеңме, «Әфганыч» та пичәт суга. Димәк, бернинди селте, тоз тәэсиренә, тутыкларга да карамастан…
– Мин селтеме, тозмы, тутыкмы? Дөресен әйт!
– Син – безнең экспедициянең фәнни җитәкчесе, ә мин – сезне сыйлаучы! Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын!
– Эх син, цирконий! Син үзең ноль бөтен, меңнән егерме бер процентлы.
– …Мин, бәлки, аннан да сирәгрәк очрый торган ачылмаган элементтыр?
– …Язмыш миңа шул элементны ачу бурычын йөкләгән булса ни әйтерсең?
– «Әфганыч», ни әйтергә?
– «Әфганыч»…
– Ишетәсезме, юк белән маташмаска куша.
– Син әле үзеңнең кемлегеңне белеп тә, аңлап та бетермисең…
– Кем икән мин? Беләсе иде.
– Даһи! Ягъни, әлегә ачылмаган кыйммәтле зат. Син… син… гади ташлар арасына кереп кысылган асылташ! Сине табып, алып, эшкәртеп йөзек кашы итеп.
– Яратмаганым йөзек кигән ирләр… Фу!
– Сиңа йөзек кидерүче юк, пока…
– Муенчак кидерергә теләүчеләр бар.
– Шулаймы?
– Йөгәнләргә дә маташтылар. Авызлыклау өчен.
– Ничек котылдың?
– Әлегә тотылмадым.
– Яшәүнең үз кануннары. «Тотылмадым», дисең. Аспирантурага керәлмичә ничә ел йөрдең? Өчме? Ахыр чиктә мин сине алдым. Көрәшсез генә түгел. Миңа сине алмасам да, була иде. Аспирантлар, кандидатлар буенча да планым тулган, яклыйм дисәм – докторлыкның икенчесе әзер. Әмма мин, тәвәккәлләп, сине алдым… Чөнки, чөнки… ничек йомшаграк итеп әйтим икән?.. Яшьлек уза, картлык килә. Әгәр картлыгыңда тәжрибәләреңне мирас итеп калдырырга беркемең дә булмаса? Нишләргә?
– Китап язалар андыйлар.
– Язылган, басылганы өчәү.
– Шулай булгач үкенече юк.
– Кем үкенә?
– Аспирантурага мине алуыгызга үкенеп утырасыз түгелмени?
– Куй әле шул «сез» дип читләтүеңне.
– Үзеңнән олы кешегә «син» дип дәшү әллә ничек…
– Җиде яшь олымы? Син киләчәктә зур галим булачак талант, үзеңә тиң, акыл утырткан… сыңар кирәк сиңа. Боцман эзлә, көймәң комга терәлмәсен өчен!
– Акыл утырып җитми шул, каһәрең. Аннары, җебегәнлек тә бар. Кешегә өзеп кенә сүз әйтергә авырсынам.
– Димәк, акылың – алтын!
– Минем өчен сез – алтын. Сез! Һәрвакыт шулай чиста калыгыз, берни белән дә кушылмагыз!
Чәркәсен күтәрә.
– Әгәр минем алтын буласым килмәсә?
– Бусы инде клиник очракка охшаган, тикшерелергә кирәк, диагноз куярга.
– Тикшерелергә түгел – яратырга кирәк! Бернинди оксидларсыз, беткәнче, ахыргача, моңарчы булмаганча… Онытылып, оныттырып, өзеп, өздереп… Үпмәкче булып кочаклый.
– Шулай да бөтенләй онытылырга ярамас. Әнә, кеше гаҗәпләнеп карап тора! Әфганыч! Чү, күгәртәсең, җитте.
– Миңа димәгәе, бөтен дөнья карап торсын! Мин – табигать баласы! Табигать кая дәшә, мин шунда!
Кофтасын салып ата, ул «Әфганыч»ның кулына килеп төшә.
– Нишләвегез бу сезнең? Килешми бит болай, ярамый!
– Сиңа килешәме? Табигатькә каршы бармакчы буласыңмы? Барып чыкмаячак!
* * *
Урман ышыгындагы автобус эчендә – Әсгать белән кандидат…
– Хатын-кыз кычкыруы ишетелде түгелме?
– Фән докторы үкерә.
– Холыксыз икән.
– Холкы шундый. Ел буе түзеп-җыеп килә дә экспедициягә чыккач, ычкынып ала шулай.
– Ычкынып, нишли?
– Кияүгә чыгалмаган кыз ни эшли ала соң?
– Белмим. Андыйлар туры килгәне юк.
– Мин сезне тотмыйм, барыгыз – китегез! Машинағызны иртән килеп алырсыз.
– Ялгызыгыз курыкмыйсызмы?
– Мин кайда да ялгыз.
– Ә мин хатын-кызны ялгыз калдырырга өйрәнмәгән.
– Казандагы хатыныгызны оныттыгызмы?
– Ул чакта, һәр мәсьәләне райком хәл итә иде, кая кушсалар – шунда киттем: күчтем, урнаштым, тагын күчтем, югалттым.
– Райком мәҗбүр иткәнгә генә түгелдер, шәт, мәхәббәтең дә булгандыр…
– Мәхәббәт микән ул? Бер караватта «Әфганыч» карап ята, икенчесендә без… Дошманыңа күрсәтмәсен андый мәхәббәтне…
– Кинәт шунда айнып китсә, һушына килсә?
– Менә бу чәчләр шуңа агарып, коелып бетте дә инде.
– Димәк, сезнең гомер заяга узмаган.
– Аерыла да, кушыла да алмыйча яшәгән арада кызыбыз да үсеп җитте.
– Соравыма һаман җавап алалмыйм: кинәт айныса, терелеп һушына килсә? Нишләр идең?
– Мәскәү врачлары да, Казанныкылар да өметләндермиләр. Бик хәтәр шок, нервный стресс хәлендә калса гына, ихтимал диләр. Тик бүген авыл җирендә аңа тәэсир итәрлек нинди стресс булсын? Янгын? Ул яшен сукканны күреп, «эх» тә итми, селкенми дә. Чана шуганда, бер баланы «молоковоз» таптап уза, ә бу шуны карап тора. Машинаның номерын түгел – сөт ташый торган икәнен дә әйтә алмый! Бар белгән сүзе – «Әфганыч». Юк инде, аның гади контузия генә түгел, врачлар телендә әллә нәрсә дигәне…
Шулчак кандидатның кесә телефоны тавыш бирә:
– Алло, тыңлыйбыз… Сезне… кем, дияргә? Ә-ә-ә, бу синмени? Нәрсә булды? Нигә бу вакытта? Тавышыңны үзгәрткән буласың… …Сез анда рәхәттә йокыга китәлми интегәсез. Ә безне монда фатирга да урнаштырмадылар, вагончыкта калдык. Ужасно. Нинди ресторан? Термос чәе дә, «ролтон». Ни мендәр, ни юрган… Ятабыз, айга карап, йолдыз санап… …Ярый монда йоклаучылар да бар. Дояркалар уяна күрмәсен, дим. Үзем шалтыратырмын. Пока!
– Влюбленный коллегам. Доктор наук. По заказу кандидатлык диссертациясе яза, – дип акланды ул.
Шулчак, еракта йөрәк өзгеч тавыш белән докторның ялварып кычкыруы ишетелә:
– Ышан, бәгърем, ихлас… Га-фу үтенәм! – Автобус тәрәзәсеннән караңгылыкка карый. – Беркемнең дә гамь казаны буш түгел бу дөньяда! Әнә бер бәхетсез мәхәббәт корбаны! Нихәл итәсең – шул малайга гашыйк! Өченче ел инде үзеннән калдырмый экспедициягә алып чыга. Ә тегесенә ник анда хур кызлары ялынмасын – сезнең «Әфганыч»тан ким түгел… Зәңгәрләрдән, ахры.
– Мәхәббәт юк…
– Ә мин сәбәбе башкададыр, дип беләм.
– Каршында гүзәл хатын булганда, нинди сәбәп, ди ул?
Доктор ханым вагонга кайтып керә. Өстендәге халатын салып ата. Ялангач кала. Һаман да элекке хәлендә утырган «Әфганыч»ка җикеренә:
– Утыра! Нигә артымнан чыкмадың? Сине бит мине сакларга куеп калдырдылар. Әгәр мин шунда суга баткан булсам Эх, сез, җансызлар! Мине, тәненә ирләр кулы тимәгән кызны, шулай мәсхәрә иткән өчен аңа рәнҗешем төшмәс дисеңме?! Төшәчәк! Мин бит шул аспирант өчен…
Моңа кадәр тып-тын утырган «Әфганыч» урыныннан торып, сак кына атлап докторга таба килә. Аннары аны тотып, күтәрә дә кая куярга белмәгәндәй әйләнгәч, идәндәге үзе ташлаган бишмәтенә сузып сала.
– Мин аспирант түгел. Мин – лейтенант Әсфәндьяров. Совет солдаты. Мин – танкист.
Күл ягыннан вагон-йортка таба аспирант килә, колагын куеп, андагы тавышларны тыңлый. Күзе баскычтагы сулы чиләккә төшә. Чиләктәге су чайкала. Ни булуын аңлап, ул куышка таба чаба. Туктап торган автобус тәрәзәләреннән карыйм дисә, аның да пәрдәләре тартылган…
– Мин карбюратор эшләми дисәм – бензин беткән. Сез инде тыныч кына көтегез. Мин тиз генә бензинга барып килим. Бу хәлне Әнисә апага әйтеп, районга да шалтыратырмын. Уен эш түгел.
* * *
Вагонда «Әфганыч» белән доктор гитара уйнап, дусларча сөйләшеп утыралар.
– Мин гаебемне таныйм. Күңелле эш түгел… – ди Әхмәтзыя.
– Сезне гаепләүче юк. Үзегезне битәрләмәгез.
– Кайсы җир бу? Амударья, дисәң – яшеллек күп.
– Безгә мәгълүм кадәре: бу сезнең авылның Урт күле. Без өчәү шушы күлнең авыруы сәбәпләрен ачыкларга килгән галимнәр. Иптәшләремне күрдең инде…
– Беркемне дә күрмәдем. Ә ни өчен мин монда?
– Сине Әфган сугышыннан гарипләнеп кайткан танкист, диделәр.
– Безнең часть кайда?
– Мин аларын белмим. Ул мәгънәсез сугыш тукталганга да инде… Ничә еллар. Бер кеше гомере кадәр вакыт узды.
– Сугыш беттемени?
– Сез катнашканы бетте…
– Алайса, мин монда ничек эләктем?
– Безне сакларга каравылчы итеп җибәрделәр…
– Полковник Рябовмы?
– Хуҗагыз татар. Безнең институтта үз кеше.
– Вәгъдә иткән подкрепление вакытында килсә, үз авиациябез – үзебезне… Подкрепление килмәде шул. Миңа почта юкмы?
– Син әле һаман төшенеп җитмисең. Нинди почта? Кемнән? Кемгә?
– Хатынымнан, улымнан, бабайдан.
– Хатыныгыз Казанда, улыгыз укырга урнашып йөри. Аңлавымча, сөйгән кызы белән бергә.
Тындылар. Әхмәтзыя тагын гитара уйнап ала.
– Алар минем хәлне белми алайса?
– Ә сез үзегез беләсезме соң хәлегезне?
– Беләсем килә. Сез особый отделдандыр? Мине алмаштыралармы?
– Сорауларыгызны аңламыйм. Нинди алмашу? Нинди «особый отдел»? Әгәр мөмкин булса, сез үзегез, узган көннәрегезне исегезгә төшереп, хәтерегезне яңартсагыз иде. Барысын да булмаса – өлешләп. Әйтик, Әфганстанга аяк баскан көннән.
– Без аны Әфган җиредер дип белмәдек тә. Безне алдадылар.
– Безне һаман алдыйлар!
– Ничек һәм кем мине әсирлектән коткаруын да, кайда һуштан язуымны да хәтерли алмыйм.
– Сез хәзер үз авылыгызда.
– Ә сез… кем?
– Хәзер инде кем дип әйтергә дә белмим…
– Дөресен әйтегез.
– Дөресе – мин сезнең… хатыныгыз, дисәм – гаҗәпме?
– Минем хатыным – Илсөяр.
– Хәзер Рәмилә, ди.
– Шулай үзгәрү мөмкинме?
– Ил үзгәрде. Максатлар үзгәрде. Кешеләр үзгәрүне әйтәсе дә юк. Метаморфозалар заманы. Һәр заманның үз моңы, үз җыры.
* * *
«Әфганыч» Әхмәтзыяга әверелеп, сөтчеләр вагонында фән докторы белән узган гомерен, минутларын хәтерләргә тырышып, илдә булуын бәйрәм итеп ятканда, Әнисә апа, чаң сугып, «Беловежская пуща»га, үзе әйткәндәй, «амнистия» командасы җыеп килә. Кулларына көрәк тоткан әрмәннәр, яулык бәйләгән үзбәкләр башкалардан аерылып тора. «Команданың» составында район хәрби комиссариатыннан полковник Рәхимов, таркатылган колхоз рәисе Апанай, дүрт авылга бер хәзрәт Әүдәкин, арендатор-майор Апанаев Мидхәт белән аның хатыны, Әсгать, Әнисә апа чакыруы белән кайткан Илсөяр, «Әфганыч»ны Әхмәтзыя итүдә иң риясыз көч куйган Рәмилә һәм кирәге чыкса дип чакыртылган янгын машинасы кешеләре.
«Амнистия» мәҗлесен башлап, Апанаев: «Чакырыгыз, ничек булганын аңлатсыннар!» – ди.
Тынлык урнаша. Шомлы тынлыкны фән кандидаты боза:
– Аны сүз белән ничек аңлатырга була соң? – ди ул бик җитди кыяфәттә. Кемнеңдер көлгәне ишетелә, кемдер елый. Арендатор кушуы буенча янгын машинасы сигнал бирә. Ишек ачылып, вагон баскычында фән докторы белән Әхмәтзыя күренә. Бер төркем халык кул чаба. Бәйрәм рухындагы Әсфәндьяровка бу халык аны котлау өчен килгәндер кебек тоела:
– Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авылдашлар, яшьтәшләр, якташлар, сабакташлар, тугандаш үзбәк дуслар!
– Сораганга гына җавап бир, – ди арендатор, – ничек булды? Подробно сөйлә.
– Исемеңне онытканмын, иптәш прапорщик, синең юмартлыгыңны, сораганны бирми калмаганыңны хәтерлим. Син дә әфганыч бит.
Халык пышылдашып ала. Әхмәтзыя моны үзен хуплау дип аңлап, сүзен дәвам итә:
– Әйе, безгә якын бер кышлакта әфганнар сабынсыз тилмерә, ягарга утыннары юк, диделәр, синең юмартлыгың аркасында бер кило утынны бер кило сарык итенә алыштырып кайта идек.
– Совет солдатына тап төшереп маташма, диванага сабышып… «Прапорщик», имеш, – ди арендатор, генералларча. – Майор мин!
– Хокукны аңа без бирәбез, сөйлә, улым, сөйлә! – дип кычкыра Әнисә апа. Аны сакаллы үзбәкләр хуплый.
– Бер ящик кер сабынын бер капчык бөртекле чәйгә алыштыруыңны, «боржоми» суын чебен үтерә торган әфган шәрабына алыштырып кайтуларны оныттыңмыни?!.
Җыелып килгән халыкның күбесе Әхмәтзыяны яклап, сүз әйтергә омтыла, хатыны Илсөяр елый, аны Рәмилә юата, Әнисә апа Әсгатькә нидер аңлата, әйтергә кыстый.
Шул тынлыкта, беркем көтмәгән, уйламаган хәл булып ала: вагон баскычындагы Әхмәтзыя кемнәргәдер нидер әйтмәкче булып селтәнгәндә, ялгыш атлапмы, башы әйләнүдәнме, егылып, җиргә каплана. Халык «ах» итә, шау-шу куба. Арендатор янгынчыларга «ым кага». Тегеләр, шуны гына көткәндәй, шаулашкан халык өстенә «яңгыр» яудыралар.
Әхмәтзыяны «яңгырдан» саклап, фән докторы янгынчыга ташлана, аңа башкалар кушыла.
Шуннан соң ниләр булган авылның «Беловежская пуща»га килгән шаһитлары, төрлесе төрлечә сөйләп, фикеремне тәмам чуалтсалар да, провокация булуы факт. Тагын шуны ачык аңладым: Әхмәтзыяның «әфганыч» дигән авыруы кире кайткан, тик хәзер ул башка исемнәрдә йөри икән: Арсень, «Әүдәкин», «Апанай». Төрле очракта төрлечә, имеш.
Район больницасында күпмедер яткач, Әсгать белән Рәмилә Әхмәтзыяны үзләренә алып кайталар. Тик әлегә аның элекке пенсиясе килүдән туктатылган, яңасы яңа елдан гына килә башлаячак икән. Илсөяр Казанга кайтып китсә дә, «Әфганыч»ны ташламам, дигән язу калдырган.
«Ташламам» сүзенең гамәлгә ашуын көтеп, Яңа ел да җитә, кыш та уза. Рәмилә кыз бала таба. Аңа «Рәмүзә» исеме кушалар. Әхмәтзыяны үз йортына күчерәләр. Хәзер инде ул һәр сорауга «Әфганыч» дими, тиешле җавап эзләп, уйланып тора икән. Аны район больницасыннан дәрәҗәле докторлар килеп карыйлар да «эшкә яраклы» дигән 3 нче группа инвалидлык бирәләр. Әхмәтзыя исә моңа шат та түгел, кайгырмый да икән. Илсөяр яңа комиссия китертә, инвалидлык группасын үзгәрттерә, Казанга алып китә…
Шулай яшәп яталар бишәүләп.
Freepik.com