Чәчмә әсәр
30 октябрь 2025, 17:51

Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (4)

– Мин гомер буе хатынымны көнләп яшәдем. Миннән бала тапмады.

Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (4)Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (4)
Әхтәм ЗАРИПОВ. “Әфганыч”. Повесть (4)

Атна ахырында чыга торган «Коммунизм таңы» гәзитенең «Кыска хәбәрләр» рубрикасында «Әфганыч»ның балык җыеп торган фотосы урнаштырылып, 1 группа инвалидның эшкә ярый башлавын мактау сүзләре язылган була. Дөрес сүзгә җавап юк. «Әфганыч» чынлап та мактауга лаек. Башка фамилия куелса да, мәкаләнең авторы аның Рәхимов икәнен аңлый һәм «кармактан» ычкындыруда үзен-үзе сүгә Әсгать. «Башлаган эшне ярты юлда ташлау гадәткә кереп бара» дип, көндәлегенә язып та куя.

Икенче яктан караганда, бу мәкаләнең Рәмиләгә файдасы да тия: аны идарәгә чакыртып, «Әфганыч»ны авылның телсез-чукрак Мәсәбигы белән бергә янгынчылар каланчасында дежур торырга чакыралар.

– Күзе күрә, колагы ишетә, кулына чүкеч тота ала. Менсен каланчага, сакласын авылны ут-күздән. Мәсәбих белән тигез хезмәт хакы алыр! – ди бригадир Локман абзый.

– Безнең пенсиябез ризыкка җитә, кәгазьдәге хезмәт хакының кирәге юк.

– Салам өләшкәндә кирәк була ул…

– Ә саламы нигә кирәк?

– Тавыкларыгыз астына җәяргә.

– Тавыкларга салам түгел, бодай кирәк бит, абый.

Рәмиләгә сүз озайтып торуның кирәге калмый. «Әфганыч»ның кайда да булса «эштә» булуы аны күздән ычкындырмый саклап торудан коткара, бу «Әфганыч»ның сизелерлек терелүен күрсәтә, кызы Камиләгә игътибарын арттыра ала. Юкса кызы гел шул Илсөяр малае белән: мәктәптә дә, өйдә дә, уенда да. Әсгать – кеше ире, күп йомышны аңа кушып булмый. Иртән хатынын  эшкә озатып кую, кич белән барып алу – аның өстендә. Укучылар аз булу сәбәпле, авыл мәктәбе ябылып, төрле классларда укучы тугыз баланы колхоз машинасында район мәктәбенә илтеп, алып кайтуны оештыру да Әсгатькә тапшырылган.

Шулай тыштан тыныч кына, бертөрле генә ага авылдагы тормыш елгасы. Суы үз ярларыннан читкә чыкмый кебек.

Эш көчендәге ирләр «вахта» белән Себер сазлыкларында акча эшләп кайткач, ай буена эчү белән мәшгуль булсалар, авылда калганнар җәй буе бәрәңге бакчасындагы колорадо коңгызы белән көрәшә, кышка кергәч, кибеттә икмәк, пакетлы сөт алырга чират тора.

Әхмәтзыяга килгәндә, ул, үз өлешенә төшкән «тузга язмаган», «кеше ышанмаслык» эшләрне һаман эшләп, «Әфганыч»лыгына хилафлык китерми. «ГКЧП» булган төнне телевизорлар аша берөзлексез «Аккош күле» балеты күрсәтелгәндә, дөнья бетереп, чаң суккан тавыш авылны уяткан, ди. Чаң сугу тукталмагач, бригадир Локман абзый каланчага менсә, «Әфганыч» аңа торбадан чыккан мунча төтенен күрсәтә. Коллегасы Мәсәбих ымлавынча, эссе көнне мунча ягу ярамый, шуңа күрә янгынчылар аны сүндергәнче алар чаң сугуны туктатмыйлар. Шулай да авыл халкында «ГКЧП» сүзе, шул көнне кинәт кенә колхоз рәисен алыштыруга бәйләп аңлатыла: тыныч кына яшәп ятканда, районнан идарә әгъзаларын җыярга әмер килә. Әнисә ападан бәлеш пешертеп, Әнвәр абзыйларда мунча яктыралар. Тик мунча идарә утырышында була: Рәис Гофранны сәбәбен аңлатмый гына урыныннан алып, «гаишник» Апанаевны куялар. Аптырашкан идарә әгъзаларына «ГКЧП»ны онытмаска пышылдап, «ситуация», диләр. Ничек булса да булган – Гофран төшерелә, ә «Әфганыч»ның кушаматы бер баскычка «күтәрелә», «ГКЧП» «Әфганыч»ка әверелә.

Тагын бер кушаматы бөтенләй уйламаган, көтмәгән яктан ябыша: «Беловежская пуща». Яңа хуҗа әмере белән, янгын каланчасында дежур торучыларга бинокль бирелеп, күл буена килгән-киткәнне «шәйләү» бурычы йөкләнә.

Күл – колхозның бердәнбер керем чыганагы. Шәһәрләрдән кайткан балыкчылар чын акча түләп, бухгалтериядән рөхсәт талоны алалар да тоткан сазаннарын авыл кибетендә үк сатып, бер алган талонга атна буе кәсеп итәләр.

Каланча хуҗаларының кулында бинокль, килгән балыкчылар кулында квитанция. Бәйләнер сәбәп юк. Эзләгән таба, диләр. «Әфганыч» күл буена килеп туктаган номерсыз «Москвич»тан төшеп, берәүнең күлгә коючы инешкә юнәлүен күрә. Кулында арыш капчыгы. Капчыкта зур шешә-бутылка булып, аның эчендәге сыекчаны «Москвич» хуҗасы инешкә агыза да, машинасына утыра. Резина көймә кабартып, ау яки ятьмә салуны көткән «Әфганыч» гаҗәпләнүеннән Мәсәбихның чүкече белән чаң кага башлый. Озакка сузылган чаң тавышына бригадир Локманны ияртеп, яңа рәис күтәрелә. Ни булуын сорасалар, «Әфганыч» машина килеп киткән юлдан башка нәрсә күрсәтә алмый. Рәистә власть чиксез: ул «Әфганыч»тан бинокльне алып, Локманга бирә:

– Боларны алыштыр, – ди. – Күпне күрәләр.

Рәис сүзе – закон. «Әфганыч»ның карьерасы шунда өзелә. Аны җәйләүдә сыер савучылар вагончыгын саклаучы итеп күчерәләр. Саварга сыерлары калмаса да, колхозның анда электән калган сөт бидоннары, ватык телевизор, сепаратор, халатлар һәм аш-су әзерләү әсбаплары саклана икән. Күлдә балык каптырырга читтән килүчеләр, вагон ишегенең йозагын ватып кермәгәннәрме  дип тикшерү Локманның үз вазифасы булса да, бу эшне ул кызулык белән «Әфганыч»ка тапшыра.

– Әнисә апа сер тотмас үрдәк дип шикләнеп, кайбер кирәкле кешеләрне шул вагонга алып барып сыйлый идек. Хәзер урман уртасына кереп, шашлык куырабыз да егылганчы салдырабыз, – дип сөйли Локман абзый соңгы очрашуыбызда, үзенчә ачылып, гомер буе колхоз рәисе булырга хыяллануын да яшермичә.

Аның тагын ниләр сөйләгәнен гомумиләштереп язганда, колхозны ике инвесторга сатып, «чикләнгән хокуклы хуҗалык» инвесторлары белән күлне арендага алган банкирны вагонкада уха белән сыйлаудан соң күпме вакыт узгандыр, шул вагонка урнашкан урман да, аның яңа каравылчысына да «Беловежская пуща» кушаматы ябыштырыла… Әхмәтзыя «Беловежская пуща» коменданты «Әфганыч»ка әверелә.

Күлдә балык үлеп, аны җыеп ашаткач, кырылган тавыклар саны күбәю «Беловежская пуща» комендантына мөрәҗәгать итәргә этәрә. Комендантның ымлап, кул белән аңлатуларына өстәп әйткәне бер генә сүз: «Әфганыч». Шуннан соң банкир күлнең үзен һәм үлгән балыкларын тикшертергә Казаннан белгечләр чакыртырга була. Исемсез хуҗалыкның яңа хуҗасы да моны яклый.

 

* * *

«Әфганыч» белән Рәмилә яшәгән авыл йорты. Аркасын мичкә терәп куйган диванда Әхмәтзыя – «Әфганыч» йоклап ята. Караңгылы-яктылы, таң атар-атмас вакыт. Чаршау каплаган караватта Рәмилә белән Әсгать. Тынлыкны стенага элгән телефон шалтыравы боза. «Әфганыч» аны ишетә дә чаршау эчендәгеләргә кычкыра… Телефон шалтыравы янә кабатлана. Трубканы алып, җавап бирүче юк. Өченче шалтыраудан соң, чаршау ачылып, Рәмилә күренә. Ул эчке күлмәкттән генә, яланаяк, чәче-башы тузган. Дүртенче шалтырауга трубканы алып:

– Рәмилә тыңлый. Алло, ник дәшмисез? Кем бу? Кызым Камилә синме бу? Кемеровога барып җиттегезме? Әбиеңнәрдән шалтыратасыңмы? – ди.

– Кирәк булса, тагы шалтыратырлар, куй трубкаңны, мондагы кеше бу вакытта шалтыратмас. Кемеровода вакыт 4-5 сәгатькә алданрак йөри. Барып урнашкач, сине тынычландыру өчен шалтыраталардыр. Соңрак үзең заказ биреп сөйләшерсең. Хәзер ят…

– Әгәр Казаннан Илсөяр булса?

– Нигә монда сиңа шалтыратыр икән ул? Минем мобильныйга ни булган? – Мобильный телефонын эзли, таба алмый. – Машинада калган, ахры. Ярый, паниковать итмә, барыбер сизенә иде инде ул.

– Нәрсәдән? Корсактан, дисеңме?

– Барысыннан да бигрәк, косуыңнан, битеңдәге тимгелләрдән.

–Косканымны күргәне юк бит аның.

– Әнисә апага әйткәнсең. Әнисә апа күседән арыслан ясарга күп сорамый.

Шулчак өйалды ишеген шакыйлар. Рәмилә өй ишеген ачып сорый:

– Кем бар?

– Мин бу, Локман абзаң.

– Менә сиңа мә, кодагый. Ачмый тор – чоланга чыгып ятыйм, күрмәсен, чалбарны бир.

– Хәзер, Локман абзый, өстемә берәр нәрсә элим инде…

– Киеп торма, Әсгать үзе генә чыксын.

– Әсгать машинасын куйган җирдә, Илсөярдәдер. Мобильныена шалтыратып кара.

– Мобильныен машинасында калдырган булып чыкты шул. Өй ишеген шакып та ачмагач, монда шалтыраттым. Әйт инде – чыксын. Эш ашыгыч. «Никитка» үзе җибәрде.

– Кем соң ул «Никитка?»

– Колхозны таркатса да, рәислеген саклаган Апанай ул.

Әсгать чыгып, өйалды ишеген ача.

– Әйдә, кер инде, мине бик тә күрәсең килгәч.

– Керәсем дә, күрәсем дә килми. Апанайның ашыгыч әмерен китердем.

– Тагын нәрсәне сатарга җыена?

– Сатарга түгел – ясарга. Мә, укы: анда кирпеч заводы төзү буенча кая кереп нинди язу калдырырга икәне дә, тавык фабрикасыннан күпме продукт алырга икәне дә күрсәтелгән.

– Андый эшләр минем вазифама керми бит, абзый.

– Вазифаларны тикшермик. Синең белән склад мөдире Мидхәт тә барачак. Аек булса.

– Ну Апанай! Күкәй алып кайтырга автобус кудыра!

– Күкәй генә түгел, бер центнер колбаса ясаудан калган «субпродукт» дигән деликатес, кибеткә куеп, халыкка сатарга мең баш бройлер чебешләре. Акчасы күчерелгән.

– Йөк машинасы белән акча күчергән кеше барсын. Чебеш ташу минем эш түгел.

– Синең эш институт белгечләрен алып кайту.

– Нигә кирәк булды белгечләр, Локман абзый? Институтта белгечләр түгел, профессорлар гына эшли бит.

– Әсгать, кулыңда шулар белән төзегән шартнамә, укыгыз икәүләшеп… Профессорлармы, белгечләрме – алар үлгән күлне тикшерергә тиешләр.

– Күл үлмәгән, балыклары гына һаман үлә, бәхәсләшмәгез.

– Ничә белгеч?

– Өчәү дигән бит – укыгыз.

– Өч кеше өчен клуб чаклы автобус куганчы, үз «Волга»сын гына җибәрсен. Багажнигына күкәйне дә сыйдырырга була, чебешне дә.

– Әрмәннәр белән таҗикларны кая сыйдырырга?

– Алары кемнәр?

– Кирпеч заводы төзелешендә эшләячәк 20 кеше. Җыелып көткән адреслары да, бригадирларының телефон номерлары да кулыңда. Хатының Илсөярнең кайда яшәвен үзең беләсең. Аны да алып кайтырсың. Бер уңайдан, дим.

– Быел малае Казанда укыячак. Үзенә дә эш тапкан, кайтмаячак.

– Син дә күчәрсеңме?

– Күчкәнлегемне күрә торып, юри сорыйсың, Локман абзый.

– Машинаң анда торгач, әллә соң…

– Бозаулар абзарын сүтеп, көн буе кирпеч ташыдык. Гаражны төзеп бетергәч, машина да монда торыр, ЗАГСка да керербез, борчылма.

– Кирпечне күрмәсәм дә, Илсөяр белән арагыздагы кирпечне тоя идек.

– Әйе, аның законный ире бар.

– Мыскыл итмә гарипне, үзең гарипләнерсең. Әрмәннәрне башлангыч класслар бүлмәсенә урнаштырырсың, үзбәкләрне югары класслар бүлмәсенә. Белгечләрне интернат бүлмәсенә. Фәгыйлә апага әйтелгән, парталары чыгарып  өелгән. Матраслар җәелгән, простыня белән мендәрләрне әзерлиләр. Кайткач, сорауларың туса, киңәшләшеп хәл итәрбез. Зөфаф кичәгезгә таракан булып төшкәнем өчен гафу итәрсез дигән өмет белән, хәерле юл теләп, хушлашам.

– Партбилетны тапшырсам да, «оят» дигәне үземдә, синең дә күргән-белгәннәрең үзеңдә генә калса, егетлегеңне раслар идең, Локман абзый…

– Вәгъдә – иман.

Колхоз таркалмаган чакта Казанга автобус барасы булса, Әсгатьне кичтән үк күреп, урын алып куялар. Бу юлы әлегә сүтелмәгән колхоз гаражына менсә, бригада конторасының болдырында завхоз Мидхәттән башка «пассажир» күренми. Димәк, Әсгатьнең кесәсендә ни булса, шуңа гына исәп тотарга кала. Гараж капкасын ачып кергәч, инженер-механикның тәне эсселе-суыклы булып китте: элек гаражда велосипед куярга да урын юк иде, хәзер бер «Беларусь» тракторы, «ГАЗ»ик йөк машинасы һәм «ПАЗ»ик автобусы гына, үзләрен кайчан, кая озатырлар икән», дигәндәй, моңаеп утыралар.

Әсгать күңелендәге моңаюны завхоз Мидхәтнең кинәт кычкыруы жуйдырмаса да, тиз-тиз «ПАЗ»икка утыртты.

– Кая ашыгасың? – диде ул, Мидхәткә карап.

Завсклад кабызмаган автобус салонына кереп утырырга ашыкты.

– Мин ашыкмыйм – көн ашыга, кояшка кара.

– Кояш күзне чагылдыра.

– Вакыт эшне. Сәгать кичке алтыдан соңласак, бүген кайтып булмаячак.

– Кайтмасак, көткән… балаларыбыз юк.

«Хатыннарыбыз юк» диюдән Әсгать тыелды. Чөнки аны Казанда – Илсөяре, авылда Рәмилә көтәчәгенә ышана ул. Ә Мидхәтнең Гөлсеме аны беркайчан да көтмәгәнен Әсгать яхшы белә. Сынын тоталмаган гарип малайлары исә кайдадыр «зональный интернатта». Алып кайтсалар да, елга бер-ике тапкыр бәйрәм көннәрендә генә. Мидхәт үзе дә армиядән гарипләнеп кайткан 2 нче группа инвалид. Турниктан егылып, сырт сөяген дә сындыргач, исәп-хисап вазифаларын гына башкарырга ярый.

Авылны чыгып, асфальтка басканчы, сөйләшми бардылар. Әлегә таркатылмаган күрше колхоз җирләренә кергәч, Мидхәт сумкасыннан чүлле шешә чыгарып, авызыннан гына бераз йоткач, Әсгатькә эндәште:

– Гафу ит, рульдә булгач, сиңа тәкъдим итмәдем.

– Тәкъдим итсәң, алып түккән булыр идем. Эчмим дә, эчкән кешеләрне яратмыйм да.

– Мин ярату көтмим. Әмма «нигә эчәсең?» дип сораучы булса, җавап бирер идем.

– Сораучы бар, дип уйла.

– Мин гомер буе хатынымны көнләп яшәдем. Миннән бала тапмады.

– Интернаттагы малаегызны кая куясың?

– Минеке түгел ул.

– Сәламәт булса, синеке булыр идеме?

– «Әфганыч»ныкы ул. Хатын әйтә. Ышандым, Илсөярдән туган Эмильдән олырак булса да, дәлилләре ышандырырлык.

– Инде ничә ел узгач, нинди дәлил икән ул? Кем күргән дә, кем ишеткән?

– Андый эшне күрсәтеп тә, ишеттереп тә эшләмиләр! «Әфганыч» Әхмәтзыя чакта Минзәлә медучилищесы студенткасы Гөлсем, самолётка утырып, Казанда укучы классташы янына килә, кунакханәдә урын алып, Әхмәтзыяны  чакыра, шунда куналар. Самолёт билеты да, кунакханәгә түләгән квитанциясе дә исән.

Кунакханәдә ул төнне ниләр булуын сөйләмәсәң дә, аңлашыла. Әхмәтзыяның шул айда туй ясавы гына аңлашылмый.

– Миңа аңлашыла. Гөлсемең каяндыр эләктереп, кабара башлагач, Казанга килгән дә Әхмәтзыяны эләктермәк булган. Безгә дә килде ул. Мине дә «Гостиницада кунасың килмиме?» дип чакырып маташты. Тәжрибәле булмасам да, мин шул чакта ук аның көмәне барлыгын сиздем. Мондый эшләрне сүз белән аңлатып та, сакланган самолёт билеты яки квитанцияләр күрсәтеп кенә ышандырып булмаячакны күздә тотып, Гөлсем телевизорларда үрчегән «ДНК»лар тикшерү үрнәгендә малаеның да, Әхмәтзыяның да селәгәйләре буялган мамыкларны тиешле урынга тапшырыр өчен миңа биреп җибәрде.

– Малаеңныкын да, «Әфганыч»ныкын да тикшерү материалы алу проблема түгел. Ә менә «Әфганыч» пробиркасын, малайның чын атасы пробиркасы белән алыштыру проблема булгандыр. Хәтерлә: Гөлсемең бу якын-тирәдә каядыр китеп, югалып тормадымы?

– Минем белән яшәгәндә, аның югалып торган көннәрен санасаң…

– Шулай булгач?

– Бирмиммени?

– Бир – акчаң артык булса. Тикшерт. Балагызның чын атасы кем булуын белеп, җаның тынычланыр. Анысы да хатының ихтыярында. Теләсә, ул аны тикшерүсез дә әйтә ала. Күрәсең, аңа Әхмәтзыя исеме башка максатларда кирәк.

– Нинди максат?

Мидхәт бу сорауга җавап бирерлек хәлдә түгел: чөнки аның Әсгать әйткәннәрне кире кагарлык дәлилләре юк һәм булу мөмкинлеге дә юк иде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас